|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.04.2016 Милләт
Тукай юлыннан атлыйбызСөекле Тукаебыз тормышы һәм иҗаты белән минем беренче танышуым татар мәктәбенең башлангычына туры килгән иде. Аның балалар өчен язылган “Кәҗә белән сарык” әкияте, “Бала белән күбәләк”, “Мияубикә”, “Кызыклы шәкерт”, “Шаян песи” кебек шигырьләре әле хәзер дә көмеш кыңгыраулар сыман колагымда яңгырыйлар. Шагыйрь: «Һич сине куркытмасыннар Шүрәле, җен һәм убыр - барчасы юк сүз, аларның булганы юктыр гомер”, - дип кисәтеп язса да, урманда йөргән чакта артымнан Шүрәле басып җитәр дә, “кети-кети” уйнарга чакырыр, ә елгадан Су анасы килеп чыгар кебек тоела иде. Бу инде Тукаебызның иҗатындагы сурәт-рәвешләрнең тирән тәэсире булгандыр. Рус мәктәбендә, хәрби уку йортларында укып, 35 ел буе илебезнең төрле төбәкләрендә башка милләт кешеләре арасында хезмәт итәргә туры килсә дә, Тукаебыздан, туган телебездән аерылмаганыма мин бик шат һәм бәхетлемен. Тукай шигърияте дөньясын гизеп, кайвакыт күңелгә шигъри юллар килүе гаҗәп түгелдер, минемчә. Үзем өчен генә язган бер шигыремнән берничә юл китерәсем килә. Аны мин “Тукай юлыннан” дип атаган идем. ...Балачактан инде милли 1977 елда Брежнев Конституциясе нигезендә “Наша нация - советский народ” лозунгы астында руслаштыру сәясәте башланды. Татар авылларындагы мәктәпләрдә туган телдә укыту бетте, татар теле һәм әдәбияты дәресләре атнасына 1 - 2 дәрес кенә калдырылды. Имеш, татар мәктәпләрен тәмамлаган укучыларга югары уку йортларының ишекләре ябык, татар теле үзара сөйләшү өчен генә кирәк. Андый сәясәт телебезнең генә түгел, милләтебезнең тамырын корыту өчен эшләнә иде. Забайкалье хәрби округында булган бер хәл исемә төшә. Мине әле генә полк командиры урынбасары итеп билгеләделәр. Бер казармада тумбочка өстендә хромка гармунын күреп алдым. “Кем уйный бу гармунда?” - дигәч, татар кыяфәтендәге бер егет рус көе уйнап җибәрде. “Ә син кайсы яктан соң?”- дигән сорауга “Из Татарии, из Бугульмы”, - дип җавап бирде. Безнең әңгәмә вакытында тирә-ягыбызда солдатлар, офицерлар җыелган иде. “Бир әле гармуныңны, туган”, - дидем дә, гармунны алып “Туган авылым” көен уйнап җибәрдем. Төрле милләт вәкилләре безне игътибар белән тыңладылар. Ә уйнап бетергәч: “Мә, солдат, гармуныңны! Беркайда һәм беркайчан да туган телеңне онытма, милли моңнарыңнан оялма,”- дидем. Аллага шөкер, ул чорлар тарихта калды шикелле. Милли җанлы татар җи¬тәкчеләребезнең тырышлы¬гы белән чыгарылган за¬кон¬нар туган телебезне өйрә¬нергә мөмкинлек тудырды, Татарстан Республикасы җи¬тәкчеләре, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты хезмәткәрләре төрле төбәкләрдә яшәгән милләт¬тәшләребезгә ярдәм кулын сузып тора. Ә шулай да, урыслашып баручы милләтебезне, туган телебезне саклап калуга, үстерүгә, татар милләтенең дәрәҗәсен күтәрүгә әле күп көч куярга кирәк, дип уйлыйм. Самара җире, Болгар иле, Габдулла Тукайның тагын бер асыл сыйфаты - татар җырын, татар моңын сөюе. “Әгәр миңа җырлар ярдәм итмәсә, мин соң туган телебезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә, байлыкка ия була алыр идеммени”, - дип яза ул. “Мин кечкенәдән үк җырчы идем, - диелгән шагыйрьнең хәтимәсендә дә (соңгы сүзендә). - Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем”. Ишеттем мин кичә берәү Аның “Әллүки” җырының сүзләре дә, моңы да беркемне дә битараф калдырмас, мөгаен. Кайчак алам гармун, көй Тукай иҗаты күңелемнең нечкә кылларын тибрән¬дермәсә, бу шигъри юлларны язу мөмкин булыр идемени? Милли тел һәм милли моң бер-берсеннән башка яши алмаган кебек, телебез дә милләтебездән аерылып, ялгызлыкка дучар булмасын иде.
--- |
Иң күп укылган
|