поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.08.2009 Интернет

ВИРТУАЛЬ ДӨНЬЯ БУЙЛАП СӘЯХӘТТӘ

Интернет халыкны пәрәвездәй көннән-көн үзенә ныграк бәйли бара. Анда җаның ни тели – шуны табарга була. Безнең илдә дә аның үсеше зур. Интернеттан һәрберебез диярлек файдалана ала. Тик замана яңалыгы кемдер өчен яшәү яменә әверелә бара түгелме? Интернетның нинди серләре бар? Әлеге актуаль темага фикеребезне белдерергә булдык.

«Кеше эзләүче челтәр»

 

«Социаль челтәр» дигән термин узган гасырның 50 нче елларында ук барлыкка килгән. Аның турында социолог Джеймс Барнс язып чыккан. Социаль челтәрнең нигезендә интернетта кирәкле кешене табу ята. Аның ярдәмендә оператив рәвештә мәгълүмат алышырга, элеккеге дусларыңны, хезмәттәшләреңне табып, алар белән аралашырга яисә үзеңә яңа дуслар табарга була. Яшәү урыныңны, эшеңне үзгәртә калсаң да, син алар белән элемтәне югалтмаячаксың – бары тик интернет кына булсын.

 

Бүгенге көндә интернетта гаять күп социаль челтәрләр эшли: «В Контакте», «Одноклассники», Mail.ru ның «Мой Мир»ы, «Живой Журнал» һ.б. Аларда теләсә кем белән аралашырга, үзеңнең фотосурәтләреңне, видеоязмаларыңны куярга, башкаларныкын карарга, аларны бәяләргә була. Аралашу кызыклы булсын өчен берәр нинди темага, хоббига багышланган төркемнәргә кушыла һәм анда фикерләреңне уртаклаша аласың. «Живой Журнал» челтәре исә шәхси көндәлегеңне алып барырга мөмкинлек бирә. Барлык моның ише челтәрләрдә утыручы үзенең виртуаль портретын төзи – үзе турында мәгълүматлар китерә.

 

Mail.ru Казанда

 

Mail.ru – бүген Россия интернетында төп коммуникация порталы санала. Сайттан файдаланучы абонентларның саны аена 50 миллионнан артып китә. Бүгенге көндә аның сәхифәләрен кулланучыга 40лап проект тәкъдим ителә. Шуларның Россия hәм БДБ илләрендә иң зурлары – ул түләүсез электрон почта хезмәте, Mail.ru-Агент, Мой Мир@Mail.ru илкүләм социаль челтәре, Поиск@Маil.ru h.б. Mail.ru порталын даими файдаланучыларның төп аудиториясе – инфраструктурасы көчле үсеш алган эре шәһәрләрдә яшәүчеләр. Шуларның 42 проценттан артыграгын 12 яшьтән 54 яшькәчә гражданнар тәшкил итә. Mail.ru ны кулланучыларның төп өлеше – җитәкчеләр hәм белгечләр. 1 августта Казанда Mail.ru ның офисы ачылды. Бу әлеге компаниянең Россия төбәкләрендәге сигезенче вәкиллеге. Бугенге көндә аның Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Түбән Новгород, Новосибирск, Чиләбе hәм Самарада, шулай ук Украина башкаласы Киевта сату офислары эшли инде. Казандагы вәкиллекне, җирле интернет-реклама базарында эшләп, зур тәҗрибә туплаган Виктория Сапожникова җитәкләячәк.

 

Mail.ru ның Казандагы аудиториясе Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбургтан гына калыша икән. Ә моннан ике еллар элек кенә Казан шактый түбән позициядә булган. 2006 елда Казанда интернетның үтеп керү дәрәҗәсе 13,6 процент булса, узган ел ахырына 27,5 процентка җиткән. Mail.ru ның Казандагы вәкиллегенең максаты – җирле реклама бирүчеләр белән элемтәләр урнаштыру (эре банклар, автодилерлар, туристлык компанияләре, кәрәзле элемтә операторлары h.б.), Татарстан кулланучылары арасында портал хезмәтләреннән файдаланучыларны арттыру.

 

Компания вәкилләренең искәртүенчә, хәзер реклама бирүчеләр арасында, телевидение, радио кебек традицион реклама урнаштыру урынына, интернетны өстен күрү арта башлаган. Казанда, Татарстанда интернет-реклама әле формалашу этабында гына. Шуңа эшләргә мөмкинлекләр зуррак. Казан вәкиллеге ярдәмендә компания якын елларда республикада интернет-базарының чирек өлешен яуларга ниятли. Татарстан кулланучылары өчен Новости@Mail.ru, Афиша@Mail.ru кебек сервисларны локальләштерү планы бар. Инде быелның август аенда Mail.ru порталына Казан шәһәре картасы урнаштырылачак.

 

Замана шаукымы

 

Күрсәткечләр буенча, россиялеләр хәзер күп вакытларын интернетның социаль челтәрләрендә уздыра. Интернеттагы иң популяр социаль челтәрләр булып «В Контакте», «Одноклассники» һәм «Мой Мир» сайтлары санала.

 

Узган елның яз айларында шәһәр халкы интернетка башы-аягы белән чумды. Кемнән сорама – барысы да «Контакт»та. Эш тә, уку да кирәк түгел, компьютер иң якын дустыбызга әверелде. «Контакт»ка хәтле, «Одноклассники» белән шашкан идек. Әлеге сайтларның максаты нидә соң?

 

«Одноклассники» – рус телендә чыгарылган иң популяр социаль челтәрләрдән санала. Ул беренчеләрдән булып 10 миллионнан артык кулланучыны җыйды. Теркәү 1996 елга кадәр туучылардан башлана. Челтәр 2006 елның мартында барлыкка килә. Бергә укыган сыйныфташларыңны, курсташларыңны һ.б. табып, алар белән элемтәдә тору күздә тотыла. Әмма соңгы вакытта челтәр турында тискәре фикерләр дә барлыкка килде. Бу, беренче чиратта, сайтта теркәлү, фото урнаштыру, яңа альбом ачу системасын түләүле ясау. Өстәвенә бик күп чикләүләр дә кертелгән. Кулланучылар фикеренчә, челтәрне оештыручылар, кем өчен эшләгәннәрен онытып, чимал турында гына кайгырта башлады.

 

«В Контакте» кулланучылар саны буенча беренче урында тора. Аңа көненә бишәр миллион кеше керә. Теркәлү шулай ук 1996 елга кадәр туучылар өчен генә, әмма монда төрле яшьтәгеләрне дә очратырга була. «Контакт»ның көндәшләреннән төп аермасы шунда: кешеләр монда аралашыр өчен генә керми, күпләр анда хәзер «яши», ягъни шунда тәүлек буе вакытын уздыра. Фото, видео, уеннар, төркемнәр монда тулып ята.

 

Интернет кемгә кирәк?

 

Кайчагында, элек интернеттан башка ничек яшәгәнәр икән, дип уйлыйбыз. Без инде күптән техника колларына әверелгән. Күпләр интернет челтәренә кирәкле мәгълүмат эзләү өчен генә түгел, вакыт үткәрү өчен дә кереп китә. Интернетка аена кимендә 500 сум нәрсә өчен түләнә? Күрше бүлмәдә яки шул ук шәһәрдә яшәүче дустың белән аралашу өченме?

 

Социаль челтәрләрдә вакыт аерым кешеләргә ияләшү хисен тудыра. Өйдә генә түгел, эш урынында да аннан чыкмыйча утыручылар бар. Шуңа күрә эш урыннарында хәзер андый челтәрләргә керүне тыючы системалар да кертелә башлады. Психологлар фикеренчә, интернет кеше, бигрәк тә яшүсмер психикасына көчле тәэсир итә. Интернет аша танышкан, гашыйк булган кыз яки егет җавап бирмәсә, яшьләр төшенкелеккә бирелә.

 

«В Контакте» сайты яшьләрне үзенә йотып, зомбилаштыру ролен үти бугай. Аларның шактый өлеше чын аралашуны виртуаль мөнәсәбәтләргә алыштыра, интернетны чынбарлык рәвешендә кабул итә башлады. Инде «В Контакте» сайтына әйләнеп кайтсак, андагы фотография, видеоларга бернинди чикләүләр юк. Мәктәп балалары, нәкъ шул сайтка урнаштырыр өчен, әхлаксыз видеолар төшерү белән мәшгуль. Ә сайтка кергән кеше санына карап, аның рейтингы үсә.

 

Интернет ул – зур һәм ныклы бизнес. Аның үзенең законнары, максатлары, мөмкинлекләре бар. Һәм аның барлык нечкәлекләрен аңлау мөмкин дә түгел. Һәр кеше үзе өчен интернетның уңай һәм тискәре якларын ачыкларга тиеш. Яңа технологияләрне үзләштерү, заманча эш итү, берсүзсез, кирәк. Ләкин бар тормышыңны техникага алыштыру, аңа бәйле булу киләчәгең өчен кирәкме икән?!

 

Әби-бабайларыбызга карап, кайчагында көнләшеп тә куябыз. Яшьлекләре компьютер, телефон, телевизорсыз үтсә дә, алар телебезне, мәдәниятебезне, милләтебезне саклап кала алган. Ә безнең замана балаларын ни көтә? Аек акыл белән эш итмәсәк, роботларга әверелүебез дә бар.

 


Айсылу МӘРДАНОВА, Гүзәл МУЛЛАХМӘТОВА
Шәһри Казан
№ 147 |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»