поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.04.2016 Милләт

“Әби, күтәрелеп карагыз әле, мин урыска охша­ганмы?”

Көз көне “Колхоз базары”нда җиләк-җимешләр карап йөргәндә, яныма бер карчык килеп: “Сыйнук, сичас ыскулькы вриме?” – дип сорады.
Мин аңа: “Әби, күтәрелеп карагыз әле, мин урыска охша­ганмы?” – дидем. “Түбә­тәйле икәнеңне күреп торам, прусты привичкы инде”, – дип әйтеп куйды карчык. Гадәт китми, чир китә, диел­гән бит татар халык мәка­лендә...

Бу – бердәнбер очрак түгел, Казан урамнарында йөргәндә күп кеше (татарлар турында әйтәм) үз гозерен русчалатып сорый, чөнки ул гадәткә кергән.

Нәрсә соң ул гадәт? “Татар теленең аңлатмалы сүз­леге”ндә бу хакта болай ди­елгән: “Гадәт – гарәп сүзе, кем­нең дә булса тормышындагы даими, гадәткә әве­рел­гән тәртибе, үз-үзен тотышы, характер үзенчә­лек­ләре”.

 Гадәт – кешенең икенче табигате, дә диләр халыкта, чөнки берәр эшне башкарганда, ул берни уйламый, га­дәт буенча аны үзеннән-үзе үти. Гадәтнең төрләре гаять дәрәҗәдә күп: ниндидер һө­нәр, көнкүреш, шәх­си, социаль, психологик, хисси, физик, үз-үзеңне тоту белән бәйләнгәннәр һ.б. Өстәл янына ашарга утыру алдыннан кулны юу, “бисмилла” әйтү, ашаганда сөй­ләшмәү, тук­ланганнан соң “амин” итү, өстәл өстен сөр­теп, савыт-сабаларны юып кую һәм шундый башка эшләр гадәткә кергән булса, алар үзеннән-үзе эшлә­нә­чәк. Кайберәүләр эштән өенә кайтканнан соң, кием­нәрен төрле җиргә, төрле бүлмәгә салып аталар да, аш бүлмәсеннән тәлин­кәгә азык салып, кунак бүлмә­сендәге телевизорны кабызып, аның каршындагы диванга утырып ашый башлыйлар. Өйдәгеләр белән тие­шенчә аралашмыйча, алар белән бергәләп өстәл янына утырып ашамыйча, үзләре теләгәнчә (гадәт­ләнгәнчә) эш итәләр. Мондый гадәт макталмый, әлбәт­тә. Димәк, га­дәтнең яхшысы да, начары да була.

Хәзерге заманга ыгы-зыгылык, гаять тиз үзгә­рү­чәнлек, күп мәгълүмат­лы­лык, коточкыч ритмлылык хас. Шуларга яраклы яхшы, күр­кәм гадәтләр дә булдырырга тырышырга кирәк. Әйләнә-тирә мохиткә яраклашу да мө­һим роль уйный. Кеше миенең эшчән­леге шулар нәтиҗәсендә үзгәргән шартларда яңа гадәтләр барлыкка китерә.

Психологлар раславынча, кешедә гадәт 21 көн үт­кәч барлыкка килә. Моның өчен ул һәр көнне билгеле бер эшне, хәлне, хәрәкәтне башкарырга тиеш. Үзегездә яхшы гадәт булдырырга теләсәгез, бу киңәшне онытмагыз! Га­дәтләнеп бетмәгән очракта, аны тагын берничә тапкыр кабатларга кирәк булачак.

Начар гадәтләр тиз генә китми шул. Тауны күчерү ансат, гадәтне бетерү кыен, ди­гән халык. Берәр эшне башлар алдыннан кеше үзенең игътибарын аны үтәүгә юнәл­тергә һәм, һичшиксез, алга куелган максатның җи­ренә җиткереп башкарылачагына нык ышанырга тиеш. Шулар белән беррәттән, үзендә яңа файдалы гадәт­ләр булдыруга да көч куярга кирәк. Бу эштә тирә-юньдә­геләр, туган-ту­мачалар, дус-ишләр дә булышлык күрсәт­сә, аңа уңай тәэсир итәчәк һәм ул үз максатына ире­шәчәк.

Заманның алга киткән тех­никасы да кешегә төр­лечә тәэсир итә. Урта яшь­тә­геләр һәм өлкәннәрнең кү­бесе телевизор каршында сәгатьләр буе утыра: төрле сериаллар, бәгырьне кисәр­лек  хә­бәр­ләр, тузга язмаган хәлләр, тәрбия­сезлек һәр программада да җитәрлек. Яшь­ләр­нең күп­челеге санак (компьютер) яки интернетлы телефон карый, вакы­тының шактый өле­шен дус­ла­ры, танышлары белән сөй­ләшеп үткәрә. Бу мавыгулар тәү­лек­нең күп өлешен тәшкил иткән­гә күрә, кеше­ләрнең сәламәтлегенә тис­кәре тәэ­сир итә. Исерткеч эчем­лек­ләр белән “дуслашу”, тәмәке­нең зарары турында әйтеп торасы да юк. Яшь аналарның урамда бала арбасы тартып барганда, бер кулында сыра шешәсе, икен­чесендә сигарет булуын күрү – яман гадәтләрнең кешене бозылуга китерүенә дәлил булып тора.

Кешедә дөрес туклану гадәте бар икән, бу – уңай күренеш. Туклану режимын саклау, шикәрле-баллы азык­ларны аз куллану, яшел­чәләргә күбрәк игътибар би­рүнең файдасы зур, ә йок­лар алдыннан туйганчы ашау зарарлы. Лимонлы чәй, минераль су, үлән тө­нәтмәләре тәнгә сихәт бирә, күңелне күтәрә. Гомумән алганда, кеше тәүлегенә 3 литр чамасы сыеклык эчәргә тиеш. Шунысын да онытмаска кирәк: сыек­лык белән организмдагы зарарлы матдәләр дә чыгарыла.

Кеше өчен иң файдалысы – сәламәт яшәү рәвешен күр­кәм гадәт итү. Икенче яктан караганда, бу – үз организ­мыңны билгеле бер режимга салу дигән сүз: вакытында йок­лау, уяну, туклану, эшләү, ял итү һ.б. Мөселманнар моны ислам дине кануннары белән бәйләп аңлаталар. Дө­рестән дә, һәр нәрсәне үз вакытында башкару, үзеңне аңа гадәт­ләндерү бик зур файда ки­терә. Кеше физик яктан гына түгел, рухи яктан да канә­гать­лек ала, шундый күркәм гадәт белән (сәламәт яшәү рәвеше белән) баласын да тәрбияли, картлык кө­нен­дә тиешле хөрмәткә дә лаек була...

Халкыбызның күркәм го­реф-гадәтләрен дә онытмаска кирәк, чөнки аларның нигезендә милләтебезнең асылы ята. Көндәлек тормышта әйләнә-тирәдәге ке­шеләр белән (нинди милләт­тән булуына карамастан) дустанә яшәү зарур. Зарарлы, начар гадәтләребездән арынып, яхшы, күркәм гадәт­ләрне үзебездә күбрәк булдырырга тырышыйк!


Нияз БИШБАЛТА
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.04.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»