23.04.2016 Җәмгыять
Кәләшләрне һаман урлап алып кайталар
Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән авылы татар дөньясында иң зур сала буларак мәгълүм. Анда ун меңләп милләттәшебез яши (тәгаен әйткәндә, хәзерге вакытта 9 мең 878 кеше). Моның өстенә киләчәккә карап яшәүче иң уңышлы авылларыбызның берсе дә ул.
Табигый, мондый хәл галим-голәмәне кызыксындырмый кала алмый. Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Лилия Сәгыйтова шушы көннәрдә “Иң уңышлы татар авылларының берсе буларак Урта Әләзән” дигән гыйльми эшен тәмамлады. Берничә ел дәвамында әлеге салага барып, халыкның яшәү-эшләү рәвешен өйрәнгән ул. Тикшеренүләренә кыскача гына нәтиҗә ясавын сорап, галимәгә мөрәҗәгать иттек.
– Классик мәгънәдә мәхәллә дип әйтә алмасак та, революциягә кадәр яшәп килгән татар-мөселман авылын хәтерләтә ул. Мин анда дүрт тапкыр булып, социологик тикшеренүләр үткәреп кайттым. Халыкта исламга ихтирам бик зур. Барча ир-ат диярлек мәчеткә йөри. Авылда кибетләр күп. Кибет тотучы эшкуарлар хәрам диеп аракы гына түгел, тәмәке дә сатмый. Хәзерге вакытта авылда унбер мәчет, ике мәдрәсә эшли. Тугыз мәчет – Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдингә (җирле җитәкчеләре – мөфти Ислам хәзрәт Дашкин), ике мәчет Русия Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдингә карый (җитәкчеләре – Аделша хәзрәт Юнкин). Теләге булган барча кешегә – өлкәннәргә дә, балаларга да башлангыч дини гыйлем бирелә. Күзәтүләремнән һәм сораштыруларымнан чыгып, мөселман әдәп-әхлак кагыйдәләренә бик сак, бик игътибарлы икәннәр дигән нәтиҗәгә килдем.
Шунысы кызык: узган гасырның сиксәненче елларында биш вакыт намаз укучылар әллә ни күп калмаса һәм кайберәүләр салгалап йөрсә дә, илдә үзгәртеп кору сәясәте башлангач, ике яклап исламга кайту күзәтелә. Беренчедән, өлкән имамнар активлашкан. Икенчедән, гарәп илләрендә укып кайткан яшьләр зур тәэсир ясаган, ягъни балаларыннан күреп, әти-әниләре намазга баскан. Дөрес, әүвәлге мәлдә өлкән имамнар белән чит илләрдә гыйлем алган яшьләр арасында каршылыклар чыккан. Авыл, мәктәп җитәкчеләре, хәлнең четереклелеген аңлап, барча бәхәсле мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү өчен, мөселманнарны клубка җыйган. Шушылай фикер каршылыкларын җиңүгә ирешкәннәр. Гаҗәп түгел, байтак кына яшь имамнар татар илаһияте, дин галимнәребезнең мирасы белән бөтенләй таныш булмаган. Хәер, ул вакытларда татар дин галимнәренең күп кенә хезмәте нәшер ителмәгән дә иде әле. Шуңа күрә аларны белмиләр дип гаепләп тә булмый. Хәзер безнең Тарих институты, Русия Ислам университеты, ТР Диния нәзарәте дини мирасыбызны күп бастыра. Инде хәзер шуларны укыйлар, вәгазьләрендә, сабак биргәндә файдаланалар. Хәтта шул уңайдан диссертация дә яклый башлаганнар.
Бездә, Россиядә тормыш, яшәү шартлары башка бит: төрле дин, милләт вәкилләре яши. Гарәп илләрендә ислам мохите генә. Дөрес, 7-8 ел элек ваһһабчылыкта гаепләп, мәдрәсәләрне япканнар иде. Хәзер хакимиятләр белән аңлаштылар шикелле. Биредәге татарлар мул, иркен тормышта яшәгәч, күпсенүчеләр дә аз түгел. Шуңа күрә бигрәк тә имамнарга, мөгаллимнәргә сак булырга, бәйләнергә җирлек калдырмыйча эшләргә өйрәнергә кирәк.
Әйтәм бит: халыкта исламга мәхәббәт бик зур. Менә бер кызның, мәктәпкә барганчы, иртәнге алтыда имамга барып, дин сабаклары ала, гарәп теле өйрәнә идем, дип сөйләгәне истә калды. Шул ук вакытта кызларның күпчелеге читкә барып уку турында уйламый, яшьли кияүгә чыгып, авылда төпләнеп кала, гаилә өчен дип яши. Элеккеге гадәтләрдән кәләш урлап кайту да сакланып калган. Билгеле, гадәттә егет белән кыз алдан килешкән була.
Биредәге мишәр гаиләләрендә ата кешенең абруе зур булуга исем китте. Әти диеп өзелеп торалар. Янә өмә ясап, бер-берләренә булышып эшләүләрен күрү дә күңелле. Гомумән, иртәдән кичкә кадәр кырмыска кебек эштә алар. Өлкәннәрне генә түгел, урамда эшсез буталып йөргән бала-чаганы да күрмәссең. Татар гаиләсендә кабул ителгәнчә, төпчек бала төп нигездә кала. Картайган әти-әниләренә шәһәрдәге кебек уңайлы шартлар тудыру өчен берни дә кызганмыйлар икән дип нәтиҗә ясадым. Менә шулай әти-әнигә хөрмәт-ихтирам балаларга кечкенәдән салына.
Инде икътисадка килгәндә, заманында миллионер совхоз саналган хуҗалыкның 5 мең 700 гектар җире булган. Совхоз таркалгач, җирне үзара бүлешкәннәр. Һәр гаиләгә өчәр гектар чамасы кишәрлек туры килгән. Билгеле, бөтен кеше дә игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә алмый. Күп кеше җирен арендага биргән. Моның өчен эшкуарлар халыкка печән, ашлык белән дә, акчалата да түли. Һәр капка төбендә диярлек “КамАЗ” машинасы тора. Алар теләсә кайсы республика-өлкәгә барып, урып- җыюда катнашырга мөмкин. Мәсәлән, Татарстанга килеп, районнарыбызда берничә ел чөгендер алган вакытта булыштылар.
Авылда өч балалар бакчасы бар. Шуларның берсе мөселман балалар бакчасы буларак эшли. Анда утызлап бала йөри. Мәктәп икәү. Шунысына игътибар иттем: кызларның күбесе яулык бәйләсә дә, яулык бәйләмәүчеләр дә байтак. Шуңа күрә кайбер республикалардагы кебек бөтенесе яулык бәйләп йөри дип бәйләнмиләрдер дип уйлыйм. Мәктәптә татарча укытмасалар да, урамда урысча сөйләшеп йөргән бала күрмәдем мин. Гаҗәп тә түгел: монда татар-мөселман мохите. Мәктәп яны бакчасында балалар бик күп яшелчә игә икән. Шуңа мәктәп ашханәсендә укучылар бушлай диярлек туклана. Миңа шунысы бик ошады: әби-бабайларны, әти-әниләрне мәктәптә җыеп, гаиләне ныгытучы бик күп кызыклы чаралар уздыралар. Шуңа күрәме, елга нибары ике-өч кенә аерылышу очрагы була. Бала туу үлем-китем белән чагыштырганда ике мәртәбә артыграк. Дөрес, хәзер гаиләләр әллә ни ишле димәс идем. Күбесендә өч-дүрт бала.
Менә шулай гореф-гадәтләрне саклап, татар-мөселман авыл булып яшәгәндә, четерекле мәсьәләләрне уртага салып хәл итә, икътисадый үзгәрешләргә яраклаша белгәндә, Урта Әләзәнгә бернинди заман җилләре дә куркыныч түгел, минемчә. Тулы канлы мәхәллә булдыру әле хыялда гына дисәләр дә, аңа әзерләр бар. Шуларның берсе – уртаәләзәнлеләр.