|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.04.2016 Җәмгыять
Чын яз җылысын кайчан көтәргә?Кояш һәм тотрыклы плюс билгесендәге температураларны әле бер атна көтәргә туры киләчәк. Термометрлар күрсәткечләре +10+12 градус дәрәҗәсенә киләсе атнаның ахырына гына күтәреләчәк. 10 апрельдә +12, ә 11 апрельдә +13 градус вәгъдә ителә. Чәршәмбе – 6 апрельгә кадәр яңгыр явуы көтелә, һава температурасы исә көндезен +1 +6 дәрәҗәсендә, ә төннәрен 0 -1 градус булачак. Төннәрен һәм иртәләрен юлларда бозлавык күзәтеләчәк. Күпчелек районнарда юеш кар һәм яңгырлар явачак.
--- |
Иң күп укылган
|