поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.04.2016 Әдәбият

Гаделев (ХИКӘЯ)

Даими укучыбыз Башкортстанның Илеш районыннан Венера Мәҗитова күчтәнәчен тәкъдим итәбез. "Хөрмәтле, "Матбугат.ру" сайты хезмәткәрләре. Мин - сезнең сайтның иң актив укучысы. Хикәяләрне көтеп алып укыйм. Бу юлы сезгә үземнең дә яңа хикәяләремне салырга булдым", - ди Венера ханым.

Көне дә көне бүген! Ап-ак карлар, уенчак җил белән әбәкле уйный-уйный, җир өстенә сарылалар! Карап торсаң, күзләр камашырлык! Күр инде анау өй каршындагы алмагачларны! Әле  яфракларын да коеп бетермәгәннәр, ә үзләре инде, галиҗәнап кыш хозурлыгына бирелеп, иңнәренә ак шәлләрен ябынганнар.  Әгәр дә бүген икенче ноябрь икәнлеген белмәсә, Вәзилә дә кыш килә дип ихластан сөенер, гомер йомгагына тагын бер ел өстәләчәгенә эчтән генә көенер иде. Иртәли, күрәсең, быел кыш, нигәдер, бик иртәли. Әллә ак карларын күбрәк яудырып кешеләр күңелендәге кара уйларны юып төшерергә тели микән? Шулайдыр ла. Югыйсә, кабалана-каударлана, вакытыннан алда, кап-кара җир өстенә ак карларын яудырыр идемени?!
 
Вәзилә, йортыннан чыгып ишекне бикләде дә, бакча түрендәге кар шәлләре ябынган алмагачларга бертын сокланып карап торды, аннары ашыкмыйча  гына капка төбендәге машинасына чыгып утырды.
 
Әле яңа гына үзе эшләгән гәзиттән задание бирделәр аңа. “Полиция хезмәткәрләре көне якынлаша. Районыгыздагы иң гадел һәм иң мактаулы полиция хезмәткәре турында мәкалә әзерләп җибәр”, —  диделәр. Шуны үтәргә китеп барышы. Күңелендә тик бер генә сорау бөтерелә: кемне тәкъдим итәрләр икән? 
 
— Гаяз Гаделевны! Исеме җисеменә туры килә торган бик гадел полиционерны!— диде район эчке эшләр идарәсе начальнигы нинди гозер белән килүен әйтеп,  блокноты белән фотоаппаратын өстәлгә чыгарып салуга.
 
Ул арада ишек ачылды да:
 
— Мөмкинме? — дип күмер кебек кап-кара күзле, әрмәннәрнекенә охшаган кәкрерәк борынлы,  тәбәнәгрәк кенә буйлы, аю сыман  як-ягына чайкалыбрак атлаган, полиция киемендәге бер ир  килеп керде.
 
— Иптәш Гаделев! — диде Илгиз Фәритович җитәкчеләргә генә  хас булган ярымфәрманлы, ярымкоры  тавыш белән. — Менә бу ханым республика “Кызыл көч” гәзитеннән була. Полиция хезмәткәрләре көне уңаеннан сезнең хакта мәкалә язарга тели.
 
— Шулаймыни? —  дип сорады Гаделев Вәзиләгә сынамчыл караш ташлап.  — Гәзиткә язабыз дисезмени?
 
Вәзилә дәшмәде, елмаеп кына куйды, аның өчен полиция начальнигы үзе җавап бирде:
 
— Шулай дибез шул. Мәкалә героена сездән дә лаеклырак кеше булмас, дибез.
 
— Без ни...  кушканны үтәүчеләр инде, Илгиз Фәритович. Кирәк икән, фотосына да төшәрбез, хәбәрче апасы белән дә сөйләшербез.
 
— Менә шулай, Гаяз Гамилович. Яратам начальникка каршы сүз әйтмәгән хезмәткәрләрне. Барыгыз, бар, вакытны сузып тормагыз, кабинетыңа кереп утырыгыз да, сөйләшегез. Кара аны, Гаделев, тыйнакланып торма, барысын да сөйлә, яме. Ничек  итеп узган җәйне машина урлаучы бандитларны куганыңны да, яралануыңны да,  кемнең кемлегенә карамыйча юлда хокук бозучыларны тотуыңны да. Белсеннәр-күрсеннәр барысы да нинди батыр йөрәкле, намуслы полиционер икәнлегеңне!
 
Кара инде, кара, мәктәптә туган телне бик әйбәт үзләштерде микәнни бу полиция бүлеге начальнигы. Татарча  ничек матур итеп сөйләшә. Тел белгече диярсең! Намуслы  икәнеңне белсеннәр, диме? Беләләр,  бик яхшы беләләр Гаделевның намуслы полиционер икәнлеген. Хәтта күрше-тирә районнарда да бик  әйбәт беләләр. Вәзилә үзе дә бик яхшы белә. Әле менә Гаделев начальник кабинетына  килеп кергәч тә, узган елгы вакыйгалар кинодагыдай тып итеп күз алдына килеп басты. Юлдагы бер вакыйга башта талаштырды, соңыннан дуслаштырды аларны. Туры килсә дә килә бит! Мәкалә герое итеп нәкъ Вәзилә күзаллаган полиционерны тәкъдим итү уе начальникның башына каян килгән диген, ә? 
 
***
 
 Көн дә кичке биш тула унбиш минуттан өеннән балаларын алырга чыгып китә Вәзилә. Бүген дә шулай итте. Өйләре яныннан гына узучы трасса юлына чыкты да, биш тула ун минуттан Балалар иҗат үзәге каршына барып  туктады. Кызы шунда тегү түгәрәгенә йөри. Күз тимәсен, кулы тегү эшенә ятып тора. Әнә кичә генә үзе теккән итәкне күтәреп, кош тоткандай шатланып кайтып керде. Кыз балага тегә-чигә белү кирәк инде. Яшьтән эшкә өйрәнеп үссә, үзенә җиңел булачак. Вәзилә кызын көткән арада әнә шулар турында уйланды.
 
Кызы машинага кереп утыруга көн буенча җыелган  хәбәрләренең барысын берьюлы сөйли дә башлады:
 
— Әни,  мин бүген татар теле белән  математикадан  “бишле”алдым! Рәсем түгәрәгенә дә, волейболга да кердем. 
 
— Шулаймы?  Маладис, кызым. Иртән сыйныф сәгатенә соңга калмадыңмы соң?
 
 — Чак җитештем, әни, ишекне ачып “исәнмесез”не әйткәндә кыңгырау  шалтырады. Бер минутка соңга калган булсам, вәт була — Рәүфә Зәкиевна тагын ачулана иде.
 
—  Шуннан, сыйныф сәгатендә ниләр турында сөйләштегез инде?
 
— Тәрәзәгә кара да, уйла үзең. 
 
Вәзилә ялт кына тәрәзәгә карап алды. Алар полиция бинасы яныннан узып  баралар иде. Шуңа: 
 
— Әллә полиционерлар турында сөйләштегезме? — диде.
 
— Нәкъ шулай, әни.  Рәүфә Зәкиевна: “Берсекөнгә полиционерларның  бәйрәме була. Әле “Игътибар, балалар!” операциясе бара.  Шуңа хәвефсезлек  каешларын эләктереп, махсус урындыкка гына утырып йөрегез”, — диде.
 
— Тукта, сорарга да онытып торам:  каешыңны эләктереп куйгансыңдыр бит, кызым?
 
—  Ой, онытканмын бит, хәзер, яме. Әни, бер сүз әйтсәм буламы? 
 
— Әйт, әйдә.
 
— Безнең сыйныфта теге Әмир Гаделев дигән малай бар бит әле, әйме? Шул бүген сыйныф сәгатеннән соң малайлар белән сөйләшеп торганда: “Мин дә үскәч  әти  кебек чын полиционер булачакмын, бөтенегезгә дә штраф салачакмын”, — диде.  
 
— Аның сүзенә бүтәннәр ни диде инде?
 
— Сине беркем дә яратмаячак бит, — диделәр.
 
“Дөрес әйткәннәр” дип кызының сүзен хуплыйсы килгән иде дә, тыелып калды Вәзилә. “Юлларда чын полиционерлар да кирәк инде. Алар булмаса, гел карап-күзәтеп тормаса, тәртип бетә бит”, — дию белән генә чикләнде.  
 
Гаяз Гаделев турында бик күп тапкырлар ишеткәне бар Вәзиләнең.  Тәбәнәгрәк кенә буйлы булса да, гаделлеге, беркемгә дә баш бирмәве, беркемнең, хәтта әти-әнисенең дә сүзен тыңламавы белән бар тирә-якта танылулы ул. Аның гаделлеге хакында хәтта күрше районнарда да яхшы беләләр. Иң гаҗәбе шул, биш ел машинада йөреп, Вәзиләнең үзенең бер дә Гаделевка  эләккәне булмады.  Хәер, нигә эләксен инде ул? Хәвефсезлек каешын гел эләктереп йөри, балаларын да махсус урындыкларга гына утырта, тиешле урынга гына туктарга тырыша, тизлеген дә әллә ни арттырмый. Аннары машина йөртүче хатын-кызларны ирләргә караганда төгәлрәк, җаваплырак, игътибарлырак булалар,  диләр бит. Вәзилә дә нәкъ шундыйларның берсе инде. “Тимер аты”ннан башка яшәүне  ул хәзер күз алдына да китерә алмый. Шуңа да юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска тырыша.
 
Вәзиләнең уйлары янә бая кызы әйткән сүзләргә әйләнеп кайтты. Карале, малае да, әтисе кебек үк “гадел булам” дип әйтә диме? Булыр да. Оясында күргәнне очканында эшләр дә. Эшләсен,  бик әйбәт. Бүгенгедәй бар нәрсә әшнәлеккә, таныш-белешлеккә, туган-тумачалыкка  корылган җәмгыятьтә анысы да  кирәк, бик кирәк. Шунысы кызык: акча кешене үзенең колына әйләндергән заманда нишләп бер Гаделев кына  бу коткыга бирелмичә кала ала икән ә? Интернет белән  телевизорны  ачсаң,  шаклар катмалы бит: монда бер полиционерны ришвәт алганда тоткарлаганнар, тегендә икенчесен эләктергәннәр. Шундый җәмгыятьтә, тегесе дә, монысы да юл кагыйдәсен бозуны акча белән йолып калырга маташкан заманда, бар, чык тамчысыдай чиста булып кара син! Ә Гаделев, замана җилләренә бирешмичә,  менә ничә ел инде шундый булып кала бирә. Ни әйтәсең, маладис, үзенең абруена тап төшерми. Нәрсәдә икән моның сере? Беләсе иде шуны?
 
Бер көнне бу сер йомгагы да чишелде. Дусларына  кунакка барганнар иде. Шунда   полиция бүлегендә эшләгән бер танышлары  белән очраштылар. Сүз иярә сүз чыгып, Вәзиләгә  дә күңелендәге сорауны бирү мөмкинлеге чыкты. Моннан бер ун еллар элек юл фаҗигасенә эләккән икән Гаделев. Үлемнән чак калган. Авыр тән җәрәхәтләре алган. Фаҗигадә гаепле кеше бер бик билгеле эшкуарның улы булып чыккан. Әтисенең озын акчалары аңа судан коры чыгарга ярдәм иткән. Гаделсезлек белән әнә шунда күзмә-күз очрашкан Гаделев шушы сыйфатны үзенең тормыш девизы итеп сайлап алган. Шул вакыйгадан соң аны барысы да  “Гадел” дип йөртә башлаган.
 
Кызык, үзенең гомерен өзә язган кешегә күңелендә  һаман да ачу һәм нәфрәт саклый, әллә инде икенче гомер бүләк иткәне  өчен көн дә Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укый микән? Күңеле үтә дә нык йомшак, тыштан гына шулай кырыс һәм усал, таш бәгырьле булып күренә микән? Ярар, нәрсәгә кирәк соң әле аңа Гаделевның  таш бәгырьлеме, йомшак күңеллеме булуы? Иң мөһиме — аңа тимәсен! Башкаларны, юл кагыйдәсен бозганнарны, кан яше түктермиме шунда!
 
Гаделев турында  уйлап килеп,  балалар бакчасына җиткәнен сизмәгән дә Вәзилә, үзенең алдына гына ЮХХДИ машинасының килеп туктаганлыгын да абайламаган. Нишләтәсең, шундый хисле бер кеше инде ул. Бәй, туктале, әллә күзенә күренәме? Машинадан төшүче теге, кем, Гаделев үзе түгелме соң? Шул бугай ла. Танымас иде дә, бәлки, бер тапкыр ата-аналар җыелышында очрашканнары булды. Артта утырганнарның: “Карале, кара, җыелышка Гадел үзе килгән ләбаса ”, — дип шыбырдашып куйганнары да колагына чалынып калган иде.
 
Нәкъ шулвакыт машина ишегенең дөпелдәп ябылганы ишетелде.  Кызы, аннан алда төшеп,  бакчага кереп китте. Вәзилә дә, хәвефсезлек каешын ычкындырып, машинасыннан төшәсе итте. Шулвакыт аның янына тып итеп полиционер үзе дә килеп басты:
 
— Әллә мине туктатырга уйлаган идеңме, иптәш полиционер? — диде Вәзилә, Гаделевтан алда үзе  сүз башлап.
 
— Уйлаган идем, кәнишне. Балаң салон буйлап чабулап йөри иде бит. 
 
— Кит инде, юкны сөйләмә, чабуларга  ат түгел дә инде ул. Утырып бара иде ләбаса, —  диде Вәзилә каушавын сиздермәскә тырышып. 
 
— Чабулый булгач, чабулый инде. Артыңнан килә идек бит, барысын да күреп тордык. Җитмәсә, камера да төшереп алды. Өлкән инспектор Иламанов  машинада көтә.  Янына бар, — диде Гаделев “Алай түгел иде” дип әйтмәскә урын калдырмаслык итеп.
 
“Әнә бит,  урындыкта утыра”, —  дип әйтергә уйлаган иде дә, баласының үзеннән алда йөгереп балалар бакчасына кереп китүен исенә төшереп, ни дә булса әйтүдән тыелып калды Вәзилә. Нәкъ шул мизгелдә балалар утыргычының икенчесен өйдә онытып калдырганлыгын  исенә төшерде. “Әйбер салырга комачаулый”, —  дип кичә ире алып куйган иде. Иртән, ашыгып, шул килеш чыгып киткән. Их, бу хәтер дигәнең. Шушы яшьтә үк нигә иләк кебек тишек микән? Димәк,  Гаделев белән  сүз көрәштерүдән бер мәгънә дә булмаячак, ул барыбер штрафын язачак. Әллә әйбәтләп сөйләшеп караргамы? Балаларының бер сыйныфта укуларын исенә төшерергәме? Әллә күз яшьләрен чыгарыргамы?  Алай дисәң,  хатын- кызларның  күз яшьләрен күп күргәндер инде ул. Ни генә дисәң дә, хәзер һәр икенче машинаның берсендә хатын-кыз йөри бит. Шулай уйлап,  Вәзилә ЮХХДИ машинасына таба атлады. 
 
Машинада утырган егет тә Гаделев кебек үк  кап-кара йөзле,  утыз яшьләр чамасындагы ир-егет булып чыкты. Тавышына әллә әдәп, әллә төчелек билгеләре чыгарып:
 
— Рәхим итеп, документларыгызны карарга рөхсәт итегез, — дип Вәзиләгә эндәште.
 
— Документлар юк... 
 
“Юк” сүзен ишетүгә полиционерның күзләре шар кебек булды:
 
— Ничек инде юк? Ә сез беләсезме соң, документсыз машинада йөргән өчен закон буенча ни янаганын?
 
— Беләм.. ни... кем иптәш... бар ул документлар... Машинада алар...
 
— Бәй, барыгыз, алып килегез. Полиция туктаткач, сразу документ белән килергә кирәк икәнлеген беләсездер бит инде.
 
— Ярар... ярар... хәзер, яме, хәзер...
 
Кит, җебек дисәң дә җебек инде бу Вәзилә. Нишләп теле,  кирәкле сүзне әйтә алмыйча, көрмәкләнде дә калды әле? Вәзилә, үзен битәрли-битәрли, машинасына таба атлады. 
 
Шулчак аның күз алдына шушы егетләр белән эшләүче танышы Илфир килеп басты. “Берәрсе туктата нитә-калса”, —  дип, теге чакта телефон номерын да биргән иде. Шул келт итеп исенә төште. Тукта, әллә аңа әйтеп караргамы? Бәлки, Гаделев  аны тыңлар? Бәлки, тыңламас та. “Кара аны, Гаделгә эләксәң, сөйләшүе авыррак булачак”, — дигән иде бит. Ярар, өметсез шайтан гына бит, ни булса да шул булыр, ярдәм итсә итәр – итмәсә юк дип, Вәзилә, каударлана-каударлана телефоныннан Илфирның исемен эзләргә кереште. Кирәк чакта тиз генә табыламыни әле ул? Вәзилә дә, кирәкле төймәгә баса алмыйча озак җәфаланды. Ниһаять, телефон экранында Илфирның исеме калкып чыкты. Вәзилә, аның ярдәменә өмет итеп, телефонының яшел төймәсенә басты. Тик линиянең теге башында  җавап бирүче  генә булмады. 
 
Документларын алып кабаттан ЮХХДИ машинасына кереп утыруга Вәзилә, погонлы егеттән мәрхәмәтлелек өмет итеп:
 
— Бәлки, бер юлга гына язмый торырсыз — җибәрерсез, ә, иптәш лейтенант? Мин үзем, ни... гәзиттә эшлим. Республика гәзитендә. Җибәрсәгез, бәйрәмегез уңаеннан сезне мактап берәр мәкалә язар идем, — дип әйтеп карады.
 
 Моны ишетүгә егет түзмәде, пырхылдап көлеп  җибәрде:
 
 — Һи-и-и, апакаем, кемгә кирәк сезнең гәзитегез?  Кеше гәзит укыймыни хәзер?  
 
Кимсенде Вәзиләнең күңеле бу сүзгә, нык кимсенде. Күңел чиләкләренә шыбыр-шыбыр яшь бөртекләре тула башлады. Шушы хәлдән чыгу юлын таба алмавына бәгыре өзгәләнде. Күр инде, күр егетнең  нинди ләззәт белән протокол тутырганын. Әллә нинди олы эш майтара диярсең! Әнә, правасыз, исерек килеш йөргәннәрне тотсын иде ул! Тотсын да, эчке бер ләззәт белән протоколын тутырсын, ир-егет башы хатын-кыз белән булашудан күңеленә тәм һәм ямь тапмасын иде.   Бүген сменасын тапшырганда: “Республика гәзите журналистын тотып планны үтәдем”, дип начальнигына мактаныр әле бу имансыз. Кем белә, бәлки, мактанмас та? Эше шул бит аның —  юл кагыйдәләрен боздырмау. Ә  кагыйдәләр бозыла, бик еш бозыла. Җир йөзендә үз гомерендә бер генә тапкыр булса да  юл йөрү кагыйдәләрен төгәл генә үтәгән берәр кеше бармы икән ул? Юктыр, мөгаен. Алай ярамаганлыгын белсәк тә, хәвефсезлек каешын такмаган, балаларны махсус утыргычларга утыртмаган, тизлекне арттырган булабыз шул... Шуның белән үз гомеребезне һәм башкаларныкын да куркыныч астына куябыз.
 
— Менә  квитанция. Шушындагы сумманы бер ай эчендә банкка илтеп түләргә кирәк булачак. Гәзиттә эшләгәнегезне исәпкә алдым: өч мең урынына биш йөзне генә яздым. Менә монда —  өч урынга имзагызны гына куегыз да, җибәрәм, —дип,  егет Вәзиләгә “ДПС” дип язылган ручкасын сузды.
 
 Вәзилә дә җавапсыз калалмады: 
 
— Мин әле районда бер генә чын  полиционер бардыр, дип йөри идем. Сез  икәү икәнсез, — диде. 
 
 “Чын полиционер” дигән бәяләмә погонлының күңеленә хуш килде булса кирәк: елмаеп ук җибәрде. Шулай да   ишекне япканда: ”Бүтән юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска тырышыгыз”, —  дип әйтеп калды.
 
Ачуыннан берәр сүз әйтәсе килгән иде дә, бар сабырлыгын җыеп, тыелып калды Вәзилә. ЮХХДИ машинасыннан төшеп балалар бакчасына таба атлады. Шунда көтелмәгән бер хәл булды. Аклы-каралы таягын болгап урамда басып торган Гаделев яныннан узып барганда, балалар бакчасы капка төбенә чия төсендәге бер чит ил машинасы килеп туктады.  Кем икән дип, Вәзилә дә күтәрелеп карыйсы итте. Тукта, бу Гаделевның тормыш иптәше  түгелме соң? Шул ич, шул, нәкъ үзе!  Шулвакыт хатын үз ягындагы тәрәзәсен төшерде дә:
 
 —  Нишләп   торасың  монда? —  дип иренә дәште. 
 
Шунда Вәзилә аның хәвефсезлек каешын эләктермәвен  күреп алды. Күреп алды да, уенын-чынын бергә кушып: 
 
— Иптәш Гаделев,  әнә бит хатының да юл йөрү  кагыйдәсен боза. Бар инде, бар,  аңа да штраф яз. Бер туктаган җиреңнән ике протокол алып кит. Алайса, гаделсезлек була бит, — диде.
 
 Бу  сүзләр Гаделевның болай да болытлы төндәй караңгы йөзен тагын да караңгылатыбрак җибәрде,  битендәге мускулларына кадәр тартылып-сузылып куйгандай булды. Ул берни дип тә җавап бирмәде, машинасына  таба атлады һәм кырт кына  борылды да:
 
 — Белеп тор: бу сүзләрең сиңа бик кыйммәткә төшәчәк. Мин әйткән иде диярсең: тиздән, бик тиздән  праваңнан колак кагачаксың! —  дип Вәзиләгә янады.
 
Вакыйганың мондый ук борылыш алуын  көтмәгән иде Вәзилә. Коелып ук төште. “Их, ниләргә генә күтәрелеп карыйсы иттем шунда,  ниләргә генә Гаделевка каршы сүз әйттем, ниләргә, ниләргә генә?!...” дип сулкылдады  аның көзге яфрактай лепердәп торган күңеле. Кыен, бик кыен иде аңа бу минутта.  Чарасызлыктан һәм гаделсезлектән йөрәге яна  иде.  Гаделлеге, үзсүзлелеге белән бар тирә-якта билгеле полиционер буларак,  ул үз хатынына да штраф  язарга тиеш иде бит. Гәзит хәбәрчесе күрсен өчен генә булса да шулай эшләргә тиеш иде. Димәк, Гаделев та чын полиционер түгел, ә  гаделлек битлеге генә кигән погонлы кеше булып чыгамы? Йөзләгән, меңләгән башка полиционерлар кебек үк ул да әшнәлеккә,  туган-тумачалыкка юл куямы? Их,  син, иптәш Гаделев, дуамаллыгың белән әз генә хата җибәрдең, сүземне сүз итәм дип  үз-үзеңә каршы барырга мәҗбүр булдың түгелме соң? Их, син?!... 
 
Тукта, әгәр Гаделевның хатыны Гөлмирә урынында Вәзилә үзе булса? Әгәр Гаделев урынында аның үз ире Илмир булып, көпә-көндез штраф чәпәп китсә? Иренең бу кыланышын яратыр иде микән Вәзилә? Юк, яратмас иде. Ачуыннан, бәлки, үзе дә шуның ишерәк берәр этлек эшләп ташлар иде. Тик, болай гына калдырмас иде.  Иң дөресе — эндәшмәскә кирәк иде Вәзиләгә.  Аллаһы Тәгалә барысына да үзенең гадел хөкемен чыгарыр әле дип, балалар бакчасына кереп кенә китәсе иде. Их, бу телне! Кирәкмәгән вакытта тыела белмәгән нәрсәне!
 
Шул көннән башлап Вәзиләнең күңеленә курку хисе кереп оялады: Гаделевның “Правасыз калдырам мин  сине”,  дигән сүзләре һич кенә дә күңеленнән чыкмады. Ире дә: “Гаделгә эләгә күрмә: знакларны карап йөр, обгонга чыкма, хәвефсезлек каешыңны тагарга онытма”, — дип һәрдаим тукып торды. Ул әйтмәсә дә  шулай эшләргә кирәклеген белеп тора инде Вәзилә. Ул бит правасын башкалар кебек сатып түгел,  укып алды. Имтиханнарны да беренче керүдән үк үзе бирде. Ярар, хәерлегә булсын. Кагыйдәләрне бозмаса, кагылмас әле Гадел дигәннәре. Вакыт үтү белән бар нәрсә дә җайланыр, үз урынына утырыр әле...
 
* * *
 
Бу вакыйгадан соң  айга якын вакыт үткән иде булса кирәк. Вәзилә, кибеттән  кайтышлый,  трасса янындагы заправкага кереп, машинасына бензин салып чыгарга уйлады. Аннан чыгышлый, командировка кәгазьләренә печәт куйдырырга онытканлыгын   уйлап,  кире борылды. Борылуын борылды, тик аның артыннан ук заправка янына килеп туктаган полиция машинасын гына шәйләмәде. Аннан аклы-каралы таягын күтәреп бер  полиционерның төшүен  күргәч кенә айнып киткәндәй булды. Тукта, таягын ник болгый соң әле бу полиционер? Бер кагыйдәне дә бозмады лабаса: фаралары яндырылган, каешы эләктерелгән. Шунда иренең ике көн элек кенә: ”Трассага яңа разметка сызалар. ”Лукойл”дан чыкканда разворот эшләргә ярамый: сплошной тора. Онытма: аны киссәң — правасыз калачаксың”,  — дип әйткәнлеге исенә төште. Шул хакта уйлап бетерүгә, Вәзиләнең чигә тамырлары кысылып киткәндәй булды. Их,  ниләргә генә кире борыласы итте соң ул? Нигә туры өенә генә кайтып китмәде? Нигә?! Нигә?! Нигә?! Чарасызлыктан, Вәзиләнең күзләрен ачы яшь бөртекләре каплап алды.
 
— Әйттем бит барыбер бер эләктерәм,  правасыз калдырам, —  дигән таныш тавышны ишеткәч кенә, күзендәге яшьләрен сыпырып, полиционерга күтәрелеп карыйсы итте. Карады да, Гаделевның зәһәрләнеп үзенә төбәлгән  кара күмер күзләрен күреп, таш булып катты.  Булды, иште ишәк чукмарын! Булды гына!  Хәзер инде беркем,  беркем дә аңа ярдәм итә алмаячак. Гаделев  бар шартын китереп протоколын язачак. Язачак та аны правасыннан мәхрүм итәчәк. Эченнән генә: “Теге вакытта  әйткән  сүзләрем  Алланың “амин” дигәненә туры килде бит!”  дип шатланачак. 
 
Вәзилә, көчле җилгә каршы тора алмыйча сыгылып төшкән каен агачы кебек башын түбән иеп, Гаделев артыннан трассаның икенче ягына туктаган полиция машинасына таба  атлады. Нәкъ шул чакта күңелендә: “Әллә берәрсенә шалтыратып ярдәм сораргамы  икән?” дигән уй бөреләнде. Тик ул бу уеннан шундук кире кайтты.  Гаделевның беркемне дә тыңламаячагын, теге көнге вакыйгага үч итеп, протоколны мотлак рәвештә  язачагын ул төгәл белә иде. 
 
Бу юлы Гаделев протокол язуны иптәшенә тапшырмаска, әлеге эшне фәкать үзе башкарыр булды. Машинага кереп утырып,  документларын аның кулына тоттыруга, Вәзилә, үз-үзен белештермичә,  сулкылдап елап җибәрде. Күз яшьләре аша: 
 
— Бер юлга гына гафу итә күр инде, зинһар. Ирем гел командировкаларда йөри, машина ике кулым кебек кирәк бит. Мин правасыз калсам, балаларымның берсен — мәктәпкә, икенчесен балалар бакчасына кем илтер соң? —  дип ялварды. 
 
Гаделевның бу сүзләргә исе дә китмәде. Протоколны кулына алды да: “Каптыңмы кармакка?” —  дигәндәй  өттереп карап куйды һәм   тимердәй каты тавыш белән:
 
— Бу хакта сплошнойны кискәнче уйларга иде! — диде.
 
Аннары   күтәрелеп карамыйча гына: 
 
— Страховкаң кая? — дип сорады.
 
 — Машинада...
 
 — Бар,  алып кил. Анысы булмаганга да аерым штраф язам, алайса... — дип коры гына әйтеп куйды.
 
Вәзилә ЮХХДИ машинасыннан чыгып  ике кулын  күтәрде дә: “И, Раббым, бер сиңа гына ышанам, бер сиңа гына ялварам. Шушы явыз адәмнең кулыннан ычкынырга ярдәм итсәңче” , — дип күккә карап эндәште һәм ашыга-ашыга эченнән генә үзе белгән доганы укый башлады. Иң авыр чакларында ярдәмгә килүче әлеге дога бу минутта аның  соңгы өмете һәм  ышанычы иде.  
 
Гаделев  түзмәде,  ишекне ачты да: 
 
— Нәрсә кулыңны сузып торасың —  Алладан ярдәм өмет итәсеңме әллә? Сорасаң-сорамасаң да юк инде, туганкаем: бу юлы алла да, мулла да ярдәм итмәячәк үзеңә. Бар, бар,  тиз бул, алып кил документларыңны. Син генә түгел монда! 
 
Шул каты сүзе белән  Гаделев, гүя, Вәзиләне җиргә кадаклап куйды. Ул бер адым да алга  атлый алмады. Нәкъ шул мизгелдә могҗизага тиң бер хәл булды. ЮХХДИ машинасындагы рациядәге тавыш: “Алло, алло, первыймы? Җавап бирегез, ишетәсезме?  Ташлыкул авылы буенда авария. Тиз генә  шунда очыгыз!” — дип хәбәр итте. 
 
Вәзилә җиңел суйлап куйды. Теләкләрен шул минутта ук ишеткәне өчен Аллаһы Тәгаләгә эченнән генә рәхмәтләрен укыды. Ул күккә карап басып торган арада Гаделев аңа таба үрелде дә: “Мә, тиз бул, ал документларыңны!” — дип кычкырды,  үзе шул арада: “Бәхетең бар икән!” —  дип әйтергә дә өлгерде. Вәзилә дә җавапсыз калмады: “Булмыйча, юкка гына  күлмәктә туганмыни мин?” — дип шатлык яшьләре аша пышылдады. Ул арада ЮХХДИ машинасы пуля тизлегендә алга — авария булган урынга ыргылды.  
 
Шуннан соң тагын бер очраштылар әле алар. Илфирнең кафеда узган  35 яшьлек юбилеенда кара-каршы гына утырдылар. Артык сүз дә сөйләшмәделәр, әмма дә ләкин, ике арадагы киеренкелеккә нәкъ шул көнне олы нокта куйдылар. 
 
Туган көннән соң юлларының бер дә кисешкәне булмады. Инде килеп начальник кабинетында очраштылар. Күзләреннән күренеп тора: ачу сакламый Гаделев Вәзиләгә. Әгәр ачу сакласа, ул  бер каршылыксыз мәкалә герое булырга риза булыр идемени? Димәк, начар кеше үк түгел икән бу Гаделев. Языла башламас борын ук күңеленә кереп утыруы да яхшы фал. Димәк, бар да әйбәт булачак. Йөз,  мең, миллион кат  сынаганы бар Вәзиләнең. Языласы тема алдан ук, яшь тай кебек уйнаклап, күңеленә кереп утыра икән, мәкалә дә әйбәт языла, укучылар күңеленә дә үз юлын таба. Иншалла, бу юлы да шулай булыр. Иң мөһиме — Гаделевның күңел ишегенә эленгән йозакка ярардай  ачкычы гына  табылсын. Калганы мөһим түгел. Нинди сораулар бирергә, әңгәмәне нинди юнәлештә алып барырга  кирәклеген  Вәзилә болай да яхшы белә. Ни генә дисәң дә,  гәзиттә эшли башлавына да унөч елдан артып китте бит!
 
* * *
Гаделев белән әңгәмәләшеп полиция  бинасыннан  чыгуга, Вәзиләнең битенә ап-ак кар бөртекләре килеп сарылды. Ул аларны сак кына учларына алды.  Учына алуы булды, кар бөртеге шундук эреп юкка да чыкты. “Кешеләр  күңелендәге  ачу-нәфрәтләр дә шушы кар бөртегедәй мизгел эчендә  эреп югалса икән ул!” дип уйланды  Вәзилә. Югала, нишләп югалмасын, әнә бит күрер күзгә усал һәм мәкерле булып күренгән Гаделевның күңелендә дә аңа  карата булган ачу-үпкә хисләренең эзе дә  калмаган. Шушы ак карлардай эреп юкка чыккан. Әйе, чын шулай булган. Шулай булмаса,  ул Вәзилә белән болай ачылып китеп  сөйләшеп утырыр идемени?  Юк, утырмас иде. Баягынак начальнигы: “Бу ханым  синең хакта мәкалә язарга тели”, —  диюгә кырт борылып чыгып кына китәр иде. Вәзилә белән ныклап аңлашасы килгәнгә мәкалә герое булырга риза булгандыр әле ул. Холкы һәйкәл кебек корычтан коелган дигәч тә Гаделев та кеше инде ,   аның да җаны, күңеле бар. Гел генә кеше белән ачуланышып, дауайлашып, мин-минләнеп йөрү дә килешә торган эш түгел. Утыз сигез ел якты 
дөньяда яшәп Вәзилә шуны аңлады: нинди генә  очракта да кеше Кеше булып калырга тиеш.  Вәзилә ялгышмаган: Гаяз намуслы полиционер  гына түгел, чын Кеше дә икән. Шунысына аеруча нык сөенде Вәзилә һәм Гаяз Гаделев   турында язылачак  мәкаләсен дә  нәкъ шул сүзләр белән башлап җибәрергә кирәк, дигән уйны күңел дәфтәренә эре хәрефләр белән язып куйды.
 
,
2 Ноябрь, 2015

Венера МӘҖИТОВА
Матбугат.ру
№ --- | 28.04.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»