поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
05.04.2016 Мәдәният

Башкачарак әдәбият укучы Илдар Хәйруллин ни өчен Зифа Кадыйрова әсәренә алынуын аңлатты


Ниһаять, килде бу көн! Күз күгәртеп күпме көттек без аны. Бу дөньяда аз гына хаклык яшәсә, гади халык теләгенә колак салучы булырга тиештер бит инде дия-дия көттек. Яз башы белән, ягъни 4 марттан Чаллы татар драма театрында язучы, дустым Зифа Кадыйрованың “Язмыш сынавы” повесте буенча куелган спектакль премьерасы башланды.

Иң беренчесенә, ягъни тәкъдир итү тамашасына икеле-микеле уйларым белән мин дә бардым. Мәхәббәткә, кеше язмышына, әхлакка, тәрбиягә кагылышлы уй-кичерешләр, берсен-берсе алыштырган төрледән-төрле вакыйгалар кайнап торган күләмле әсәрне ничекләр итеп бер спектакль кысаларына сыйдырып бетерделәр икән дип кызыксынуым-кыбырсуымны яңа спектакльне сәхнәләштерүчеләрнең чын театр “бүре”ләре булуы тагын да көчәйтеп җибәрде: сценарий авторы Ркаил Зәйдулла, сәхнәгә куючы режиссеры Илдар Хәйруллин үзе. Шулай булса да “коралланып” баруны мәслихәт күрдем – “Язмыш сынавы”н тагын бер кат җентекләп укып чыктым. Могҗизага тиң теге күренеш, ягъни Зифа китапларының укучыны “әсиргә алу” галәмәте тагын кабатланды – иртәнгә кадәр, һич аерыла алмыйча укып чыктым. Аның каравы, спектакль барышында һәрбер персонажның ни әйтәсен, алга таба ниләр буласын белеп утырачагыма шулкадәр инанып бардым. Әмма, урыс әйтмешли, не тут то было, җанкисәгем!..

Театрның залы тамашачылар белән бик тиз тулды һәм барыбыз да сәхнәгә төбәлдек. Бик тиздән китапны укып килүемә үкенә башладым. Спектакльнең тулаем китаптагыча бармаячагыннан хәбәрдар югыйсә үзем, ә җүләр күңел китап белән спектакль арасындагы аерманы эзләп-күреп тик утыра, мин сиңа әйтим. Иң әүвәл, миңа һич мөмкин сыман тоелмаган “сыйдырып бетерү”не сәхнә осталарының ничек ансат кына чишкәннәренә шаккаттым: бәянчы ролен, ягъни сюжетны тәфсилләп сөйләп баруны әсәрнең төп герое Әлфиянең апасы Алсуга “тапшырганнар”! Чыннан да, бик отышлы килеп чыккан. Зифа китабындагы Алсу әллә ни зур образ түгел иде, ә спектакльдәге Алсу Мәскәүдән ялт кына кайтып төшә дә, сеңлесенең һәм башка геройларның тормышында тагын ниләр булганын шатырдатып сөйләп бирә. Шаяртып кына язам, берүк бәйләнә дип уйламагыз, Алсуны уйнаган актрисага бер дәгъвам да юк. Киресенчә, гаҗәп мөлаем ханым, искиткеч актриса. Әлфияне уйнаган туташ та бик чибәр дә, чын профессионал да минем карашка. Тик тышкы кыяфәте Зифача – дулкынлы җирән чәчле түгел. Кап-кара чәчен хна белән манасы гына калган, югыйсә.

Зифа ханым мәхәббәт күренешләрен иң шәп сурәтләүче язучыларны берсе, шуңа “чукыйлар” да бит инде аны. Повестьне укыганда китаптагы төп геройларның берсе – Таһирга чын-чынлап гашыйк булган идем. Ничә яшьтә икәнем дә онытылган иде! Бигрәк шәп иде шул Таһиры Зифа Кадыйрованың: кара бөдрә чәчле, озын буйлы, чып-чын егет солтаны мәгәр! Спектакльдәге Таһир да чибәр актер, матур, ышандыргыч итеп уйный, тик мин аңа гашыйк булмадым, чөнки түгәрәкләнеп барган гәүдәле мондый ир үземдә дә бар. Аннан, нишләп соң Таһир бөтен кеше Илдус дип дәшкән дустына Йолдыз дип дәшә, китапта да Илдус бит ул дип аптырап утырдым спектакль буенча. Миңа гына алай ишетелмәгән, артымдагы ханымнар да: “Йолдыз диме соң?..” – диештеләр. Баксаң, актер Мөслим-Актаныш ягына хас сөйләм белән “л”ны каты итеп әйтә һәм шуңа Илдус исеме “Йолдыз” булып ишетелә икән колакка. Ярар, егетнең үзеннән дә рәхәтләнеп “үч алдылар” сәхнәдәшләре, спектакль буе “Тахыйр” дип дәштеләр. Авыр бирелә инде шул “һ” хәрефе безнең татарга нигәдер...

Чаллы драма театры актерларын тәнкыйтьлисем килмәгән иде һич кенә дә. Киресенчә, бу театрга иң рәхмәтле тамашачы миндер бу дөньяда. Халык теләген аяк астына салмыйча, Кама аръягы төбәгенең сөекле сөяге – Зифа Кадыйрованы кемсәләр никадәр күрмәмешкә-ишетмәмешкә салынуга карамастан, язучының иҗатын сәхнәгә куюларына, җанландыруларына чиксез зур рәхмәт!

Ркаил һәм Илдар әфәнде тарафыннан “Язмыш сынавы”на шактый үзгәреш кертелгән. Отышлы җирләре бар, ризасызлык белдерәсе килгән урыннары да күп. Вакыт-вакыт, әллә соң Ркаил әфәнде китапны игътибар белән укымаган яки автор белән киңәшләшеп тә тормаган инде дигән уйлар да килде башыма. Бу кадәр үзгәреш кертү кирәк иде микән? Әйтик, китаптагы Илдус исә, шулкадәр авырлыкларны ерып чыгып, дөньяда үз урынын, үз бәхетен тапкан, Әлфиянең, балаларның төп таянычына әйләнгән көчле ир-ат. Ә спектакльдә Илдус образы шулкадәр кечерәйтеп бирелгән. Зифа Кадыйрова Әлфияне христиан динендәге им-томчы дәвалавы хакында яза. Шуңа да Зифа бит инде ул! Геройларының чиркәү әһеленнән ярдәм күрүен дә, кайсыларының гайре табигый сәләтләре ачылуы хакында да (чынлыкта да бар бит мондыйлар), башкасын да курыкмыйча яза. Ә сәхнәләштерүчеләр бу урынны үзебезнең менталитетка турылап, догалар белән дәвалаучы әбекәй образы тудырганнар. Сүз уңаеннан, геройларның еш кына матурлап догалар укуына бик тә куанып утырдык күршеләрем белән, кушылып кабатладык та әле.

Мин театр белгече түгел, бары тик тамашачы буларак кына үз фикеремне белдерә алам. Мин-тамашачыны спектакльдә декорацияләрнең бер дә алышынмавы аптыратты да, борчыды да. Расхутланып тормаганнар сәхнә үзгәртеп. Илдус белән Мөнирәнең фәкыйрь тулай торак бүлмәсендәге күренеш тә, Әлфия белән Таһирның яңа йорт эчендәгеләре дә һаман шул ап-ак идән, ап-ак шакмак-шакмак утыргыч, ак баганалар фонында барды. Кайчак вакыйганың кайда барганын аңлап бетереп булмады.

Спектакльнең финал өлеше дә шактый зур аерма белән – Зифа язганнарга капма-каршы итеп эшләнгән иде. Бөтенләй сөйләп бетерү дөрес булмас дип, бу урында артык җәелеп язып тормыйм.

Спектакль тәмамлангач, тамашачы актерлар уенына да, режиссер һәм сценарий авторына, рәссам хезмәтенә дә мөнәсәбәтен белдереп, залны алкышларга күмде. Ә инде сәхнәгә Зифа күтәрелгәч, аны аягүрә басып олылады. Миңа калса, әлеге әсәрне сәхнәләштерүгә, үзе әйтүенчә, “спортивный интерес” белән алынган Илдар Хәйруллин (Ул: “Халык нигә шулай яратып укый микән дип кызыксынып тотындым, чөнки мин башкачарак әдәбият укыйм”, – дигән фикер әйтте), шулай ук спектакльне караган Казан кунаклары һәм республика театрлары җитәкчеләре үз күзләре белән халыкның нинди спектакльләргә сусаганын да, Зифа Кадыйрова иҗатына карата мәхәббәтен дә күреп киткәннәрдер дип уйлыйм. Чаллы театры әлеге спектаклен татарлар яшәгән бүтән төбәкләргә барып та, башкала тамашачысына да күрсәтер дип өметләник.

Мин-тамашачы канәгать калдыммы соң бу спектакльдән? Барысы да ал да гөл дия алмыйм, чөнки тагын бер “серия”лек Зифа сюжетын бөтенләй “чәчкәннәр”! Әйтик, китапның икенче яртысында төп геройларның балалары тормышы алгы планга чыккан иде. Спектакльдә исә алар турында “балалар үсте, башлы-күзле булдылар” дип Алсу гына сөйләп алды, үзләре күренмәде дә.

Спектакль тәмамлангач, үзем тамашачының реакциясен күзәтәм, үзем: “Халык кемгә килгән? Спектакльгәме, Зифагамы?” – дигән сорауларга җавап эзлим. Җавап ап-ачык, әсәрне сәхнәләштергән хөрмәтле сәнгать, әдәбият осталары үзләре үк ризалашырлар минем белән – халык Зифага килгән иде! Миңа калса, спектакльне Мәскәүдән Бондарчук яки Марк Захаров килеп төшерсә дә, тамашачы Зифага килер иде, шуңа да Зифа әсәреннән читләшү дөрес түгел.

Бер газетадагы язмада язучы-шагыйрь Ркаил Зәйдулла: “Зифа Кадыйрова әсәрләреннән сериал төшерерлек”, – дигән сүзләр әйткән иде. Гади укучы моны күптән белә һәм көтә. “Аз гына” калды, кайда телевидение һәм кино әһелләре ишекләре: шак-шык, әфәнделәр...

Рәсемдә: Зифа Кадыйрова үзенең “Язмыш сынавы” повестен сәхнәгә куйган режиссер Илдар Хәйруллин белән.


Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 05.04.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»