|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.08.2009 Милләт
ЯҢА «ЧИСЛИННИК» ӘЗЕРЮгары зәвыклы итеп эшләнгән, энциклопедик характердагы Татар календарен сораучылар мәнфәгатен истә тотып, аны менә өченче ел инде «Мәгариф» нәшрияты чыгара. Август ахырларында яңа 2010 ел стена календаре (элеккечә әйтсәк, «числинник») дөнья күрәчәк. 2010 — истәлекле ел, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел тула. Шуңа күрә бу елгы календарь да үзенчәлекле. Анда сугыш темасы Татарстан белән бәйләп киңрәк яктыртыла.
Календарьда туган көннәренең түгәрәк даталары 2010 елга туры килгән, иҗаты һәм хезмәте белән дан яулаган шәхесләрнең биографияләре, татар матбугаты тарихы, Бөек җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан Ватан сугышы каһарманнары турында язмалар, чит илләрдә яшәп танылу алган милләттәшләребез, спортчылар турында мәгълүматлар урын алган.
Иң мөһиме, календарь укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, тәрбиячеләр һәм хәтта вакытлы матбугат үзәкләрендә эшләүчеләр өчен дә көндәлек кулланма рәвешендә эшләнгән. Телестиле, мәгълүмати төгәллеге ягыннан да дөрес һәм ышанычлы басма булып санала. Әгәр дә бу календарьны 5-10 ел саклап, җыеп барасың икән, мәдәни-тәрбияви өлкәдә эшләүче белгечләр өчен менә дигән энциклопедик белешмә туплана дигән сүз.
Дөрес, илдә базар мөнәсәбәтләре урнаша башлагач, календарь чыгаручылар артты. Тик әлегә аларның берсенең дә традицион «Татар календаре» дәрәҗәсенә күтәрелә алганы юк. Алар йә дини рухта, йә файдалы киңәшләр тупланмасы буларак әзерләнә. Ә менә татар әдәбияте-мәдәнияте, тарихы белән кызыксынучылар ихтыяҗын бүген фәкать «Татар календаре» гына канәгатьләндерә ала.
Безнең календарьны нәшриятның үзендә (нәшриятның үз бәясе белән), Казанда «Дом книги» кибетләрендә һәм нәшриятның фирма кибетләрендә түбәндәге адреслар буенча сатып алырга мөмкин:
«Мәгариф» нәшрияты адресы: Оренбург тракты, 20а («Казан ярминкәсе» янында). Телефон: 277-55-23; 246-02-12.
Декабристлар урамы, 182. Телефон: 543-60-31;
Татарстан урамы, 13. Телефон: 293-54-82.
--- |
Иң күп укылган
|