|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.04.2016 Яңа китаплар
Г. Тукай. ӘсәрләрГ. Тукай. Әсәрләр : 6 томда. Том 5. (Мәсәлләр, балалар өчен хикәяләр, автобиографик повесть, юлъязмалар, хатлар (1903–1913). Әлеге томда татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның мәсәлләре, балалар өчен язган хикәяләре, автобиографик повесте, юлъязмалары һәм хатлары хронологик тәртиптә туплап бирелде. «Кушымта»да беренче мәртәбә мәсәлләрнең «Әлгасрелҗәдид» журналында басылган вариантлары, Тукайга язылган хатлар, шагыйрь белән аралашкан, хат алышкан замандашларының истәлекләре урын алды. Китап Г. Тукай иҗаты белән кызыксынучылар игътибарына тәкъдим ителә.
--- |
Иң күп укылган
|