|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.04.2016 Җәмгыять
Хезмәтенә Минтимер Шәймиев югары бәя биргән җәмәгать эшлеклесе Мансур Хәкимов юбилеен каршы алды15 апрельдә, якын дустым, фикердәшем, җәмәгать эшлеклесе һәм каләмдәшем, милләте өчен, туган авылы Сафаҗай өчен җан атып торучы Мансур Салахетдин улы Хәкимов (фотода) үзенең 70 яшьлек юбилеен каршы алды. Шул уңайдан барча Нижгар татар җәмәгатьчелеге һәм газиз авылдашлары исеменнән рөхсәт итегез аны түгәрәк туган көне белән ихластан котларга һәм аңа изге теләкләр юлларга. Әйе, әйе, нәкъ изге теләкләргә генә ул лаек. Аның катнашы белән дөнья күргән һәм юбиляр тарафыннан миңа бүләк итеп тапшырылган “Провал операции “Шаровая молния” һәм “Никто не забыт” дигән китаплары гына да Мансур дусның Бөек Ватан сугышындагы чынбарлыкны ачыклауга керткән изге хезмәтенә ачык дәлил. Әлеге китапларда Белоруссия партизаннары хәрәкәтендә татарларның актив катнашы яктыртыла һәм 1943 елның 23 февраль төнендә немецлар тарафыннан махсус партизаннарга каршы көрәшер өчен әсирләрдән тупланган “Идел-Урал” легионының 825 батальоны бөтен сугыш кирәк-яраклары белән безнекеләр ягына күчүе турында сөйләнә. Бу хезмәткә хәтта Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев та югары бәя биргән.
Шуның өстенә Мансур Салахетдин улы Мәскәүдә һәм Мәскәү астында яшәүче татарларны, аеруча якташларны берләштерү өстендә дә зур иҗтимагый эшләр алып бара, мөһим чараларда актив катнаша, үз фикерләре белән даими уртаклаша, ә кайберләре белән “Туган як” битләрендә чыгыш ясый. Шуларны истә тотып булса кирәк узган ел азагында “Туган як”ның 25 еллык юбилее уңаеннан Мансур Салахетдин улы газетабызның Кави Нәҗми исемендәге журналистик премиясенә лаек дип табылды. Ышанасы килә, ул киләчәктә дә туган ягы белән элемтәне “Ту¬ган як” газетасы аша тотар дип.
Мансур дус, үзеңә һәм иң якыннарыңа нык сәламәтлек, бәхет һәм шатлык телим. Чигәләрне чал чәчләр, маңгайларны тирән җыерчыклар сырып алсалар да, күңелләргә картлык галәмәтләрен кертмик, яшәү дәртебезне сүндермик, чөнки төгәлләнмәгән эшләребез бит бар әле.
Р.Ф. ИБРАҺИМОВ, Сергач |
Иң күп укылган
|