поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.04.2016 Җәмгыять

Күршеләр, күршеләр - иң якын кешеләр...

Татар кешесе туган ягын, үскән авылын, бергә яшәгән күршеләрен һәм дусларын сагынганда хисләрен җырга салып җырлый. Кызганычка, мин алай ук матур итеп җырлый белмим. Ә сагынуым, чыннан да, чиктән ашкан. Кайчакта туган авылыма кайтым яшисе килә. Ләкин хәзерге авылны түгел, ә элеккеге, салам түбәле, бүрәнә аралары балчык белән сыланган, пөхтә итеп акшарланган өйле авылымны сагынам. Әтием Гәрәй белән әнкәм Хатирә Идиятовлар да исән булсыннар, шунда йөрсеннәр иде.

...Безнең йорт башкалардан калай түбәсе, челтәрле тәрәзәләре, зәңгәр койма такталары белән аерылып тора иде. Җәйге иртәләрдә йоклавы бигрәк тә рәхәт. Кояш нуры күзгә төшеп уятырга тырышса да, әни аерткан сепарат җыры кабат изрәтеп йокыга талдыра.
Кояш күтәрелә төшкәч, күр¬ше хатыннары безгә сөт аертырга килә башлыйлар. Беренче булып арткы урамнан Фатыйма апай Сәгыйрова төшә. Ул соңрак “Ак каен” ансамбленең гармунчысы Әсгать Сәгыйровның анасы буларак та танылачак әле. Аның тавышы, ире Рәшит абыйның тальян гармуны кебек, үзенә генә хас моңлы җыр кебек яңгырый иде.

Менә сепарат җырына самавыр шавы да кушыла. Борынны тәмле коймак яисә кабартма исләре кытыклый башлый. Торырга кирәк... Ләкин баш мендәргә ябышкан диярсең, күз¬ләрне ачып булмый...

Кинәт шарт итеп капка ябылган тавышка уянып китәм. Бу инде җил-җил атлап Наилә апай килеп кергән. Ул безнең ут күршебез, Наил абый Каюмовның хатыны. Исемен дә ире исеменә пар итеп кенә кушканнар ахыры. Ә паспорты буенча ул Полина Андреевна, мордва милләтеннән. Балалар бакчасы мөдире булып эшли. Гел вакыты юк, гел каядыр ашыга. Гомумән, Полина Андреевна булган җирдә тынлык юк инде - кычкырып сөйләшә, шаркылдап көлә. Тормыш сөючән кешеләр генә шундый була беләләр.

Минем йокым тәмам ачылды ахыры, йоклап булмас инде. Сепарат юарга да кирәк. Торып йөземне салкын су белән сыпырам да, өстәл артына килеп утырам. Анда инде уң як күршеләребез Мәрзия апай (ул да гомере буе балалар бакчасында эшләп пенсиягә чыкты), Мәфтүха әби, Газыймә һәм Мөзәянә апайлар әкрен генә авыл хәбәрләрен сөйләшеп утыралар. Полина апайдан аермалы буларак, татар хатыннары йоклап яткан балаларны уятмаска тырышып, әкрен сөйләшәләр. Ә без, аларның сүзен тыңлап ятар өчен, юрганны ачыбрак куябыз. Кем кемне озаткан бу төнне, кемнең әтәчен урлаганнар, ә кемнең исерек ире бүген өйдә кунмаган. Гайбәт инде, гөнаһ, әмма кызык бит.
Сыерлы күршеләребез сөт¬ләрен урнаштырып бетергәч, каймаклары җыелган апалар май язарга килә башлыйлар. Никтер безнең гөбене бик яраталар иде алар, “Сездә май тизрәк төшә”, - диләр иде. Әллә безнең йортта кеше күп булганга күрә килгәннәр микән?

Ике йорт аша гына яшәүче Сәхия апа белән Саҗит абый Гыйльметдиновларның кызлары да уянганнар икән. Каршыдагы күршебез Бәрикә апаның (Гаделша абый белән икесе дә мәктәптә эшләделәр. Авылыбызда бердәнбер скрипкачы Бабаев абый иде) уңган кызлары Роза, Римма һәм Рита белән ярыша-ярыша, безнең йорт каршындагы колонканы дер селкетеп, су ташыйлар. Бакчага сибәр өчен 20шәр чиләкле ике мичкәне таңнан тутырып кую балалар эше иде бит.

- Кызым, бар әле, Зәйтүнә әбиеңнән чүпрә алып кайт, - дип, артык гайбәт сүз тыңларга бирмичә өстәл артыннан куып чыгара әни. - Бүген кичкә ипи саласым бар.

Стаканга он тутырып, Зәйтүнә әбинең өенә таба йөгерәм. Хәзер аның салам башлы тәбәнәк өе урынында инде егерме биш еллар чамасы яңа мәчет балкып утыра. Ә алтмышынчы -җитмешенче елларда бу урында аның кыйшаеп җиргә сеңгән дүртпочмаклы өе тора иде. Ялгыз хатынның бөтен байлыгы - түрдәге сәке өстенә өеп куелган ястык-мендәрләре һәм мич артындагы почмактагы чүпрәсе. Ул аны онга алыштырып, бәрәңге ашы янына җәймә пешерә иде. Өй алды да, йорты да читән белән тотып алынган. Тормышы бай булмаса да, Зәйтүнә әби чүпрә алырга килгән балаларга мендәр конфет биргәли иде. Шуңа күрә дә йөгерә-йөгерә бара идек аның янына.

Кичкә таба урамда гармун тавышы ишетелә. Сул як күршебез Гали абый Гәрәев яңа гармун ясаган ахыры, өздереп уйный-уйный безнең якка таба атлый. Капканы киң итеп ачып җибәрә ул: “Гәрәй дус кая? Яңа гармунымны тотып карасын әле, кулга иплеме икән?” “Әти кырда әле”, - дигән сүзне ишетсә, җырлый-җырлый чыгып китә, ә өйдә булса, бераз гармунны капшыйлар да, аннары караңгыга кадәр сөйләшеп утыралар.
Ә мин бу вакытта дускаем Минҗәүһәр Сәлимова белән Кылы болынында булгалый торган кичке уенга чыгам яисә кинога барам. Ә инде Минҗәүһәрнең әнисе Шәмсебанат апай мунча яккан булса, киносы да, уены да читтә торсын. Без каен себеркесе тузып беткәнче чабына-чабына бөтен серләребезне сөйләшәбез аның белән. Әле дә авылга кайткан саен шул вакытларны искә төшереп утырырга, шулай ук озак итеп мунча керергә яратабыз.

Кояш Сок елгасы өстендәге тау артына кереп китәргә торганда бөтен авыл көтү каршыларга чыга. Монда инде Полина Андреевнаның каенанасы Бәдерниса әби дә, агроном Эдуард абыйның хатыны Тәслимә апай да, үзәк урамдагы мәктәп янындарак яшәүче китап һәм язу-сызу кирәк-яраклары сатучы Зөһрә апай һәм Ильяс абый Фәретдиновлар да, сөйкемле һәм елмаючан Әлфия апай белән Хәйдәр абый да, Гали абыйның күршеләре Тутыя апай белән Әнәс абый Шаһиевлар да чыгып басканнар, кул астыннан кояш баешына карап, көтү кайтканны көткән арада авыл хәбәрләрен сөйләшеп торалар... Ә иртәгә алар, авыр чиләкләрен күтәреп, тагын безгә сөт аертырга килерләр, әни тагын коймак пешереп, аларны сыйлар һәм тормыш шулай бер көйгә мәңге дәвам итәр кебек тоела иде миңа...

Ләкин без, алты бала, үсеп җиттек һәм таралыштык. Күршеләребезнең дә күбесе бакыйлыкка күчте, калганнары картайды. Алар түгел, без дә картаябыз инде. Ә шулай да, туган авылыма кайткалаганда сыер мөгрәвен, сепарат тавышын ишетәсе килә. Ләкин күңелемә ятышлы тавышлар да ерак яшьлегемдә калган ахыры...



Күрше балалары. Сулдан икенче - авторның бертуган энесе Ришат.
 


Хәдичә ГЫЙНИЯТУЛЛИНА, Самара шәһәре
Бердәмлек
№ --- | 17.04.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»