09.04.2016 Мәдәният
Рада Нигъмәтуллина кемгә рәнҗи? – 2
Рәнҗү сүзен соңгы чиккә җиткән, дөньяда бернинди өмете калмаган кеше әйтә. Дин исә, нинди генә авыр хәлдә дә, тыелырга киңәш итә, таякның ике башлы булуын искәртә. Ни хәл итәсең, тормышта соңгы чиккә җиткән сәнгать әһелләре дә бар. Күптән түгел редакциягә дә “Рәнҗү” дип аталган хат килеп төште.
Хатның авторы, танылган сынчы Рада Нигъмәтуллина Россия һәм Татарстан Президентларына юллаган әлеге мөрәҗәгатендә авыр тормышы, төрле шәхесләргә багышланган алты (!) бәйгедә җиңеп тә, Казанда бер генә һәйкәленең булмавы турында бәян иткән. Хат уңаеннан без танылган сынчыларның тормышы белән танышып кайттык, нәтиҗәдә “Рада Нигъмәтуллина кемгә рәнҗи?” (11 март, 2016 ел) дигән язма дөнья күрде. Әлеге газета, мәсьәләгә ачыклык кертү уңаеннан, Казан мэриясенә һәм Татарстан Мәдәният министрлыгына юлланды. Боз кузгалды, язма уңаеннан рәсми җавап килде, Рада Нигъмәтуллинага телефоннан шалтыратып хәл белешү башланган.
Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Н.Гречанникова имзасы куелган җавапта түбәндәге юллар бар: “Казан шәһәрендә һәйкәлләр Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә куела. Әлеге документта иң яхшы эскиз проектына бәйге үткәрү вакытлары, заказчы, эшләрне финанслау чыганаклары күрсәтелә. Галиәсгар Камалга һәйкәл уңаеннан мондый карарның кабул ителгәне юк”.
Шул ук вакытта без әлеге һәйкәл артыннан мәрхүм Марсель Сәлимҗановның, Шамил Закировның йөргәнен беләбез. Әлеге эшне хәзер Галиәсгар Камал театры директоры Илфир Якупов, баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев дәвам иткәнлеге дә билгеле. Г.Камалга һәйкәл кую мәсьәләсе турында PR буенча директор урынбасары Илшат Латыйпов болай диде:
– Театр җитәкчелеге бина каршында Галиәсгар Камалга һәйкәл кую идеясен тулысынча хуплый. Бу гамәл танылган драматург исемен мәңгеләштерү дә, театрга нигез салучыларга хөрмәт билгесе дә булыр иде. Моңа бик матур сәбәп тә бар. 2016 елда Казанда беренче татарча спектакль куелуга 110 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Без башкарма хакимият органнарына һәйкәл кою чыгымнарын каплау мөмкинлеген тикшерү һәм урынын раслау турындагы үтенеч хатыбызны юлладык. Мәсьәләнең уңай хәл ителүенә өметләнәбез.
Н.Гречанникова имзасы белән килгән хатта Сара Садыйкова һәйкәле буенча мондый аңлатма бирелгән: “Министрлар Кабинетының “Композитор, Татарстан Республикасы халык артисты Сара Садыйковага һәйкәл-ансамбль кору турында”гы 633 нче карарына (19.12.2006) Министрлар Кабинетының 134 нче карары (04.03.15) белән үзгәрешләр кертелде. Хәзер аның урыны итеп Габдулла Тукай һәм Садыйк Әхтәмов урамнары кисешкән җир тәгаенләнде”. Шулай итеп җавапта ун елга сузылган һәйкәл мәрәкәсе буенча бернинди яңалык та күрсәтелмәгән. Бу эшне кем үз өстенә алган, һәйкәл кую эше барамы-юкмы, аның төгәлләү вакыты кайчан – җавапта бу хакта ләм-мим.
Рада Нигъмәтуллина исә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Казан шәһәре мэры Илсур Метшинга тагын бер “ачык хат” юллаган. Анда ул 85 яше тулу уңаеннан, кызлары Изабелла Рогожина, Марина Нигъмәтуллина белән бергәләп иҗат иткән 500ләп сынны Татарстанга бүләк итүе, аларны галереяга урнаштыруларын сорап яза. “Бу – минем соңгы юбилей күргәзмәм, – дип өзгәләнә ул. – 60 еллап иҗат итү дәверендә безнең иҗади эшләребез Татарстанның кайсы гына төбәгенә таралмады. Алар бик күп музейларның запасникларында чират көтеп ята. Ни өчен алай килеп чыга соң? Чөнки без гомер буе очын-очка ялгап яшәдек, күргәзмәгә сыннарны ничек кирәк алай алып килсәк, күп вакыт барысын да кире алып кайту мөмкинлеге булмый иде. Безгә Рәссамнар берлеге дә, Мәдәният министрлыгы да машина бирә алмады. Заказлар, сатулар булмау сәбәпле, авылда яшәргә туры килә. Институтны тәмамлаганнан бирле Казанда остаханә тоту бәхетенә дә ирешкәнебез юк”.
Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе, Россиянең атказанган рәссамы Зөфәр Гыймаев Рада Нигъмәтуллинаны намуслы, чын мәгънәсендә талант иясе дип саный. Аның иҗатына шундый карашны ул намуслы булуына бәйләп аңлата да:
– Без акча дип дусның дусны саткан заманда яшибез. Рада Хөсәен кызы кебек шәхесләр – мондый заман өчен ят шәхесләр. Шуңа күрә аларның иҗаты күренми, һәйкәлләре куелмый. Ә бит Казанны уртакул һәйкәлләр басып алды. Гасыймов иҗат иткән Сәйдәш һәйкәле урынына Рада ханым иҗат иткәне куелса, Казанның йөзен чын сәнгать әсәре бизәгән булыр иде. Мин кайчан да булса Казаннан мондый халтура үрнәкләре алыныр, чын һәйкәлләр куелыр дип ышанам. Аның өчен, билгеле, берничә буынның алмашынуы кирәк. Рада Нигъмәтуллинаның “Рәнҗү” дигән хаты белән татар зыялылары таныш, шәхсән үзем дә укыдым. Әле ул анда бик күп нәрсәне язмаган, кагылып кына үткән.
Шәхси күргәзмәгә килгәндә, Татарстанның халык рәссамы Фәридә Хасьянова фикеренчә, милли сәнгатькә өлеш керткән шушындый олуг шәхесләрнең күргәзмәсен оештыруда бернинди каршылык чыкмаска тиеш. Фәкать үзара аңлашырга гына кирәк. Монда бит сүз Рада Нигъмәтуллина турында гына түгел, талантлы гаилә турында бара. Быел бу гаиләнең һәрбер әгъзасы юбилейларын билгеләп үтә.
Менә шундый хәлләр. Түрәләр конкрет эш турында конкрет җавап бирә алмады, ә рәссамнар әле һаман өметләнә. Алга таба ни булыр, билгесез. Чын иҗатка намуслы бәя алыр өчен шулай ук берничә буын алмашынуын көтәргә туры килер микән? Мәдәният министрлыгы әлегә дәшми.
Моңа кадәр язган идек: Рада Нигъмәтуллина кемгә рәнҗи?