поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.04.2016 Җәмгыять

Бүген Казанда татар халкының бөек улы Габдулла Тукайны искә алу чарасы була

15 апрель − бөек шагыйрь Габдулла Тукайның (1886-1913) бу дөньядан мәңгелеккә киткән көне. Моннан 103 ел элек шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктагач, җәсәден үзенең куенына алган Яңа Татар бистәсе зиратындагы Тукай каберенә, һәр елдагыча, чәчәкләр китереп, Тукай турында хәтер яңартылачак.

Аерым алганда, чарада Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин Коръән аятьләре укып, Мөхәммәтгариф улы Габдулла хәзрәтләре рухына дога кылачак. Чарада татар зыялылары, шул исәптән әдипләр, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, яшьләр катнашуы көтелә.

ТР Мәдәният министрлыгы, Габдулла Тукай турында хәтер яңартып, аның каберен зыярат кылырга теләүчеләрне сәгать 10 да Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында автобус көтәчәк, дип ышандыра.

Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, бүген кичке 5 нче яртыда Казанның Иске Татар бистәсендәге Мәрҗани мәчетендә “Сагынылган дога” – “Долгожданная молитва” дип аталган искә алу кичәсе уздырыла, диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәбәрендә. Кичә ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рәхмәтуллина (Санкт-Петербург) башлангычы белән оештырыла. Искә алу кичәсен уздыру фикерен ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Милли музее, Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее, Ш.Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәнияте үзәге хуплап чыкканлыгы билгеле.

Чарада Мәскәү һәм Санкт-Петербург кунаклары – Г.А.Товстоногов исемендәге Зур драма театры артисты Екатерина Толубеева, А.Миронов исемендәге Рус антреприза театры артисты Михаил Драгунов, А.С.Пушкинның Арбаттагы музей-фатиры мөдире Елена Шустова, Татарстаннан ТР Дәүләт камера хоры, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее вәкилләре катнашуы көтелә. Кичәдә Габдулла Тукайның шигырьләре татар һәм рус телләрендә укылачак, бөек шагыйрьнең тормышына нисбәтле фильм күрсәтеләчәк.

Бу көнне Мәрҗани мәчетендә 2 ядкарьдән, аерым алганда, Тукайның бабасы Зиннәтулла Әминовның 1868 елда басылган Коръәне (ТР Милли музей фондыннан) һәм классик рәссам Фәйзрахманов Әминовның (1908-1984) “Дога” – “Молитва” картинасыннан гыйбарәт күргәзмә оештырыла.1963-1965 елларда язылган әлеге картина Әминовлар гаиләсендә саклана һәм элек ул киң җәмәгатьчелекккә тәкъдим ителмәгән. Күргәзмәгә Санкт-Петербургтан рәссамның улы Фәйзулла Әминов кайтуы көтелә. 16-27 апрельдә Мәрҗани мәчете ярдәме белән әлеге картина казанлылар һәм башкала кунакларына Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда тәкъдим ителәчәк.
 


---
Татар-информ
№ --- | 15.04.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»