поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.04.2016 Мәдәният

«Бүген Тукай премиясенә элек колбасага, ипигә чиратка баскан кебек дәгъва кыла башладылар» (ФОТО)

Әгәр Тукай үзе исән булса, үзен зурлаганнарга һәм аны белмәгәннәргә ни дияр иде икән? Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее якынлашкан көннәрдә, редакциябездә оештырылган «түгәрәк өстәл»дә шул хакта сөйләштек.

Анда Тукай исеме белән бәйле булган оешма вәкилләре һәм Тукай рухын яшәтүгә үзләреннән зур өлеш керткән шәхесләр чакырылды. Кунак­ларыбыз – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты профессоры, Тукай турындагы энциклопедиянең баш мөхәррире Зөфәр Рәмиев, Арча районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, «Таттелеком» элемтә компаниясенең матбугат идарәсе җитәкчесе, шагыйрь Рөстәм Зәкуанов, Кушлавыч авылы мәктәбе директоры Илгиз Гайнуллин, журналист Флюра Низамова, Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге җитәкчесе Зимфира Гыйльметдинова.
 
– Тукай сезнең өчен кем ул? Бүген аның исемен күтәрү буенча ниләр эшләнә?
 
Рамил Мөхетдинов:
 
 
– Тукай безнең якташыбыз булуы белән бик горурланабыз. Аның юбилее уңаеннан күп кенә эшләр эшләнә. Президент ярдәме белән, 37 миллион сумнан артык төзекләндерү эшләре башкарыла. Кырлайдагы мәдәният йорты, музей, китапханә төзекләндерелә, Сәгъди абзый йорты яңартыла. Соңгысы «Таттелеком» элемтә компаниясе ярдәме белән эшләнә. Кушлавыч авылында Тукаевлар йорты белән мәдәният йорты төзекләндерелә. Кырлай мәктәбендә ремонт бара. Шагыйрь юбилее уңаеннан төп чаралар Кырлайда узачак. Инде Тукай эзләре буенча җәяүле поход, бассейнда йөзү ярышы оештырылды. Арча телевидениесе төрле һөнәр ияләре арасында әдәби марафон уздырды.

Рөстәм Зәкуанов:
 
 
– Элемтәчеләрнең Тукайга ни катнашы бар, диярсез инде. Беренчедән, аның җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин – Арча егете, Кырлай мәктәбендә укыган. Әдәбиятка, тарихка битараф булмаган кеше ул. Без 2015 елда Тукайга багышланган проект башлаган идек. Узган ел җәй көне Кырлайдагы Сәгъди абзый йортына барып чыктык. Чыннан да, бу, үзе әйтмешли, дөньяга күзе ачылган урыны, иң матур истәлекләре шунда калган Тукаебызның. Сәгъди абзыйның бакчасында коесы булган. Ул ташландык хәлдә иде, күңелгә тиде. Без аны чистартып, бик матур чишмә ясаттык. Хәзер авыл кешеләре суга йөри. Сәгъди абзый рухына мемориал эшләп куйдык. Анда чит төбәкләрдән кунаклар килгәндә, кереп дога кылып чыгалар. Сәгъди абзый бакчасында әдәби-фәлсәфи аллея ясарга уйлыйбыз. Бакчада йөз яшьлек нарат үсеп утыра. Сөйләүләренә караганда, аны Сәгъди абзый белән бәләкәй Апуш утырткан, диләр. Бу бер изге урын булыр, дип уйлыйбыз. Безне Тукайга тирәнтен алып кереп киткән кеше язучы Зиннур Мансуров булды. «Тукай белән әңгәмәләр» китабында ул шагыйрьнең бөтен иҗаты буенча, Тукайча татар кодексы эшләгән. Быел «Таттелеком» компаниясендә Тукай елы, ел башыннан ук Тукай укуларын башлап җибәрдек. Аны, һәр райондагы элемтәчеләр яр­дәме белән, зур шигырь бәйрәменә әйләндердек. Мәктәпләрдә, Арчадагы педагогика көллиятендә, Әлмәттә – барысы 60 урында үткәрдек. Конкурста җиңүчеләрне исә Кырлайда комплекс ачканда игълан итәчәкбез. Әдәби паркта Сәгъди абзый белән кечкенә Апуш, Шүрәле белән Былтыр, Су анасының металлдан эшләнгән скульптуралары урнаштырыла, ә инде иң әһәмиятлесе: Кушлавыч авылында Тукаевлар йорты белән мәдәният йорты төзекләндерелә. Без моны компаниябезгә реклама өчен эшләмибез. Тукайның эзе калган изге җирне бер буынга күтәреп булмасмы икән – ниятебез шул.

– Бу урында ни өчен бөтен эшләр дә Кырлайда гына эшләнә, туган авылы Кушлавычта ниләр башкарыла соң дип сорыйсы килә.

Рамил Мөхетдинов:
– Кушлавычта Тукаевлар йортында төзекләндерү бара. Авыл мәдәният йортында да ремонт эшләре башкарыла. Кырлай белән аралар ерак булуы безгә кыенлык тудыра.

Рөстәм Зәкуанов:
– Бу районнан гына тормый. Читтән килгән кунаклар өчен Кушлавыч-Өчи­ле-Кырлай маршруты эшләргә кирәк.

Илгиз Гайнуллин:
– Авылга керү өчен юл проблемасын хәл итәсе бар. Юлсызлык өч километр чамасы.
 
Зимфира Гыйльметдинова:
– Ә нигә авылга кадәр җигүле атларда баруны оештырмаска? Анысы бигрәк тә игътибарны җәлеп итәр иде. Тукай да тарантаста йөргән бит.

Илгиз Гайнуллин:
– Без Россия буенча «Әкияттә кунакта» дигән темага ун минутлык видеога конкурс игълан иттек. Балалар Тукай персонажларын үзләренең видео­га төшерү мизгелләрен дә күрсәтергә тиеш. Сигез урын һәм бер Гран-при билгеләнде. Биредә балалар бакчасыннан башлап, 11нче сыйныф укучыларына кадәр катнаша ала. 22 апрельдә Кушлавычта бүләкләү тантанасы узачак. Кыш көне дә Тукайга багышланган чаралар оештырып торабыз. Мәктәбебездә Тукай почмаклары бар. Тугызеллык мәктәбебездә 22 бала белем ала. Без­нең мәктәпне оптимизация­дән саклап калуда беренче Президентыбызның, Туфан Миңнуллинның өлеше зур булды. Тукайның туган көненә Туфан абыйның бер генә тапкыр да килмичә калганы булмады. Авыл халкы да аның белән сөйләшергә йөгерешеп чыга иде. Килгәндә, һәрвакыт сәдака биреп китә иде.
 
 
«Тукай» хуҗалыгына инвестор булып Кукмара егете Рәфыйк Хөснетдинов килде. Ул җаны-тәне белән бирелеп эшли, Кушлавычны – Тукайның туган авылын күтәрәсе килә.
Авылда музей да бар. Анда Тукайның әнисеннән калган тәлинкәләр, башка әйберләр саклана. Килгән кунакларны укытучылар, укучылар белән бергә каршы алабыз. Японнар, төрекләр Тукайны шулкадәр яхшы беләләр, шаккатып утырасың. Аннары Казаннан ел саен 200 бала килә иде. Укытучылар аларга экскурсия­ләр оештыра иде.
 
Флюра Низамова:
 
 
– Мин исем китеп тыңлап утырам. Сез рухыгыз, күңелегез белән Тукайга тартылып эшлисез. Кайбер кешеләрдән шундый сүзләр ишетергә туры килә: әгәр мин бу проектка тотынсам, ул миңа керем китерәчәкме, дигән сорау бирәләр. Әле кичә генә элеккеге хезмәттәшем шалтыратты. Бер эшмәкәрдән Тукай турында китап чыгарырга ярдәм сорагач, нәкъ шундый җавап ишеткән. Минем өчен Тукай татар телен, әдәбиятын яраткан, аның белән таныш булган кеше өчен бөтен тормышына үрелеп бара торган җеп шикелле. Тукай искиткеч күренеш инде ул. Мәктәптә «Шүрәле», «Су анасы», «Эшкә өндәү» кебек шигырьләрен өйрәнеп үсәбез дә, аннары фәлсәфи шигырьләренә күчәбез. Ул безгә тора-бара ачыла. Мин аның китапларын чыккан саен алып калырга тырышам, Башкортстанда татар мәктәпләренә, конкурслар оештырганда таратам. Ни кызганыч, Башкортстанда иң күбе татар милләте булуга карамастан, бездә 130 еллык дип шаулау сизелми. Тукайның эзләре Уфада да бар югыйсә. Хәтта Зәйтүнә Урта Бишендедә укытканда шунда килгән, дигән риваять тә бар. Татарстанда юбилейга әзерлек кайный, Ыкның теге ягында андый нәрсә юк.
 
Бездә татар теле яхшы укытылды, тик авылда, узган елдан башлап, укытылмый башлады. Тавыш-тынсыз гына, телне бетерәләр. Халык бары тик җыр аркылы гына белә татар телен. Без бит Тукайны ятлап үскән буын. Сөйләшкәндә дә аның шигырь юлларын әйтеп куясың. Әйтик, шул «Шүрәле»дән: «Күктә ни генә булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул», – дип җибәрәсең. Мин мәктәптә укыганда, урманга җиләккә баргач, кычкырып шигырьләр сөйләп йөри идем. Шүрәлеләр безнең урманда яшидер сыман тоела иде.

Зимфира Гыйльметдинова:
 
 
– Татар дәүләт филармониясенә 1946 елда Ту­кай исеме бирелә. Без ел саен Тукай белән бәйле чаралар үткәреп торабыз. Узган ел апрель аенда Габдулла Тукай, Айрат Арсланов, Усман Әлмиев кебек шәхесләребезгә багышлап коръән укыттык. Быелгы сезонда яшь шагыйрьләр белән очрашу кичәсе уздырдык. «Тукай филармониясе Тукайны укый» дигән проект башлап җибәрдек. Анда төрле һөнәр ияләре катнаша, техник хезмәткәрләр дә, балта осталары да дулкынланып шигырьләр әзерләде. Филармония ел дәвамында Тукай рухы белән яшәргә тиеш, дигән максат куйдык. Тукай исеме бирелүгә 70 ел тулуга багышланган концерт узды. 22 апрельдә кече залда күренекле җырчы Эмиль Җәләлетдинов Тукай шигырьләрен укып, аның сүзләренә язылган җырларны яңгыратачак. Коллектив белән Кырлайга барырга ниятлибез.
 
Рөстәм Зәкуанов:
– Без оештырган шигъри марафонда руслар, чувашлар да Тукай шигырьләрен укыды. Хәтта инглизчә укучылар да булды. Халыкны укымый дип әйтеп булмый.
 
Зөфәр Рәмиев:
 
 
– Мин институтта 40 елдан артык эшлим. Институт оешканнан бирле, Тукайны өйрәнү институт планнарында беренче, икенче урыннарда тора. Аның әсәрләренең беренче томы – сугыш вакытында, икенчесе 1948 елда басылган. Аннан соң 1956 елда, 1974-75, 1985-86 елларда нәшер ителде. Бу гасырга чыккач, алты том итеп, академик басмасын бастырырга уйладык. 2011 елда беренче, икенче томнары чыгып, алар бик тиз таралып бетте. Өченче, дүртенче томнары кибеттә әле булырга тиеш. Бишенче, алтынчы томнары бүген-иртәгә чыгар дип көтелә. Бу безнең институтның Тукайның юбилеен каршылауда зур бер хезмәте. Теге томнардагы әсәрләрне яңадан караганнан соң, аларда хаталар табылды.
 
Тагын бер зур эш – Тукай энциклопедиясе. Аны бик озак эшләнә, диючеләр дә бар. Ашаган белми, тураган белә, диләрме әле. Беренчедән, бу безнең институт эше түгел. 199З елдан 2011 елга кадәр 1847 мәкалә җыйналган. Нил Юзеев белән соңгы очрашуымда, ул: «Зөфәр, энциклопедияне эшләү сиңа кала инде», –дигән иде. Шуңа күрә васыять итеп, бу эшне алып калдым. Мин аны сигез өлешкә бүлдем. Беренчесендә Тукайның бөтен әсәрләре тупланды, алар 770ләп. Һәр әсәре аерым анализлана. Тукайның псевдонимнарын тупладым, 70ләп псевдонимы булган. Моңа кадәр чыккан истәлекләр буенча эш иттек. «Тукай һәм балалар әдәбияты», «Тукай һәм ислам дине», «Тукай музыкада, театрда, рәсем сәнгатендә», «Тукайның туганнары», «Тукайның истәлекле урыннары» дигән бүлекләр бар. Тукайны тәрҗемә иткән кешеләр дә кертелде. Тукай премиясе лауреатларын да бирәбез. Бүгенге көндә энциклопедия өчен 2358 мәкалә җыелды, барысы 864 бит. Барлыгы өч-дүрт кеше эшлибез.
 
Флюра Низамова:
– Бу бит бер институт башкарырдай эш. Тукай энциклопедиясе институты булдыру турында мәсьәлә күтәрелгәне юкмы? Тукай бит ул чиксез тема. Бүгенге көндә студентлар яисә аспирантлар арасында Тукайга багышлап кандидатлык, докторлык диссертацияләре эшләнәме?

Зөфәр Рәмиев:
– 2011 елны Туфан Миңнуллин исән чагында шул турыда сүз булган иде. Ләкин әле Тукай институтын булдыру юнәлешендә бер адым да ясалмады. Мин Тукай томнарын туплаганда да, энциклопедия эшләгәндә дә икесе өчен дә җаваплылык тоеп эшлим. Бер аспирантым – Алия Мөбарәкшина – «Тукай һәм Төркия» дигән темага мәкалә әзерли. Тагын берәү Тукай тәрҗемәләре турында яза бугай. 25 апрельдә безнең институтта Тукайга багышланган конференция узачак. Анда Төркиядән дә галимнәр килүе көтелә.

Рөстәм Зәкуанов:
 
 
– Бу көннәрдә, Лотфулла Шәфигуллин ярдәме белән, Риман Гыйлемхановның «Тукай эзләре буенча сәяхәт» дигән 400 битлек китабы дөнья күрә.
 
– Без, газетабызда «Пе­чән базары» дигән шаян иҗади бәйге игълан итәр алдыннан иганәчеләр эз­ләп, эшмәкәрләргә мө­рә­җәгать иткән идек. Тукай кайда да без кайда дигән җаваплар ишеттек. Берәү: «Әгәр рецептлар конкурсы үткәрсәгез, ярдәм итәр идек», – диде. Алар – татар кешеләре. Башка вакытта шундыйлар, күкрәк кагып: «Без – татар. Безнең Тукаебыз бар», – дип йөриләр. Тукай исемен кирәк чакта гына файдаланалар дигән фикер туа. Инде бүген исеме яңгыраган «Тукай» хуҗалыгы җитәкчесе Рәфыйк Хөснетдиновка рәхмәт, идеябезне күтәреп алды.
 
Флюра Низамова:
– Немец кешесе Микаил Фридрих Кытайга барып, уйгурларны өйрәнгәндә, аларның дәреслекләрендә Тукайны күргән. Шуннан соң кызыксынып китә дә, Казанга килеп татарча өйрәнде. Милли яктан да, сәяси яктан да Тукай мәсләген өйрәнеп, китап чыгарды.
 
Рөстәм Зәкуанов:
– Беләсезме, Тукай турында Туфан абыйдан да акыллырак итеп әйткән кеше юктыр. «Тукай ул – Ходай тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәр», – дигән иде ул.
 
– Әстерхандагы бер эшмәкәр, Тукайны популярлаштыру уңаеннан, андагы бер теплоходка Тукай исемен бирдерде бит. Заманында онытыла барган җырчы Рәшит Ваһапов исемен белүче дә юк иде. Хәзер ул брендка әйләнде...
 
Зимфира Гыйльметдинова:
–«Таттелеком» бинасы яныннан үткәндә, Тукайның портретына карап китәргә яратам. Бу – популярлаштыруның иң гади ысулы.
 
 
Рөстәм Зәкуанов:
– Соңгы көннәрдә без урамнарда 50 баннер урнаштырдык. Анда Тукай белән бергә Туфан Миңнуллин, Гани Сафиуллин кебек шәхесләр турында язып элдек.
 
Рамил Мөхетдинов:
– Без узган ел Тукайның туганы Бибисаҗидә җирләнгән Бәчек авылына барып кайттык. Авыл халкына концерт куйдык. Тукайның туганнары белән бәйле урыннарны да мәңгеләштерергә кирәк. Тукай районы белән дә элемтәдә торабыз.
 
 
– Апрель ае җитүгә, без: «Быел кемгә бирелер икән», – дип, Тукай бүләге ияләрен игълан итүне көтәбез. Минемчә, исемлектә лаеклылары да, лаек түгелләре дә була. Сез ничек уйлыйсыз?
 
Флюра Низамова:
– Мин ул премиягә карата заманында бер шигырь дә язган идем.
 
Бәйле түгел әҗер-гонорары
Кемнең нәрсә, ничек язганыннан.
Кем кулында, шуның авызында,
Чөмерәләр Тукай казаныннан.
Табын тирәсендә мут егетләр,
Кискен сүзне кем әйтер шуларга?
Премиясе бар да, Тукае юк
Озын кулларына берне сугарга.
 
Бүген Тукай премиясенә элек колбасага, ипигә чиратка баскан кебек дәгъва кыла башладылар. Тукайның исемен очсызландырмаска кирәк. Бер автор күп итеп эшли икән, нигә аңа икенче мәртәбә бирмәскә? Үзеңне тәкъдим иткәнче, дәрәҗәңне, кемлегеңне чамаларга кирәк. Мәсәлән, быелгы кандидатлардан Айдар Хәлим белән Фәүзия Бәйрәмова кемгәдер ошарга, кемгәдер ошамаска мөмкин. Әмма аларның хезмәтләрен, ел саен китап чыгаруларын исәпкә алырга кирәк. Әгәр Тукай үзе исән булса, егетләр, аларга минем премияне бирмәсәгез, әйдәгез, үзләренең исемендәге премия булдырыйк, дияр иде.

Зимфира Гыйльметдинова:
– Премия биргәндә, халык фикеренә дә колак салынсын иде ул. Тукай премиясе лауреатлары арасында халык белми торганнары да бар. Табылсын иде шундый киң күңелле Тукай премиясе лауреаты, бөек шагыйрьнең музеен торгызуга бирсен иде ул күпмедер акчасын...
 
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 25.04.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»