поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.04.2016 Милләт

Диләра Тумашева турында...

Диләра Гариф кызы Тумашева... Университетның татар филологиясен тәмамлаган меңәрләгән шәкертләре күңеленә ул мәшһүр галимә, зыялыдан да зыялы олуг шәхес, хатын-кызның затлылык өлгесе булып кереп калды. Тормыш сукмагы буйлап 56 ел буена иңгә-иң торып атлаган Рауил ага Тумашевның әлеге истәлек-язмасында кадерле Диләра апабыз без белмәгән башка бик күп сокландыргыч сыйфатлары белән ачыла.

Февраль ае иде, 1947 ел. Сеңлем Зөмәррә белән Мәскәүдәге ГИТИС дигән театр институтында укып йөргән чагыбыз. Каникулга әниебез* (* Тумашева Кәшифә Җамалетдин кызы (1903–1978), күренекле татар актрисасы һәм режиссеры.)
 
янына өйгә, Казанга кайткан идек. Менә яңадан уку көннәре килеп җитте. Мәскәүгә китәргә билетлар алырга дип, Пассаж йортында урнашкан тимер юл билетлары сату кассаларына юнәлдем. Ул елларны студентларга юл билетлары алу өчен ниндидер белешмә бирелә иде. Минем белешмә бар, ә Зөмәррәнең – юк. Кассалар залына керсәм, шыгрым тулы халык. Төш вакыты булганга, чираттагылар сабыр гына касса тәрәзәсе ачылганын көтә. Тәрәзә янына килдем дә алда басып торучы кызга дәштем: «Девушка, когда откроют, вы разрешите мне спро­сить – дадут мне два билета на одну справку?» Беравык уйланып торганнан соң: «Ну, спросите», – диде бу кыз миңа. Тәрәзә капкачы ачылу белән, белешмәмне кассирга суздым: «Скажите, пожалуйста, вы мне дадите на одну справку два билета?» «Двести два рубля!» дигәнне ишетүемә, учыма йомарлап кыскан акчаларым кассир каршына үзләре сикереп төшкәндәй булды. «Как вам не стыдно, молодой чело­век? – диде алдымдагы кыз, күзләремә туп-туры карап. – А еще, наверное, офицер?» Ни әйткәнемне төгәл хәтерләмим. Бу – Диләрамның миңа биргән беренче сабагы иде.
 
Икенче көнне без Зөмәррә белән, бәрәңге төялгән шактый саллы капчыкларны күтәреп, вокзалга төшеп киттек. Килеп җитсәк, вагоныбыз тирәсен умарта күчедәй халык чорнап алган. Инде нәрсә эшләргә икән дип аптырабрак торганда, Зөмәррә: «Кая, мин алдан кереп урын алырга тырышып карыйм. Син әйберләр белән соңыннан, халык кереп беткәч керер­сең», – диде. Зөмәррә җитезрәк тә, тапкыррак та шул безнең... Ниџаять, мин дә бәрәңге капчыкларын сөйрәп вагонга мендем. Шыгрым тулы вагон буйлап, як-ягыма карана-карана Зөмәррәне эзлим. Соңгы, тар гына бер ятаклы бүлеккә килеп җиттем – олы яшьтәге бер абзый артында Зөмәррә утыра, ә аның янында, тәрәзә катында – теге кыз! Эләктем бит! Нишлисең, исәнләштем. Абзый дигәнем шул кызның җизнәсе – Ислам абзый Гаффаров булып чыкты.
 
 Ул заманны поезд Мәскәүгә шактый озак – 28 сә­гать бара иде. Танышырга да, сөйләшергә дә вакыт җитәрлек. Мәскәү университетының филология факультетында, өченче курста укый икән бу кыз, исеме Диләра икән. Њземнең Польшада хезмәт итеп, поляк телен бераз өйрәнгәнемне әйттем дә, университетта поляк теле курслары бар микән, дип сорадым. «Бездә латин телләрен өйрәнү бүлеге бар, белешеп карагыз», – диде. Менә Мәскәүгә барып та җиттек. Дусларча саубуллаштык. Адресларны сорашып тормадык. Икенче көнне мин латин телләре бүлеген эзләп университетка киттем. Таптым. Дүртенче катка күтәрелдем. Кайсы якка барырга дип, аптырабрак тора идем, карасам – каршыма Диләра килә. «Менә шушы ишеккә керегез, латинистлар шунда», – дип, бер ишектән кертеп җибәрде ул мине. Тик юлым уңмады: ике җирдә берьюлы укып булмас, диделәр. әлбәттә, алар хаклы иде. әле ул югары уку йорты дигәннәренең берсен генә дә бары тик шул Диләра дигән кыз ярдәме белән генә очлап чыга алдым.
 
Мәскәүдәге торак урыннарыбыз бер тирәдәрәк булып чыкты: Диләраның апалары-туганнары Мещанская урамы тирәсендә урнашкан булсалар, без – студент халкы – шул Мещанская урамына аркылы сузылган Трифоновскаядагы тулай торакта яши идек. Шуңа күрә берничә тапкыр шул урамнарда кара-каршы очрашулар, ә Зөмәррәнең хәтта Диләраны трамвайда очратып, үзенең кызлар бүлмәсенә алып кайтуы бер дә гаҗәп түгел иде. Шундый бер кызыклы хәл истә калган. Тулай торагыбыздан ике генә трамвай тукталышы арада, Банный переулок дигән тык­рыкта, студент халкы бик яратып йөри торган мунча бар иде. Якын дустым Виктор Белявский белән шул мунчага йөри идек. Менә бу юлы да, чатнама салкын кышкы кичтә, әлеге дә баягы, Виктор белән, уылган эчке күлмәк-ыштаннарыбызны капчык-портфельләргә төреп салдык та, мунча тыкрыгына килеп кердек. Карасак, каршыбызга мамык шәлләр ябынган, яңа гына парлы мунчадан алсуланып чыккан әкияттәгедәй ике гүзәл килә. Йа Хода! Берсе безнең белән Казаннан килгән Төмән кызы ич! «С легким паром!» – дип көлешеп алдык та яңадан аерылыштык. (Шушы юк кына очрашу соңыннан усал телле берәүгә «алар мунчада танышканнар» дип тәмсезләнергә нигез булыр дип кем уйлаган?..)
Укулар үз җае белән бара иде. Мин ул чорда курс эшемне – Борис Горбатовның «Аталар яшьлеге» әсәре буенча бер күренешне татар студиясендә укучы берничә кызны чакырып әзерли башлаган идем. Төп рольне башкаручы Роза Уральская иде. (Соңыннан ул татар тамашачысының яраткан артисткасына әверелде. Кызганычка каршы, биш-алты елдан, бик каты салкын тидереп, вафат булды.) Этюдыбыз зур уңыш белән узды. 
 
Менә шул беренче уңышым да дулкынландыргандыр инде, аннары, урамда күңелләрне җилкендереп яз патшалык итә иде – үземне кая куярга белмим, кем беләндер сөйләшәсе, шатлыкларны бүлешәсем килә... Тик кем белән икәнен үзем дә белеп бетермим. Төмән кызын эзләп табаргамы әллә? Уйладым-уйладым да – тәвәккәлләдем! «Стромынка» дигәнен хәтерлим – димәк, Сокольники аша узарга! Барып җиттем. Љченче каттагы бүлмәләрнең берсендә ул кызлар, диделәр. Ишек шакыдым. «Заббарова Диләра биредә торамы?» – «Тора, тик ул хәзер өйдә юк. Мөгаен, Горький китап­ханәсендә утыра булыр. Соңрак килегез». «Ярый, – мин әйтәм, – бүтән вакытны килермен», – дим. «Туктагыз! – ди бер чибәре (ул Вера Сеславинская иде), – Без аны хәзер эзләп табабыз!» Башта трамвай белән, аннан метрога күчеп, Манеж каршысына, университет китапханәсенә барып җиттек. «Сез Александровский бакчасында көтегез», – диде дә бу кыз, күз ачып йомганчы юк та булды. Күп тә үтмәде, алып чыкты Верабыз Диләраны. «Инде рәхәтләнеп гәпләшегез, ә мин үземнең ветераным янына кит­тем», – дип, ул тиз генә үз юлы белән китеп барды.
 
Шушы көннән, шушы очрашуыбыздан башланды безнең дуслашуыбыз. Њземнең пешмәгән нәрсә икәнемне дә шушы беренче очрашуда ук күрсәттем Диләрага. Бакча буйлап сөйләшеп-көлешеп йөргән арада, Диләраның кулыннан салдырып алган џәм, әлбәттә, аның өчен бик тә кадерле булган карасу-кызгылт төстәге челтәр перчаткасының берсен төшереп калдырганмын бит, ахмак. Күпме эзләсәк тә, таба алмадык.
Шул ук кичне яңадан очрашырга булдык. Бу юлы инде – Сокольники паркының каенлыгында...
 
Комод янына барсам — нәкъ теге кичәге киң йөзле хәрби. Тик... хатын-кыз! Көнчелектән тәмам сукырайганмын лабаса!
 
Күпмедер вакыттан соң мин Диләраны үземнең дусларым белән таныштырырга булдым. Иң элек – монгол егете Ванган белән. Менә бер көнне без Диләра белән театрга барырга сөйләштек: Большойга! Бу турыда мин Ванганга да әйтеп куйдым: билет эзләсен! Сөйләшенгән вакытка Большой янындагы скверга килеп җиттем. Диләра да вакытында килде. Исәнләштек. Шуннан бу ике кулымнан тотты да: «Гафу ит, бүген без синең белән театрга бара алмабыз», – ди. Эш менә нәрсәдә икән. Диләра күптәннән, әле без танышканчы ук, сугыштан инвалид булып кайткан бер егет белән театрга барырга сүз куешкан булган. Егет бүгенгә билет алган. «Бармыйча бул­мый – ул мине хәзер ишек катында көтеп торачак. Бүтән мондый хәл булмаячак. Мин сүземдә торырга тиешмен, мин бүтәнчә булдыра алмыйм», – ди Диләрам, еламый гына. Бар ихтыяр көчемне җыеп, сквер кырыена хәтле озата бардым. Күз читем белән генә күреп алдым: бите яраланган инвалид иде ул. 
 
 Күп тә үтмәде – тагын шундый ук хәл. Германиядән Диләраның туганнан туган апасы кайт­кан да, без театрга барырга җыенган көнне, шул ук «Князь Игорь» операсына барырга җыенган! Диләраны да үзе белән ала икән – «ложа бенуара» дигән урында утырачаклар болар... Бу хәбәргә ул кадәр үк исем китмәде: апасы икән – апасы, хәерле булсын. Трифоновкама кайттым да – ятагыма аудым. Тик – менә сиңа могҗиза! Бүлмәбезгә бар тавышы белән: «Тумашыв! – дип сөрән салып Ванган атылып керә! – Тумашыв! Менә Большойга ике пропуск! «Князь Игорь»га! әйдә җыен, киттек!»
 
Һәм без киттек! Залдагы утларны сүндергәнче бинокль алып өлгергән идек. Њзем яруслардан Диләраны эзлим, үзем операның увертюрасын тыңлыйм. Кая ул бу караңгылыкта кеше табу! Бөтен өмет антрактка. Ниџаять, беренче пәрдәсе тәмамланып, залны яктырттылар. Тагын биноклемне эшкә җигәм. Инде антракт та узып бара... Янәшәмдә Ванган түземсезләнә. Ашыкма, мин әйтәм, тагын ике антракт бар бит әле. Икенчесе дә бернинди нәтиҗә бирмәде. Менә өченчесе... Тукта! Таптым түгелме? Тик нәрсә бу? Янәшәсендәге кеше... хәрби киемнән... киң, түгәрәк йөзле ир-ат лабаса! «Таптыңмы?» – ди Ванган. «Юк, – дим, – тапмадым». Коточкыч!.. 
 
Берничә көн көнчелек чире белән газапландым. Нәрсә соң бу? Бу йомгакның очы кайда?! Шуны ачыклау өчен, ял көнендә Пушкинога чыгып киттем. Диләра күп вакыт шунда, олы апасы Рабига белән Нәҗип җизниләрендә кунып кала иде. Мине күргәч: «Нигә бу көннәрне күренмәдең?» – дип сорады. Кәефем юклыкка сылтадым бугай. «Йә, ничек соң, «Князь Игорь» ошадымы?» – дип сораган булдым. «Бик!» – ди. «ә апаңа?» – «Аңа бигрәк тә! Ул бит Германиядә берничә ел торып, безнең сәнгатьне үлеп сагынган». «Кая, – мин әйтәм, – карточкасы бармы?» «әнә, комод өстендә», – ди. Комод янына барсам – нәкъ теге киң йөзле хәрби. Тик... хатын-кыз! Көнчелектән тәмам сукырайганмын лабаса!
Диләраның үз сүзендә тора белүен күрсәтүче мисалларны әллә никадәр китерә алган булыр идем. Аларын калдырып, бүтән сыйфатларын билгели торган истәлекләрне яңартыйм әле. 
 
 Мәскәү университетының кечкенә генә бакчасындагы эскәмиядә, Анатолий Никитин исемле курсташым белән, Диләраның дәрестән чыгуын көтеп утырабыз. Анатолий тик кенә утыра торганнардан түгел: әйдәләп, мине дүртенче катка алып менеп китте. «әйдә, бераз кызык ясап алабыз, – ди бу миңа. – Менә хәзер ишек ачылыр. Син ишек артында яшеренеп калырсың, ә мин Диләра белән шаяртып сөйләшеп алырмын». Шул арада дәрес бетүен белдереп кыңгырау чыңлады, бер-бер артлы ишекләр ачылып, студентлар да чыга башлады... Бераздан Диләра да чыкты. Ул күренеш менә хәзер дә күз алдымда: университетның астагы, сул яктагы ишегеннән чыгып, көрән җирлеккә ак борчаклар төшкән крепдешин күлмәк кигән, икегә бүлеп үрелгән толымнарын баш артына нәфис итеп ураган, үзе зифа, үзе искиткеч сөйкемле студенткабыз килә. Кулында ул заманыбыздагы ясалма күннән эшләнгән дәфтәр папкасы. Анатолий аның янына килеп исәнләште дә, минем турыда җыен юк-барны сөйли башлады: имештер, мин әле килә алмыйм, җитди эшләрем бар, шуңа күрә мин, имеш, Анатолийны аның «күңелен күрергә» җибәргәнмен. Берәр җиргә алып барырга кушты, әйтик, планетарийга, ди бу. «Планетарийга? – дип кайтарып сорады Диләра. – Ул куштымы?» «әйе», – диде тегесе. «Нишлисең, – диде Диләра, бераз уйланганнан соң, – әгәр ул кушкан икән...» 
 
Мин инде артык чыдый алмадым: көлеп җибәрдем һәм бу ахмак шаяруны туктатырга булдым. 
Анатолий кәефсезләнде. ә мин яклаусыз калган назлымны рәнҗетүем өчен эчемнән генә үземне тиргәдем.
Остазларыбыз А. Д. Попов белән М. О. Кнебель җитәкләгән курсыбыз уку елын Максим Горькийның «Мещаннар» спектакле белән тәмамлый иде. Бу олы вакыйганы без, аларны да чакырып, «Арагви» ресторанында билгеләп үтәргә булдык. Минем янымда Диләрам да бар иде. Бокалларны күтәреп тостлар әйттеләр. Миңа да чират җитте. Мин исә үзебез әле генә уйнап күрсәткән спектаклебездәге репликаларны осталарыбызга юнәлттем: «Кара, әнкәм, кара, әткәм – менә минем кәләшем!» «Ай-яй вакытын шәп туры китердең!» – дип тел шартлатты шул ук сүзләр белән Тетеревны уйнаган дустыбыз Виктор Белявский. Шулай итеп, Диләра безнең режиссерлар «гаиләсенә» кабул ителде. Шул ук елны ул, университетны тәмамлап, кандидатлык диссертациясен әзерли башлады.
 
Бу вакыйгалардан бераз алданрак, минем сәламәтлегемнең шикле симптомнары беленә башлаган иде. Минем ул турыда беркемгә дә белдерәсем килми иде. Авыруларга хас гадәттер... ә үзем диспансерга йөри идем инде: үпкәдә ниндидер караңгы таплар барлыгы беленгән иде. Бер көнне шулай, Трифоновка урамы буйлап кайтып барган җиремнән, ютәлем кузгалып, туктап калдым. Кемнеңдер җилкәмә сак кына кагылуына борылып карасам – Диләра. «Ни булды?» – ди. Дөресен әйтәсем килмәде, әлбәттә. «Тешләрем!» – дигән булдым. Ышандымы-юкмы – белмим, әмма артык төпченеп тормады. Укуларыбыз, буласы имтиханнарыбыз турында бераз сөйләштек тә, язга таба, бераз бушый төшкәч очрашырга булдык. Шулхәтле матур, кояшлы көн иде ул! Урамда очраган кешеләре дә нурлы иде! Язның тизрәк килеп җитүен тели башладым... 
 
 Ә язга кадәр Яңа ел бар бит әле! Аны ничек каршылыйбыз? «Бәлки бергәләп?» – дип тәкъдим итте Диләра. Џәм шулай иттек тә! Аның кызлары төрлесе төрле якка китеп баралар икән. Ну осталыкларыбызны күрсәттек тә инде! Бар тырышлыгыбызны эшкә җигеп, үзебезнең татар ризыкларын, әниләребездән отып калган пылавыбызны әзерләдек. Ул пешеп өлгергәнче, берничә кат өченче каттан икенчесенә төшеп менәргә туры килде килүен. Ләкин, Хуҗа Насретдин әйтмешли, шатлыгы ни тора бит! Ахыр чиктә нәкъ шулай булып чыкты да: пылауны, без килеп җиткәнче, икенче каттагы студентлар «ялгышып» тәлинкәләренә бүлеп таратканнар иде инде. әмма безне ул көнне берни дә күңелсезләндерә алмый иде.
 
Менә 1948 елның имтиханнар сессиясе дә килеп җитте. Режиссураны мин «бишле»гә бирдем. Шатлыгымнан очына-очына Диләрам янына киттем. Искиткеч гүзәл яз иде. Сокольникины берничә кат айкап чыктык. Мин шаярдым, юк-бар сөйләп Диләраны да көлдердем. Стромынкага җәяү кайттык. Алдагы имтиханымнан соң яңадан үзебезнең сихри каенлыгыбызда, билгеләнгән сәгатебездә очрашырга булдык. 
 Берсекөнгә бирәсе имтихан мине әлләни куркытмый иде, чөнки, беренчедән, марксизм-ленинизмны уку елы буена мин бик яхшы өйрәнеп бардым, укытучыбыз күп вакытта зачетларын автомат рәвештә куеп бара иде. Икенчедән, мин ул фәнне үзем дә бик ярата идем. әмма имтихан көне алдыннан, кичен, минем белән көтелмәгән хәл килеп чыкты: кинәттән сулышым кысыла, башым авырта башлады. Бүлмәдәшемнән Ванганны чакыртуын сорадым. Ул озак көттермәде. Хәлемне күргәч, мине шундук диспансерга алып китте. Андагы рентгенолог икенче көнне килергә кушты.
 
 
Менә хәзер дә күз алдымда: крепдешин күлмәк кигән, икегә бүлеп үрелгән толымнарын баш артына нәфис итеп ураган, үзе зифа, үзе искиткеч сөйкемле...
 
 Иртәгесен имтиханга барып, укытучыма хәлемне сөйләп бирдем. «Нишлисең бит, әлегә дүртледән артыгын куя алмыйм шул», – диде ул. Миңа артыгы кирәкми дә инде. Инде Диләрага ничек аңлатырга? Авыру имгәк аңа нигә кирәк? Ничек тә араны өзәргә!
 
Диләрам мине Сокольникидагы бакчада көтә иде. Кочаклаштык. Торабыз күзгә-күз карап. Ниџаять, бар кыюлыгымны җыеп тәвәккәлләдем: «Беләсеңме, без синең белән башкача очрашмаячакбыз». – «Нигә?» Мин дәшмим. «Син авырдыңмы?» – «әйе». – «Шул, минем әнием авыруымы?» Мин тагын дәшмим. Диләра кисәк кенә муенымнан кысып кочаклап алды. «Мин сине беркая да җибәрмим, аңлыйсыңмы? Мин сине беркемгә дә бирмим, ишетәсеңме? – дип, елый-елый, кат-кат кабатлады ул. – Без сине џичшиксез дәвалаячакбыз!»
 
Ниџаять, икебез дә тынычлана төштек. Вакыт соң иде инде. Мин Диләрадан борчуым өчен гафу үтендем. Ул, моның урынсыз булуын әйтеп, иртәгәге очрашуыбызны билгеләп куйды.
 
Икенче көннән башлап барысы да минем хәлемне кайгыртырга кереште. Иң элек Диләра, табиблардан барлык кирәкле чаралар турында белешеп, институтыбыз җитәкчеләре белән бәйләнешкә керде. Аннары, курсташ иптәшләрем белән бергәләп, миңа кирәкле больница-санаторий мәсьәләләрен кузгаттылар. 
 
Минем калган имтиханнарым көзгә күчерелде, џәм мин, Диләрам белән саубуллашып, Казанга кайттым. Больницада тиз арада пневматоракс операциясе ясадылар, ә берничә вакыттан яныма Диләрам да килде. 
 
Дәвалануым уңышлы гына барса да, шактый озакка сузылды. Бу хәл минем укуыма зыян китерә иде. Шулай да артта калмаска тырыштым. Бу вакытта Диләрам үзенең җитәкчесе, СССР Фәннәр Академиясенең мөхбир-әгъзасы Николай Константинович Дмитриев тәкъдим иткән тема буенча, бөтен тырышлыгын куеп, себер татарлары телен өйрәнә иде. 
 
әниебез – ул вакытта Татар дәүләт Академия театры режиссеры – яңадан-яңа спектакльләр кую белән дә мавыга, шул ук вакытта минем өчен дә хәсрәтләнә-яна иде. Кемнеңдер киңәше белән алар – Зөмәррә, әни џәм Диләра, бергәләшеп, халыкта сыналган дәва белән мине «рәткә китерү» хәстәренә керештеләр. Љч литрлы пыяла савытка ике килограмм чамасы «нутряное сало», бер кило бал џәм күпмедер шоколад порошогы катнашмасы салып, җылытып, шуны миңа џәр көн иртән ашар алдыннан бер аш кашыгы каптыра иделәр. 
Шактый озакка сузылды бу дәвалау. Бүгенгә хәтле тәмен тойгандай булам. 
 
1948–1949 елларны Диләра аспирантурада үзенең кандидатлык диссертациясен тәмамлады. Мин исә, укуымны дәвам итеп, Диләрамның тырышлыгы белән, тагын ике тапкыр санаторийда дәваландым. 
 
ә 1950 ел­ны, сәламәтлегем күзгә күренеп яхшыргач, без өйләнешергә булдык. Минем әни Диләраны якыннан белү генә түгел, чын күңелдән ярата иде. Аның риза булачагына шикләнмәдем дә. Диләраның әтисе дә, кызының сөйләгәннәреннән чыгып, мине шактый тулы күз алдына китергәндер дип уйлыйм. ә ул Диләрага тулысынча ышана иде. 
 
Ул елны безнең, берьюлы диярлек, ике туй үткәрелде: беренчесе Казанда – сеңлем Зөмәррәнең туе; икенчесе Төмәндә – үземнең туем.
1950 елгы җәйнең нәкъ уртасына туры килгән туебызны мин элекке заманнардагы «аулак өй» кичәләренә охшатам. Тар гына ике бүлмәле, әле патша заманында ук салынган ике катлы йортның астагы катында урнашкан иде Диләраның ул «аулак өе». әнисе вафат булып, аларның бер бүлмәле фатиры урнашкан агач йорт янганнан соң, алар әтисе белән шушы йортка күчәргә мәҗбүр булганнар. Шул янгыннан коткарып калган, Диләрага әнисе бүләк иткән «C.Goetze» фирмасы роялен дә «аулак өйгә» сыйдырганнар. Диләра бит, шуңарда өйрәнеп, әле әнисе исән чагында ук музыка мәктәбен «с отличием» бетергән (соңыннан шушы рояльдә аның балалары да, оныклары да уйнарга өйрәнде).
 
Диләраның апалары-абыйлары, җиңги-җизниләре барысы да җырга џәвәс иде. Туебызга ямь биреп, берсеннән-берсе матур, моңлы җырлар яңгырады. Ќырлаучыларның шатлыктан нурланган йөзләре џәм әхмәтгариф әтиебезнең ул кичтәге эчтән бәреп торган горурлык хисләре күңелләрне тагын да дулкынландыра иде. 
 
Иртәгесе көннән «туй сәяхәте»нә – беренче диалектологик экспедициягә хәстәрлек башланды. Безнең теләгебезне үтәп, әтиебез Төмәннән Тобольскига Тура–Тобол елгалары буйлап йөргән пароходка билетлар алган иде. Тобольск аша уза торган кечкенә генә, аена бер генә йөри торган ул ап-ак пароход, әйтерсең, безнең өйләнешүебезне генә көтеп торган. Менә аның тәгәрмәч калаклары суны дулкынландыра башлады. Безне озатырга килгән туганнарының да, ерак сәфәргә чыгучы безнең дә йөрәкләребез шул судан ким дулкынланмагандыр... Искиткеч комфорт белән озатырга тырыштылар инде безне: юлыбызга тәмле-тәмле ризыклар – каклаган каз-үрдәк ботларыдыр, пәрәмәч-сумсалардыр, тагын әллә ниләр тыкканнар иде. 
 
Иң истә калганы исә үги әниебез әзерләп китергән тутырган чуртан булды! Ул безгә әйләнеп кайтканчыга хәтле җитте.
Ак пароход, дулкыннарны яра-яра, күз күрмәгән якларга юл алды. Алда безне исәпсез-хисапсыз шатлык-сөенечләрдән, борчу-мәшәкатьләрдән торган уртак тормыш көтә иде... 

Рауил ТУМАШЕВ
Сөембикә
№ --- | 21.04.2016
Сөембикә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»