поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.04.2016 Шоу-бизнес

Ике ел массажчы булып эшләгән Фирдүс Тямаевны һөнәрен ташларга нәрсә мәҗбүр иткән? (ИНТЕРВЬЮ)

Татар сәхнәсенә гади авыл егете образында килеп кереп, кулларын биленә куеп, үзенә генә хас тыпырдавы белән ду китереп бии-бии җырлаучы Фирдүс Тямаев тамашачыга да тыныч кына утырырга ирек бирми: җырлата, биетә, уйната, елата... Концертлары чын тамаша – җыр-биюдән тыш, халык белән җанлы аралашу, мәзәк, вәгазь-нотык – бераз гына барысы да бар анда, әллә гипнозлый да инде?!

Залдагы халыкны берничә сәгать күтәренке рухта тотучы артист үзе турында: “Мин җырчы түгел, мин – автор-башкаручы”, – ди. “Мишәр акценты колакны ерта, тыңлый алмыйм”, – дип, кайберәүләр аның җырлаганын өнәп бетермәсәләр дә, гадилеге, җырын башкару осталыгы белән бүтәннәрдән аерылып торуы өчен күпләр якын итә үзен.

– Фирдүс, син бер әңгәмәңдә зур шәһәрләрдә күп акча эшләп булмый дигәнсең, ә үзең Казанның “УНИКС” концертлар залына килгәнсең? (Концерт алдыннан корган әңгәмәбез шулай шаян рухта башланып китте).
– Алай түгел, зур шәһәрләрдә чыгым күбрәк. Әйтик, менә шушы залны бер көнгә арендалау 150 мең сум. Кыйммәт бит инде. Залны тутыра алсаң, керем кала, тулмаса, коллективка түләргә җитмәве дә бар. Алдап әйтә алмыйм, безнең керем кала. Мактанасы килми, Аллага шөкер дип кенә әйтә алам. Иҗат төркемебездә 16 кеше, үзем җырлыйм, хатын җырлый, бэк-вокалдагы Резедә исемле кыз, баянчы Рүзил Вәлиев җырлый. Зур сәхнәгә чыкканга алты ел инде. Бертуган энем коллективыбызда тавыш операторы. Минем төркем бик үзенчәлекле, үзләре җырлыйлар, үзләре бииләр, төрле уен коралларында уйныйлар. Бөтенебез бердәм, дус. Акча түләү мәсьәләсендә минем аларны үпкәләткән-кимсеткәнем юк, зур шәһәрләрдә премияләр дә бирәм.

– Кайларда халык концертка азрак йөри, кайда күбрәк – аерып әйтеп буламы?
– Аллага шөкер, бөтен җирдә дә яратып кабул итәләр. Бер сүз дә әйтмим, күз тидерүдән куркам.


Улы Раян белән.

– Тамашачы сине авылча гади булганга ярата микән, ничек уйлыйсың?
– Бәлки. Хәзер кайбер артистлар гади булып күренергә тырышалар. Әгәр синең күңелең гади түгел, шундый булып тумагансың икән, тамашачыны берничек тә алдый алмыйсың. Мин ничек бар – шундый. Барысы да өстәлеп, тамашачы мәхәббәтен бербөтен итәдер: гадилек өчен дә яраталардыр, җырлар да, Аллага шөкер, кызыклар да сөйлибез, биеп тә алабыз бит инде. Иҗатыма карата фикерләр төрле: “күп сөйләмә”, “билдән түбән төшмә”, “бу киемең ошамый”, тагын әллә ниләр диләр. Мин моңа тыныч карыйм, әгәр сөйләргә сүз күп икән, димәк, без бик актив, күп эшлибез дигән сүз. Эшләмәгән кеше генә ялгышмый диләр бит. Быелгы концертта тәнкыйть аз әле, остарабыз ахрысы. Әллә быел акыл беләнрәк эшләдем шунда – яңа программа үземә дә ошый. Ничә ел концерт куеп, тулысынча канәгать калганым юк иде, чөнки мин үземә, иҗат коллективыма бик таләпчән. Быелгы концертларга ярты ел ныклап әзерләндек, Казан сәхнәсенә дүртенче ел чыгып, беркайчан да болай ук тырышкан юк иде. Бу концертыбызның яңа бизәге – Төмәннән килгән Мөнирә ханым Хөснетдинова Себер татарлары телендә җырлый. Халык яратып тыңлый.

“Барс-Медиа” компаниясе белән хезмәттәшлек итәм. Контракт нигезендә түгел, ә телдән килешү рәвешендә, бер-беребезгә ярдәм итешеп эшлибез. Дүрт тапкыр “Алтын Барс” премиясенә лаек табылдым, аңа сөенәм, зур казаныш дип саныйм.

– Синең клипларың барысы да авылда төшерелгән, гел шаян рухта, карарга кызык. Кем уйлап таба аларның сюжетларын?
– Барысын да үзем эшлим. Үзем режиссер, үзем продюсер, үзем автор һәм тәнкыйтьче. “Сөям, җаным” җырына авыл фермасында, аннан шулай ук авыл темасына клиплар төшергән идем, берзаман күрәм, чит илләрдә клип төшерүче җырчылар да авылга “кайтканнар”: бөтенесе шунда кайнаша, бәрәңге казый, бии... Минем иҗат урыным, мине ир кеше, иҗади шәхес итеп үстергән җир – авыл. Бу минем иҗатымда чагыла, билгеле.

– Син сәхнәдә пыр туздырып биеп йөрисең, бии-бии җырлау авырдыр бит...
– Мине бик көчле биюче дип әйтеп булмый инде, ләкин биемичә җырлый алмыйм. Бу хакта тамашачыларга да: “Биеп җырлый торган гадәтем бар, тере тавышка җырлыйм, шуңа кайвакыт әтәч яки үгез тавышлары чыгып куйса, гаеп итмәгез”, – дип әйтеп, кисәтеп куям. Быелгы концерт шунысы белән аерыла – яңа җырлар күп һәм биючеләр белән бер үк төрле хәрәкәтләр ясап биибез. “УНИКС”та биш көн чыгыш ясыйбыз, әле тагын өстәмә ике көн алмакчы булабыз. Монда шулай зурлап концерт кую – Аллаһның рәхмәте, бүләге, минемчә. Мин 9 нчы класстан бирле иҗат итәм. Ә Казан тамашачысы алдына чыкканга киләсе елда биш ел була һәм ул юбилейны зурлап билгеләп үтәргә җыенам, чөнки, шөкер, шул кыска гына вакыт эчендә дә зурлап күрсәтерлек хезмәт башкардым дип саныйм, халык яратып өлгергән җырларым шактый җыелды, Казан тамашачысына бирәсе көч-энергиям бар.


Фирдүс Тямаев сабан туенда.

– Хәзер сөйли, җырлый белүчеләрнең күбесе тамада ролен дә башкара. Сине дә чакыралардыр?
– Чакыралар. Ләкин, беренчедән, безнең бәя кыйммәт, икенчедән, мин ун ел тамада булып йөреп, ул эштән бик арыдым, аннан коллективтан аерылып йөрисе дә килми. Хәзер иң якын дуслар сораганда гына барам. Анда да җырларга гына. Эш тә күп бит, гыйнварда 20 концерт иде, февральдә, мартта, апрельдә ай саен 26шар концерт, майда шулай ук. Җәйгә ай саен 15әр концерт калдырдык. Әлегә кайда буласын төгәл әйтә алмыйм. Авылларда йөрисем килә. Анда кыр, бакча чәчәкләре җыеп әбиләр килә – күңелле бит, яратам гади күңелле авыл апаларын.

– Авылларда концерт куеп йөрүләр бармыни әле ул? Район үзәкләренә баруны әйтәсеңме?
– Ба-ар, нишләп йөрмәскә?! Мин авылларга бик теләп барам. Анда концертка шулкадәр яратып киләләр. Дөресен генә әйткәндә, үзебезнең Нурлат якларында йөрисе килә әле. Юкса, аннары-аннары дип, туган як гел арткы планда калып бара. Анда мине бик якын, үз итәләр. Шуңа да концертларымда гел: “Нурлат, вперед!”, “Мишәрләр, вперед!” – дип әйтергә яратам. Бик көчле патриот бит мин. Миңа Нурлат турында начар сүз әйтмәсеннәр, юкса, шунда ук кызып китәм. Авылым Түбән Нурлатны бик яратам. Анда 19 ел сабан туе үткәрелгәне юк иде, былтыр “Тямаев-Фест” (Фирдүс егетләре сәхнә тота) дип атап, 20ләп артист чакырып, зур сабантуй оештырдык. Барлык призларны үзем сатып алдым. Искиткеч зур чарага әйләнде ул, бик күңелле булды.

– Менә шулай “вперед” дип урысча кычкырып йөрү ул синең өчен нормаль, гадәти хәлме? Гомумән, татар концертында гел урыс сүзләре китереп кыстыруны син килешә торган эшкә саныйсыңмы?
– Гадәтиме дип, урыс артистлары арасында да үз ягы, үз шәһәре, авылы белән горурланып: “Вперед!” – дип йөрүче юк бит әле. Сәхнәдән, экраннан урысча кыстырып сөйләү матур күренеш түгел, әлбәттә. Безгә үз телебезне өйрәнергә кирәк. Тел байлыгыбыз юк – шуннан килә бу. Мин татарча гына сөйләшергә тырышам инде үземчә , әмма чит тел кулланудан арынып булмый шул әле.

– “Мишәр акцентын бетер”, – дип киңәш итүче юкмы?

– Кемдер мишәрлекне сәясәткә кертә, минем алай тирән керәсем килми. Бер мәлне татарларны мишәрләргә, типтәрләргә, болгар-фәләннәргә бүлгәләмәкчеләр иде бит. Андый хәл була күрмәсен берүк дип телим, чөнки без – бер үк телдә сөйләшүче, бер үк динне тотучы халык. Әйе, мин мишәр егете, акцентым бардыр. Мин моннан кызык ясап: “Залда мишәрләр бармы? Мишәрләрдән сезгә сәлам!” – дип, үзем кебек үзенчәлекле сөйләшүче татарларга аерым басым ясарга яратам. Кайбер шәһәрләрдә: “К”ны йомшак әйтүегез ошый”, – дип, нәкъ мишәр акценты өчен аеруча яратып тыңлыйлар.

– Фирдүс, син “ТМТV” каналында “Җырлаоке” тапшыруын да алып барасың. Мин аның берсен генә карадым, концертларыңны кызыклы сөйләп, оста “җитәкләсәң” дә, әлеге тапшыру сиңа авырдан бирелә кебек...

– Миңа: “Фирдүс, спонсор табып, яңа елга кадәр 250 мең сум акча түли алсаң, сине алып баручы итеп куябыз”, – дип тәкъдим иттеләр. Спонсор таба алмадым, үз акчамны түләдем. Бөтен нәрсә дә акчага терәлми бит инде, үземне дә сынап карыйсым килде, аралашасым килде. Үкенмим. “Сөйли дә белми”, – диючеләр, тәнкыйтьләүчеләр күп булды. Мин тәнкыйтьне кабул итәм. Бу тапшыру миңа сөйләм, аралашу культурасын, экранда үземне тотарга өйрәтүче үзенә күрә кыска вакытлы мәктәп булды. Әлегә ул тапшыру чыгудан туктады. Миннән тагын 300 мең сум сораганнар иде дә, кечкенә сумма түгел, аннан вакыт та юк – ризалашмадым әле.


Хатыны җырчы Резедә Әхмәтвәлиева белән.

Сөйләм теле, сүз мәгънәсе дигәндә, җырларыма килсәк, аеруча соңгы вакытта иҗат ителгәннәре турында күкрәгемне киереп әйтә алам – җыр текстларым шырдый-бырдый түгел. Чөнки мин аларны җентекләп сайлап алам. Нурлат районы газетасында гомер буе мөхәррир булып эшләгән Сәкинә ханым Хәйруллина белән соңгы вакытта бик актив эшлибез. Ул үз шигырьләренә дә, минем иҗатка да искиткеч таләпчән. “Сәлам”, “Ялгыз хатын”, “Әнкәйгә теләкләр”, “Үбим әле, әнкәй, кулларыңны”, “Борыл әле” – менә Сәкинә ханым белән бергәләп иҗат иткән берничә җырыбыз. Минем көйләрдә бераз хата булуы бар, әмма җыр текстларымны начар, түбән сыйфатлы дип әйтә алмыйм. Үзем көй язган 150ләп җырым бар, запаста тагын 100ләп. 80ләп дискым чыкты. Көйләр бик авырдан языла, көй язар алдыннан нервылана башлыйм, нәрсәдер җитми, бөтен тынычлыгым югала. Бары тик “Сандугач” белән “Аллар күрдем, алмадым” җырлары гына җиңелдән туды. Калганнары – җанымны айкап, бөтен күзәнәкләремнән саркып чыккан көйләр. Бер җырга өчәр-дүртәр кат аранжировка ясатам – күңелемә ошаганчы тырышам.

– Тамашачы аеруча нинди җырларны яратып кабул итә: йөгерек, биеп җырлый торганнарнымы, әллә җитди, фәлсәфи, моңлыларнымы?
– Барысын да. Чөнки халыкчан алар, эчтәлекләре тормыштан алынган. Тамашачыны башта җырның тарихы белән таныштырам, шуннан ул күңелләргә ныграк үтеп керә, тирән тойгылар уята. Әле туганнар турында бик матур җыр туарга тора, аны еламыйча тыңлау мөмкин булмас дип уйлыйм.

– Фирдүс, син бик үзенчәлекле артист: әле генә йөзең чытык була, аннан борының җыерып, елмаеп җибәрәсең, җитдиләнәсең, тагын балкыйсың. Озак еллар тамада ролен башкаруың “җимеше” микән – тамашачыны үз кубызыңа биетәсең, экстрасенс кебек алар белән идарә итәсең, тирләп-пешеп эшлисең, нык арыйсыңдыр? Концертларыңны кызыклырак итү өчен кечкенә йолдыз – Исламны да эшкә җиккәнсең...

– Әйе, тамашачы белән эчкерсез аралашырга яратам. Ә йөз-кыяфәтемнең үзгәреп торуына килгәндә, бөтен хис-тойгым йөземә чыга. Гел сикереп биегәнгәдер инде, кайвакыт билем тотып ала, йә залда утыручы көчле энергетикалы кешенең күз карашыннан коелып төшәм һәм догалар укып кына үз хәлемә кайтам. Күбесенчә, залдан уңай хис-тойгы, дәрт алып, концерттан күтәренке рух белән чыгам. Кечкенә Ислам исә – Балтачтагы дусларымның баласы. Ул минем чыгышны күрсә, гел кушылып җырлый, бии торган булган. Балтачка концерт белән баргач, әти-әнисе миңа бу хакта әйттеләр, Ислам белән танышып, дуслашып киттек һәм мин аны концертларыма ала башладым.

Аллага шөкер, дусларым бик күп. Концертларыма инвалидлар, ДЦП диагнозлы балалар да килә, залда күрсәм, мин алар янына барам, кочаклашабыз, күчтәнәчләр бирәм. Шул хәлдә дә концертыма килгәннәре өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Алар мине туган көннәренә чакыралар, Казандамы ул, бүтән җирдәме, күчтәнәч алабыз да, барабыз. (Фирдүснең кесә телефоны чылтырады һәм ул ягымлы итеп, инвалид малай белән сөйләшеп алды, шуннан соң әйтте бу сүзләрне).


Әнисе Галия ханым белән.

– Син концертыңда: “Әниләргә багышлап язылган, бии-бии җырлый торган җыр беләсезме? Юк ул, барысы да “елак” җырлар. Мин яздым әле менә”, – дип, “Әнкәйгә теләкләр”не күңелле итеп башкарасың. Әниеңне сәхнәдән дә гел олылыйсың, аны бигрәкләр дә каты яратасың, әйеме?
– Казанда концерт куйганда әни гел безнең белән. Әниләр турында “Үбим әле, әнкәй, кулларыңны” дип аталган бик матур җырым бар. Шуны җырлагач, әнине сәхнәгә чакырам, чәчәк бирәм. “Әнисен һәр көнне сәхнәгә менгерә”, – дип гаеп итүчеләр дә бар, ә мин әнине гомер буе сәхнәгә менгерергә, аңа гомер буе рәхмәт әйтергә язсын иде дип телим. Әтиебез йөрәк өянәгеннән 45 яшендә кинәт вафат булды. Без – апа, мин һәм энем шуннан бирле әниебез тәрбиясендә. Аңа ничек авыр булганын балалар белән яшьли тол калган хатыннар гына аңлый дип беләм. Ярый әле ул безне дә шуларны аңларлык итеп үстергән. Ничек яратмыйк аны, ничек рәхмәт укымыйк?!

– Әниегез гел сезнең белән йөриме?

– Юк, Казанда һәм Нурлатта гына. Мин концертлар куя башлаганда гына бер ел дәвамында ашатып-эчертеп, безнең белән ил гизеп йөрде. Болай авылда эше күп аның, бездә бит 20 үгез, 30 сарык, атлар, сыерлар күп.

– Сез фермерлармыни? Шулкадәр мал-туарны кем карый?
– Бар инде анда кешеләр. Барыбызга да эш җитә. Бертуган апам да, энем дә гаилә белән туган авылда, гомумән, бөтенебез бергә өелешеп, Нурлат районы, Түбән Нурлат авылында эшләп-яшәп ятабыз инде. Дөрес, гаиләм – хатыным җырчы Резедә Әхмәтвәлиева, яшь тә сигез айлык улыбыз Раян белән Казанда да яшибез. Биредә ипотекага ике бүлмәле фатир алдык. Ипотеканы әкренләп түләп бетерәбез инде. Автобус алган идек, кыйммәтле аппаратуралар – барысы да кредитка, әкренләп түләп киләбез, Аллага шөкер. Туганнар да булыша, авыр чакта таянырга дуслар да бар, Алланың рәхмәте яусын үзләренә.

– Яңа ел алдыннан “Т.Я.” үткәргән кыска гына сораштыруда син трактор алуың турында әйткән идең...
– Әйе, ул трактор белән әле күптән түгел кар эттердем, беррәттән апаның тимер гараж диварын да яхшы гына эттереп куйдым. Шулай “әйбәт” йөрим бит мин тракторда, әле яңа гына укып, права алдым.

– Югары музыкаль белем алырга җыенмыйсыңмы соң?
– Нәрсәгә кирәк соң ул? Киләчәктә сәхнәдән бөтенләй китәрмен дип уйлыйм. Гомер буе сикереп җырлап-биеп йөреп булмас, тамашачы Тямаевны гына яратып яшәмәс, яңа җырчылар килеп чыгар.

– Җырчылар болай да бик күп бит инде...

– Әйе, күп, шуңа тамашачының: “Тямай, син туйдырдың, без сиңа йөрмибез”, – диюе бик ихтимал. Шунлыктан ниндидер юнәлештә үз эшемне ачарга кирәк дигән уйлар керә башлады инде. Лениногорск музыка училищесын тәмамлаганнан соң мин, читтән торып, Казандагы ТИСБИда юридик белем, аннан Мәскәү дәүләт энергетика университетында укып, энергетик белгечлеге алган кеше бит. Әтием дә электрик иде, ир туганнарым да шул һөнәр ияләре. Әгәр сәхнә юлыннан китә алмасам, бик әйбәт, зур акчалы эш тапкан идем, мастер итеп куймакчылар иде. Аннан клиплар төшереп, концертлар куя башладык та, иҗат итү, җырлау теләге өстенлек алды.

Мин һөнәри массажчы да бит әле. Лениногорскида махсус курсларга йөргән идем. Концертлар кую белән беррәттән ике ел массажчы булып та эшләдем. Ә аннан, массаж ясап, кешеләрнең авыр энергетикасын сеңдерү нәтиҗәсендә бик нык чирләдем дә ташладым ул эшне. Хәзер массажны хатыныма, әниемә, якын туганнарга гына ясыйм. Хыялым – киләчәктә бер офис сатып алып, шунда психолог, массажчы булу. Чөнки мин аралашырга, кешене тынычландырырга, юатырга, сагышлы күңелләрне дәртләндереп, өмет уты тергезеп җибәрергә яратам.

Бүгенге көндә, Аллага шөкер, авылыбызда ике мәчет бар, берсендә мәдрәсә эшли. Шунда авылдашлар, күрше авылдан килүчеләр белем ала алсын өчен инде икенче ел мөгаллим-остазларга хезмәт хакы түләп торам. Укырга йөрүчеләр күп, балалар да йөри, өлкәннәр дә, барлыгы 60лап кеше. Быел шунда укучы балалар арасында конкурслар үткәрергә җыенабыз, менә призлар – ноутбуклар, велосипедлар сатып алдым әле. Бөтен кешегә дә мулла булырга димәгән, әмма дин нигезләрен өйрәнә алу бүгенге көндә зур бәхет, минемчә.

– Дин белән үзең дә бик кызыксынасың ахрысы?
– Әйе, әти үлгәч, 2001 елда намазга баскан идем, бер дүрт ел укыгач, туктап тордым да, аннан тагын әкренләп укый башладым. Өйдә намаз уку өчен махсус бүлмәбез бар, кыйблага карап тора. Сәхнәдәге Фирдүс белән чагыштырганда мин тормышта бөтенләй икенче кеше: бик җитди, усал, ике сөйләшеп тормыйм, сыптырып җибәрүем дә бар, чөнки тәртип яратам. Безнең иҗат төркемендә азып-тузып, эчеп йөрүләр юк. Иҗатташ дусларым, туганнарым, якыннарым белән бер кочак булып йөрибез, барыбыз да бер учта.

– Ягъни, син тормыштан тулысынча канәгать кеше.
– Ничек канәгать булмыйсың инде?! Бу тормыштан, гомумән, бөтен кеше канәгать булырга тиеш. Ә булмаска нинди сәбәбе бар? Ходай аны сау-сәламәт итеп яраткан икән, бу бәхет түгелме? Бөтен җире сәламәт икән, эшләсә ул акча таба ала, ризык таба ала, гомумән, тормышта кирәкле бөтен әйберен таба ала. Пәйгамбәребезнең шундыйрак хәдисе бар: бай кеше борынын чөймәсен өчен матди яктан үзеннән түбән торган кешеләр белән аралашырга тиеш.

Миңа матур язмыш бүләк иткәне, шундый сәләт биргәне өчен Аллаһ Тәгаләгә рәхмәт, әйбәт тәрбия биргәннәре өчен әти-әниемә рәхмәт. Мине ир итеп тотканы, малай бүләк иткәне өчен хатыныма рәхмәт (әле кечкенә булса да, улыбыз да безнең белән ил гизеп йөри, аны һәр көнне сәхнәгә алып чыгабыз, хатыным белән гел бергә йөргәнлектән мәхәббәтебез көчәя, ныгый бара). Минем иҗатны яраткан халкыма, тамашачыма рәхмәт! Чыннан да, яратып кабул иттеләр, яратып карыйлар. Мине яраткан, хөрмәтләгән өчен Аллаһы Тәгалә аларның һәрберсен меңләтә яратсын, хөрмәтләсен. Муллыкта-байлыкта яшәсеннәр, һәрберсенә бәхет кенә телим.

Әңгәмәдәш –Назилә САФИУЛЛИНА.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 31.03.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»