|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2016 Матбугат
«Ватаным Татарстан» һәм «Республика Татарстан» басмаларын гамәлгә куючылар вәкаләтләрен өлешчә «Татмедиа»га тапшыра«Ватаным Татарстан» һәм «Республика Татарстан» газеталарын гамәлгә куючы Татарстанның Дәүләт советы һәм Министрлар кабинеты вәкаләтләрен өлешчә «Татмедиа» агентлыгына тапшыра. Бу хакта Ш.Мәрҗәни исемендәге 2 нче Татар гимназиясендә үткән Дәүләт советының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча утырышында билгеле булды. Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова сүзләренчә, яңа килешү проектлары инде әзерләнгән. Карар Министрлар кабинеты белән берлектә Дәүләт советы утырышында кабул ителәчәк, дип хәбәр итә "Татар-Информ" агентлыгы.
--- |
Иң күп укылган
|