|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.08.2009 Җәмгыять
РӨСТӘМ БИКМУЛЛИН ФЕСТИВАЛЕ“Сәләт” республикабызда һәм Рәсәйнең дистәләгән регионнарында яшәүче сәләтле балалар һәм яшьләрдән халыкның интеллектуаль элитасын барлыкка китерүгә ярдәм итүе белән беррәттән, бу тыйнак балалардан Иҗат, Акыл һәм Аң-фәһем меценатлары формалаштырып, дәвамлы рәвештә меценатлык нигезенә “ташлар” сала бара. “Сәләт”нең күпсанлы дуслары: Рөстәм Бикмуллин, Рөстәм Сөләйманов, Фоат Комаров, Ришат Әбүбакиров, Альберт Шиһабетдинов, Зариф Закиров, Виктор Кузнецов, Җәлил Сөләйманов, Альмир Сабитов, Илдар Хайбуллов, Фәрит Мифтахов кебек шәхесләр шундыйлардан. Кызганычка каршы, Рөстәм Тәлгать улы Бикмуллин бүген безнең арада түгел. Ләкин күпләрнең күңелендә ул яшьләр лидеры буларак та, кайгыртучан, яратучы тормыш иптәше һәм өч бала атасы буларак та, Грушин үзешчән җыр фестивалендә татар делегациянең алыштыргысыз җитәкчесе буларак та, “Сәләт” балалары һәм яшьләренең ярдәмчел һәм күптәнге дусты буларак та, шулай ук бик сирәк очрый торган гаҗәеп кешелеклелек сыйфатларына ия яхшы күңелле гап-гади КЕШЕ буларак та яши бирә. Нәкъ менә шуның өчен, бу якын һәм кадерле кешенең фаҗигале төстә дөньядан китүеннән соң аның исемен мәңгеләштерү максаты белән, сәләтлеләр 2001 елдан башлап һәр ел сәләтле балалар һәм яшьләрнең республика җыр һәм шигърият фестивальләрен оештырырга, һәм аңа Бикмуллин исемен бирергә карар кылдылар.
Соңгы ике ел фестивальнең директоры булып Илназ Сафиуллин тора.
Фестивальнең Нигезләмәсе.
--- |
Иң күп укылган
|