|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.08.2009 Шоу-бизнес
ЕГЕРМЕ БЕРЕНЧЕ СЕЗОНКазанда Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Салават Фәтхетдиновның концертлары бара. “…Салават Зәкиевич, нигә сез журналистларны шулкадәр яратмыйсыз?”. “Чөнки сезнең 90 процентыгыз – тилеләр. Сезнең белән сөйләшү миңа кызык түгел. Бөтен сорауларыгыз секс, аракы, акча һәм машиналарның санына кайтып кала...” (“Татар-информ”га бирелгән интервьюдан бер өзек). Дөрес, Салават Зәкиеч, безнең попсага биргән бөтен сорауларыбыз шуңа кайтып кала. Чөнки эстрада җырчылары башка темага сөйләшә белмиләр. Нәрсә турында сөйләшик соң: дәүләт төзелеше турындамы, дөнья яралышы турындамы, Чыңгызханның бөек сере турындамы, кальцийның организмга файдасы турындамы?! Ә секс, аракы һәм акча турында һәр артист белә. Өйдә пешеренеп торырга вакыты булмаганда рестораннарда ашавы турында да, үзенең сәхнә костюмнарын үзе уйлап табуы турында тәмләп сөйли алачак ул. Әле тагын Илһам Шакиров җырларын яратуы һәм халык моңнарын тыңлап үсүе турында да өстәп куячак. Менә шул мәгълүматлардан чыгып “кәнфит” булырлык мәкалә ясарга кирәк! Ясамый кая барасың – эшең шул! Әле ул “агач авызлы” попса рәхмәтен дә әйтә белмәячәк. Шундый артистлар янында йөреп бик акыллы булып яшәп булмый шул. Һөнәрең шул булгач… “үзем тапкан картам, аяк терәп тартам” диләрме әле?
Хәер, Салават Зәкиеч аңлыйдыр ул безнең хезмәтнең кыенлыгын, чөнки үзе дә “Яңа гасыр”да тапшыру эшләп карады ләбаса. “Тупой” сорауларны үзенә дә шактый бирергә туры килде. Әле бит ул безнең шикелле вак-төяк попса белән түгел, ШӘХЕСләр белән аралашты. Барыбер сабырлыгы озакка җитмәде. Сыйфатлы кәгазьгә басылган, сыйфатлы буяулар кулланылган “Салават сүзе” дигән газета да ара-тирә чыккалап килә. Әмма җырчы үзе популяр булса да, газетасы популярлаша алмады. Халык нигәдер кырылып арзанракка басылган башка газеталарны укый. Нишлисең, дөнья бу, позитивы да, негативы да кирәк адәм баласына. Әйе, Салаватыбыз үзен журналистикада төрле яклап сынап карады. Газета һәм телевидение белән генә чикләнмичә, былтыр радио ачарга теләге барлыгын да әйткән иде. Сәбәбе әлеге дә баягы бөтендөнья икътисади кризисы булдымы икән, әллә башкадамы – андый радио әле дә юк шикелле. Быел концертлары алдыннан матбугат конференциясе җыйса, журналистлар сорарлар иде инде ул радио турында… Тик быел Салават Зәкиеч нигәдер август башында журналистларны җыеп сыйламаска булган. Нигә икән? Әлеге дә баягы бөтендөнья икътисади кризисы тәэсир иткәнме, әйтер сүзе юкмы? Былтыр Салават үзе тураган карбыз тәмле булган иде югыйсә. “Я пою не для всех, я пою для каждого” дип язылган сувенирлар да, “Салават” дип язылган значок та тараткан иде. Быел берсе дә булмады. Аның каравы Венера Беляева дигән ханым (бәлки, туташ) аша “Сез тилеләр” дигән “Сәлам хаты” җибәргән.
Әле интервьюсына “Концертларыма халык болай да йөри” дип тә өстәгән. Күрәсең, артистлар журналистны халыкка билет сату өчен бер чара дип кенә уйлыйлар. Ә мин башта үземнең попса белән аралашып, алар турында матур итеп язуым белән халыкка хезмәт итәм, артист белән халык арасында арадашчы ролен үтим дип уйлый идем. Төш җиргә, Рузилә, синең һәм коллегаларыңның язмалары һәм сюжетлары халык кассага килеп концертка билет алсын өчен генә кирәк. Билет тарату хезмәте болай да яхшы куелган икән, “потыгыз бер тиен”!
Ә Салават “свитасындагы” журналистлар ул “туксанпроценттилелек” турында ни уйлый икән? Мәсәлән, 30 ел журналистлык стажы булган Габделбәр абый Ризванов… Салават Фәтхетдиновның “кесә шагыйрәсе” буларак танылып дөньяга чыккан Ләйлә Дәүләтова да телевидение журналисты. Бәлки, мин ялгышамдыр, Салаватның соңгы еллардагы концерт сценарийларында да бер журналист кулы “сизелә кебек тоела”...
Бүген Салават концертын карап кайттым әле. Кызым белән барган идем. Сәлимәгә сәхнәдә йөргән робот-Таһир бик ошады. Балалар өчен менә дигән сюжет! Ә минем үземә Салават җырларының “Салават Низаметдинов блогы” ошады. Шәп! Күп еллар элек билгесез тарафка китеп югалган саксофончы Миңнегали кайткан. Башка яңалыклар юк. Артистлар составы үзгәрмәгән. Шул ук Ядкәр белән Таһир да, шул ук шәкертләр дә, шул ук Альфред белән Ләбибә-Ландыш. Башта фабрикантлар белән “Татар җыры”на чыккан, аннары бик тырышып, “колагыннан тартып” диярлек “Татар моңы” лауреаты ясалган Ләбибәнең хәтта күлмәге дә шул ук – “Татар моңы”ныкы. Йөзе һәм тавышы онытылса да, итәгенә чәчәк төшерелгән шул күлмәк истә калган. Кыскасы, бар да таныш, бар да гадәти. Тик экрандагы караокеның хәреф хаталары гына ачуны китерде. Бер надан язганны төзәтергә Салават тирәсендә бер акыллысы табылмаган! “Яшьлек” сүзе нечкәлек билгесе аша, “Әлифба” сүзенең азагында “А” языла. “Гыйбадәтле” һәм “гайрәтле” кебек гарәп теленнән алынган сүзләрдә дә хаталар бар. Сөекле җырчыбыз Зөһрә Сәхәбиеваның исеме “Һ” хәрефе аша языла. Татар теле грамматикасында өтер, сызык һәм сызыкча язылу кагыйдәләре дә бар. Башка төрле концерт булса, болай вакланылып торылмас иде, әмма Салават Зәкиечнең быелгы 21нче сезоны изге темага – туган телгә, “Туган тел” шигыренең йөз еллыгына багышланган иде шул. Шуңа да сүзләрдәге хаталар да күңелгә тиде.
Концерт әйбәт кенә булды. Кайберәүләр интернетта язганча, соңыннан сәхнә артына кереп “билет бәясен кайтаруны” даулап йөрү теләге тумады, беренчедән, бушка кергән идем, икенчедән, эстрада концерты, аз да түгел, күп тә түгел, шулай була инде ул, өченчедән, бушка гына лимонлап, җимешләп чәй эчерделәр, тәмле булды, дүртенчедән, Камал театры фойесында китап сатучы ападан Мөдәррис Әгъләмовның “Кан тамырын кистем” исемле шигырь китабын сатып алдым. Күптән эзли идем… Их нинди шәхесләр бар иде арада…
Рузилә МӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|