поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.04.2016 Ир белән хатын

Алтынга тиң гомер

Алтын туй... Тикмәгә генә шулай дип аталмаган ул, чөнки иңне иңгә куеп ярты гасыр тормыш сукмагыннан атлау алтынга тиң. Әйтергә генә җиңел, ә бит илле ел бергә яшәү дәверендә шатлык-борчулары да була, җил-давыллары да читләтеп үтми, әмма бер-береңне ярату, хөрмәт итү, кирәк чакта бер-береңә юл куя белү барлык тормыш авырлыкларын җиңәргә ярдәм итә һәм шундый гомер бәйрәмен билгеләүче парлар соклану хисе уята.

Март башында Зур Рбишчада яшәүче Рияз ага һәм Хасәнә ханым Загидуллиннар да алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алар әле дә булса карап туймастый матур пар, бер-бересен күз карашыннан аңлыйлар. Аларны язмыш кавыштырган дисәк тә, дөрес булыр, чөнки Хасәнә апа Зур Рбишчада туып-үскән булса, Рияз абыйның туган җире – Татарстанның Норлат районы. Хасәнә апа яшь чакта бәхет эзләп башкалага китә һәм анда яшәгән чакта Мәскәүдә хәрби бурычын үтәүче Татарстан егете Рияз белән таныша. Ул аны тулай торакта бер бүлмәдә яшәүче дус кызы белән кавыштырмакчы була. Ә Риязның күзе матур, чая Хасәнәгә төшә, әтисе белән апасын да таныштыра. “Әтиләр белән кунакка киләм дигәч, без дус кызым белән табын кордык, мин әйтәм, әзерлән, сине багарга киләләр, ә Рияз миңа күз атып йөргән икән, мине күрсәтергә китергән әтисе белән апасын”, - дип искә алды Хасәнә апа.

Хәрби хезмәте тәмамлангач, егет туган ягына кайтып, эшкә урнаша, озакламый Хасәнәгә хат килә. “Синең артыңнан киләм, әзерлән”, - дип язган ул анда һәм сүзендә тора – килеп ала Хасәнәне. Риязның нәкъ шул вакытта апасы тормышка чыга, яшьләр бергәләп туй йөриләр, Хасәнәне егетнең әти-әнисе, туганнары, якыннары – барысы да ошата һәм аларга да никах укыталар. Моңа чаклы Хасәнәнең Рбишчада яшәүче әнисеннән Риязның әтисе килеп ризалык ала. Әнисе каршы килми, “үзең кара”, ди кызына. Шулай итеп, нәкъ илле ел элек, яз башының беренче көннәрендә – 6 мартта Загидуллиннар гаиләсе төзелә һәм матур гына яшәп китәләр яшьләр, бәхетләрен тулыландырып уллары Илгизәр туа. Берничә ел Татарстанда тыныч кына яшиләр, ан¬нары Хасәнә апаның әнисе бераз авырап китә һәм алар Рбишчага кайтып төпләнәләр.

“Без ике кыз туган идек, әтине сугышка алганда мин 18 көнлек калыпмын һәм әни безне ялгыз үстерде”, - ди Хасәнә апа. Кайткач, Рияз ага шофер булып эшли башлый – Уразавылдан газ баллоннары ташый, киномеханик вазифаларын да башкара, ә Хасәнә апа колхозда хезмәт итә – фермада, келәтләрдә эшли, эшчеләр дә ашата берничә ел. Бер-бер артлы тагы биш балалары туа. Үзләре көнне төнгә ялгап эшләгәнгә күрә, аларны карау күбрәк Хасәнә апаның әнисе җилкәсенә төшә. Шу¬лай әби тәрбиясендә, әти-әниләре үрнәгендә алтысы да тәүфыйклы, олыларга ихтирамлы, эшчән, акыллы булып үсәләр. Илгизәр, Илдар, Илһам Мәскәүдә, Зөлфия белән Алсу Түбән Новгородта үз гаиләләре белән матур гына яшиләр, ә Илшат туган авылында төпләнгән, авыл кызы Рамилә белән кавышып, гаилә корган, әти-әниләре белән янәшә, бакча башында гына зур, матур йорт төзеп, башка чыкканнар. “Алар безнең һәр эштә беренче ярдәмчеләребез, оныкларыбыз Илнар белән Ләйсән дә барлык йомыш-юлыбызны берсүзсез үтиләр. Шәһәрдә яшәүче бала-оныкларыбыз да көн саен шалтыратып, хәлләребезне белешеп торалар, җае чыккан саен кайталар”, - ди Хасәнә апа. Олылары Илгизәр алты елдан артык Америкада – башта Нью-Йоркта, аннары Сиэтлда Россия вәкиллегендә эшләгән. Хәзер тагы китәргә җыеналар икән. Хасәнә апа да, Рияз абый да Илгизәрләр анда яшәгәндә, Америкада булып кайтканнар, күргәннәрен әле дә искә алып, исләре китеп сөйлиләр. Рияз ага бигүк йөрергә яратмый, Америкага да күп үгетләгәч кенә барып кайтырга ризалашкан, ә менә Хасәнә апа нәкъ “сәяхәтче бака” инде – бер генә дә өйдә утырырга яратмый. Ул дүрт тапкыр хаҗ гына кылган, Мәккә, Мәдинә, Иордания, Палестина, Иерусалим, Ташкент, Баку, Сәмәрканд – бар җирдә дә булган. Финляндиягә барып, андагы татарларның тормышы-көнкүреше белән дә танышып кайткан. Сәяхәтләргә ул Мәскәүдә яшәүче ахирәте Фаилә белән йөри. Менә әле дә күптән түгел аның белән бергә Ульяновск шәһәрендә яшәүче хаҗия дусларына барып, анда төзелә торган яңа мәчетне карап кайтканнар. Аларның бергәләп хаҗ кылган дуслары илебезнең кайсы гына читләрендә юк икән, барысы белән дә аралашып торалар.

Рияз абый белән бергәләп алар Татарстанга – Норлат районындагы туган авылы Кәкре Атауга да елга бер тапкыр барып кайталар. “Элегрәк ешрак йөри идек, балаларны да алып, әлбәттә, хәзер инде елга бер барып, әти-әнине, барча мәрхүмнәрне яд итеп, Коръән укытабыз. Анда Риязның бер кыз туганы һәм килендәшем яшиләр, безне алар гына түгел, бөтен авыл диярлек бик яра¬тып каршы ала, ашка чакыралар, җыйнаулашып озаталар. Бик кунакчыл, ачык халык яши Кәкре Атауда”, - дип сөйләде Хасәнә апа. Алар үзләре дә шундыйлар – киң күңелле, ачык йөзле, аралашучан, кунакчыл кешеләр. Рияз абыйның холкында ирләргә хас җитдилек, басынкылык өстенлек итсә, Хасәнә апаның йөзеннән бер дә елмаю китми, күзләре очкын чәчеп, нур бөркеп тора сыман. Алар мал артыннан бер дә кумаганнар, гади генә, чиста-пөхтә авыл өендә яшиләр, әмма рухи байлыклары сокландыра. Ә инде иң зур байлык-лары, әлбәттә, бала-оныклары, соңгылары хәзергә унөчәү – унике онык һәм бер оныкчык. Алар ту-рында сөйләгәндә Хасәнә апаның болай да ягымлы, нурлы йөзе тагы да нурлана төшә, карашындагы, сүзләрендәге җылылык бермә-бер арта.

Алтын туйлары белән котларга барча балалары җыелган иде, оныкларының да килә алганнары килгән. Зурдан купмыйча, үзара гына мулла чакырып Коръән укыттылар. Хәтта үзара дигәне дә бит ике дистәдән артык. Хасәнә апаның ахирәте Фаилә дә, үзе килә алмаса да, кочакка сыймастый розалар гөлләмәсе белән иң җылы, күңел түреннән чыккан иң ихлас теләкләрен җиткерүебезне үтенде һәм без бу миссияне бик теләп үтәдек. Ә инде газиз балалары, кияү-киленнәре, оныклары, барча якыннары теләгән теләкләрнең иге-чиге юк иде бу көнне, алар барысы да тормышка ашсын иде диясе генә кала.

Мин Загидуллиннарның ишле гаиләләренә, аларның бердәмлегенә, балаларының әти-әниләренә булган игътибар-хөрмәтенә сокланып туя алмадым. Менә шундый гаиләләр безнең җәмгыять тоткасы, үрнәк өлгесе. Тагы да озак кына бала-оныклары хөрмәтендә яшәргә, моннан да зур гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтәргә язсын иде Ходай аларга.



Н.Гришин фотолары.


 


Наилә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ --- | 05.04.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»