поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.08.2009 Хатлар

КЕШЕ ПОЧМАГЫ

Казанга килеп яши башлавыма сигез ел булды. Кем әйтмешли, шуннан бирле фатир “снимать” итеп яшим. И-и, башкаланың кайсы почмагында гына яшәмәдем... Студент чакта авылдаш кызлар белән Жилплощадка дигән җирдә тордык. Иң күңелле вакытлар шунда узды! Укырга йөрергә ерак булса да, ачлы-туклы булсак та, бик рәхәт иде. Фатиры үзе әллә ни түгел. Телевизор юк, суыткычны алып килдек. Иске бер диван таптык. Авылдан килгән балага, күрәсең, шулар да җәннәт булып тоелган. (Рәхмәт әти-әниләргә. Тулай торакта тор дип басым ясамадылар). Өч ел яшәгәч, Жилплощадкадагы фатирны саттылар. Шуннан тыныч тормышыбыз бетте, чегәннәр тормышына калдык.

Башта Киров районына күчендек – бергә торган кыз Лилиянең туган тиешле әбисенең фатирына. Безгә кадәр бу фатирда берәү дә яшәмәгән. Егерме еллар элек теге әбигә эшләгән җиреннән фатир биргәннәр, ләкин әби шәһәр йортына күченәсе килмичә, Залесный тирәсендә үзенең кечкенә йортында яши иде. Әбинең фатирын башта атна-ун көнләп җыештырдык, краннарын алмаштырдык, челтәрләр элдек. Без җыештырганны фатир хуҗасы да карап торды. Монысын болай итегез, тегесен тегеләй итегез дип өйрәтә. Укудан кайткан вакытка килеп утыра, караңгы төшкәч кенә кайтып китә иде. Фатирны бераз рәткә китергәч, бүтән  аптыратып йөрмәс дип уйлаган идек. Юк, барыбер көн аралаш килә. Һәр нәрсәгә бәйләнә. Зал ишеген ябып калдырыгыз, туалетны ачыгыз, балконны җилләтегез һ.б. Аннан килеп: “Үзем дә яшәмәгән фатирны әрәм итәсез, йөрәгем әрни”, – дия башлады. Әрәм итүе ничек булгандыр, белмим. Югыйсә, өч кыз, чиста, тыныч кына яшәдек. Кичен укудан кайтып ашарга әзерләп йоклый идек тә, иртән тагын укырга чыгып китәбез. Бер айлап яшәгәч әби биштәрләрен кыстырып үзе дә безнең янга килде. Мин караватта йоклыйм, сез идәндә йоклагыз ди. Кичке сигездән соң утны кабызырга ярамый – экономия. Гәрчә утка, газга үзебез түләсәк тә. Иртә белән дә аяк очына басып кына йөрергә кушылды, әби йоклый.

 

Шул рәвешле сабырлыгыбыз ике атнага җитте. Аннан фатир эзли башладык. Теге әби турында әйтим әле. Аның балалары булмаган. Фатирын сеңлесенең исеменә яздырам дип йөрде. Күптән түгел шул әби турында авылдаш кыздан сорашкан идем  (әйткәнемчә, ерак туган иде алар), әби авырып урын өстендә ята икән. Ялгызы яши, сеңлесе көнгә бер килгәләп киткәли ди. Мин әйтәм, шунда фатирында яшәткән булса, без дә булышкан булыр идек. Теге фатир тик шулай тора икән. Кияүгә чыкмаган хатын-кызлар катлаулы, вакчыл була диләр, дөрес ахры.

 

Шулай итеп теге әбидән киткәч, Мәскәү базары тирәсендә "малосемейка" таптык. Ул вакытта кеше саен биш йөз сум түли идек. Тик, гөнаһ шомлыгына каршы, монда да тынычлык булмады. Күршедә генә бүлмәнең хуҗасы тора. Кияүгә чыкмаган егерме сигез яшьлек кызы көн саен теңкәбезгә тия. Я берәр төрле бизәнү әйбере кереп сорый, я суган, кишер дисеңме. Аннан бөтенләй, артык әйберләрен безнең бүлмәдә калдырып чыгып китә башладылар. Ничек итсәк иттек, уку елы беткәнче түздек. Аннан әйберләрне төйнәп, җәен авылга кайтып киттек. (Кирәкмәгән кием-салымнарны дус кызларга илттек). Август урталарында килеп, кабат фатир эзләргә керештек. Ул чакта инде күп фатирлар риэлторлар кулында иде. Без артык акча түлисе килмичә, үзебез эзләргә булдык. Ишегалларына чыгып утырган әби-апалардан сораша торгач, бер бүлмәсен “сдавать” итүче Шура түтине таптык. Фатиры ике бүлмәле. Кереп карап чыктык, ярыйсы гына. Сеңлем белән бер бүлмәсенә урнаштык. (Аерым “снимать итәргә акча күп кирәк, болай, ни дисәң дә, арзанрак). Түтиебез үзе начар түгел. Монда безнең өчен иң куркынычы – аш бүлмәсендәге тәреләр, шәмнәр булды. Ашарга әзерләргә чыгасың гына, ә почмакта иконалар. Мин инде барыбер шәһәр җирендә яшәгәч, андый нәрсәләрне күргән. Сеңлемнең исә беренче елы, ул баштарак миннән башка аш бүлмәсенә чыгарга да курка иде. Түти белән дуслашып киттек үзе. Берәр тәмлерәк әйбер пешерсә, ашарга да чакыра. Без, рәхмәтебезне әйтеп, баш тартабыз. Тәреләре булгангамы, азрак җирәнүдәнме, ул пешергән ризыкны ашарга нигәдер күңел бармады. Шуннан әбиебез безнең бүлмәгә дә кереп утыра башлады. Сөйләшергә кеше кирәк аңа. Ә без арып кайтабыз. Ял итәсе, телевизор карыйсы да  килә. Сеңлем акыллы эшләде: “Миңа урысча  сөйләшергә авыр”, –  дип, бер-ике сүздән башка әйтмәде. Шулай булгач әбинең йөз төрле соравына мин җавап бирергә тиеш идем. Дипломны Шура түти фатирында яздым. Мин кичен эшләргә яратам, сеңлем бүлмәдә йоклый. Аш бүлмәсенә тәреләр арасына чыгып утырам да, уйлана-уйлана диплом язам. Май аенда Шура түти белен саубуллашып фатирыннан чыгып киттек. Рәхмәт, вакчыл булмады. Утны яндырмагыз, суны агызмагыз димәде. Кайвакыт кызлар да килгәли иде, аларга да сүз әйтмәде.

 

Эшкә урнашкач сеңлем, тагын бер кыз белән аерым фатир”снимать” итә башладык. Эшкә якын, җәяү генә йөрим. Тик монда да тыныч түгел. Фатир хуҗасы авылдаш, икенче фатирда хатыны белән яши. Без килгәч башта ишекләрне, тәрәзәләрне алмаштыртты. Хәзер торбаларны  үзгәртәләр. Көн саен кайтасың да пычрак җыясың. Йортта шак та шок һаман тавыш. Азрак түзсәк, бетәр,  ремонт мәңге бармас дигән идек... Хәзер үзегез  обойлагыз ди. Аннан балконны тышлатырга җыена икән. Язга хатын белән үзебез киләбез ди. Димәк, тагын фатир эзлисе була...

 

Менә шундый хәлләр. Бу гел зарлана да зарлана димәгез. Кемнең башыннан узган – шулар белә: кеше фатирында яшәү рәхәт түгел. Әле бергә укыган кыз сөйләп торды. Фатир хуҗалары тәмам үзәккә үтте ди. Хуҗаның әле малае, әле килене килеп акча сорый ди. Әниләре аларга акча бирмәскә куша икән. Тегеләр, акчаны безгә бирмәсәгез, куып чыгарабыз, фатир безнең өстә, әнинең анда катнашы юк диләр ди. “Студентлар килгәнче, ничек тә фатир табасы иде”, – дип өзгәләнә группадаш кызым. 

 


Айсылу
Татарстан яшьләре
№ --- |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»