поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.08.2009 Язмыш

«ТАҺИР МИҢА ГАШЫЙК ИДЕ» (ФОТО)

Бер авторыбызның күренекле җырчы Таһир Якупов турындагы язмасын газетага әзерләгән вакытта бөтен редакция белән җырчының фотосурәтен эзләдек. Эзли торгач Таһир Якуповның бертуган абыйсының хатыны Мәйсәрә ханымны таптык. Мәйсәрә апа бик аралашучан, сөйләшергә яратучы кеше булып чыкты. 70 яшендә булуына карамастан, күз тимәсен – кызлар кебек, җитмәгән җире, эшләмәгән эше юк. Гомере буе өчәр урында эшләгән, бүген дә тик утырмый, көндезләрен кызының базардагы сәүдә ноктасында сату итә, кичен даруханәдә җыештыра.

– Мәйсәрә апа, Якуповлар гаиләсенә ничек килеп кердегез?

 

– Мин үзем Арча районының Өштерә авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, йә җырчы, йә тегүче булам дип, Казанга чыгып киттем. Бик яшьли кияүгә чыгу сәбәпле җырчы була алмадым, аның каравы Мехчылар мәдәният сараенда үзешчәннәрдән оештырылган төркемдә җырлап-биеп йөрдем. Ә менә тегүче булып 40 ел эшләдем. 8 нче фабрикада хәрбиләр өчен киемнәр тектем. Шунда эшләгәндә булачак ирем белән таныштым. Ике ай элек кенә армия хезмәтен тутырып кайткан Наил исемле егетне фабрикага механик итеп эшкә алдылар. Беренче көннәрдән үк минем артымнан калмыйча, үкчәмә диярлек басып йөрде. Әз генә буш вакыты булды исә, минем тегү машинасы янында кайнашты. Мин Гражданская урамындагы 6 нчы йортта – бер мулла гаиләсендә фатирда тора идем. Ул – шуннан ерак түгел генә урнашкан Татарстан урамындагы 51 нче йортта. Мин фатирга кергән мулла кабер ташлары ясап сата иде. Эштән кайткач буш вакытым измә изәр өчен колонкадан су ташып үтте минем. Арып кайтканнан соң берьюлы егермешәр чиләк су китерә идем. Наил дә икешәр чиләк тотып су ташырга булыша иде. Шундый көннәрнең берсендә Наил: «Кеше почмагында җәфа чиккәнче, өйләнешик, озакламый миңа фатир бирергә тиешләр», – дип, үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. «Мин бик яшь әле», – дип баш тарттым. Аннан үземнән олырак ике апам да кияүгә чыкмаган иде. Ул чакта апаларыңны калдырып кияүгә чыгуны яратып бетермиләр иде, чөнки тегеләренә утырып калган дигән келәймә сугыла бит. Мин киреләнеп маташкач: «Йә урлыйм, йә Яңа Бистә малайларын җыеп, акылга утырттырам», – дип, Наил куркытырга ук тотынды. Ул гашыйк булмаслык түгел: киң җилкәле, озын буйлы, бик чибәр иде. Бераз икеләнеп тордым да, ризалыгымны бирдем. Якуповларның гаиләләре ишле иде. Иске генә агач йортта әти-әнисе, тормышка чыккан ике кыз туганы, Таһир, Наил һәм мин яшәдек. Мин килен булып төшкәнче сыер асраган булганнар, ике лапаслары бар иде. Өйдә кысан булганга, җәен лапаска урын җәеп йоклый идек. Мин фабрикадан кайтканчы кайнанам кешеләрдән заказ алып куя иде. Мин өйдә кешеләргә халат-күлмәкләр тегә, юрган сырып бирә идем. Ирем аяк киемнәре ремонтлый иде. Икәүләшеп заказ буенча өйдә кия торган «тапочка»лар тектек. Фабрикада да алдынгылар рәтендә булдым, икешәр норма тутыра идем, фотосурәтем мактау тактасыннан төшмәде. Эшләгән бар акчабызны тиененә кадәр кайнанага биреп бара идек. Гаилә ишле булгач, ашарга да күп кирәк. Акча җиткереп булмый. Кайнана – эшләми, кайната – сукыр. Авырга уздым. Зур кәстерүл белән аш пешерәм. Бер утыруда икешәр буханка ипи кирәк. Анысы да ишле гаиләнең тел очына да йокмый. Корсаклы булгач тегесен дә, монысын да ашыйсы килә. Кайсыбер көннәрдә ипигә туймаган көннәр дә була иде(елый). Мин бик оялчан идем. Кешенең күзенә күтәрелеп карарга да ояла идем. Барыбыз да өйдә җыелган вакытта өстәл янында урын җитми иде. Наил мине алдына утыртып ашата иде. Мин өстәлгә пешереп куйган йомырканы алып әрчеп ашарга да читенсенеп утыра идем. Бервакыт үземнең әни янына кайткач, ул: «Кызым, бик бетерешкәнсең, ирең белән сөйләшеп, эшләгән акчагызны әз булса да янга калдырыгыз, биреп бетермәгез», – диде. Беренче балам кырык көнлек вакытында үлгәч, монысына да бер-бер хәл булмасын дип курыккандыр инде. Эшкә үзем белән ашарга бер кисәк ипи белән бер-ике шакмак шикәр ала идем. Бергә эшләүче Мәрьям исемле бик әйбәт хатын: «Шулкадәр күп акча эшләп (иске акча белән 80 сум акча ала идем, бик зур акча ул вакыт өчен, әле өйгә күпме заказ алам бит), ачка интегеп йөрмә болай, хезмәт хакыңнан 5әр сум булса да үзеңә калдыр. Монда ашханәгә төшеп, җылы ризык ашарсың», – дип киңәш бирде. Мин кайнанама: «Әни, ачуланмасаң, получка белән аванстан 5шәр сум акча алып калыйм әле, ашыйсы килгән әйберләрем дә бар», – дидем. Кайнанам: «Кызым, мин үзем дә шуны әйтмәкче булып тора идем, ашыйсы килгән әйберләреңне алып аша», – диде. Кайнанам да, кайнатам да бик яхшы кешеләр иде, алар белән бик матур, тату яшәдек.

 

Мин килен булып килгәндә Таһир малай гына иде әле. Үз йортыбыз белән яшәгәч утынын да үзебезгә әзерләргә туры килде. Без ирем белән кисеп ярган утынны Таһир җырлый-җырлый сарайга ялт итеп ташып куя иде. Мин трамвай юлы аркылы, икенче урамдагы колонкадан су ташыганда, Таһир да миңа булыша иде. Каенсеңлем Асия Бауман урамындагы «Спорттовары» кибетендә сатучы булып эшләде. Аның белән дә бик дус-тату яшәдек. Үзенә күлмәк-оек алса, пардан миңа да ала иде. Асия бик матур җырлый иде. Кызганычка каршы, баласын ятим калдырып, суга батып үлде.

 

– Ул иске, агач йортта озак яшәдегезме?

 

– Без Наил белән 1958 елда өйләнештек. Икенче балам – Фәрит туганнан соң(1964 ел) озакламый безнең иске йортны сүтәргә булдылар һәм безгә Кәрим Тинчурин урамындагы 15 нче йорттан өч бүлмәле фатир бирделәр. Яңа фатирга кайнана-кайната, кызлары Сания, аның ире Гыйльметдин, уллары Альберт белән Ринат, Таһир, Наил белән мин һәм кызыбыз Фәридә, улыбыз Фәрит күчендек. Ишле гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормагандыр инде, алай да без бик тату, матур яшәдек. Инде балалар үсеп буйга җитте дигәндә Наилемне югалттым. Һич онытмыйм, 1978 елның 3 ноябрендә Наил икенче сменага фабрикага эшкә китте. Кичен, гадәттәгечә өстәл әзерләп, Наилемне эштән көтәм. Ул вакытта әле телефоннар да юк бит. Наил кайтмады. Икенче көнне иртән-иртүк торып, эзләргә чыгып киттем. Башта туган-тумачаларны, таныш-белешләрне йөреп чыктым, аннан милициягә хәбәр иттем. Бөтен сырхауханәләрне, моргларны айкап чыктым. Бер җирдә дә юк. Эшкә барып әйткәч, мине бер айга эштән азат иттеләр. Көн саен аны эзләшергә эштән слесарьларны җибәрделәр. Көн туды исә, Наилне эзләргә тотынабыз. Багучыларга да барып карадым хәтта. 19 көн эзләдек. 20 нче көнне безгә: «Наил табылды, гәүдәсе моргта», – дип хәбәр иттеләр. Таһир, мин, балаларым, җыенып, моргка чыгып киттек. Үзебез белән сукыр кайнатамны да алдык. Мин болай да, көн-төн елап, эштән чыккан идем инде, үле хәбәрен ишеткәч, бөтенләй сыгылып төштем. Таһир абыйсы өчен дә, минем өчен дә бик борчылды. Авызыма бер тәгам ризык капмаганны күреп, «Һич булмаса шуны эчеп җибәр»,– дип, авызыма әфлисун суларына кадәр сыгып сала иде. Бик мәрхәмәтле, игелекле кеше иде ул Таһир. Моргта өстен ачып күрсәтүгә, иремне танып алдым. Мәетне корсагына салганнар, өстендә трусигыннан башка бернәрсә юк. Үземне-үзем белештермичә йөгереп барып, әйләндереп аркасына салдым да маңгаеннан, битләреннән үбәргә тотындым. Шундагы марҗа хатынының: «Мәетне үбәргә ярамый», – дигәне истә. Гәүдәсе кыйналудан күгәреп беткән, чигәсендә – берничә урында тишек. Өстендә яхшы костюм, яңа ботинка иде, шуңа кызыкканнардыр инде. Бармагындагы алтын балдагын, авызындагы алтын тешләрен каерып алганнар. Таһир абыйсын танымады. «Бу минем абый түгел, ялгышасың», – диде. Кызым Фәридә дә: «Минем әтием матур иде, бу әти түгел», – дип елый. Әйтергә дә оят инде, мин иремнең ыштанын төшереп, ят җирен карарга мәҗбүр булдым. Таһир: «Нишлисең?» – дип миңа килеп ябышты. Ят җирендәге икебез генә белә торган миңен күргәч, икеләнергә урын калмады. Ул вакытта Таһирның үрсәләнүләрен күрсәгез, абыйсының үлеменә бик нык кайгырды. Гел: «Абый түгел, мин үләргә тиеш идем», – дип тәкрарлады. Өйгә кайткач кайнанам: «Таптыгызмы Наилне?» – дип сорагач, Таһир: «Әйе, таптык», – дип җавап бирде. Әнигә Наилнең үлгәнен әйтми торырга сүз куешкан идек. Ул вакытта Таһирның әнисе дә начар күрә башлаган иде инде, тора-бара бөтенләй сукырайды. Ана күңеле сизенмиме соң инде, өйдә туган киеренкелектән үк малаеның үлгәнен аңлап алды.

 

Наилне җирләгәннән соң ике ел кеше рәтенә керә алмадым. Елыйм да елыйм. Эштән чыгышка зиратка аның кабере янына йөгерәм. Чардуганга ябышып елыйм. Көн ни, төн ни – миңа барыбер. Йокы качты. Төне буе белештермичә эшли идем. Хәзер дә төнлә йокламыйм мин, төне буе карап ятам да, әз генә таң беленешкә сикереп торам. Әле ярый Таһир булды. Балаларны аякка бастырырга ул булышты. Гастрольләргә чыккан җиреннән итен, маен төяп кайта иде. Аңа рәхмәтем бик зур. Гомеремдә дә аның яхшылыкларын онытасым юк. Рухы – шат, кабере киң булсын.

 

– Төп йорттан ничек бүленеп чыгарга булдыгыз?

 

– Таһир янына гел артистлар килә иде. Араларында миңа бәйләнүчеләр дә булды. Кайберләре (исемнәрен әйтеп тормыйм): «Мәйсәрәне ике баласы белән кияүгә алам», – дип Таһирга әйткәләгәннәр дә. Мин, әлбәттә, баш тарттым. Бервакыт Таһир туган көнен уздырды. Бик күп дуслары килде. Күңел ачып утыра торгач исерешеп киттеләр. Кайберләре куна калды. Миңа бәйләнгәннәрен күргәч, кайнанама Алланың рәхмәте яусын, төне буе мине караватым янында каравыллап чыкты. Әтигә дә: «Мәйсәрәгә Таһир янына килүчеләр бәйләнә», – дип әйткән. Минем үземне дә бу хәл туйдыра башлады. Кайнанам белән кайнатама әйттем аптырагач: «Әни, әти, үпкәләмәгез, мин башка болай яши алмыйм, ачуланмасагыз, миңа бер бүлмәне бүлеп бирегез», – дидем. Башта риза булмадылар. «Таһир филармониядә эшләп торганда, аңа шуннан фатир бирерләр, без үлгәч бу 3 бүлмәле фатир синең үзеңә кала бит», – диделәр. Мин кабат-кабат аерылып чыгу мәсьәләсен күтәрдем. Аннан кайнатам: «Килен, син үзеңә уңайлы урыннан фатир эзлә, без – риза, сиңа бер бүлмәне бүлеп бирәбез», – диде. Балалар белән Комлев(хәзерге Мөштәри) урамындагы йортка, 21 квадрат метрлы бер бүлмәгә күчтем. Озын коридор, берничә гаиләгә бер кухня, суы, бәдрәфе – урамда. Кайнаналарым Таһир белән бергә Тинчурин урамындагы элек яшәгән йортларының каршында гына урнашкан йортка күчтеләр.

 

– Талантлы җырчыны эчүгә сабышуга нәрсә мәҗбүр итте дип уйлыйсыз?

 

– Әти-әнисе исән вакытта Таһир ташланып эчми иде. Туган көн яисә бәйрәм вакытларында гына күңел күтәренкелеге өчен әзрәк күтәреп куя иде. Филармониягә күчкәч аны бик еш кына аракы белән сыйлый башладылар. Үзе белән җырлап йөрүчеләр арасында ук аның тавышыннан көнләшүчеләр булды. Уздырып җибәрер дип курыктылар бугай. Таһир бик йомшак холыклы кеше иде, шул юашлыгыннан шәп файдаландылар. Наил исән чакта бөтенебезне җыеп, концертына алып барган иде. Беренче бүлектә Таһирны халык алкышларга күмде. Икенче бүлектә бераз «кәефләнеп» алган төсле тоелды бу. Абыйсы сәхнә артына менеп караган иде, «батырлык» өчен эчәргә дип Таһирга бер әрҗә аракы куйганнар, имеш. Наил бик кызу канлы кеше иде, аракы шешәләрен аягы белән тибеп ваткан да, тегендәгеләргә әйтәсен әйтеп төшкән. Әти-әнисе үлгәч, балалар да, мин дә «эчмә» дип күпме ялындык. Бер карасаң, эчмәслек тә түгел шул. Әле дә ул хәтле кайгыга ничек чыдаган диген син аны? Абыйсын үтерделәр, Асия исемле апасы суга батып үлде, Сания дигәне дә сәламәтлеккә мантый алмады, яшьли үлде. Аннан әтисе, аның артыннан 7 ай да тормады әнисе үлде.

 

– Таһир Якуповны гомере буе гаилә кормый, ялгыз яшәгән диләр.

 

– Һ.Такташ урамындагы кибеттә эшләүче бик матур, акыллы Гүзәл исемле кыз белән озак кына очрашып йөрделәр. Әти-әнисе исән чакта килен алып кайтырга хурланды ике сукыр кеше янына. Наил үлгәч, кайнанам белән кайнатам күп тапкыр Таһирга кияүгә чыгу турында сүз кузгатып карады. Таһир үзе дә миңа гашыйк иде. Инде ризалык биреп бетерәм дигәндә генә авылдан апам Әнзилә килеп төште дә, мине пыр туздырып атты. Имеш, шул матурлыгың, яшьлегең белән җүнлерәк кеше беткәнмени! Моның Таһирның эчәргә яратуына ишарәләве инде. Мин дә тагын кат-кат уйладым да, Таһирның тәкъдимен кире кактым. Бик озак үпкәләп йөрде. Мин шагыйрь Сафуан Муллагалиевка кияүгә чыккач, аның белән кычкырышып, тавышланып та йөрде әле. Таһир кызым Фәридәдә еш була иде. Шунда очрашкан вакытта: «Мәйсәрә белән өстәл янында син түгел, мин утырырга тиеш идем», – дип Сафуанга җикеренә иде. Үзе, әнисе үлгәч, кайчандыр үзешчәннәр арасында бергә җырлап йөргән Гүзәл исемле хатын белән яши башлады. Тегесе Таһирдан да катырак эчә иде. Кызым Фәридә бик ярата иде Таһир абыйсын. Ашау-эчүен дә, кием-салымын да илтә иде. Таһир да гел Фәридә янында булды. Гүзәлнең ул алып килгән ризыкларны чыгарып сатып, аракыга алыштырганын белгәч, тавыкларны кисәкләргә бүлгәләп, банкалы әйберләрне икенче савытка бушатып илтә башлады. Мин Язучылар союзында җыештыручы булып эшләгәндә(мин анда 20 ел эшләдем), Гүзәле миннән акча теләнергә килә иде. Таһир сорарга ояла, урамда басып кала, монысында оят юк – керә. Үзе шешенеп беткән, киемнәре карарлык түгел. Таһирга: «Икенче мәртәбә эшләгән җиремә килеп, мине мыскыл итеп йөрмәгез, акча бик кирәк булса, өйгә килегез», – дидем. Хәзер үкенеп тә куям, Таһирга кияүгә чыккан булсам, бәлки ул эчүгә сабышмаган да булыр иде дим.

 

– Таһир Якупов хәтерегездә ничек уелып калды?

 

– Таһирны соңгы тапкыр Фәридә янына килгәч күрдем. Бик бетерешкән иде. Фәридә Таһир абыйсы өчен махсус өстәл әзерләде. Таһир баш авырта дип зарланды. Без бергә җыелганда икәү бергә озын көйләр сузарга ярата идек. Үзе: «Миңа кияүгә чыксаң, икәү бергә гастрольләргә йөрер идек», – дип хыяллана иде. Бу юлы: «Әйдә, Мәйсәрә, «Кара урман»ның бер генә куплетын булса да җырлыйк әле», – диде. Җырладык. Таһир ярты юлда тукталып калды. «Их, тавышым беткән икән инде минем, тыным кысыла, һава җитми. Озакламый үләрмен ахры», – диде. Ә күзләрен күрсәгез... Мөлдерәмә яшь белән тулган. Ясап куйган чәенә тып-тып тамалар. Мин чыдый алмадым, өстәл яныннан кубып, йокы бүлмәсенә кердем дә тыела алмыйча еладым. Чыннан да, үләсен сизенгән икән Таһир. Шуннан соң ике атна узды микән, миңа Таһирның күршесе Сәймә чылтыратты. Аның аркылы гел Таһирның хәл-әхвәлен сорашып тора идем. Бу юлы Сәймәнең чылтыратуы күңелемә шом салды. «Инде бер атна-ун көн чамасы Таһирның тәрәзәсендә көне-төне ут яна, кергән-чыккан кеше дә күренми», – диюгә чыгып йөгердем. Ишеген ватып кердек. Таһир бөгәрләнеп яткан килеш җан биргән. Гүзәленең үзе кебек эчкече хатыннар янына берәр атнага чыгып югала торган гадәте бар иде. Бу юлы да шулай булган. Таһир бер-үзе җан биргән, авызына үләр алдыннан су салырга да кеше булмаган. Мин дә соңгы елларда еш барып йөри алмадым шул, күбрәк кызым карады. Урын өстендәге авыру әнием янында булырга туры килде. Әнием 100 яше тулырга ике генә ай калгач үлеп китте. Таһирның үлеме турында шунда ук радиога хәбәр иттем. Мәгълүмат чараларына хәбәр итүләрен үтендем. Аннан филармониягә чылтыраттым. Кая гына мөрәҗәгать итсәм дә, ярдәм итәргә атлыгып торучы булмады. Бары тик Камал театры директоры Шамил Закиров кына акчалата ярдәм күрсәтте. Алланың рәхмәте яусын аңа, ул яхшылыгын әле дә онытмыйм. Таһирны җирләр алдыннан бер мәчеттән мәет юучы бабай чакырдык. «Юк, мин юа алмыйм», – дип китеп барды. Таһирның гәүдәсе таркала башлаган иде. Икенче бер мәчеттән бабай чакырттык. Анысы баш тартмады. Күмү чыгымнарын тулысынча балаларым белән үзем күтәрдем. Йолага туры китереп өчесен, җидесен, кырыгын, елын үткәрдем. Ел саен аның үлгән көненә туры китереп, аның рухына коръән укытам. Каберен карап, тәрбияләп торам. Кабер ташын җырчы Габделфәт Сафин куйдырды, аңа рәхмәтләремне укып бетерә алмыйм.

 

– Хәзер Таһир Якуповның фатирында кемнәр яши?

 

– Таһир эчә башлагач, ялынып-ялварып улым Фәритне үзенә пропискага керүен үтенде. Минем улымны Таһирга пропискага кертәсем килмәде, чөнки үзебезгә фатир бирергә тиешләр иде. Таһир: «Андый-мондый булсам, фатир әрәм була бит», – дигәч, ризалаштым. Фәрит хатыны Венера белән пропискага керде. Гүзәл Таһирдан соң озак тормады, эчеп үлде. Фатир тулысы белән Фәрит гаиләсенә калды. Анда хәзер улымның беренче хатыны Венера тора. Улым исә икенче гаиләсе белән 11 ел инде Венгриядә яши.

 

 

 

Мәйсәрә ханым ире Наил белән


Эльза ХАММАТОВА
Татарстан яшьләре
№ 13 | 30.07.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»