поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.04.2016 Әдәбият

Киселгән тамырлар (Зиннур Тимергалиевтан яңа ХИКӘЯ)

Яшенле яңгырлары, чыдый алмаслык челләләре белән җәй дә үтеп китте. Табигать тагын көзгә керде. Җәй айлары, билгеле, бик матур. Ул чәчкәгә күмелгән болын- тугайлар; кояш белән бергә күтәрелгән печәнчеләрнең чалгы тавышлары; мөгрәп –бәелдәп, урамнан узган көтү; күрше- тирә хатыннары белән хәл-әхвәл сорашу; җиләге –җимеше дигәндәй; бал кортлары безелдәве; аллы-гөлле күбәләкләр дисеңме?!

Һай, чын тормыш белән яши табигать җәй айларында. Ә авылда бигрәк тә. Бакча эшләре, кырдагы печән өсте, аннары уракка чыгалар. Кемдер, көзгә кергәнче, малайны башка чыгарам дип,йорт күтәрә; кемдер мунча ,абзар җиткерә . Иртүк урамнан узып киткән көтү тавышын балта, чүкеч, ышкы тавышлары алыштыра. Аңа чалгы кайраган тавыш кушыла, әтәч- тавык, чебеш, каз –үрдәк  тавышлары... Үзе бер авылның җанлы оркестры. Ничек  дигән әле Тукай?“Монда цирк та шул, оркестр да шул”.

 
Узып бара инде андый вакытлар, хәзер сентябрь ае. Табигать кабат көзгә керде. Иң беренче булып, көз якынлашканын каеннар белдерә. Иң беренче каеннарның яфракларына сары иңә, каеннарга шомыртлар кушылып китә, аннары инде бар җиһан сарыга төренә башлый. Бар халык, бакчага ябырылып, бәрәңге ала. Бу инде соңгы эшләр, халык кышка әзерләнеп бетә. Көз үзенә күрә бер тынлыгы белән матур. Бәлки иртәдән кичкә кадәр өзлексез җәйге шау-шудан ялыгадыр халык. Көз айларында авыл халкы ничектер бер тынычланып, сабырланып кала. Табигать белән бергә яши авыл халкы. Яз белән уяна, җәй белән эшли, көз белән тынычлана, кышлар белән тынып кала.
 
Суфия апа акрын гына капка төбенә чыкты да ике бүкән өстенә кадаклап куйган такта өстенә барып утырды. Авылда мондый гади генә утыргычлар капка- йорт саен. Кичке сигез. Бу вакытта инде караңгы төшә, сентябрь бит, көннәр кыскара. Салкынча, ярый әле өстенә үзе белән бергә гомер иткән көртиен киеп чыккан иде. Борынга  бәрәңге сабагы исе, яңа сөргән җир исе, көлгә тәгәрәткән бәрәңге исләре килеп керделәр. Ә-әә, тагын саргайган үлән исе һәм яңа чыгарган тирес исләре бар икән. Урамда беркем дә юк. Көне буе бәрәңге алып арыган халык. Шулчак Суфия апаның аягына йомшак кына кемдер килеп кагылды. «Мияу!» Актүш икән, Суфия апаның мәчесе. Үзе чем- кара булса да, түшендә ак тамгасы бар, шуңа исемен дә” Актүш” дип куштылар.Актүш карт инде ,  ундүрт ел мәче Суфия апа белән шушы йортта гомер итә. Кемдер мәче баласын, каргалар күтәреп алып китсен дип, чүплеккә чыгарып ыргыткан булган. Җансызлар диген инде. Әйе, шушындый  көз айлары иде. Сәкинә апаның өченче малае белән булачак килене мәче баласын, әнисен чакырып мияулаган тавышын ишетеп, эзләп тапканнар да күтәреп өйгә алып кайттылар. Суфия апаның карт мәчесе бар иде үзе.  Бик курыкты Суфия апа Актүш өчен, кыерсыртыр инде мәче баласын карт мәче дип. Тик моңарчы хуҗалыкка бер мәчене дә аяк атлаттырмаган ата мәче кечкенә мәче баласын иснәп кенә карады да  урынына барып ятты. Ә берәр атна узуга, каядыр китеп югалды. Мәче , якты дөньядан китәр вакыты җиткәч, хуҗаларын борчырга теләмичә чыгып китә икән. Карт ата мәче шул китәр вакыт җиткәнен сизенеп тимәгән дә инде Актүшкә. Әйтерсең, менә миңа да вакыт җитте,  бу хуҗалык синең өстә кала инде, сакла барын да, күсе- тычканнарга үрчергә ирек бирмә, хуҗаларга  чын күңелдән хезмәт ит, дигәндер. Менә шуннан бирле Актүш Суфия  апа белән бергә яши. Хуҗалыкны күсе- тычканнар борчыганы булмады. Карт мәченең васыятен төгәл үтәп килде.
 
Актүш Суфия апаның алдына менеп утырды да ,хуҗа хатын белән бергәләп, тирә -якка каранып утыра башлады. Аның башына яргаланып беткән, ләкин шулай да бик якын кул  килеп кагылды да йон уңаена сыпыра  башлады.
 
— « Мырау»!
 
— Нәрсә Актүш, күңелсезме сиңа да?
 
Хуҗа хатын  утлары сүнгән йортка борылап карады. Йорт буш түгел. Анда диванга сузылып яткан Мөдәррис карт йоклый. Суфия апаның бергә гомер иткән ире Мөдәррис карт. Инде кырык  ел бергә торалар. Алтмыш дүрт  яшьлек Мөдәррис карт хәзерге вакытта  ләх исерек булып йоклап ята.
 
Бергә тормыш башлап җибәргәндә,  Мөдәррис дигән егет авылның Сабантуйлары батыры, кулыннан килмәгән бер генә дә  эш юк иде. Балта эшеме, техника, тимер-томыр эшләре дисеңме- барсын да булдырды. Җиде яшеннән әтисез үскән Мөдәррис исемле егет алтын куллы һәм бик тә чибәр иде. Аракы белән дә мавыкканы булмады. Һай, күп кызларның күзе шушы оста куллы чибәр  егеттә булды. Ә Мөдәррис сыер савучы булып эшләгән Суфия исемле кызны сайлады.
 
Ул вакытта Суфияларның мондый шыңгырдап торган хуҗалыклары юк иде әле. Ике терәү белән терәткән, ишелергә торган кечкенә генә йорт. Абзар дип аталган тавык кетәклеге, кара иске мунча һәм өйдә ажгырып торган Фатыйма каенанасы бар иде. 1907 нче елгы бу хатынны абыстай булса да, авыл халкы “Җенле  Фатыйма”дип йөртте. Шулай да булгандыр ахыры.  Өстенә  бер көрти, башында юка җәйге яулык белән кыш чыга иде  Фатыйма абыстай. Яланаяк карга басып тәһарәт алды. Авызын тутырып, итле аш ашады, өйдә итле аш пешермәгән көнне кара тавыш чыгарды гел.  Унике чакрым ерактагы авылда кызы- Мөдәрриснең апасы яшәде. Фатыйма абыстай  көнендә ,җәяү барып ,әйләнеп кайта иде кызыннан. Чынлап та,  җеннәре йөрткәндер. Өстәвенә,  урыс телен су эчкән кебек белә. Урысча укый- яза, татарча укый -яза , гарәпчә дә бик яхшы белде. Исәп-хисап эшләрен әйтеп тә торасы юк.  Хәзерге вакыт булса, оныклары “ Компьютер әби” дип йөрткән булырлар иде үзен. Үз вакытлары өчен,  бигрәк тә авыл хатыннарына хас булмаган гыйлемле хатын.
 
Яши башлагач, нигә шундый иске йорт икәне дә ачыкланды. Фатыйма абыстайның ата- анасы авылның иң бай укымышлы кешеләре булганнар икән. Әнисе дә шундый ук бик усал. Әзмәвер кебек ирләрне тотып тукмый торган олы гәүдәле хатын булган. Бар авыл кешесенең өннәрен алып куркытып торган. Өч кызын да  Рәхимәбикә ,мөгәллимәләр чакыртып, акчалар түләп, өендә укыткан. Дөньялар болгана башлагач, ревалюция чыгып,  патшаны төшергәннәр.” Бар байлык ярлыларга” дигән сүзләр чыга башлагач, Фатыйма абыстайның әти –әнисе бар мөлкәтләрен, җирләрен,  ат ,сыер, сарык көтүләрен,  кибетләрен сатып, алтынга әйләндергәннәр  дә яшереп куйганнар. Анннары ике катлы  өйләренә  ут төртеп яндырып,  ярлы гаилә булып, шушы иске йортка күчкәннәр икән. Бигрәк тә башлы кеше булганнар инде. Бар байларны” кулаклар” дип алып киткәннәр, ә боларга авылда” иң ярлы гаилә” дип тимәгәннәр. 
 
Һай, күрсәтте дә соң каенанасы килененә күрмәгәннәрен. Алдыннан сөт -майларны алып ыргытулар. “ Бирән, алып килгән сыерың бар мәллә,  ялкау,  авыл шаксысы, пешерә белмисең, кер юа белми , хәерче тәре”,-дип тиргәүләр. Авыл байларының  бөтен холкын белә алды шунда Суфия. Гарьләнеп елый иде яшь килен.  Эшенә  киткәндә дә, кайтканда  да каенанасы кесәләрен актарды,янәсе берәр нәрсә кыстырмаган микән. 
 
Түзде дә соң Суфия,  ничекләр түзә алгандыр, үзе дә шакката. Мөдәррис белән яңа йорт тергезделәр, олы балага йөкле  килеш бүрәнә ташу, иртүк торып фермага чыгып чабу, кайткач, ашарга пешерү, шуларга өстәп, хуҗалыкта  мал – туар көтеп тора. Мөдәррис- механизатор- көне буе эштә, соң гына кайта, ул кайткач, йорт күтәрәләр,  акча юк,  алтын куллы Мөдәррис  үзе эшләде барын да. Бер тамчы аракы да капмады ул вакытта. Суфияның мендәргә башы тиде микән, юк микән,  22 яшьлек яшь килен бит. Ничек итсәләр иттеләр, тик, авыл халкын шаккатырып, болын кадәр йорт салып куйдылар. 
 
— Абау, Мөдәррис моның кадәр йорт нигә кирәк сиңа? –диде күрше Галәү карт. – Нәрсә тутырып бетерергә җыенасың син моның эченә?
 
Суфия белән Мөдәррис, шатлыкларын күрсәтеп, көлешеп куйдылыр. Иң өлкән бала Шамилне бала табу йортыннан яңа өйгә алып кайттылар. Шушы яртылаш буш, болын кебек йортта кечкенә Шамилнең разбуй салган тавышы яңгырады.
 
Әле эшләре ай -һай күп иде шул. Сарай кирәк, яңа мунча,  капка –койма, каралты- кураны яңадан торгызасы бар. Шамил- малай кеше, тамакка таза, гел ими сорап шар яра иде. Яшь ананың сөте тиз бетә,  тамагы тиз ача. Суфия ныгытып ашарга тырышты. Моны күреп, күзәтеп  торган каенана тагы килен алдындагы ризыкка килеп ябышты да тартып алды.
 
— Бирән, нәрсәгә дип шуның кадәр тыгынасың?
 
Моңарчы сабыр гына йөргән юаш киленнең бала хакына бар сабырлыгы юкка чыкты шунда. Суфия каенанасы каршына килеп басты да Фатыйма абыстайны, ике кулыннан тотып, мич арасына ыргытты. Күзләре дүрт булды шунда җенле Фатыйманың. Ничек инде ул алай,  йолкыш , хәерче килене Фатыйма кадәр Фатыймага кул күтәрде.
 
— Аһ син шакшы, хәерче тәресе шулаймы әле?
 
Каенанасы, мич арасындагы уклауны кулына алып, килене өстенә сикерде.
 
—  Бәреп үтерәм мин сине хәзер.
 
Суфия, тыныч кына калып, уклауны бер кулы белән тотып алды да, каенасының чәченнән  тотып , бусага аркылы болдырга ыргытты, аннары, артыннан чыгып, Фатыйманы типкәли—типкәли, урамга ук чыгарып атты.
 
— Син тәмуг кисәве, Убырлы карчык, –диде Суфия,— син  мин салган йортта торасың, шуны башыңа киртләп куй. Тагын зәхмәтләреңне чыгарасың икән, йортка да кертмим мин сине. Әнә  кызыңа барып торырсың, аңладыңмы!
 
Фатыйма җиңелүен,  бөтен власть  килене кулына төшкәнен аңлап алды да эт  кебек улый башлады.  Улы Мөдәррис кайтканчы, улады ул шулай ,чирәмдә тәгәрәп. 
 
Урамнан авыл халкы, күрше- тирә узып киткәләде. Моңарчы Мөдәррисләр хуҗалыгында көн саен яңгырап торган Фатыйма абыстайның ажырган тавышы алар өчен гадәти хәл булып килде. Ә менә  чирәм өстендә тәгәрәп улап яткан җенле Фатыйманы күрү- бу авыл халкы өчен сенсация. Телевидение һәм радио җиткергән яңалыклар чүп кенә, бүген Мөдәррисләр ишегалдында барган үзгәрешләр- чып-чынлап искитәрлек яңалык. Билгеле инде, авылның хәбәрчеләре бу яңалыкны бик тиз эләктереп алдылар да, өйдән – өйгә йөреп, бар авыл халкына, бер минутка да кичекми, җиткереп тә өлгерделәр.  Хәбәр арыш басуында комбайн белән урак урып йөргән  Мөдәррискә дә  бик тиз барып җитте.
 
Мотоциклына атланып, колхоз бригадиры -Мөдәрриснең классташы- Рәсүл килеп чыкты комбайн каршына.
 
— Кордый!  Анда синең хатын белән Фатыйма апа дөнья бүләләр, малай кайт давай өеңә, эшләр хәтәр синең. Комбайныңны үзем кайтарып куярмын, син әнә минем матайны ал да сыптыр өеңә. 
 
Мөдәррис   хатыны белән анасының  килешмәгәннәрен бик яхшы белә иде ,билгеле. Яратмады анасы киленен. Тик шулай да әни кешегә  артык каршы да килеп бетеп булмый. Мөдәрриснең  әтисе авылга иң беренче машина алып кайткан кеше. Сабыр холыклы, бер- кайчан аның Фатыйма абыстайга каршы әйткәне булмаган. Сугышның  беренче көннәреннән үк фронтка китә Шакир абый  һәм юкка да чыга . Бары тик 1946нчы елның октябрь аенда гына кайтып егыла туган туфрагына. Сугышның беренче бәрелеше вакытында  ук пленга төшкән. Дүрт ел буе фашизмның бөтен кабахәтлегенә  шаһит булган. Унлаган концлагерьларны,  меңләгән әҗәлләрне җинеп чыга шушы сабыр холыклы авыл егете . Биш мәртәбә пленнан качарга тырыша.  
 
— Төн уртасында бөтен лагерьны аякка бастырдылар немецлар-дип сөйләгән Шакир абый авылдашларына.
 
— Барыбызны да, кыйный- кыйный, брезент япкан машиналарга төяргә тотындылар. Бик каты ашыктылар. Мин утырган машина, язмыш рәхмәтедер инде, әсирләр төягән колоннаның иң артына туры килде. Минем белән бергә барган бер иптәшемнең  кесәсендә пыяла кисәге бар икән. Шуның белән калын брезенты кисеп, тышка карадык. Арттан килгән конвой мотоциклы бераз арттарак калган икән. Мин ,Ходайдан ярдәм сорап, бисмилла әйттем дә машинадан  барган шәпкә тышка сикердем. Минем арттан башка әсирләр дә сикерделәр. Арттан пулемёт тавышы ишетелде. Бик каты чаптык инде. Аннары еракка киткәч барлаштык. Машинада утызлап әсир идек, барыбыз да сикергән. Тик менә иң алдан сикергән җиде генә әсир исән калганбыз. Безне күреп ата башлаган пулемёт пулялары безнең арттан сикергән әсирләгә  эләккән . Алар тәннәре белән безне каплаган булып чыга инде. 
 
Алар караңгыда качып торалар һәм таң алдыннан  Америка  танклары каршына килеп чыгалар. Дүрт ел буе әсир булган авыл егете шулай итеп мең дә беренче үлемннән исән кала. Соңыннан билгеле була: фашистлар ул лагерьдагы бар әсирләрне, карьерга алып барып, атып үтергән булалар. Аларга  бик яхшы итеп аңлатырга тырышалар.
 
— Рәсәйгә  кайтсагыз, сезгә көн булмаячак. “Сатлык җаннар” дип хөкем итәчәкләр сезне, – ди аларга  Америка  сержанты тәрҗемәче аркылы.- Әйдәгез Америкага,  анда сезгә берәү дә тимәс, яңа  тормыш башларга ярдәм итәрбез.
 
— Анда калучылар да булды,- дип сөйләгән Шакир  абый.
 
Тик ничә еллар буе җирем- күгем дип җан асраган авыл егете туган иленә кайтырга була.
 
Бик дөрес әйткән аларга Америка сержанты. Совет Армиясе ягына чыгу белән, аларны НКВД солдатлары чорнап ала һәм тагын бер елга сузылган Сталин лагеры. Атна саен сорау алулар. Сатлык җаннар, шпионнар һәм башка шуның кебек мыскыллаулар. Бу юлы немецлар түгел, ә инде совет офицерлары кыйный . Шулай итеп, Шакир абый дөньяның бар газабын үтеп, кара көздә туган туфрагына кайтып егыла. Анда да тынычлык юк, өч айга бер район НКВД сына чакыртып сорау алалар.
 
- Шакирымның  аннан кайткан көнне  бөтен тәне күгәреп беткән була,- дип елаган ул вакытта Фатыйма апа. 
 
 Менә шул газаплар эзсез калмый билгеле, таза авыл егетенең  сәламәтлеге бөтенләй какшый. Сугыш бетеп, дүрт ел узуга,  Шакир  абый якты дөньяда  бер рәхәт күрмичә китеп тә бара. 
 
—  Каян сатлык җан булсын ди ул Шакир?!- дип сөйлиләр иде авылдашлары аның турында. 
 
— Аның белән бергә су кергәндә күреп тордык,  җөйләнмәгән  бер генә җире юк иде тәненең. Тимерчыбыклар белән кыйнап,  ярып бетергәннәр немецлар. Ничек исән кайта алган- шаккатарлык. Егет чагында бик тә таза иде,шуңа исән кала алгандыр, диделәр. 
 
Күпме булган икән, туган җирем дип, авыл капкасын керүгә,газиз туфракны кочаклап елаган һәм авырлыкларга түзә алмый якты дөньядан китеп барган Шакир абыйлар?!  Мең генә түгел, йөзәр меңдер... 
 
 Фатыйма апа ике кечкенә баласы- улы һәм кызы белән тол кала. Кияүгә сорап киләләр аны, тик :
 
— Шакирымның  рухын мыскыл итәсем килми,- дип кире бора ул  яучыларны. 
 
 Ике баланы тәрбияләп аякка бастыру өчен, берүзе ун ирлек эшләр эшли. Районның иң алдынгы “колхозницасы” булып тора. Мактау такталарыннан фотосы бер дә төшми. Менә шул вакытларда инде аны “җенле Фатыйма” дип атап йөртә башлый авыл халкы. 
 
 Яшьли тол калып, берүзе бар дөнья йөген тарткан,  ике баланы аякка бастырасы бар дип, бер караңгыдан икенчесенә кадәр баш күтәрми эшләгән Фатыйма апаның күңеле таш булып ката. Дөнья аны җәлләмәде, шуңа үч итеп,  Фатыйма да берәүне дә  жәлләмәде.
 
Мең газаплар белән аякка бастырган Мөдәррис улы киленнеке була алмый, бары тик әнисенеке  генә булырга тиеш дип уйлады. Шуңа күрә киленен күралмас булды. Ничек инде Мөдәррис улы өчен тагын бер кадерле хатын-кыз булырга тиеш?  Булмас ул алай, булмаячак та. Шуңа да инде Фатыйма, киленен улыннан аерып алырга теләп, Суфияга каршы сугыш башлады. Юаш килен түзмәс,  йорттан чыгып китәр дип уйлады. Тик ул уйлаганча барып чыкмады. Ул уйлаганча “үшән килен” , каенанасын типкәләп, урамга чыгарып атты. Хәтта янады да әле , йортка кертмим, диде. Хурлык-хурлык, Фатыйма тәгәри –тәгәри улады ишегалдында. Капка төбендә мотоцикл килеп туктаган тавыш ишетелде.  Бераздан ,кабалана -кабалана ,ишегалдына Мөдәррис улы килеп керде.
 
 — Тагын нәрсә булды инде әни, нәрсә  бүлешәсез, ә? Кайчан килешерсез икән, үтерәсез  бит инде мине, –дип әнисенә ачынып эндәште улы.
 
— Үләм улым, соңгы көннәрем шушы инде,  бәхил бул, – дип сөрән салды Фатыйма. – Ай Аллам, картлык көннәремдә  килен кулыннан китәселәрем бар икән. Атаң  Шакир исән булса ни дияр идеее ... .
 
— Әнкәй тагын нишләдегез? –  дип кабатлап сорады улы. 
 
Мөдәрриснең каны кыза башлады.
 
Фатыйма килене каенанасы артыннан ишегалдына ыргыткан уклауга төртеп күрсәтте.
 
— Әнә  хатының  шушы уклау белән башымны сугып ярды. Бөтен миләрем чәчрәп чыкты. Аннары ,типкәләп ,ишегалдына чыгарып атты. Үлмәсәң,  мин  сине сәнәк белән кадап үтерәм,ди.
 
 Мөдәррис әнисе белән хатыны  килешә алмауларына болай да борчылып йөрде,  тик эшләрнең  болай бик зурга китәр дип уйлаганы булмады. Ул  аяк киемннәрен дә салмыйча өйгә атылды.
 
 Суфия  түр якта кечкенә Шамилне имезеп утыра иде бу вакытта. Каршына очынып килгән әзмәвер ирен күреп куырылып килде.
 
— Сссин, син, – Мөдәррис әйтәсе сүзен әйтә алмыйча торды. – Син нигә минем әнигә кул күтәрдең? Минем әни бит ул.  Бар әйберләреңне җый да,  баланы алып,моннан чыгып ычкын.
 
 Мөдәррис шкафның ике ишеген шартлатып ачты да Суфияның киемнәрен идән уртасына ыргыта башлады.
 
— Мине, баланы тоттырып, кире әтиләргә  кайтарып җибәрергә  җыенасыңмыни? –диде тыныч кына Суфия.– Синен балаңны минем әти багып үстерергә тиешмени хәзер? Нәрсә, анаң белән икәүләшеп  килеп, үзегезгә яңа өй салырга хезмәтче  сорадыгызмыни минем әти – әнидән? Сиңа хатын кирәк түгел, хезмәтче кирәк идемени?
 
Мөдәррис сабыр хатыннан мондый сүзләр көтмәгән иде. “Шулай сабыр гына җыеныр да кайтып китәр атасы йортына”,- дип уйлады ул.  Ә хатыны әнә кузгалмый да утыра. Алай гына түгел, сүзләре белән бәгырь итен турап-турап ала. 
 
Суфия дәвам итте:
 
—Сез аналы- уллы  икәүләшеп, мине ат урыннына эшләтеп, яңа өйдә торып каласы, ә мин кире атам- аннам янына кайтып китәсе инде алайса? Ике аягымнның берсен дә атламыйм. Баланы син ясадын,  үзең үстерерсең дә,  минем әти түгел. Йортны икәү бергә күтәрдек, бергә торырбыз да. Ә анаңның нинди холыклы кеше икәнен үзең дә  бик яхшы беләсең: “Женле Фатыйма”. Мин шушы йортта яшәячәкмен  һәм анаңның бөтен кыланышларына түзеп яшәмәячекмен дә. Ошамаса, анаңны житәклә дә үзең чыгып кит өйдән. Мин яңа йортта бала тәрбияләргә  кеше табармын. Закон минем якта,  йортка Шамилнең дә  хакы бар, ничек  булса да яшәрбез. Тик менә син зәхмәт суккан анаң белән ничек яшәрсең,  кайсы җүләре  сезне йортка кертәр икән авылда. 
 
 Кызып –кызып ирлеген күрсәтергә  тырышкан Мөдәррис шып итеп туктап калды. Аннары акрын гына идән уртасына таралып яткан Суфия  киемннәре  арасына чүгәләде. Дөресен сөйли бит хатыны. Фатыйма законы гына түгел, Совет законы да бар бит әле. Ул закон берсүзсез  Суфия  ягында, алай,  монда эшләр башка якка борыла бит болайга китсә. Суфияны авыл советы да,  иптәшләр суды да кыерсытырга ирек бирмәс. Анаңны җитәкләп, ал да– ял да  белмичә салган йортыңан үзең чыгып  китмәгәең  Мөдәррис. Менә  сиңа юаш Суфия, каршы дәшерлек урын да калдырмады иренә.
 
Шул вакыт йорт ишеге киң итеп ачылып китте.
 
—Ни хәлләрдә сез ,әй?–Ишектән  авыл фельдшеры Рәхилә апа килеп керде, кечкенә Шамил янына килгән, —Ничек, зур булып үсәсезме? 
 
 Рәхилә  апа олы яшьтә инде. Гомере буе авыл фельдшеры булып эшләде. Беркайчан да үзен аяганы булмады. Төннең кай вакытында ярдәм сорап ишеген какмасыннар,  кая ярдәм сорап чакырмасыннар,  үзенең төрле медицина җиһазларын, даруларын сумкасына тутырып, авыру янына чыгып йөгерде. Авылда грипп, су чәчәге, кызамык эпидемияләре килеп чыкканда, бөтенләй ял итмәде. Зур сумкасын асып, көн саен авылның барлык йортларын әйләнеп чыга.  Ай- һай, аяклары ничек түзәдер. Грипп һәм башка эпидемик авырулар язга таба калкып чыга. Күз  ачмаслык язгы буран димәде, барысының да ,күреп, хәлләрен белде, көн саен бит. Мондый кешеләрне Ходайдан табиб диләр. Үз эшенә, авылдашларының сәламәтлегенә  бик зур таләп белән карый апа. Гиппократ антына гомере буе тугры булды. Ул кайсы гына йортка килеп кермәсен, өй эче ничектер бер ягымлылык белән яктыра.  Хәтта каты авыруларның да хәлләре җиңеләеп китә,  бик каты арыган булса да, һәрбер йортка елмаеп килеп керә иде Рәхилә апа.
 
 Тәмле телле, ягымлы елмаю белән үзенә  җәлеп итә белде Рәхилә апа авыл халкын. Ярдәмчел, эшчән, тырыш табиб булуы белән  хөрмәт казанды авылда.
 
 —Авырмыйсызмы? –дип сорады өйдәгеләрдән фельдшер апа.
 
  Авыл фельдшеры яше дә тулмаган балалы йортларны ике көнгә бер әйләнеп чыга. Яшь аналарга киңәшләрен бирә. Баланың  үсешен, сәламәтлеген контрольдә тота. Бу юлы да кечкенә  Шамил янына кереше иде. Ул, шулай ягымлы гына елмаеп, йорт эченә күз салды.  Идән уртасы хатын- кыз киеме белән тулган. Мөдәррис белән Суфия икесе дә кызарышып чыкканар. Яшьләр талашып алганнар икән.Рәхилә апа, ишегалдында тәгәрәп яткан Фатыйма абыстайны күреп, йорт эчендә тыныч түгел икәнен чамалап керде.
 
—Ууу, сезнең монда эшләр зур икән, – диде фельдшер апа ,яшьләргә карап. – Ярар, әйдә, була торган хәл. Килешерсез әле. Мин тагын ике көннән килеп чыгармын.
 
 Ничек елмаеп кергән булса, шулай елмаеп чыгып та китте. Йорт эченә  Рәхилә апа артыннан ниндидер бер ягымлы яктылык ягылып калды.
 
  Фельдшер, ишегалдына чыгып, чирәмдә улап яткан карчык янына чүгәләде.
 
  —Фатыйма апа, нәрсә булды, нигә ,башыңны тотып, көпә- көндез ишегалдында улап ятасың?
 
 —Үләм, Рәхилә кызым! Киленем  уклау белән башымны сугып ярды. Бөтен миләрем чәчрәп чыкты,  зинһар бульнискә алып кит  мине. Монда шул кабахәт киленнең кулыннан шаһит китәсем килми. 
— Кая, карыйк әле башыңны Фатыйма апа!-дип,  карчыкның башына үрелде авыл фельдшеры.
 
Сакланып кына Фатыйма  абыстайның башын карап чыккач, карчыкны тынычландырып, кабат эндәште:
 
— Юк, бернинди дә куркыныч күрмим мин Фатыйма апа, башың ярылмаган да,  каны да чыкмаган. Менә маңгайдан аз гына өстәрәк  шеш бар,  куркыныч түгел, ике –өч көн эчендә бетәчәк.
 
 Табиб буларак , Рәхилә апа яхшы психолог та була алды.  Ул авылда киленнәре белән килешмәгән каенаналарның  зарын көн дә ишетеп тора.
 
—Фатыйма абыстай,-дип ипләп кенә эндәште ул карчыкка,- болай сиңа ишегалдында үкереп яту бер дә килешми, җитмешне тутырып киләсең бит инде син. Аннары “Җенле Фатыйма”ның данын төшереп улап ятма.
 
 Шул сүзләр җитә  калды Фатыймага. Чынлап , “Җенле Фатыйма”ның даны төшә икән бит болай ятсаң.  Көчсез   Фатыйма түгел лә ул. Шуны аңышып алган  карчык шып итеп улавыннан туктады да ялт итеп торып та утырды.
 
— Менә бит, акыллы кеше дә инде син Фатыйма абыстай,- дип, фельдшер аның аркасыннан какты да капкадан чыгып китте.
 
 Йорт эчендә калган яшьләр тынычланып, ничектер бер –берсенә якынаеп киткән кебек булдылар. Мөдәррис акрын гына ачык шкаф каршына килеп басты. Бераз аптырап, бер идән уртасында аунап яткан хатын -кыз киеменә, бер шкафка карап торды да Суфияга эндәште.
 
— Әнисе, мин шкафка кая нәрсә  куясын белмим, син үзең рәтлә инде ,зинһар, китер монда улымны, үзем карап торам. 
 
Фатыйма ишегалдында, караңгы төшкәнче,  килененең  җыенып чыгып киткәнен көтеп утырды,  исәбе артынан кычкырып калырга иде. Тик килене, әйберләрен күтәреп, ишектән  килеп чыкмады. Тәненә  суык үтә  башлагач, каенана өйгә атлады. Түр  якта сиртмә бала бишеге,  анда Шамил оныгы  йоклый, ә бишек янындагы караватта Мөдәррис улы белән килене бер -берсенең  кочагына сыенган килеш йоклап яталар. Җен ачулары чыкты Фатыйманың. 
 
— Кара син боларны ,урамда туңып утырган аналарын өйгә дә  чакырмадылар. 
 
—Эң-г-гә, – бишектән кечкенә Шамил аваз салды.
 
Фатыйма акрын гына бишек янына килде.
 
Әбисен күрүгә,  бала елмаеп, кулларын чәбәкләгәндәй итте.
 
—Г- ге ...
 
Моңарчы баланы кулына да алып карамаган каенана сакланып кына оныгын кулына алды. Әби кешенең ничектер бик еракта эчкә яшеренгән аналык хисләре  кымшанып куйды. Фатыйма акрын гына баланы күкрәгенә кысты.
 
  —Гге –гэ –гэ.
 
—Нәрсә дисең улым,  әббә дисеңме? –дип, назлы итеп балага эндәште Фатыйма.- Дөрес әйтәсең,  мин синең әбиең шул, таныдыңмыни мине? Син минем оныгым, ә мин синең әбиең ,шулай бит улым. У, кая монда эшләр синең, астың юешләнгән икән бит. Ай бу әнисен, шуны да белми, әйеме. Кая әле, коры чүпрәккә төрим әле улымны,  аннары  шешәдән тәмле итеп сөт эчәрбез. Анаң бик ябык  шул синең, сөте җитми дә торгандыр. 
 
 Шушы минуттан  соң Фатыйма абыстай усал каенанадан оныгы өчен үлеп торган әбигә әйләнде дә куйды. 
 
Моңарчы беркемгә дә  баш бирми яшәгән  җенле Фатыйманы дүрт айлык оныгы  аягы астына салды да куйды. Дөнья шулай шул , балаңның  баласы балдан татлы, дип тиккә генә әйтмәгәннәрдер. Каршы тора алмады Фатыйма кечкенә Шамилгә. Оныгы,  аның оныгы бит. Баланың чүпрәген алыштырып, сөт эчерткәч, әби кеше, оныгын беләгенә салып, шыпырт кына көйләп тибрәтә башлады:
 
—Әлли –бәлли бәү,  йокла улым, йокласаң , тизрәк дәү үсәрсең . 
 
— Ә-не-ге-гә.
 
— Юк, балам ,болай гына әйтәм, син болай да зур малай инде. 
 
Шулай итеп төн уртасында онык белән әби кеше серләштеләр.Тәрәзә аркылы ай нуры төшкән йортка  тынычлык иңдерә торган ниндидер бер  илаһи хәл булды. Бу гаиләдә әти-әни дә,  кечкенә Шамил дә,  оныгы өчен җан атып торган әби кеше дә бар. Чын бәхет өчен башка берни дә кирәк түгел кечкенә Шамилгә. Ул, имезлек капкан килеш ,әбисенең  култык астына  борынын  төртте дә  йокыга талды.  
 
 Узган көннәргә кайта-кайта, Суфия шул көнне исенә төшергәли.
 
- Аллаһы Тәгалә  үзе  жибәргәндер сине ул көнне Рәхилә апа. Баланың ятим булып үсүен теләмәгәндер. Нинди изге күңелле кеше булгансыз сез. Шул вакытта Рәхилә апа син килеп кермәгән булсаң, нишләп кенә бетмәгән булыр идек без. 
 
Суфия, намазлык өстенә утыра башлаган көннән бирле, бу изге хатынны догасыннан бер дә калдырмады.
 
 Тормыш шулай акрын гына алга таба барды. Фатыйма апа килененә Шамилне тәрбияләргә  булышты.  Суфия хуҗалык-бакча эшләрен караганда, Шамил әбисе кулында калды. Бала тәрбияләгәндә  аралашып, каенана  белән  килен дә якынаеп киттеләр. Каенана хәтта  ашарга да әзерләде, чәен дә кайнатып куйды. Билгеле, “Җенле Фатыйма” холкы бөтенләй  юкка чыкмады, аның ажгырып алган вакытлары да булгалады. Тик күрше-тирә хәзер  Мөдәррисләр  ишегалдында кычкырышкан тавышка караганда
 
 — Суфия,  әйдә, чәй кайнады, чәй эчеп чык, Шамил йоклап китте. Үземнең дә тамагым кипте инде!
 
— Ярый, әнкәй, бозауга сөтен эчертеп кенә бетерәм дә керәм,  – дигән сүзләр күбрәк ишетелде. 
 
 Күрше-тирә моңа бик шатланды.
 
 — Йортта тавыш чыгарып, мин баш, дип нишлисең инде,  килен дә кеше баласы бит. Бик дөрес эшләде Фатыйма абыстай, алай ук җүләр кеше түгел лә ул. Менә Суфиясына  бераз жиңеллек килде. Ул эшләрен бетергәнче, аш өлгертә  Фатыйма апа, бала карый,  бик яхшы. Шулай алга таба тату гына яши күрсеннәр  инде ,амин, – диделәр күршеләре.
 
    Күрше-тирә шулай сөйләнә торды. Ә килен белән каенана, бала, тормыш мәшәкатьләре турында сөйләшә-сөйләшә, тәмләп чәй эчтеләр.  Әнисе белән Суфияның килешеп яши башлауларына Мөдәррис тә бик шатланды. 
 
 Тормыш алга таба барды. Мал- туар абзары салып бетергәндә, йортта тагын сабый бала тавышы яңгырады. Суфия икенче улын Ниязны алып кайтты.
 
   Авыр хезмәт, зур-зур  бүрәнәләр күтәрү үзенекен итте. Җылы абзарның өске  ниргәләрен күтәреп азапланалар иде Мөдәррис белән Суфия. Шулчак Суфияның  кулыннан бүрәнә  төшеп ките. Үзе урталай бөгелеп килде.
 
— Үләм, эчем... – Суфия, тора алмыйча, җирдә тәгәри башлады.
 
Мөдәррис  хатынын йортка күтәреп кереп урынга салды да Рәхилә  апаны эзләп чыгып йөгерде. Килене янында, ай-вай килеп, каенана калды.
 
 Тиз килеп житте фельдшер апа. 
 
— Суфияның  корсагы төшкән, балага тулгак тота башлаган, тиз йөгер колхоз рәисенә. Машина кирәк, нәрсә карап торасың, тиз бул, дим мин сиңа. 
 
Рәхилә апаның мондый усал булганын  беркайчан да күргәне юк иде Мөдәрриснең. Ут капкандай, колхоз конторасына чыгып йөгерде. Колхоз рәисе Рөстәм абый- Рәхилә апаның тормыш иптәше.
 
— Бар, әнә минем УАЗ ик тик тора, шофёрга әйт тә  чыгып чабыгыз районга, – диде.
 
   Район белән авыл арасы 25 чакрым,хәзерге кебек асфальт юл  түгел шул. Чокыр да чакыр. Барып җитә  алмадылыр вакытында, шунда арткы урындыкта якты дөньяга килде бала. Кендек әбисе Рәхилә апа булды. Вакытында алда, җиде айлык булып туды Нияз. Шамил абыйсы белән яшь аралары яшьтә сигез ай гына. 
 
   Зәгыйфь,  хәлсез булып туган баланың гомере киселмәсен өчен,  район табиблары бөтен көчләрен куйдылар. Суфияны да тиз генә өенә  кайтармадылар. Баланы пыяла инкубаторда бер ай яткырдылар. Нияз бик ябык иде. Сабый да якты дөньяга тотынып калу өчен бөтен көчен куйды, ахрысы. Акрынлап тернәкләнеп китте. Бала шыр сөяк кенә булса да,табиблар: 
 
 
 
—Зыян юк Суфия сеңлем, рәтләнә  ул,  бала үз акылында, яхшылап карасагыз, менә дигән таза егет булачак әле,- диделәр.
 
 Килене больницада ятканда, бөтен хуҗалык мәшәкате Фатыйма апа өстенә төште. Мөдәррис кояш баеганда гына кайта басудан. Ашарга өлгертәсе бар. Яңа абзар мал-туар белән тулды:  кыш чыгасы үгезе, сыерын савасы бар, сарык-бәрәннәре  бер көтү,  тавыгы- чебеше,  инде үсеп симереп беткән унбиш баш каз. Шуларга өстәп Шамил дә әбисе кулында. Зарланмады Фатыйма абыстай, аның баш бирмәс  горур холкы өстен чыкты, өлгерде барсына да. Күршеләрдән ярдәм  сорамады. Ашын  да өлгертте, кош-кортын да карады,  иртүк, Шамилне калын юрганга төреп, көтүен дә куды. Бераз йорт эшләрен карагач, оныгын арбага тартып, бәрәңге бакчасына да чыкты. Бәрәңге килен кайтканны көтеп ята алмый, вакытынды алырга кирәк,  малай көне буе эштә, соң гына кайта , егерме сутыйлы бакчаны  алып бетерергә кирәк бит,   үзе казыды бәрәңгене,  үзе чүпләде җитмешне тутырып килгән абыстай.
 
— Бу әнинең,  чынлап ахры, җеннәре бар.
 
Эштә, ат шикелле эшләп, эт урынына алҗып кайттым  кичә. Әни ,бакчадагы бәрәңгене  казып, чүпләп,  утызлап капчык әзерләп куйган. Эштән кайтып, төнге уникегә кадәр капчык ташыдым  бакчадан, елыйсы килеп, күздән яшьләр чыкты. Әни бәрәңгене  бакча- да калдырырга кушмый, бар, каршы килеп кара син аңа,ишетерсең ишетмәгәнеңне. Җитмәсә, бәрәңгесе дә котырып уңган. Ташып бетергәч, өйгә кердем, чәй эчәрлек тә, малайны кулга алырлык та хәлем калмаган, ничек урынга егылган, шул килеш йоклап киткәнмен,-дип зарланды Мөдәррис хезмәттәшләренә..
 
 Суфия, больницадан кайтышка ,бәрәңге алынып беткән – бакча чиста иде инде. Шуларга өстәп, бәбәй туена дип, ике казны да суеп эшкәртеп куйды Фатыйма абыстай. Шамил оныгы әбисенең итәгенә ябышып йөрде көннәр буе. Баланың тамагы тук, өс- башы чиста булды. 
 
 Бу эшләрне  авылдашлары исләре китеп күзәтеп тордылар. Җитмешне тутырып килгән абыстай ник бер тапкыр : “Я Аллам, хәлем китте,”- дисен.
 
—  Фатыйма  бер дә картая белми, кая безгә эштә аны куып җитү, көлкегә калырсың, шул булыр , – диделәр  Фатыйма апаның чордашлары. 
 
   Теле бик әшәке булса да, хөрмәт иттеләр авылдашлары Фатыйма апаны. Менә шундый баш бирмәс тырыш булганы өчен. Зарлана белмәгәне өчен. Җитмәсә, авылның бердәнбер абыстае да бит әле. Коръән-Кәримне яттан белгән, дин эшләре белән яхшы таныш. Биш намазын калдырмый, уразасын да тота. Урамда әйбер сатып йөргән чегәннәрне урыс телендә шундый итеп очырып чыгара иде,тегеләр башка урамга аяк басмаслык булалар. Авыл хатыннарының , хәтта яшьләренең дә урысчалары бик чамалы. Ә Фатыйма апалары туган телендәге кебек сөйләшә рус телендә. Хөрмәт итәрлек, үзләренә үрнәк итеп куярлык сыйфатлары да җитәрлек булды Фатыйма абыстайның.
 
  Сентябрь ахырларында Мөдәррис шул ук колхоз УАЗигы белән Суфия һәм нәни Ниязны бала тудыру йортыннан алып кайтты. Ябыккан киленен күрде дә каенана күзләренә яшьләр  килде. “ Ии, –дип уйлады ул, – бала йөге башта беләктә, аннары йөрәктә була шул”.
 
 Кечкенә Шамил әнисеннән бераз ятсынып торды, аннары ашыгып йөгереп килде дә кочаклап алды Суфияны. Әнисе дә бик сагынган улын. Иелеп кочаклады да яшьле күзләре белән каенанасына карады.
 
  —Рәхмәт, әнкәй, – диде килене, – баланы карагансың, зур итеп үстереп куйгансың.
 
Моңарчы килене каенанасына беркайчан да « Әнкәй» дигәне юк иде. « Әнеки” диеп дәште. Ә бүген «Әнкәй» диде, үз әнисе кебек таныды бит. Фатыйма апа каушап китте киленнең бу үзгәрешенә. Тик шулай да сер бирмәде. Күзләрен читкә борды да:
 
 —И кызым,( моңарчы бары тик  килен яки Суфия гына иде) баланы карыйсы бармыни аны. Тамагы тук, өсте бөтен булса, борчымый ул.
 
 Шул баланы итәгенә тагып, хуҗалыкта ирләр эшли алмаслык  эшне эшләгән “Җенле Фатыйма” әйтте бу сүзләрне.
 
—Әйдә,  баланы калын юрганга төргән килеш яткырма, эсселәнеп китәр тагын.Өй җылы, чишендер Ниязны.
 
 Килен белән каенана икесе бергә баланы чүпрәкләреннән арындырырга керештеләр.
 
Моңарчы арттан сүзсез генә елмаеп басып торган аталарының Ниязга күзе төште.Юрганнарга төренгән баланың йөзен генә күргән иде больницада. Ә менә хәзер чүпрәкләргә салынган баланың тәне ачылды. Бала бик ябык һәм бик зәгыйфь .Тире дә сөяк кенә.
 
Мөдәрриснең тагын бер малай дип ерылган авызы ябылды.
 
 —Син нәрсә алып кайттың? – дип дәште хатынына.
 
Суфия белән әнисе аптырап киттеләр, күтәрелеп, Мөдәррискә карадылар.
 
—Ничек инде нәрсә, безнең балабыз, икенче улыбыз - Нияз.
 
—Бала, бала шундый буламыни? Моның бер генә җирен дә кеше дип әйтеп булмый бит. Больницада күргән булсам, бу үләксәне шунда калдырып кайта идем. 
 
Фатыйманын  улыннан мондый сүзләр ишеткәненә исләре китеп карады. Аның улы авызыннан чыгамы  ул шундый сүзләр? Кара син моны, килененә булышып, оныгын карап, улындагы үзгәрешләрне күрми калган икән әнисе.
 
Дәвамы берничә көннән...
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 06.04.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»