|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.04.2016 Сәясәт
Татарстанның иң бай депутаты ачыкланды. Алар күпме акча эшләгән?Татарстанның иң бай депутаты ачыкланды. Узган ел нәтиҗәләре буенча бу исемгә Татарстан Дәүләт Советы вәкиле Рөстәм Сабиров лаек дип табылды. Былтыр ул 1,8 миллиард сум акча эшләгән. Хәтта ил башлыгының да кереме аныкыннан 200 мәртәбә кимрәк! Җитәкчеләр, депутатлар һәм түрәләрнең хисап тотар вакыты җитте. Россия Президенты Владимир Путин узган ел 8 миллион 891 мең сум акча эшләгән. Бу – алдагы елдан 1 миллион 237 мең сумга күбрәк. Ил башлыгы – 1,5 мең кв. метрлык җир кишәрлеге, 77 кв. метрлык фатир һәм кечкенә генә гараж хуҗасы. Путинның нинди машиналары барлыгын хәзер бөтен кеше белә: “ГАЗ М21”, “ГАЗ М-21” һәм “Нива”. Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев былтыр 8 миллион 767 мең сум керемгә ия булган. Премьер-министрның 49 елга арендага алган 4,7 мең кв. метрлык җир кишәрлеге, 367,8 кв. метрлык фатиры, “ГАЗ-20” һәм “ГАЗ-21” маркалы машиналары бар.
Россия Дәүләт Думасы депутатларының да былтыргы керемнәре билгеле булды. Спикер Сергей Нарышкин узган ел 9 миллион сум акча эшләгән. Иң күп акча эшләгән депутатлар исемлегенә Леонид Симановский (907,6 миллион сум), Николай Борцов (799 миллион сум) һәм Александр Кретов (415,4 миллион сум) эләккән. Инде Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган халык вәкилләренә килсәк, беренче урын бу юлы да Айрат Хәйруллин кулында. Аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары былтыр 225,5 миллион сум акча эшләгән. Икенче урында – Ирек Богуславский (173,1 миллион сум), өченчедә – Ришат Әбүбәкеров (42,7 миллион сум). Ринат Хәйров – 19,9, Фатыйх Сибагатуллин – 11,4, Александр Сидякин – 10,5, Әлфия Когогина – 8,5, Радик Ильясов – 7, Марат Бариев – 5,8, Тимур Акулов белән Марсел Галимәрдәнов – 5,6шар, Илдар Гыйльметдинов – 5,3, Виктор Пешков – 5,5, Евгений Гришин белән Роман Худяков 4,7 миллион сум акча эшләгәннәр.
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары да начар яшәми. Беренче урында – Рөстәм Сабиров. Былтыр ул, “Татнефтепродукт” компаниясе акцияләрен сатудан дип аңларга кирәк, 1,8 миллиард сум акча эшләгән. Алдагы елда аның кереме 16 миллион сум гына булган. Сабировның хатыны исә 298,7 миллион сум керем алган. Икенче урында – “Кулон” ширкәте директоры Альберт Фәхретдинов. Депутат узган ел 696 миллион сумнан артык акча эшләгән. Өченче урындагы Анастасия Колесова 336 миллион сумга баеган.
Дәүләт Советы җитәкчеләренең исә керемнәре тыйнаграк. Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин – 11, аның урынбасарлары Юрий Камалтынов – 3,7, Римма Ратникова – 4,3, Татьяна Ларионова исә 2,6 миллион сум акча эшләгән.
Иң яхшы түрәләр ачыкланды
Ә Татарстанның рәсми порталында түрәләрнең электрон Мактау тактасы пәйда булган. Хәтерләсәгез, бу эшне узган ел ахырында Рөстәм Миңнеханов кушкан иде. Нәтиҗәсе күз алдында. Иң алдынгы 15 дәүләт хезмәткәренең исем-фамилияләре билгеле.
Татарстан Президенты Мактау тактасының нигә кирәк икәнен дә аңлатты. Аның сүзләренә караганда, алдынгылар исемлеген төзү хезмәткәрләр арасында кызыксыну уятып кына калмыйча, дәүләт эшенең абруен да күтәрәчәк. Мактау тактасына эләгүнең шартлары да бар. Мәсәлән, үз бурычларыңны тиешенчә башкарырга, эш урынында югары уңышка ирешергә, дәүләт хезмәтендә ким дигәндә өч ел эшләргә кирәк. Кандидатларны хакимият органнары җитәкчеләре тәкъдим иткән. Татарстан Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты мәгълүматларына караганда, барлыгы 32 гариза кабул иткәннәр. Мактау тактасына 15 дәүләт хезмәткәре эләккән. Исемлек әнә шул кадәр кешегә исәпләнгән. Алар арасында сигез ир-ат һәм җиде хатын-кыз бар.
Иң-иңнәрне алфавит тәртибендә урнаштырганнар. Арада иң күренеклесе – егерме елдан артык Татарстан финанс министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Алексей Шишкин. Ул исемлекнең соңгы баскычында. Хатын-кызлар арасыннан Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина эшчәнлеге стандартларын һәм сыйфатын күзәтеп тору идарәсе җитәкчесе Галина Лысенко да бар. Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратында иң кыйммәтле кадр – социаль үсеш идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Хәбибуллин. Кайберәүләр исә Мактау тактасы янәшәсендә тагын бер исемлек төзергә киңәш иткән. Биредә үз эшен начар башкаручы түрәләрне теркәп бармакчылар. Кем белә, бәлки бу теләк тә чынга ашар. Күптән түгел Президент Аппараты утырышларының берсендә дәүләт хезмәткәрләренең эшчәнлеге нәтиҗәсен бәяли торган электрон система булдыру турында сөйләшкәннәр.
Илнар ХӨСНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|