поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.04.2016 Милләт

Хокукларыңны белсәң, кайда да яшәп була...

Яңа Ярмәк - Камышлы районында урнашкан татар авылларының берсе. 2010 елда бирегә унлап үзбәк гаиләсе килеп урнашкан булган. Бүген Урта Азиядән күченеп килгән дин кардәшләребезнең тормышы ничек бара икән соң? Ярмәклеләр белән нинди мөнәсәбәтләрдә яшәүләре турында без Әзизулла Пулатханов белән сөйләштек.

- Әзиз абый, сез үзегез кайдан? Туган җирегездә нинди эш белән шөгыльләнә идегез?
- Үзбәк милләтеннән булсак та, үзебез Кыргызстанның Ош шәһәрендә яши идек. 2010 елга кадәр тормышыбыз зарланырлык булмады. Минем шәхси төзү фирмам булып, өйләр төзү белән шөгыльләнә идем. Русчалап әйткәндә, биналарны “под ключ” ясый идек: проект төзү, нигез салу, йортлар кору дисеңме... Кыйммәтле агачтан өй җиһазлары ясарга заказлар да күп булды. Кызганыч,  зур йортыбызны, яраткан эшемне ташлап, Россиягә күчеп килергә мәҗбүр булдык.

- Ә моңа нәрсә этәрде соң сезне?
- 2010 елда Кыргызстаннан үзбәкләрне куа башладылар, тормыш авырайды. 30лап гаилә Воронежга таба кузгалган идек, Самараның Рубежное бистәсендә яшәүче бер якташыбыз безне бу якларга чакырды. Ул Яңа Ярмәктә туып үскән, бүген Самарада яшәүче эшкуар Хәйдәр Сафиуллин белән күптән аралаша икән, аның белән сөйләшеп, без шушы авылга кайттык.

- Ярмәклеләр ничек каршы алды соң үзегезне?
- Баштагы мәлдә бик яхшы кабул итмәделәр. Безгә каршы ниндидер дошманлык сизелеп торды. Бер яктан авыл халкын аңлап та була: таныш булмаган кешеләр, әлбәттә инде, ниндидер сагаю уята, шуңа да безнең күңелдә начарлык булмаганын аңлатуы кыен булды, без бит хокуксыз мигрантлар идек ул чакта.
Шулай Самарага китәргә мәҗбүр булдык. Анда эшкә урнаштык, шул ук вакытта даими прописка ясатырга керештек. Кемдер өч айдан, ә кайсыларыбыз биш ай йөреп, кирәк документларны кулыбызга алдык. Берникадәр вакыт үткәч, Хәйдәр әфәнде безне кабат Ярмәккә чакырды.  Бу юлы инде без авылга тулы хокуклы Россия гражданнары буларак кайттык.

- Бүген авыл халкы белән мөнәсәбәтләрегез ничек?
- Аллага шөкер, бар да яхшы. Үзебезгә карата дошманлык карашын сизмибез хәзер. Балалар мәктәпкә, балалар бакчасына йөри, яшьтәшләре белән аралашалар, аларны берсе дә кыерсытмый.
Дөрес, рус телен начар белүебез аркасында аралашу кыенрак. Без, өлкән яшьтәгеләр, СССР вакытында мәктәптә рус телен аз-маз өйрәнгән булсак, яшь буын аңардан бөтенләй мәхрүм калды. Шуңа да балаларга биредә мәктәп программасын үзләштерү җиңел түгел. Шәхсән мин балаларыма рус телен өйрәтү эшенә җитди карыйм. Самарада яшәгәндә дә улым Ниматуллоны көчлерәк мәктәпкә укырга бирергә тырыштым. Директор: “Өченче сыйныф тулы”, - дигәч, “Малай кешегә ике ел рәттән бер сыйныфта утырса да зарары булмас”, - дип, малаемны икенче сыйныфка укырга биргән идем. Бүген ул, Яңа Ярмәктә башлангыч сыйныф мәктәбе генә булганга, Иске Ярмәк мәктәбенең 7 сыйныфына йөреп укый. Ниматулло төрле мәктәп бәйгеләрендә, олимпиадаларда гына түгел, рус теле буенча Бөтенроссия бәйгеләрендә дә катнашып, беренче урыннар алгалады. Татар телен дә үзләштереп килә. Кызларым Зөлхүмәр, Зөләйха, Зета үзләре сайлаган һөнәрләре буенча Самараның уку йортларын тәмамладылар инде.

- Рус телен өйрәнү - әйбәт һәм кирәкле гамәл, ә менә үз телегезне, гореф-гадәтләрегезне балаларыгызга, оныкларыгызга өйрәтәсезме?
- Әлбәттә. Өйдә без үзбәкчә генә сөйләшәбез. Дини, милли бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәбез.

- Ә татарларның гореф-гадәтләре үзбәкләрнекеннән күпкә аерыламы?
- Милли йолаларда аерма булса да, дини бәйрәмнәребез уртак бит безнең. Шуңа күрә дә татар авылына килеп урнашасы килгән иде. Биредә мәчет булуына куанып бетә алмыйбыз, җомга намазына оныкларым белән йөрим. Ә менә җирле халык арасыннан яшьләрнең мәчеткә йөрмәве безнең өчен ят күренеш. Бәлки, бу дәһриле советлар заманы йогынтысыдыр. Әмма бездә ул вакытта да дин көчле иде, хәтта укучыларны мәктәптән җомга намазына җибәрәләр иде.

- Кабат анда кайтасыгыз килмиме?
- Юк. Кыргызстанда, бер караганда, тыныч булып тоелса да, үзбәкләрне кыерсыту бара. Балаларыбызның, оныкларыбызның киләчәге юк анда. Үзбәкстанга да бара алмыйбыз, чөнки анда безгә прописка бирмиләр. Димәк, яхшы эш урыны, тормыш шартлары булдырып булмаячак, гомер буе ялчы урынына йөрү кемне генә кызыктырыр икән?

- Авылда да эш юк бит хәзер.
- Эшләргә теләгән кешегә авылда эш җитәрлек. Яңа Ярмәккә килгәч, элеккеге колхоз кырларының күп өлешендә чүп үләне үсеп утырганына хәйран калдым. Мондагы кара җир яхшы, әйбәт уңыш бирә, ә халык аның кадерен белми.
Халыктан 546 гектар пай җирләрен арендага алып,  инде берничә ел аларны эшкәртеп, яшелчә утыртам, бодай, арыш, солы чәчәм. Киләчәктә алма, виноград бакчалары утыртырга телим. Аларны карап үстерүе күпкә җиңелрәк һәм арзанрак, ә менә уңышы базарда бодайга караганда икеләтә диярлек кыйммәтрәк тора. Әстерхан чикләвеге агачы да талымсыз. Кышны ничек чыгуын күзәтер өчен без ике ел элек 40 төп утырткан идек, бик әйбәт кышладылар. Димәк, киләчәктә аны да үстереп булачак.
Җир уңдырышлы булгач, кыяр, помидор, чөгендер кебек яшелчәләрне дә үстерәбез. Аеруча пекин кәбестәсе уңышны яхшы бирә. Безгә кадәр элеккеге хуҗалар тарафыннан сатып алынган инкубаторны рәтләп, күркә, бройлер тавыклары чебешләрен дә чыгарып, сатабыз. Бу эшләрдә миңа хатыным Баргиной һәм балаларым, башка туганнарым да нык ярдәм итә.
Тик нинди эшкә алынсак та, финанс яктан проблемага барып төртеләбез. Шул ук техниканы рәтләү (ә алар бар да элеккеге колхоздан калган), үсентеләр сатып алу, су сиптерү җайланмасы ясау өчен акча кирәк. 2014 елда фермерларга матди ярдәм күрсәтү программасы буенча өлкә губернаторы Николай Меркушкин миңа грант тапшырган иде, бу безгә яңа трактор сатып алырга ярап куйды. Тагын гариза язар идем – аны өч елга бер тапкыр гына тапшыралар шул, тагын көтәргә кирәк.

- Төзү эшендә тәҗрибәгез бар бит, нигә монда үз фирмагызны ачып җибәрмисез?
- Бу эшкә бик теләп алыныр идем. Россиядә урманнар күп булгач, Кыргызстан белән чагыштырганда агач сатып алу күпкә арзанга төшә. Өйләр төземәсәң дә, ишекләр, җиһазлар ясап, интернетка белдерү элеп куйсаң, өеңнән үк килеп алалар. Заказлар табып була, тик махсус техника сатып алырга акча юк, ә ул кыйммәт тора. Төзү өлкәсендә булган тәҗрибәм монда тормыш җайлап җибәргәндә бик кирәкте. Безнең гаилә элеккеге авыл идарәсе бинасында урнашты, монда су да, җылыту системасы да, башка уңайлыклар да юк иде. Барсын да үз кулларым  белән ясадым. Хәзер менә бертуганым сатып алган йортка ремонт ясап ятам.

- Сез бирегә утызлап гаилә күченеп килде дигән идегез, барсы да Яңа Ярмәктә яшиме?
- Юк, монда унлап гаилә төпләнде. Кемдер Самарада калды, бер-ике гаилә күрше Иске Ярмәк авылында яши. Бу авылда урнашкан гаиләләрдән дә Самарага йөреп эшләүчеләр бар, чөнки яшәү өчен акча кирәк бит.

- Алар мондагы тормышка, җирле халык кыерсыта дип,  сукранмыймы?
- Самара - зур шәһәр, төрле хәлләр булгалый. Тик хокукларыңны белсәң, кайда да яшәп була. Дөрес, Россиядә Урта Азиядән килгән халыкка шикләнеп карыйлар. Тик күңелендә начарлык булган кеше милләтенә карамый бит, руслар, татарлар арасында да яхшысы да, начары да бар.
Безгә ничектер өстәнрәк тә карыйлар.  Берничә мәртәбә документлар тутырганда: “Ха¬та җибәрмәссеңме? Русча аңлыйсыңмы?” - дип сораганнары булды. Кыерсытылуымны күрсәтми генә: “Тырышырбыз, булмаса ярдәм итәрсез инде”. - дигән булам. Без бөтенләй надан халык түгел бит, мәктәптә укыган белемле кешеләр. Яхшы тормыштан качып китмәдек бит без. Чит җирләргә килеп урнашуы җиңел булмады, башка барыр җиребез дә юк. Кайда яшәсәк тә, үз кануннарыбызны, шартларыбызны куймыйча, биргәннәренә шөкер итеп, җирле халык белән дус яшәргә тырышабыз.
Яңа Ярмәктә миһербанлы кешеләр яши. Күп гаиләләр балалар йортыннан кызлар-малайлар алып тәрбиялиләр, бу мактауга лаек. Безне дә авылга сыендырдылар, рәхмәт. Киләчәктә дә арабызда аңлашылмаучанлык булмас, туганнарча аралашып яшәрбез, дип ышанасы килә.

Әңгәмәдәш Алия АРСЛАНОВА.

Әзизулла һәм Баргиной Пулатхановлар (уртада) балалары, кияүләре һәм оныклары белән.



Пулатхановлар гаиләсенә өлкә губернаторы Николай МЕРКУШКИН грант тапшыра (2014 ел).

Автор һәм Фәния КӘРИМОВА фотосурәтләре.


---
Бердәмлек
№ --- | 13.04.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»