|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2016 Шоу-бизнес
Хәмдүнә Тимергалиева рассада күчерү белән мәшгуль (ФОТО)Тере легенда Хәмдүнә Тимергалиева Мәскәүдәге “Татар җыры” концертыннан кайткач, бер-ике буш көнем бар дип, өендә утырткан үрентеләрен күчертеп утырту белән шөгыльләнгән. Елдагыча кыяр, помидор, борыч һәм дүрт төрле кашкарый һәм бәрхет чәчәкләре утырткан булган. Үрентеләр матур гына баш калкыткан. Җырчы бакча эшләрен бик ярата икән, шуңа күрә үрентеләрне тизрәк бакчага күчертеп утыртуны зарыгып көтә. – Бакчаны, җир эшен аеруча яратам. Шунда казынып энергия туплыйм. Инде бүген фатирым тулы үрентеләрне күчерү белән мәшгульмен. Үзем өчен генә тырышмыйм. Үрентеләрне җырчы энем Илһам Шәриф, баянчы Илфат Шәех бакчасына да әзерлим, – диде Хәмдүнә Тимергалиева.
Эльза ГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|