|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.04.2016 Дин
Баланы ничә яшьтә дингә китерергә?Балага дин кирәкме? Кирәк, әлбәттә. “Балаңа Алла турында сөйләмәсәң, Аллага балаңнан зарланырсың”, – дип әйтергә ярата бу уңайдан Җәлил хәзрәт Фазлыев. Балага ничә яшьтә дин күнекмәләре бирә башларга соң? Дин орлыклары салу өчен иң кулай вакыт – балачак дип, җиде яшькә кадәр сабый күңелендә Аллага мәхәббәт уятырга киңәш итә дин әһелләребез. Ашарга утыргач, бисмилла әйтергә өйрәтүдән һәм ашап туйгач, дога кылудан башланадыр, мөгаен, дин нигезләре. Билгеле инде, уң җилкәңдәге фәрештәң – яхшы эшләреңне, сул җилкәңдәге фәрештәң яман гамәлләреңне язып бара, ни генә кылсаң да, Алла бабай барысын да күреп тора, җәннәт – әниләрнең аяк астында, дигән үгет-нәсыйхәтләрне угыл-кызларыбыз кечкенәдән күңеленә сеңдереп үссә, догалар ятласа, иманлы бала тәрбиялибез дип сөенергә җирлек бар.
Тик бу гына аз. Җиде яшьтән соң, ягъни бала мәктәптә укый башлагач, ниндидер дәрәҗәдә дини мохит булмаса, дин сабаклары бирелмәсә, сабый чакта алган белем-күнекмәләрен, хәтта ятлаган догаларын да онытып бетерергә мөмкин укучы. Бу уңайдан иң уңышлы тәҗрибә, әлбәттә, Балтач районында. Анда инде дистә елдан артык кыз-малайларга, әлеге дә баягы Җәлил хәзрәтнең башлап йөрүе нәтиҗәсендә, факультатив рәвештә әхлак дәресләре укытыла. Шушылай сыйныфтан сыйныфка дин-әхлак казанышларыбыз ныгытылып барыла. Теләге булган балаларга күпчелек авылларда дәрестән соң мәчеткә барып дин нигезләрен тагын да тирәнрәк үзләштерү мөмкинлеге булдырылган. Әле байтак кына авылларда, спорт җиһазлары да юнәтеп, мәчетләрне сәламәтлекне ныгыту учакларына да әверелдергәннәр.
Дини мохтит булдыруның тагын бер юлы – мәчетләр каршында җәйге һәм кышкы лагерьлар булдыру. Шунысы кызык: җәйге лагерьларда гадәттә әбисе-бабасы янына кунакка кайткан шәһәр балалары да бик теләп йөри. Әйтик, узган җәйдә Актаныш районының Чуракай авылында җирле эшкуар Назыйм Шәеховның район үзәгеннән мөгаллимнәр чакыртып шундый лагерьны өченче (бер җәй эчендә) мәртәбә уздыруына шаһит булган идек. Мондый лагерьлар оештырылуын белгән сурәттә ата-аналар да балаларын бик теләп авылга ялга кайтара. Югыйсә авылга кайтып та телефон-планшеттан аерыла алмыйча утырырга мөмкиннәр бит.
Шөкер, шәһәр җирендә җәен генә түгел, кышкы каникуллар вакытында да ислам лагерьлары оештыра башладылар хәзер. Дөрес, кайбер имамнар бу эшкә алынырга җөръәт итеп бетерми: мәшәкатеннән курка, чыгымнар өчен акча юнәтүе кыен, дигән була. Әмма әлеге изге эшкә ихлас алынсаң, ярдәм итүче табылмый калмый. Башлап җибәрергә генә кирәк.
Дини мохит булдыруның тагын бер кызыклы чарасы – Коръән уку бәйгеләре. Ни белгәнеңне башкалар белән чагыштырып карау, осталыгыңны чарлау ягыннан бик үтемле чара бу. Анда гадәттә балаларның дини гыйлем алулары белән беррәттән, ни дәрәҗәдә милли тарихыбызны белүләре белән дә кызыксыналар, яшь буынны татар-мөселман итеп тәрбияләүгә басым ясыйлар. Күптән түгел шундый Коръән уку бәйгесе башкалабызның Һади Максуди исемендәге мәгърифәт үзәгендә оештырылды. “Сөембикә сеңелләре һәм энеләре” бәйгесенең, күз тимәсен, унтугызынчысы бу. Аның “Апанай”, “Мәрҗани”, “Колшәриф”, “Ярдәм” мәчетләрендә дә үткәрелгәне бар.
– Мөгаен, иң уңайлы урын – “Мәрҗани” мәчетедер. “Колшәриф” мәчетендә шунысы кыен булган иде: беренче кат белән икенче кат арасындагы баскыч култыксасында сабыйлар төшеп китәрлек җирләр бар. Сакчылар бастырып куеп булмый бит: ул-бу булмагае дип көн буе хәвефләнеп йөргәнем истә калган, – дип сөйләде ахырда бу җәһәттән ярышны төп оештыручы, “Мөслимә” җәмгыяте рәисе Әлмира ханым Әдиятуллина. Ел да күрше-тирә республика-өлкәләрдән дистәләрчә бала катнашуы белән үзенчәлекле әлеге бәйге. Удмуртия, Чуашстан республикаларыннан, Ульян, Самара, Киров өлкәләреннән ел да катнашмыйча калмыйлар анда. Быел да балаларны (кызларны – аерым, малайларны – аерым) өч төркемгә, 4-10, 11-14, 15-18 яшьлекләргә бүлеп ярыштырдылар. Кечкенәдән кызыксындыру мөһим: быел да иң зур төркем – 4-10 яшьтәгеләр иде. Шуңа күрә дә гаҗәп түгел: әлеге ярышларда биш мәртәбә катнашкан Ләйсән Моталлапова быел бәйгегә Мөхәммәт һәм Муса исемле кечкенә улларын алып килгән.
Шөкер, бер бала да бүләксез китмәде бәйге-бәйрәмнән. Нинди генә номинацияләр булдырмаган оештыручылар: Каюм Насыйри, Һади Максуди, Хөсәен Фәизханов, Батырша, Акмулла, Әхмәт Тимер, Исмәгыйль Гаспралы, Зәйнулла Рәсүлев... Әле аларны кемнәр тапшырды диген. Рабит Батулла, Равил Шәрәфи, Хатыйп Миңнегулов, Лена Таҗиева... Рабит, Равил әфәнделәрне – Әкиятче бабай, Әҗәл абый килгән дип каршы алуларын күргәч, милләтебез тарихындагы мәшһүр шәхесләргә кагылышлы сорауларга тотлыкмыйча җавап бирүләрен ишеткәч, балаларыбыз дин нигезләрен генә түгел, мәдәниятебезне дә беләләр икән дип сөендек. Күренекле кунаклар ярышта катнашучыларга төпле, мәгънәле үгет-нәсыйхәтләрен җиткерделәр, бергәләп өйлә намазын укыдылар. Мондый мизгелләр ничек сеңеп калмасын бала күңелендә!
Әлеге бәйгеләр үз ишләрең белән генә түгел, мәшһүр шәхесләребез белән очрашу-аралашу мөмкинлеге буларак та зур әһәмияткә ия.
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|