поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.04.2016 Милләт

Тукай тирәсендә алыш-биреш


Мәдәни базардагы вәзгыять Колхоз базарындагысыннан һич ким түгел. Кемдер сата, кемдер ала, кайсыдыр алдый, кайсы алдана. Шунда, җәмә­гать, фәлән премиягә кандидатлар исемнәре билгеле булды, кем кайсына ставка куя дигән оран салына. Эте дә, бете дә дисәк, тупасрак булыр, әмма арттыру түгел, һәркайсы үз фикерен әйтеп калырга ашыга.

Сатучы алдаганда, сатып алучы алданганда букча юкка чыккан кебек, шушы шау-шу арасында иң кыйммәт­ле­сен – туган телебезнең юкка чыгуын сизми дә калабыз. Бу ясалма шау-шуның асылы да шунда: син шаукымга ияргән арада җандай кадерлеңне юкка чыгару.

Премияләрнең ниндиләре ге­нә юк бездә. Эстрада премияләре дисеңме, телевидение, радиоларныкымы – җаның теләгә­нен табарга, хәтта алырга да була. Күпсенү түгел, булсын. Сәнгать әһелләрен формада тота икән, һәр көнне ниндине дә булса уйлап чыгарсалар да, каршы әйтүче булмас. Әмма премия дигәнең акча, исем артыннан кууга әйләнеп калмасын икән ул.
Март-апрель айларында башка барлык премияләрне тонык­ландыра торганы старт ала. Шигъ­риятнең йөзек кашы булган Габдулла Тукай исемен йөрткәнгә дә, суммасы ягыннан башкалардан аерылып торганга да, һәр елны бу премия тирәсендә шау-шу килеп чыга. Китә этеш, кысрыклап чыгарырга тырышу. Тукай булгач, әдип­ләргә, шагыйрьләргә генә бирелсен, ничу монда башкаларга борын тыгарга, дигән фикерләр әй­телгәли. Янәсе, сынчыларның Бакый Урманче исемендәге премиясе бар, җырчыларга Илһам Шакиров исемендәген булдырыйк, театр әһелләренең Марсель Сәлим­җанов исемендәгесе булдырылды. Эшләр шуңа таба бара, әмма безнең мәдәниятебез “Титаник” корабы кебек дәү, академик, тизлеген җәһәт кенә үзгәртә алмый.

 Быелгы 14 кандидатның 14енә дә матбугатта бәяләмә бирелде, бәхәснең иң кызык өлеше интер­нет-челтәрләрдә барды. Хәтта кандидатларыбызга язма сүзгә караганда интернетта “лайк” җыю әһәмиятлерәк кебек тоела башлады. Нишлисең, бусы да – замана галәмәте. Интернетта әле ставка җыю кызу бара, ә шул вакытта...

Шул вакытта ниләр барганын ачыклаганчы, әлеге бүләкне алучылар Тукай иҗатын пропагандалауга нинди өлеш кертә, хәл-әхвәлләре ничек дигән вәсвәсәле сорау туа. Моңа өздереп җавап биреп булмый. Чөнки премия соңгы вакытларда яше сиксәнгә җиткән олы шәхесләргә бирелә. Юбилей алдыннан котлауның иң җайлы ысулы микән соң әллә бу премия? Их, кайда икән ул чәчрәп торган чакта иҗатын күреп, бәяли белгән чаклар? Равил Фәйзуллинга, мә­сәлән, Тукай премиясе 37 яшендә бирелгән һәм, үзе әйтүенчә, иҗа­тына ялкын өстәгән. Без әнә шундый уйларда янганда, ставкалар кызганнан-кыза. Кемгә бирерләр, төркемгәме, олысынамы, яшьрә­генәме, ир затынамы, хатын-кыз­гамы? Гүзәл затларга “едва ли”, әнә беренче хатын-кыз романист атын күтәреп йөргән Мәдинә Маликова да Тукай бүләгенә әллә биш тапкыр талпынды, әмма үзләрен арыслан дип атаган ир затларыбыз аны кандидатлар исемлегенә чыгарырга да кыймады.

Мавыгып китеп тауар сайлаганда букча юкка чыккан кебек, телебезгә куркыныч янаганын әллә сизмибез, әллә сизәсебез килми, белмәссең. Тормышның кайсы ягын алып карасаң да, татар теле иң кадерсез, үги хәлдә. Бер генә мисал. Сөенә-сөенә, Казанда яңа метро станциясенә “Имәнлек” атамасы кушылуы турында яздык. Чынлыкта бит андый атама юк. “Дубравная” дигәне исә диварына уеп куелган. Узган гасырның алтмышынчы елларында ике татар мәк­тәбеннән күтәрелә алган милли мәгарифнең тамырына да без шаукымга бирелгән арада бик ансат чаптылар. БДИ барысын да эшләде. Имтиханны үз телеңдә бирмәгәч, татарча укытуның ки­рәге турында сүз алып бару букча урлангач кабалануга тиң.

Гади халык Тукай бүләгенә  лаек булган әсәрләрнең кайсы белән таныш? Бу сорауга җавап бирүчеләр, ай-һай, күп булырмы икән? Аларны, белсә, лауреатлар үзләре генә белә торгандыр. Чөнки әлеге әсәр­ләр пропагандаланмый, лауреат­лар­ның үзләрен дә искә алсалар, ап­рельдә искә алалар да шуның бе­лән вәссәлам. Лауреатлар арасында хәтта җиңү алып килгән әсәрлә­ре­нең хәзер кайда саклануы турында белмәүчеләр дә бар. Әйтик, танылган сынчы Рада Нигъмәтул­ли­на “Тукайга мәхәббәт белән” сыннар се­рия­сенең кайда саклануы турында белми. Аңа бу хакта хәбәр итүне кирәк дип тапмаганнар.

Базарда вәзгыять бер дә үз­гәрми икән. Теге вакытта Тукайны чыгарып сатсалар, хәзер исеме белән алыш-биреш бара.


Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.04.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»