|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.08.2009 Юмор
МАНТЫЙКИр-атлар бик еш кына "хатын-кыз мантыйгы" дип тел чарларга яраталар. Янәсе, чын мантыйк, чын фикерләү ирләрдә генә, ә хатын-кыз белән инстинктлар идарә итә. Ә хәзер тормыштан бер мисал карап китик. Миңа мәчене үлчәргә кирәк иде, чөнки артык симереп китте. Аның авырлыгын белү, бу хәлне даими күзәтү астына алу өчен үлчәргә кирәк. Ә ничек итеп? Моның нәрсәсе бар инде дип, мин кулыма бизмән алдым. Хуҗалык сумкасы эзләп таптым. Хәзер мәчене шул сумка эченә тыгып, үлчисе генә калды. Үлчәрсең пычагым! Сумканы бизмәннең кармагына эләктереп, өскә күтәрүем була мәче аннан сикереп чыгып, йокы бүлмәсенә кереп кача! Тукта, миндә бит замогы ябыла торган спорт сумкасы бар! Мәчене шунда тутыра башладым. Ярты сәгатьләп азапландым. Бөтен кулларымны тырнап бетерде. Ниһаять, мәченең кәҗәләнүенә дә кармастан, замокны яптым. Үлчи башладым. Әмма теге хайван сумка эчендә тик кенә утырмый, бәргәләнә, әшәке итеп мияулый, шуңа күрә бизмән моның авырлыгын кырык төрле күрсәтә. Юк, болай булмый.
Тукта, бездә идәнгә куела торган электрон үлчәү бар, ләбаса! Тыпырчынучы мәчене сумка белән шунда куям. Ул анда өскә-аска сикерә алмаячак! Һәм, чыннан да, мәче өскә-аска сикерә алмады, әмма алга-артка, янга-кырыйга сикерепме сикерде. Шул сәбәпле сумка үлчәүдән төшә дә китә, төшә дә китә... Үлчәү угы бер караганда – егерме, икенче караганда сиксән килограмм күрәтә. Дөрес, сиксәне минем авырлык, сумканы тотып калыйм дигәндә ялгыш үлчәүгә басканмын.
Тукта, идея! Үлчәү өстенә берәр тәмле әйбер куям да, мәчене шунда бастырам! Әмма монысы да барып чыкмады: мин кулымны җибәрүгә, мәче үлчәүдән төшә дә, миңа мыскыллы караш ташлап, коридор башына китеп бара...
Шулай азапланып ятканда кибеттән хатын кайтып керде. Нәрсә турында сүз барганын аңлагач, ул башта мәче белән, аннан мәчесез үлчәнде. Килеп чыккан аерманы, ягъни мәченең авырлыгын бер кәгазьгә язып минем кулыма тоттырды.
P.S. Туктагыз, тагын бер мисалым калган икән. Көннәрдән бер көнне кәбестә салаты ясап маташканда өйдә бер грамм писүк калмаганлыгы ачыкланды. Мин аптырап калмадым, ике шакмак шикәр алдым да аларны кәбестә өстендә бер-берсенә ышкып писүк ясарга керештем. Әлеге процесс күпме дәвам иткән булыр иде – билгесез. Кухняга хатын килеп кереп минем кулымнан теге шикәрләрне тартып алып, суга манчыды да кәбестә өстенә ыргытты. Ә сез "хатын-кыз мантыйгы" дигән буласыз!
Фәрит ИБРАҺИМОВ |
Иң күп укылган
|