поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.04.2016 Җәмгыять

Әниең кем белән яши?

– Бу – иртәгә үк полиция, опека вәкилләре аларның фатирына барып керәчәк дигән сүз түгел. Сыйныф җитәкчеләре, балалар табиб­лары, психологлар әни­ләре өйгә керткән ир-ат белән яшәүче гаи­ләләрдә тәрбиялә­нүче балаларга игътибарлырак булсын иде. Кайбер очракта әниләр “сөекле ир”­ләренең кызларын даими рәвештә көчләвен бел­миләр дә, – ди Татарстанда бала хо­кукларын яклау буенча вәка­ләтле вәкил Гүзәл Удачина.

Ул мәктәпләрдә гаиләдә мәс­хәрәләү очракларына карата тест уздырырга тәкъдим итә. Әлбәттә, бу әти-әниләр теләге белән уздырылырга тиеш. Соңгы вакытта балаларны җәбер-зо­лымнан коткаруга багышланган чаралар еш булып тора. “Бердәм Россия” партиясе уздырган “тү­гәрәк өстәл”дә Дәүләт Советы­ның социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова белгеч­ләрне, депутатларны хисап сөй­ләмәскә, тәкъдимнәр җит­ке­рергә, дип кисәтеп куйды.
 
Вәкаләтле вәкил әйтүенчә, мон­нан берничә ел элек беренче күңелсез шалтыратулар Әлмәт­тән кабул ителгән. Анда берничә гаи­ләдә шундый очрак күзә­телгән. Гаеплеләрне ачыкларга укытучылар ярдәм иткән. Анкета уздырганда балаларның җәбер-золым кү­рүе ачыкланган. Узган ел исә рес­публикада көчләү очраклары иң югары ноктага күтәрелгән. Мондый хәлләр күбрәк имин булмаган гаилә­ләрдә кылына, дип белдерә Гүзәл ханым. Шулай ук югарыда әй­телгәнчә, әниләрнең игътибарсызлыгы, өйдәш ирләр белән яшәве дә кызларның язмышын харап итә. Саннарның күбәюе үзеннән-үзе сорау тудыра. Ир-атлар кансызландымы, әллә хокук саклау органнары яхшырак эшли башладымы? Депутатлар икенчесен әйтә. Соңгы елларда моңа кадәр кылынган күп җинаятьләр ачылган, золым күрүчеләр дә “Ышаныч” телефоннарына аноним рәвештә шалтыратырга читенсенми башлаган...
 
Алдагы елларның бер­сендә бала­ларның үз-үзләренә кул салу очрак­лары арткач та балталары суга төшкән бел­гечләрнең. Төрле төбәкләрдән килгән вәкилләр белән семинарлар, чаралар оеш­тыруның фай­дасы тигән. “Мәс­хәрәләү проблемасы буенча да шулай эшләргә кирәк“, – ди Удачина. Ул төрмәдә утырып чыккан укытучыларны мәктәпләргә кабул ит­мәскә киңәш итә. Җинаятьләр арасында шундый очраклар да бар. “Рәнҗетелгән балалар өчен тер­нәкләндерү үзәк­­ләре респуб­ликада юк. Әгәр бала хас­таханәдән чыгуга елмая башласа, бу аңа психологик ярдәм ки­рәкми дигән сүз түгел әле”, – ди Удачина.
 
Ә менә Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин әй­түенчә, бозыклык имин булмаган гына түгел, җитеш тормышта яшәүче гаиләләрдә дә күзәтелә, ди. “Социаль яктан тигез булмаган гаилә­ләрдә тәрбияләнгән балаларга тәр­бияче, укытучыларның игътибары зур. Ә менә матди яктан авырлык ки­чермәгән бала­ларның проблемалары үз эчендә яшеренеп кала, – ди ул. – Физик көч куллану, ягъни каеш белән кыйнау баланы ныгыта дигән миф яши. Киресенчә, бала ярсучанга әйлә­нәчәк. Шуңа күрә Россиядә киң кулланыла торган каеш тәрбия­сеннән китәргә кирәк. Көчләү очракларының 80 проценты балага таныш булган кешеләр тарафыннан кылына. Педофил­лар­ның 70 проценты икенче тапкыр җинаятькә бара. Аларның бар уе – баланы корбан итү. Әти-әниләр андый “утырып чыккан” ирләрнең кайда яшәвен белеп торсын иде“.
 
– “Ышаныч” телефоннары эш­ләсен, комиссия ишекләре һәр­вакыт ачык булсын. Бала анда полициягә түгел, хокукын якларга булышучы апа-абыйлар янына барам дигән теләк белән килсен, – ди Светлана Захарова. Кайбер очрак­ларда 16 яшенә җитмәгән кыз белән 19 яшьлек егетләр арасында да җинаять эшләре кузгатыла. “Бу, бәлкем, икесенең теләге белән башкарыладыр. Яшьләр арасында җенси мөнәсәбәткә кергән өчен җәза бирелүне белмәүчеләр дә бар. Мәктәпләрдә җенси тәрбия дәресләре булдырырга кирәк. Фахишәлек белән шөгыль­ләнергә мәҗбүр иткәннәр­гә закон булса да, үз тәннәрен сатып йөрүчеләргә җәза каралмаган. Кайчак яшь кызларны юл буйларыннан алып кайтырга туры килә”, – ди хокук органнары вәкилләре.
 
Укучыга сүз әйтмәгез
 
Кукмара районының Балык­лы авылында 14 яшьлек малай, дәүләт имтиханнарын бирә алмаудан куркып, үз-үзенә кул салган. Хәзер бу эшне Тикшерү комитеты, прокуратура тикшерә.
 
Малай 15 апрельгә каршы төн­дә үз гаиләсе яши торган йортның печәнлегендә гомерен өзгән. Укучы һәрвакыттагыча мәктәптән кайт­кан, әбисе соравы буенча ки­беткә барып килгән, аннары ишегалдына чыккан. Әтисе эштән кайткач аны сарайда асылынган килеш тапкан. 
 
Мәрхүм малайның әти-әнисе мәнфәгатьләрен кайгырткан ”Акцент” хокук яклау оешмасы вәкил­ләре белдерүенчә, мәктәптә укытучылар малайга төп дәүләт имтиханын бирә алмыйсың дип басым ясаган дигән фараз да бар. “Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима әй­түенчә, 14 яшьлек үсмер рус теле һәм математикадан алдан сынау имтиханнарын бирә алмаган.
 
Сүз уңаеннан, кичә тагын бер күңелсез хәбәр килеп иреште. 19 апрель көнне кичен Яшел Үзән районы Түбән Карамалы авылында 13 яшьлек кызны ток сугып үтер­гән. Якынча мәгълүматларга ка­раганда, йортта кызның әнисе һәм аның белән торучы бер ир-ат та яшәгән. Өйдә түләмәгән өчен электр чел­тәрен өзгән булалар. 19 апрель көн­не ир-ат үз белдеге белән электр энергиясен тоташтырып караган.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.04.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»