|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.04.2016 Юмор
Ремонтны башлап була, бетереп булмый аны (уены-чыны бергә)Ниһаять, булды! Ремонт ясау өчен кирәк бар нәрсә дә алынды шикелле. Инде тәвәккәллисе генә калды. Әтиебез әнә: «Иртәгә башлыйм», – ди. «Ремонтка тотындык әле», – дип әйткән кешене ишеткән саен кабатлаган үз сүземне искә төшерәм: «Ремонтны башлап була, бетереп булмый аны». Шулай, йә вакытың җитми кала, йә акчаң. Кемдә нинди сәбәп инде. Безнең Ринатның эшләгән эше үз күңеленә ятарлык булмаса, аны ташлап, шактый вакытлар кабат кагылмый йөри торган гадәте дә бар. Миңа андый чакларда артык сораулар бирми-йөдәтми сабыр гына көтәргә кала. Тозны бергәләп әле күп булмаса да, инде аз да ашамадык – бер-беребезнең холык-гадәтләрен өйрәнерлек кенә гаилә стажыбыз, шөкер, бар. Тормыш иткәндә сабырлык кирәген генә чамалыйбыз. Эшләми икән – торып торыр, кунак киләсе юк, дим мин. Кунак килсә дә аптырамыйм: «Бездә ремонт әле», – дим дә, сүзне шуның бетерәм. Аның кайчан башланып, күпме барганын нигә әйтеп торырга? Үз җае белән барыбер бер эшләнеп бетәсен беләм лә мин. Аннан, әтиебезнең эше ярты юлда туктап калган икән – көт тә тор, улыбыз Булат әйткәндәй, димәк, аның башында тагын яңа идея туып ята... Көне килеп җитә һәм Ринат аны, ниһаять, миңа да ача. Инде без ул яңа идея белән икәүләп яна башлыйбыз. Берзаман мин, әтиебезне дә уздырып, бу идеягә, аны үзем уйлап тапкандай, ике куллап ябышам – барча хатын-кызларга хас булган сыйфат миннән дә ерак йөрми – хыялның тизрәк чынбарлык булуын тели башлыйм. Менә әле бу юлы да шулай. Инде өндә дә, төштә яңа кухня белән саташам. Әтиебез авызыннан: «Иртәгә башлыйм», – дигән сүз чыккач, аздан гына кычкырып җибәрмәдем: Беренче атна Бүген исә әтиебез бер як стенаны тигезләргә тотынды. Иртәдән бирле нидер үлчи, исәпли... Мин аны читтән генә күзәтәм. Ничекләр итеп тигезләмәкче икән соң ул? Стена белән гипсокартон арасына ком, таш яки цемент тутырыр микән. Карале, чүкеч тотып кадак та кага белмәгән килеш, әллә ниләр турында нигә баш ватып утырам соң. Эшлим дип тотынгач, ир-ат үзе беләдер. «Кухня ремонтлыйбыз әле», – диюемә, улымның бер классташының әнисе: «Суга ваннага йөрисезме?» – дип сорагач, беркөнне аптырабрак калган идем. Аңладым. Менә, кухнядагы кранны алгач, ваннага йөрергә генә кала шул. Кер юу машинасының өсте өстәлгә әйләнде. Анда сыймаган савыт-сабаны ванна эченә дә куеп торам. Мунчала, сабын, шампунь-кремнар янында кастрюль, тәлинкәләр... Кызык бездә хәзер! Яраткан чынаягымның тоткасын төшердем. Ялгыш ванна ишегенә бәрдем. Кәефем шуңа юк бугай, һич аңлап бетерә алмыйм, тик торганнан ачуым да шуңа киләме икән соң? Никадәр тырышсам да, Булатка кычкырудан да үземне барыбер тыеп кала алмадым: Ринат кофе эчеп алырга уйлаган. «Шикәр таба алмыйм, син кая куйганны хәтерлисеңме?» – ди. Табарсың бу мәхшәр эчендә шикәр! Ремонтка тотынганнан бирле гел бер нәрсә хакында уйлап йөрим. Әллә болар арасында беркайда да теркәлмәгән бер килешү бармы, дим. Төсе ямьсез, сыйфатсыз буяу чыгаручылар белән кухняны шул буяуга буярга кушучылар арасында яки бүлмә стеналарын кыек-мыек ясаучылар белән гипсокартон җитештерүчеләр арасында. Газ хезмәте исә барысын да уздырган, читләргә ялынмаган; счетчикны кешегә җайсыз урынга урнаштырган да шул «хатасын» төзәтеп йөреп хәзер акча эшли. Алайга китсә, аның бөтен дөньясы шушыңа корылган бугай инде. Әнә атна ахырында көннәр суытып җибәрде дә өйләргә боз салкынлыгы иңде. Ринат: «Кайчан җылы бирәселәрен кем белгән, кечкенәбез авырый күрмәсен», – дип, эшен ташлап, кибеткә, җылыткыч алырга чыгып китте. Җылыткыч җитештерүчеләр белән җылылык бирүчеләр үзара килешенмәгән дип, йә, кем әйтә ала?! Икенче атна Өй һаман сугыш кырын (тәүбә, тәүбә, таптым чагыштыру!) хәтерләтсә дә, барыбер азмы-күпме бушады – иске гарнитурны алып киттеләр. Иске дип, алай иске дә түгел иде әле ул. Инде яңа хуҗаларын да безне сөендергән кебек сөендерсен, йортларына бәрәкәт алып килсен. Күршеләрнең колаклары бүген ял итәдер. Бу арада болай да очраганда күзләренә туры карамаска тырышып йөрим. Әлегә сүз әйткәннәре юк югын да, шкафлар элә башлагач, стена тишкәндә ни булыр?!... (Хәер, панель йортларның шул ягы да бар – подъездыңда кайсы катта стена тишсәләр дә, ул синен күршеңдә генә кебек яңгырый. Куркуым да әле, мөгаен, юккадыр, безнең ремонт ясап ятуыбызны стена күршеләребез шәт чамаламыйлардыр.) Бу тынлык миңа ошамый дигәндәй, ашыгып-кабаланып телефон шылтырады. Группадашым Ләйсән! Бер-беребезнең тавышына кадәр сагынылган! Студент чакта тапкан дуслар туганнардай якын бит алар... Ике сәгатьтә нәрсә эшләп өлгерә алам соң? Тузаннарны сөртеп чыга алам. (Бу да аз түгел!) Ә нәрсә пешерергә? Тавыгым бар ич!.. (Тик ярты сәгатьтән соң, бала уянгач, миңа аны кире суыткычка тыгарга туры килде. Аяк-кулларым бәйле чак, аңларлар.) Сеңлемнең эшендә бер абзый: «Икәү бергә обой ябыштырсаң, хатының белән йә аерыласың, йә инде бик шәп яшәп китәсең», – дип сөйли икән. Уйнап-көлеп әйтсә дә, сүзендә хаклык та юк түгел. Йә тигез ябышмый бит ул обой, йә астында һава кала, һәм нигәдер барсына да сиңа булышып торучы янәшәдәге кешең (күп вакыт хатын була инде ул) гаепле тоела. Хатын-кыз да сабырсызлардан булса, теге абзый әйткәндәй, өйдә зур тавыш чыгасын көт тә тор. Ә аның ни белән бетәсен бер Ходай үзе генә белә. Тик бу инде безгә кагылмый, әллә ничә тапкыр бергә алыштырган бар обойны. Хәзер Ринат аны гел үзе генә ябыштыра. Мине югалтасы килмәгәннәндер инде. Балалар бүлмәсеннән үзем дә чыкмыйм, балаларны да чыгармаска тырышам. Обой ябыштырган кешедән читтәрәк торуың хәерле. Өстәвенә, обой ошамый бугай үзенә. Яңаны эзләргә чыгып китәр микәнни? Йә, Раббым, кайчан бетә соң бу ремонт?! Өченче атна Ходайга мең шөкер, бетон стенаны тишкән тавышка да түздек. Күршеләргә дә рәхмәт, җитәр сезгә, туктагыз, дип, батареяны кыйнаучы булмады. Күз алдында үзгәргән кухнядан чыгасы да килми. Гел әтиебезнең аяк астында буталабыз. Тагын аз гына түзсәк... Бу урында «Бетмәде инде бу ремонтлары» дип, язманың ахырына җитмичә ташлаучылар булса да, шаккатмыйм. Нишлим соң, өй буйлап таралган савыт-сабаны гына да яңа шкафларга бер кич һәм бер көн буе урнаштырдык әнә. Һәр нәрсәнең үз урынын табарга кирәк бит. Ни әйтсәң дә, тутыру, бушату кебек, җиңел түгел инде ул. Озак булса булды, аның каравы кирәкмәгән әллә никадәр савыт-сабадан арындык (ташларга кызганып гел эчкәрәк тыгып куйган андый артык савыт-сабадан шкафларны, гомумән, ярты ел саен чистартып торырга кирәк, диләр). Тәрәз төбендәге буяулар яңартылды, тәрәзәләр юылды – яңа пәрдәләр эленде – кыскасы, кухнябыз ялт итте. Атна буе эзләгәч, ниһаять, уклавымны да табып (аяк астында аунамасын, дип суыткыч өстенә үзем куйганмын, югыйсә), алма бәлеше пешердем. Телевизордан бик еш күрсәтелә торган «Генеральная уборка» (Ш. Хөсәенов) спектакленең ахырында бөтен гаилә сөйләшми-дәшми генә чәй эчкән кебек, без дә сүзсез генә чәй эчәбез. Бу кадәр ыгы-зыгыдан соң элеккеге эзгә кайтып, тыныч кына яши башлау өчен вакыт кирәк әле. (Кемгәдер кушып эшләтү, бәлки, җиңелрәк тә, тизрәк тә булган булыр иде дә... Тик «Ринат һәммәсен үзе эшләде!» дип әйтә алу өчен, мин ремонтны тагын бер тапкыр кичерергә дә риза! Бөтен нәрсәгә әтиебез кулы кагылганга рәхәт тә бит безнең өебездә.) Бәләкәчебезнең генә бернәрсәдә дә гаме юк. Тешсез авызы белән әле миңа, әле әтисенә, әле абыйсына карап елмая. Берәү үзенекеләрне таный башлады монда! Ремонт ясарга өч айлык нәниебез белән тотынганны әйтмәгән идем бит әле...
Гөлнур САФИУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|