поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.04.2016 Язмыш

Әйтелмәгән рәхмәт

Сакланып кына йөрегез, балам! Әниебез шул сүзләрне әйтә дә ишекне эчтән бикләп куя. Без караңгылыкка кереп чумабыз. Яктырганчы әле ике сәгатьләп вакыт бар. Мәктәпкә таң аткач кына барып җитәбез. Хәтер иң авыр чорны – кыш көннәрен саклап калган. Аякларда кершән кебек тула оеклар, кыштырдап торган өр-яңа чабаталар. Билгеле, бүген минем хыялымда шулай. Аларның төрле чагы булгандыр. Беренче киюдә үк суга батып кайткан чаклар була иде бит.

Шулай хатирәләр дөньясына кереп китәм дә апам Рушаниядән сорап куям:
– Апа, җир кардан ачылгач без аякка нәрсә киеп йөри идек соң?
– Ялантәпи инде. Үзең хәтер­лә­мисеңмени соң? Киемне сакларга тырыша идек, – дип җавап биргән иде апам.

Мин бит әле иртүк торып мәк­тәпкә баруыбыз турында сөйли башлаган идем. Башкалар ничектер, ә минем үлеп йокым килә – гүя авыр болытлар күз кабагына өел­гән... Кичә кичтән өй биремен чишә алмадым. Төнге сәгать икегә кадәр утырырга туры килде. Йокым туймаган. Ә өй эшен барыбер эш­ләдем. Бу сыйфатым да тормышта ярап куйды. Ничек кенә авыр булмасын, җиңәргә – җи­ңелмәскә! Бернинди уйсыз яшә­мәскә. Моңа шулай ук әниебез, укытучыларыбыз өйрәтте. “Бел­мәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп”, – ди иде әниебез. Ул да укытучы иде.

Без инде җиденче сыйныфта укый идек, Вәли абыебыз класска керде дә: “Әгәр төймәле счетта да саный алмасагыз, сез нинди җидееллык белемле кешеләр инде?” – ди. Бу сораудан ничек аптырашта калуыбызны белсәгез икән! Әле бит: “Иртәгә үк счетлар алып килегез!” – дип тә өстәде.

 “Сугыш балалары” дигән ярлык йөрткән сабыйларда андый могҗиза кайдан булсын? Әтинең юклыгын искәртеп торырга сәбәп­ләр чыгып кына тора иде шул. Ярый әле мескеннәр дип кул сел­тәмәгәннәр, безне кеше итәргә тырышканнар. Вәли абыйның мәсьә­ләне кабыргасы белән куюы да шул турыда сөй­ли.

1953 елда Чирмешән урта мәк­тәбе бинасы янгач, безнең мәктәп­тән дә берничә партаны алып киттеләр. Бер партада дүртәү утыра башладык. Минем урыным иң почмакта – I вариантка туры килә. Чыгарылыш имтиханнары җитте. Алгебрадан язма эшкә әзерләнә­без. Вәли абыебыз комиссия әгъза­ларыннан алда класс­ка керде дә:

– Мөлекова, күршең белән урыныңны алыштырып утыр! – ди.
Шулай итеп, миңа икенче вариант биремен эшләргә туры килде. Соңыннан белдек: икенче ва­ри­антның биреме авыррак булган икән. Мин мәсьәлә-мисалны чиш­сәм, җавап бөтен класска тарала иде. Моны, гадәттә, укытучыбыз өнәми иде, бүген, ни могҗиза, барыбызны да аптырашта калдырды.

Безнең класста утыздан артык укучы. Күбесе инде яшь буенча күптән мәктәпне тәмам­лаган булырга тиеш. Әмма төрле сәбәпләр аркасында укырга йөри алмаганнар. Әгәр тагын контроль эшне үти алмасалар, класста утырып калулары көн кебек ачык. Аннары инде алар бөтенләй укуны ташлаячак. Димәк, җидееллык мәктәпне тә­мамлау турында таныклык та алмаячаклар...
Укытучының шуны күз алдында тотып эшләгән әлеге адымын үзем шул һөнәр иясе булгач кына аңладым. Республикакүләм зур дәрәҗәгә ирешкән шәхес Мидхәт ага Шәрифуллинның да Вәли абыебыз турында зур дулкынлану белән әйткән сүзләренә төшендем.  “Укытучы бит әле ул – тәрбияче дә. Вәли Галимович балалар турында һәрьяклап кайгырта иде, – диде дә, зур пафос белән: – Һәрьяклап!” – дип өстәде.

Моңа мин үзем дә шаһит. Шулай бервакыт көз көне коеп яуган карлы яңгыр астында мәктәпкә барып кердек. Беренче дәрес – алгеб­ра. Вәли абый шунда сулары тамып торган биш­мәтләребезне мич кырыена элеп куйган иде...
Үзәкне өзеп искә төшкән миз­гелләр бик күп алар. Укытучыларыбызга булган олы рәх­мәтебезне генә әйтергә һаман вакыт таба алмыйбыз. Вәли абыебыз да һич югы шул юлларны укысын иде... Юк шул. Соңга калдым.

Элеккеге Беренче Май – хә­зер Чирмешән районының Лашман авылында туып, шунда урта белем алган һәм укытучы һөнә­рен сайлап, зур үрләр яулаган укытучым инде бакыйлыкка күч­кән. Минем бу язмамны, бәхәссез, күпләр укыр. Күпләр аны сагынып искә алыр. Ул халкыбызның мәшһүр уллары – мәгъри­фәт­челәр Каюм Насыйри, Риза Фәхретдиннәр белән бер сафта торырлык шәхес.

P.S. Ни кызганыч, соңгы елларда андый талант ияләрен ачыклап, аларны тиешле дә­рәҗәгә күтәрү буенча эш алып барылмый. Шулай да телевизор экраннарында “Белем дөньясы” дигән тапшырулар циклы игълан ителгәч, күңелдә зур өмет туды. Әлеге эшкә керешер алдыннан халкыбызга мө­рәҗә­гать итеп, үзләренә белем биргән, яшәргә өйрәткән, тормышка аяк басарга ярдәм иткән мәгърифәт­челәрне искә алырга, алар турында язарга тәкъдим иттеләр.

Римма Фәттахова,
ветеран журналист.


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.04.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»