поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.04.2016 Мәдәният

Берәүләре тәнкыйтьли, икенчеләре мактый...

Самараның “Художественный” кинотеатрында Мәскәү режиссеры Гаяр Нуримановның “Мәхәббәт - ул йөрәк эше - 2” дип аталган фильм күрсәтелде. 300 кешелек зал шыгрым тулы иде. Фильм башланыр алдыннан режиссер һәм төп рольләрнең берсен башкарган Радик Яруллин, тамашачыларны сәламләп, хәерле карау теләделәр. Фильм тәмамлангач та кунаклар тамашачы алдына чыгып, күп сорауларга җавап бирделәр, рәсемнәргә төштеләр.

- Татар киносын төшерү теләге миндә күптән бар иде һәм менә хыялым тормышка ашты. Аның турында фикерегезне беләсебез килә, - диде Гаяр Нуриманов.

Самаралылар үзләренең бәяләмәләрен көттермәделәр, интернет челтәре дә бу турыда гөж килде. Берәүләр фильмны мактаганнар, икенчеләре тәнкыйтьләгәннәр. “Бер дә ошамады, вакытыбызны гына әрәм итеп йөрдек”, “Моны нәфис фильм дип атап та булмый, күбрәк һәвәскәр видеоны хәтерләтә”, - дип язучылар да бар иде. Мин дә менә үземнең фикерләремне язарга булдым. 

Бу фильм мәхәббәт, гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында. Чынбарлыкта гашыйклар һәм гаилә тормышы бәхетле мизгелләрдән генә тормый бит, кара болыт каплаган көннәр дә була. Үз бәхете өчен башкаларның тойгы-хисләре белән санлашмыйча, аерып алучылар да, газизләре өчен үзләрен корбан итүчеләр дә бар. “Мәхәббәт — ул йөрәк эше - 2” фильмында бу мөнәсәбәтләр күрсәтелә дә инде.
 
Интернетта: “Бу картинасы белән режиссер нәрсә әйтергә теләгәндер - аңламадым. Татар милли тормышы чагылдырылмаган анда”, - диючеләр белән дә ризалашмас идем. Минемчә, анда татар халкының бүгенге чынбарлыгы, яшәеше бик ачык күрсәтелгән. Без дә, киноның геройлары кебек, үзара рус сүзләре кушып сөйләшәбез бит. Саф татар телендә сөйләшүчеләр, аеруча яшьләр арасында, бик аз. 
Фильм тәрбия ролен дә үти. Баш герой Алия кызы Адилә бе¬лән пәрәмәчләр ясаганда, кызы аңа: “Әнием, мин дә шулай тәмле пәрәмәчләр пешереп, иремне эштән көтәрмен”, - дип әйтә. Димәк, Алия ханым кызына яхшы үрнәк күрсәтә, Ади¬ләсен дә киләчәктә уңган хуҗабикә, үрнәк хатын булырга өйрәтә. 
 
Икенче бер күренештә иптәш кызлары белән кафеда утырган бер туташ сөенечле хәбәр әйтә: ул тиздән әни булачак. Кызлар аны котлап: “Моны билгеләп үтмичә булмый! Кем нәрсә тели?” - дип официантны чакыралар. Тик алар бу шатлыклы вакыйганы хәмер эчемлекләр белән түгел, ә татар милли ризыклары, кайнар чәй белән “билгелиләр”.
 
Тагын бер гыйбрәтле күре¬неш истә калган. Адилә әнисеннән: “Әти белән ничек таныштыгыз?” - дип сорый. 
- Мин - мәдрәсәдән, ә ул мәчеттән чыгып килә идек. Кулымнан китапларым төшеп китте, әтиең миңа аларны җыеп алырга ярдәм итте. Шулай таныштык һәм очраша башладык. Ә бераздан өйләнештек һәм дөньяга син тудың, - дип кочып ала ана кызчыгын. 
 
Монда ата-ана белән балалар мөнәсәбәте генә күрсәтелеп калмаган, гыйбадәт юлына басарга кирәклеге дә әйтелгән. Бу гаилә бик хәлле, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Шул ук вакытта барсы да мәчеткә йөрергә дә вакыт табалар, балаларына рухи-әхлаки тәрбия дә бирәләр.
Мин дә балачакта мәдрәсәгә йөргән идем бит. Ул вакытта өйдән үк мөселманнарча киенеп, башыма яулык бәйләп чыгарга берни тормый иде. Әле мине озата барган әбием кыяфәтем өчен миңа караганда күбрәк борчыла, ояла иде кебек. “Кызым, әллә яулыгыңны мәдәрәсәгә баргач кына бәйлисеңме?” - дип сорый иде ул.
 
Сания абыстайның дини сабаклары әле дә хәтеремдә. Дәресләрне ул бик кызыклы итеп алып бара иде, Гагарин паркында һава сулап йөргәндә дә дин һәм тормыш мәсьәләләре турында сөйләшә идек. 
 
Гаиләдә без милли рухта тәрбияләндек. Әни татар халык ашларын пешерергә өйрәтте, бүген Казаннан килгән татар концертларына, үзебезнең милли оешмалар үткәргән чараларга бергәләп йөрибез. 
 
“Мәхәббәт — ул йөрәк эше - 2” фильмын караганда да үзебезнең тормыш белән чагыштырып, шул турыда уйлап утырдым. 
Бу фильм киң аудитория өчен куелган, минемчә. Аны һәркем үзенчә күрә, үзенчә аңлый.  Бәлки, кемгәдер ул ошамагандыр да, ә шәхсән миндә көчле тәэсир калдырды. Нәфис фильмны караганнан соң бу турыда мин Гаяр Нуримановның үзенә дә әйттем. Соңыннан аның белән һәм төп геройны уйнаган Радик Яруллин белән истәлеккә фотога да төштем.
 
Сания Абрагимова, медицина университеты студенты, өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы әгъзасы, Самара шәһәре.
 
 
Рәсемдә: (сулдан уңга) Радик Яруллин, Сания Абрагимова һәм режиссер Гаяр Нариманов.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 20.04.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»