поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
26.04.2016 Хәвеф-хәтәр

Аты табылды, Айнурны һаман эзлиләр (ФОТО)

“Үзәк авылында аты белән бергә бер егет югалган”, — дигән шомлы хәбәр минуты белән бөтен Теләчегә, алай гына да түгел, күрше-тирә районнарга да таралып өлгерә. Интернетта социаль челтәрдәгеләр егетнең кайдалыгын белешеп сораша, кемдер бәхәсләшә, кемдер күрәзәчегә бару буенча киңәшләрен бирә, ләкин шунысы хак — барысы да егетнең исән-сау өенә кайтуын тели.

Ана күңеле көтә
 
Айнур Исламгалиев — Үзәк авылында ишле гаиләдә туып-үскән егет. Кечкенәдән атлар белән җенләнә. Хуҗалыкның терлекчелек торагындагы атларны да ул тәрбияли, ашата, асларын җыештыра, сулар эчерә. Бу кичне үзе атланып чыгып киткән “Дик” кушаматлы атны да үзе карап үстергән ул. 
 
— Айнур күрше Балыклы авылындагы терлекчелек фермасында каравылчы булып эшли, кич китә, иртән кайта. 9 апрель кичендә улыма ашарга әзерләп калдырдым да күрше апаларга мунчага киттем. Кайтканда Айнур чыгып киткән иде инде, — ди ничә көннәр буе елый-елый күзләре шешенеп беткән әнисе Кадрия ханым. — Әле башта абайламыйм да, икенче улым Айрат әйткәч кенә сискәнеп киттем, Айнур эшкә атка атланып чыгып киткән. Башка көннәрдә үз машинасы белән бара иде. Күрше авылга бару өчен юлны турыдан кисмәкче булгандыр инде, бераздан без шалтыраткач: “Адаштым әле”, — диде. Аннары телефоны тотмый иде. 
 
Кадрия апа бу сүзләрне сөйләгәндә тыелып тора алмый, улының атнадан артык кайдалыгын белмичә, билгесезлектән газап утында янучы ана өметен өзми, төннәр буе керфек тә какмый баласы кайтуын көтә. “Аз гына кыштырдау тавышы ишетсәм дә, Айнур кайткан дип сикереп торам”, — ди ул.
 
Эзләү эшләре дәвам итә
 
— Безгә хәбәр килеп ирешүгә, районда егетне эзләү эшләре буенча штаб төзелде. Беренче көнне пилотсыз очучы аппарат ярдәмендә Мишә елгасы буйларын, Клющиче, Күкчә авылы территориясен айкадык. Ул көнне егетнең башлыгыннан башка әйбер табылмады. Икенче көнне вертолет белән эзләү нәтиҗәсендә сулыкта атның үле гәүдәсе табылды, аны тартып чыгардык. Өченче көнне ат табылган җирдән 15 метр читтәрәк ат йөгәне табылды. Шәмәрдәннән килгән махсус коткару отряды ат баткан сулыкның төпләрен дә тикшереп чыктылыр — тик нәтиҗәсез... — ди янгынга каршы Теләче гарнизоны начальнигы Ирек Фәрхуллин. ??? (Теләче районында янгынга каршы хезмәт бүлеге җитәкчесе Ирек Фәрхуллин). Егетне эзләүгә Теләче полиция бүлеге, район янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре, бер төркем волонтерлар да кушылды. Әмма, кызганыч, бүгенгә кадәр тынычланырлык бернинди хәбәр юк...

Исән генә була күр, Айнур!
 
— Айнурым — бик эшчән, акыллы егет. Армия хезмәтен дә исән-сау үтәп кайтты. Өйдәге бөтен мәшәкать тә аның җилкәсендә. Әллә аты баткач, кайтырга куркып йөри микән, дип тә уйлап куям кайчакта. “Кайт инде, улым”, — дип үз-үзем белән дә сөйләшеп йөрим. Кайтыр ул, Алла боерса, мин көтәм бит, ана йөрәге көтә, — ди Айнурның әнисе Кадрия апа.
 
Сеңлесе Резеда да Айнурның “ВКонтакте” социаль челтәрдәге битенә мондый сүзләр язып куйган:
“Айнур абый! Өйгә кайт, куркып ятма! Атың өчен бар халык жыелышыр идек, диләр. Үзе исән-сау кайтсын иде, дип кайгырып йөриләр һәм сине эзлиләр!”
 
Табигать кешеләргә төрле сынаулар бирә, кайдадыр җир тетри, таулар ишелә, кайдадыр цунами зур дулкыннары белән кеше ышанмаслык һәлакәтләр китереп чыгара. Безнең якларда андый куркыныч хәлләр юк төсле, әмма язгы ташу ел саен ни дә булса китереп чыгара. Табигать белән шаярырга ярамаганны кисәтә. Кайбер саксыз адымнар зур югалтуларга китерергә дә мөмкин. Кешегә гомернең бер генә бирелгәнен истән чыгармаска кирәк. 
 
Әнә шулай быелгы язгы ташу Теләчегә ниндидер куркыныч, шөбһәле хәбәрләр алып килде. Ярларыннан тулып агучы Мишә елгасына карап күңелдә шатлыклы түгел, шомлы хисләр уяна. Барыбыз да көн туса, яңа хәбәр көтә...
 
Айнурның туганнарына, әти-әнисенә, егетне эзләүче барлык кешеләргә дә, авылдашларына да сабырлык телик...
 
 
 
 
 

Алсу ҖИҺАНШИНА, Теләче районы
Ирек мәйданы
№ --- | 26.04.2016
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»