поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.04.2016 Мәдәният

Камал театры артистына "Алтын битлек" премиясе тапшырылачак

16 апрельдә 19:00 сәгатьтә К.С.Станиславский һәм Вл.И. Немирович-Данченко исемендәге музыкаль театрда “Алтын битлек” – 2016 Россия милли театраль премияләрен тапшыру тантанасы була. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдиновка әлеге тантанада “Театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен” премия тапшырылачак.

Премия алучылар исемлеге 2015 елның 7 декабрендә билгеле булды. Ринат Таҗетдинов әлеге премияне шәхсән үзенә генә түгел, бөтен театр коллективына бирелгән бүләк итеп кабул итте: «Алтын битлек» премиясен мин шәхсән үземә генә бирелгән бүләк итеп кабул итмим. Бу Камал театрына булган игътибар, гомумән, татар театрын зурлау. Алай гына да түгел, бу бөтен Республикабыз өчен зур бәйрәм. Россиянең абруйлы театраль премиясе Татарстанның милли театрына бирелү безнең өчен зур дәрәҗә», – ди Ринат Таҗетдинов.

“Алтын битлек” - 2016 махсус премияләренә шулай ук Россия Малый театрының сәнгать җитәкчесе Юрий Соломин, Санкт-Петербург Малый академия драма театрының сәнгать җитәкчесе Лев Додин, Санкт-Петербург дәүләт академия Балет театры сәнгать җитәкчесе Борис Эйфман һ.б. ия булды.

Исегезгә төшерәбез, Камал театрының “Минем исемем Кызыл” спектакле дә “Алтын битлек” – 2016 премиясенең лонг-исемлегенә кертелгән иде.



“Алтын битлек” – Россия Милли театраль премиясе 1993 елда Россия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге тарафыннан булдырыла. Ул театр сәнгатендә барлык жанрлардагы спектакльләргә бирелә: драма, опера, балет, оперетта һәм мюзикл, курчак театры.

 “Алтын битлек” Милли театр фестивале һәр яз саен Россия шәһәрләрендә куелган иң игътибарга лаек спектакльләрне тәкъдим итә.

 “Алтын битлек” Россия Милли премия-фестивален оештыручылар – РФ Театр эшлеклеләре берлеге, РФ мәдәният министрлыгы, Мәскәү Хөкүмәте, “Алтын битлек” Фестивале дирекциясе.

***

Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов 1938 елның 1 гыйнварында Татарстанның Чүп­рә­ле ра­йо­ны Ке­че Чын­лы авы­лын­да туа. 1961 ел­да Мәс­кәү­дә Щеп­кин исе­мен­дә­ге Юга­ры те­атр учи­ли­ще­сын (татар студиясе) тә­мам­лый һәм Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да эш­ли баш­лый. 1989-2010 елларда Татарстанның театр әһелләре берлеге рәисе.

Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лау­ре­а­ты — 1967, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты — 1973, 1982, СССР­ның Дәү­ләт бүләге иясе (1986), М.Сәлимҗанов исемендәге театраль премия лауреаты (2015).


---
Камал театры
№ --- | 14.04.2016
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»