|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.04.2008 Милләт
МУБАЙ БЕЛӘН "БАРБЕКЮ"НЫҢ НИК КИЛМӘГӘНЕН БЕЛДЕКАлар концерт буласын онытканнар икән. “Барбекю”дан Айдар: “26 апрельдә буласы акция белән бутаганмын”, - диде. Мубай белән дә шул ук хәл: иртәгә концерт буласы көнне аның да күңеленә шик кергән, буламы ул, юкмы? (Нинди хәлләр турында сүз барганын аңламаган кешеләр “Мубай белән “Барбекю” ник килмәгән?” дигән язмага күз салыгыз). Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, ул көнне кесә телефоным кулымнан ычкынды. Дусларымда онытып калдырганмын. Мубай белән сөйләшү шулай итеп булмый калды. Югыйсә, егетләр белән берничә тапкыр сөйләшенгән иде, тик аларның иҗат кешеләренең, эше дә күп, безнең акцияләрдән алар бихәбәр, онытып җибәрүләре дә бар шул... Монда үземнең оештыру тәҗрибәмнең җитеп бетмәвен танырга гына кала. J Кыскасы, “БАРБЕКЮ”ны 26 апрельдә Бауман урамында тыңлыйбыз (бу юлы буталырлык түгел бугай), ә Мубай, кызганычка каршы, бу концертта чыгыш ясый алмый. Камал театрының Тукайга багышланган үз чарасы, ул көнне Мубай муеннан эшкә чумган булачак. Гомумән, ул концертларда катнашудан туктап торып, җырлар иҗат итүгә күчте кебек. Бәлки офыкта “21 гасырның иң моңлы татар җырчысы”ның (бусы Амил Нур бәяләмәсе) сольный альбомы да күренер. Уңышлар телик!!!
Фотода: "Мега"да узган "Мин татарча сөйләшәм" акциясенең алып баручылары Айсылу Лерон һәм Илфар Кәримов.
Алия САБИРОВА |
Иң күп укылган
|