|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.04.2016 Шоу-бизнес
Эльмира Сөләйманова Вәсилә Фәттаховага багышлап җыр яздырганТатарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың вакытсыз арабыздан китүен җырчыны белгән һәм белмәгән кешеләр дә авыр кичерде. Эстрада артистлары өчен бу зур югалту булды. Вәсилә һәркемнең йөрәгендә алыштыргысыз урын алды. Популяр җырчы Эльмира Сөләйманова исә беренчеләрдән булып, Вәсиләгә багышлап "Дуслар китә" исемле тирән мәгънәле җыр яздырган. - Җырның иң элек сүзләре барлыкка килде. Гөлназ Даутова шигырь язып бирде. Сүзләре ошагач, ике дә уйламыйча Ильмира Нәгыймовага көй иҗат итәргә тәкъдим иттем. "Дуслар китә" җыры әнә шулай туды. Бу җырымны якын дустым Вәсиләнең якты истәлегенә багышлыйм. Вәсилә белән тәүге тапкыр 5 еллап элек концертта чыгыш ясаганда таныштык. Ул бик ачык, киң күңелле, мәрхәмәтле, ихлас кеше иде. Мин аны бик юксынам, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә моңлы җырчы Эльмира Сөләйманова.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|