|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.04.2016 Шоу-бизнес
Заһир Насыйбуллин исән!“Сак-Сок” рок-төркеменә нигез салган җырчы үлгән дигән хәбәр ялган булып чыкты. Дезинформациянең ничек килеп чыкканын бәйнә-бәйнә язабыз: Иң элек Заһир Насыйбуллинның үлеме турында кичә иртән Фейсбукта “Деловой квартал” журналы мөхәррире Руслан Сираҗетдинов язып чыкты. Аннан бу хәбәрнең чыганакларын белештек. Баксаң, Русланның әтисе Заһир белән дуслар икән. Күңелсез хәбәрне аңа җырчының улы җиткергән. Заһир Насыйбуллинның үлеме турында төштән соң “Матбугат.ру” язып чыкты. Күп тә үтмәде, Чаллыдагы укучыларыбыздан “Заһир исән! Бүген күрдек!” дигән хәбәрләр килә башлады. Һәм язма тиз арада сайттан алып куелды.
Әлбәттә, шундук иртәнге “яңалыкның” чыганагына шалтыраттык. Баксаң, Русланның әтисе белән Заһир әфәнденең улы бер-берсен дөрес аңламаганнар икән. Ничек дөрес аңламаска мөмкин? Монысы безгә сер булып калды...
Бүген Заһир Насыйбуллинны эзләп таптык. Ул чыннан да исән-сау. Безгә ачулы түгел булып чыкты. “Булган-беткән, борчылмагыз. Минем улым андый нәрсәне әйтергә мөмкин түгел. Кара пиар булды инде бу. Әмма миңа кара пиар да, ак пиар ди кирәк түгел,” – диде җырчы.
Ничек кенә булмасын, кичә “Матбугат.ру”да ялган хәбәр чыкты. Моның өчен, беренчедән, Заһир абыйдан, икенчедән, укучыларыбыздан гафу үтенәбез. Барыгызга да хәерле-имин озын гомерләр насыйп итсен...
--- |
Иң күп укылган
|