|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.04.2016 Хәвеф-хәтәр
Татарстанны су басаУзган шимбә һәм якшәмбедә һава торышы ярыйсы гына җылытып җибәрде. Шәһәр халкына шатлык. Ә менә кар сулары ташкыны килеп кергән авыл халкы кара кайгыда. Язгы су юлларны өзеп, шәхси хуҗалыкларны баса башлады. Дүшәмбедә көннең кызулыгы сүрелде. Аның каравы, синоптиклар атна ахырына температура 17 градуска кадәр җылыначак, ди. Димәк, кар сулары артачак, ә бу үз чиратында елга-күлләрнең ташуына китерәчәк. Быел су басу куркынычы 5 районга яный: Арча, Яшел Үзән, Питрәч, Кайбыч һәм Мамадыш. Ә инде иң көйсез елгалар булып әлеге дә баягы Үләмә, Мишә, Шушма, Бөрсет, Иж һәм Нократ кала бирә. Аларда суның биеклеге күтәрелгәннән-күтәрелә.
Кукмара
Кукмара бистәсендәге Нурминкә елгасы ташыган. Су эчендә 5 йорт калган. Шуның өчесендә кешеләр яшәмәгән. Кар сулары әсирлегендә калган йортлардан коткаручылар халыкны үз вакытында эвакуацияләгән. Алар арасында бер бала һәм инвалид та бар. Зыян күрүчеләр үз йортларына якынча атна-ун көннән соң әйләнеп кайтырга җыена.
Теләче
Теләчедәге “Туган авыл” кафесы да су эчендә утырып калган. Кафе түбән урында урнашкан. Бу җирләр элек-электән язын су астында кала торган булган. Килеп чыккан гадәттән тыш хәлдә Мишә елгасы гаепле. Узган атна ахырында ул ташый башлаган. Бүген Мишәдә суның биеклеге инде 40 сантиметрга арткан.
Биектау
Биектау районының Калинино авылында кырдан төшкән кар сулары 5 хуҗалыкка кергән. Бу көнгә су инде чигенгән. Ләкин баз тулы су әле. Помидор-кыяр банкалары, кайнатма су эчендә. Зыян күргән хуҗалыкларның берсендә яшәүче Сәгыйт абый Шәкүров белән аралаштым. Сәгыйт абый суның кайчан төшәсен алдан белдек, шуңа да баздан бәрәңгене чыгарырга өлгердек, ди.
Су басу сәбәбен Биектау районында гадәттән тыш хәлләр буенча гарнизон җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Артем Лапаев шәхси хуҗалыкларның язга начар әзерләнүендә дип аңлатырга тырышты. Имеш, шәхси йорт тирәсендә су өчен куелган торбаларның диаметры кечерәк икән. Зур су ташкынын алар уздыра алмаган. Сәгыйт абый исә су басу сәбәбен башкада күрә:
– Башка елларда да су керде, ләкин моның хәтле үк түгел иде. Авыл читендә кирпеч заводы төзи башладылар, шунда асфальт юл салдылар һәм бер торба калдырдылар. Басудагы бөтен су шуның аша безгә агып төшә. Шул торбаны ябарга берсенең дә хәленнән килми. 90нчы еллардан бирле шулай инде бу, – ди әңгәмәдәшем.
Казан
Якшәмбе көнне Нокса елгасының ташуы нәтиҗәсендә Казанның Салмачы бистәсендә 38 йортны су басты. Үзәк, Әтнә, Камышлы, Питрәч урамнарындагы өйләрдә су тәрәзә төбенә кадәр менгән. Халык хәтта урамга да чыга алмаган.
Якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә су баскан коттеджлардан 16 кеше эвакуацияләнгән. Язгы кар сулары Салмачыдан калкурак урында урнашкан Вишнёвка бистәсенә дә менеп җиткән.
Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат үзәге җитәкчесе Андрей Родыгин Казанда узган ел су басу куркынычы 253 йортка янаган булса, быел – 386 хуҗалык, ди. Күп кенә шәхси йортлар сулыклар янында һәм түбән урыннарда төзелгән. Су агу өчен каналлар юк. Һәм төзү турында да сүз бармый. Бәлки шуңадыр да, су ел саен диярлек шул ук урыннарны баса. Шәһәр җитәкчелеге һәм бистә, авыл җирлекләре кая карый – билгесез.
Марсель ӘСКӘРОВ |
Иң күп укылган
|