|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.04.2016 Шоу-бизнес
Айсылу Лерон өченче баласын тапты (ФОТО)"Татар радиосы" ди-джее һәм пиар-менеджеры, журналист Айсылу Лерон бу минутларда Казанның 4нче номерлы балалар тудыру йортында. Кичә кич ул кыз бала тапты! Сабый 27 апрель көнне 21:35тә дөньяга аваз сала. Буе 50 см, авырлыгы 3350 грамм. Баланың да, Айсылуның да хәлләре яхшы, Аллага шөкер. Каләмдәшебез "Матбугат.ру" хәбәрчесенә сер итеп кенә әйтте: балага Сәйдә дип исем кушмакчылар. "Иң бәхетле көннәремнең берсе бу! - диде Айсылу, хисләрен тыя алмыйча, - Хәзер мин күп балалы әни. Бик җаваплы да, дулкынландыргыч та. Балаларыбызны исән-сау, акыллы, тырыш, җәмгыятькә файдалы, михербанлы кешеләр итеп үстерергә язсын!" Олы кызлары Фәридәгә хәзер - 4, уллары Нуриханга - 2 яшь. Гаиләдә яңа әгъзага алар аеруча шат булыр, мөгаен. Айсылуны һәм ире Ленарны чын күңелдән котлыйбыз. Ишле гаиләгезнең игелеген күрегез.
--- |
Иң күп укылган
|