поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.08.2009 Мәдәният

ФӘРИТ БИКЧӘНТӘЕВ: «ТЕАТРГА БЕР КУРКЫНЫЧ ТА ЯНАМЫЙ...»

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев белән ”Сәхнә” корреспонденты Гүзәл Сәгыйтова әңгәмә кора. Бу очраклы түгел, аның әлеге олы вазифага алынуына быел җиде ел тулды.

Фәрит Рәфкатович, әңгәмәбезне сәнгать, театр дөньясында булган беренче тәэсирләрегездән башлыйк әле...

 

– Бу минем өчен шулкадәр авыр да, кызык та. Мин – театр баласы, театрда үстем, шәхес буларак та биредә формалаштым, шуңа да беренче тәэсирләрне төгәл әйтә алмыйм. Әтием дә, әнием дә – театр кешеләре, алар белән еш кына гастрольләргә чыгып йөри идем. Пәрдә артында спектакльләр карап утыру... Аеруча «Гүзәлем Әсәл» истә калган. Спектакльдә яңгырлы, җилле көн күренеше бар. Җил-давыл тавышлары чыгару өчен пәрдә артында махсус түгәрәк барабан көйләп куелган иде, без режиссер ярдәмчесе Шакир абый белән Байтимернең (Шәүкәт Биктимеровның) Әсәлне (Наилә Гәрәеваны) алып кайту вакыты җиткәч, әлеге барабанга брезент каплап аны әйләндерә башлый идек. Шул эпизод бик нык хәтердә сакланган...

 

– Театрда Сезгә иң нык йогынты ясаган кешеләр кемнәр?

 

– Театрдагы һәр кеше миңа нинди дә булса йогынты ясагандыр. Фатыйма апа Ильская, Гөлсем Камскаялар, Фуат абый Халитов, Фатыйх Колбарисов, Дэллюс Ильясовлар чоры күз алдымда, аларның һәрберсен аерым-аерым хәтерлим. Ирек Баһманов үзенең кыйммәтле папирослары белән игътибарны җәлеп итә иде... Марсель абыйның театрда йөрүләре... Гомумән, биредәге атмосфера бик нык тәэсир иткәндер.

 

– Камал театры сәхнәсендә карьерагызны актер буларак уңышлы гына башлаган идегез. Режиссерлыкка Сезне нәрсә этәрде?

 

– Театрны ахырга кадәр аңлау омтылышыдыр. Театр эчендә үсү, үземне актер буларак сынап карау, тамашачы һәм партнерлар белән турыдан-туры аралашу миңа бик күп нәрсә бирде. Ләкин вакыт үтү белән театрның серләре моның белән генә чикләнмәгәнен аңладым. Тормышымның бер мизгелендә актер булу миңа аз булып тоела башлады. Әле укыган вакытта ук Марсель абый безгә мөстәкыйль рәвештә өзекләр әзерләргә куша иде. Шул рәвешле һәрбер актерга үзен режиссер буларак та сынап карарга мөмкинлек бирелә. Минем беренче өзегемне карагач, Дамир Сираҗиевнең «син, һичшиксез, режиссурага барырга тиешсең», диюе хәтердә калган. Әле ул вакытта мин малай-шалай, бу турыда уйлаганым да юк. Ләкин тора-бара Празат Исәнбәт, Марсель Сәлимҗанов, Дамир Сираҗиев – театрның хуҗалары кебек тоела башладылар, актерга караганда алар нәрсәнедер күбрәк беләләр, алар тирәсендә ниндидер сер йөри кебек иде, шул сергә төшенәсем килде һәм әкренләп мин аларга тартылдым. Нәтиҗәдә, Казан-Мәскәү поездына утырып Мәскәүгә ГИТИСның режиссерлар факультетына укырга киттем.

 

– Баш режиссер булып эшли башлау иҗатчы буларак ирегегезне чикләмәдеме?

 

– Әлбәттә, чикләде. Урысларда моңа бәйле уңышлы гыйбарә бар: «Тебе проще, ты – художник». Шул ук вакытта мин режиссура профессиясенә һөнәр итеп карыйм. Еш кына режиссерлар үзләрен Алла дип саный, күбесе режиссер буларак уйный башлый, кайберләре нәрсә беләндер мавыгып, һөнәрне югалта. Режиссерлык – ул, беренче чиратта, һөнәр, монда илһам белән генә яшәп булмый. Менә актерда илһам булырга тиеш, ә режиссерлык – ул , тагын бер кабатлыйм, һөнәр.

 

– Җиде ел эчендә дөньяны, сәнгатьне кабул итүегездә ниндидер үзгәрешләр барлыкка килдеме?

 

– Мин элек, сәнгать – кешене үзгәртергә сәләтле көч, дип уйлый идем, хәзер андый фикердән ерак торам. Сәнгать кешене үзгәртә алмый, ул бары тик мәхәббәт, дуслык, туганлык, җаваплылык кебек кыйммәтләрне хәтердә яңартырга сәләтле. Иң мөһиме, театрга килгәннәр ниндидер тибрәнү алып, тамаша залыннан дөрес дулкында чыгып китәргә тиеш. Бүген мин әнә шундый карашта.

 

– Сез М.Салимҗанов эшен дәвам итүче, ләкин, эшләү алымнарыгызга килсәк, алар - төрле, моны татар җәмәгатьчелеге бертөрле генә кабул итми... Салимҗанов чоры, Бикчәнтәев чоры дигән чагыштырулар туйдырмадымы?

 

– Чагыштырсыннар, бу табигый нәрсә. Марсель Сәлимҗанов 38 елдан артык театрны җитәкләгән, мин шулай ук аның кул астында эшләдем. Чагыштырулар да бер төрле генә түгел. Аларга бик игътибар бирмичә алга барырга, эшләргә кирәк.

 

– Сәлимҗановның укучысы буларак остазыгыздан кабул иткән сыйфатлар, гадәтләр?

 

– Безнең театрда Марсель абыйдан калган язылмаган кануннар бар. Барысын да әйтеп булмый... Менә, мәсәлән, театрдан үзе киткән кешене Марсель абый беркайчан да кире алмый, ул кешене күңеленнән бөтенләйгә сыза иде. Аның өчен тугрылылык иң мөһим сыйфатларның берсе булды. Моны мин дә кабул иттем. Шулай ук репитицияләрне җомга көн башлау Марсель абый керткән традиция. Бик күп традицияләрне Шамил Зиннурович дәвам итә.

 

– Бүгенге театрга нинди дә булса куркыныч яныймы?

 

– Минемчә, театрга, гомумән, бер куркыныч та янамый, янамаган да, янамаячак та. Чөнки театрның табигате ул кешенең таләпләреннән чыга, тамашачы театрсыз яши алмый, ә вак-төяк куркынычлар, борчулар ул һәр театрга, һәр чорга хас.

 

– Ләкин күпләр «бүген безне урап алган тормыш театрдан кызыграк», диләр. Егерме-егерме биш елдан театрга ихтыяҗ булырмы? Аны ничек итеп күзаллыйсыз?

 

– Театр югалмаячак. Кино сәнгате үсеш алган дәвердә дә театр үлә дигән фаразлар кылынган иде, ләкин ул үлмәде, интернет барлыкка килде – ул һаман да яши. Әгәр дә театр чын икән – ул беркайчан да үлмәячәк. Вакыт үтү белән аның бары формалары үзгәрәчәк. Бердәнбер куркыныч – тамашачыларны югалту. Әгәр дә без сәхнәдән алдый, ышандырмый башласак, менә шул вакытта тамашачыны театрга куып кертеп тә булмаячак.

 

– Театр яңа формалар алачак, дидегез. Милли театрның яңа формасы нинди булыр соң? Безнең тамашачы ул яңа формаларны кабул итәрме? Татар театры үзгәрергә тиеш түгел, традицияләргә тугры калырга тиеш дигән фикер киң таралган кебек...

 

– Театрның бөтен кыйммәте, аның заман белән бергә атлавында. Вакыт үтү белән ул үзгәрми икән – аның кирәге дә юк. Тамашачы театрга үзен борчыган сорауларга җавап алырга да килә. Ике сәгать эчендә ул хәзер менә шушы мизгелдә барган вакыйгалар агышын күзәтә, үзе дә сизмәстән сәхнәдәге персонажларга ияреп төрле кичерешләр белән яши башлый. Театрның сихере шунда. Ә инде кемгәдер бары тик традицияләргә таянган, яңалыкны кабул итмәгән театр кирәк икән, рәхим итеп яңа театр ачсын. Ә безнең театр – тере театр, ул заман белән бергә атларга тиеш.

 

– Сез гастрольләрдә бик еш буласыз, күп театрларның эшчәнлеге белән яхшы таныш, башкалар белән чагыштырганда Камал театрының үзенчәлеге нәрсәдә?

 

– Башка шәһәрләр, башка илләрдән гастрольләрдән кайткач, еш кына «ничек?» дип сорыйлар, без «барыбер безнең актерлар яхшырак» дибез. Күп кенә театрлар үзләренә ниндидер миссия салынган дип уйлап, үзләрен миссионерлар итеп күрсәтәләр. Безнекеләр исә бу турыда уйламый, аларда бернинди амбиция дә юк. Театрның шундый булуында Шамил Зиннуровичның да өлеше зур, аның ишегендә кабул итү сәгатьләре язылган бер язу да юк. Язучы, рәссам, журналистмы ул, гади тамашачымы, теләсә кайсы вакытта аның янына кереп китә ала – бу шулай ук театрның «ачык» булуының бер күрсәткече. Бәлки бу, гомумән, безнең милләткә хас сыйфаттыр. Татар театрының барлыкка килү тарихы да гап-гади бит: егетләр-кызлар тоталар да спектакль уйный башлыйлар. Бездә барысы да гади, гадәти. Без сәхнәдән тамашачы белән алар телендә сөйләшәбез, үзебезне өстен куймыйбыз, акыл сатмыйбыз. Репитицияләр дә бик җиңел үтә. Бәхеткә каршы, театрда буыннар опозициясе юк, буыннар чылбыры ныклы. Еш кына фойеда җыелабыз, өлкән артистлар элеккеге вакыйгаларны сөйли, яшьләр аларны авыз ачып тыңлый. Минемчә, театр эчтән бер гаилә булып яшәсә, ул беркайчан да бетмәячәк. Эчке конфликт, интригалар – театр җимерелүнең беренче сәбәпчеләре. Чит ил театрларына килсәк, алар бер-берсе белән ярышып нәрсә генә кыланмый хәзер. Россиядә дә телгә алырлык берничә генә театр калды: Петр Фоменко театры, Петербургта Лев Додин театры, Анатолий Васильевның театраль лабораториясе бар иде. Әлбәттә, башка театрларда да кызыклы спектакльләр чыгарыладыр. Ләкин монда сүз театрлар хакында бара.

 

– Быелгы драматурглар җыенында Сезнең «театр көнбатышка юнәлергә тиеш» дигән сүзләрегез бәхәс куптарды. Гомумевропа стандартларына тартылып татар театры үзенең милли йөзен югалтмасмы?

 

– Татар театры туганда ук рус театрыннан бик күп нәрсә ала, ә рус театры, үз чиратында, Көнбатыш тәэсирендә барлыкка килгән. Бүген без тулаем Көнбатышка мөрәҗәгать итмәсәк тә, барыбер рус театрларының үсешен, эшчәнлеген күзәтәбез. Моны турыдан-туры аңларга кирәкмидер... Көнчыгыш белән Көнбатыш темасы – ул бүгенге көннең иң җитди темаларының берсе. Бу мәдәниятләрнең кушылуы гына түгел, милли аңның кушылуы да.

 

– Провинция театрларының иң көчлесе дип нинди театрны атар идегез?

 

– Алар һәрберсе шундый үзенчәлекле, һәрберсенең үз йөзе бар. Әлмәт театрының труппасы бик көчле. Минзәлә театрының директоры бернигә карамыйча театрны бик яхшы тота, кызыклы репертуар туплый. Чаллыда кызыклы артистлар, режиссер бар, ләкин, кызганычка каршы, аларга хөкүмәт тарафыннан игътибар җитеп бетми.

 

– «Театр бер үк авторларга мөрәҗәгать итә, театр башлыклары драматургларны театрдан биздерделәр» дигән фикер һәрдаим яңгырап тора. Бу сүзләрдә хаклык бармы?

 

– Бу турыда бик күп сөйләделәр, сөйлиләр... Менә бүгенге репертуарны карагыз... Флорид Бүләков, Ләбиб Айтуганов, Мансур Гыйләҗев... Аз? Тагын кирәкме? Туфан абый әйбәт әсәрләр яза икән, нишлим? Зөлфәт Хәким безнең заманга актуаль проблемаларны күтәреп чыга икән... Тагын шунысы бар... Автор килә, укыйм, сөйләшәбез, төзәтмәләр кертергә киңәшләр бирәм, һәм ул югала. Марсель абыйның: «Вахтер дядя Костя әйбәт пьеса китерсә, аныкын да куям»,   дигән алтын сүзе бар иде. Һәрбер драматург үзе турында югары фикердә, «гениаль пьеса яздым, куймадылар», – дип зарланып йөри. Без һәркемнең күңелен күрергә тырышып, бөтен язылган әсәрләрне дә сәхнәгә чыгара алмыйбыз.

 

– Драматург булсагыз, бүген нинди темалар күтәреп чыгар идегез?

 

– Темалар күп... Мине хәтер, вакыт темасы бик дулкынландыра... Менә бүген кризис дип чаң кагалар. Минем өчен финанс кризисы куркыныч түгел, иң мөһиме рухи кризис булмасын. Ләкин рухи кризис башланганда беркем дә чаң какмаячак.

 

– Труппагызда илледән артык артист, бөтенләй рольсез утырганнары бармы?

 

– Ничек кенә булмасын, театрда актерлар талантлырак, матуррак, тырышракка бүленәләр. Һәм шул критерийлар арасында минем өчен иң мөһиме – тырышлык, театрга бирелгәнлек. Мин кемнеңдер театр белән чын-чынлап авырганын күреп торам икән, «моңа, һичшиксез, роль бирергә кирәк», дигән фикергә киләм, күңелемдә аңа карата җаваплылык хисе арта. Теләсә кайсы актердан «сезнең яңадан-яңа рольләр уйныйсыгыз киләме?» дип сорагыз, ул «бик килә, бирмиләр», диячәк, ә мин бик килгәнен күрмим, сизмим. Бик килсә, ул тик тормас иде. Актер һәрдаим үз өстендә эшләргә, бөтен нәрсә белән кызыксынырга, күп укырга, үз-үзен баетырга, туктап калмаска тиеш.

 

– «Театр одного актера»... Сездә кайсы актер әлеге театрны тотып тора алыр иде? 

 

– Марсель Хәкимовичның иң зур казанышы – театрда ансабль тудыруы. Сәхнәдә артистлар бер-берсенә ярдәм итеп, бер-берсен тулыландырып эшлиләр. Яшьләргә төп рольләр биреп, халык артистын  массовкага чыгару – бездә табигый күренеш. «Театр одного актера»... Белмим, әйтә алмыйм...

 

– Сезне бүген нәрсә борчый?

 

– Яшьләр борчый – яшьлекләре белән. Минемчә, яшьләр кирәк дәрәҗәсендә театр белән мавыкмыйлар, даими шөгыльләнмиләр, аз укыйлар, тар карашлылар... Аларга мөстәкыйльлек җитми, әйткәнне, кушканны көтәләр.

 

– Бу әңгәмәне нинди сүзләр белән тәмамлар идегез?

 

– Бәлки, бу сүзем кабатлау булыр – театрга бер куркыныч та янамый...


Гүзәл СӘГЫЙТОВА
Сәхнә
№ 8 | август 2009
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»