• 23.10-24.10 "Хыялый" спектакле премьерасы. Тинчурин театры. 18:30 да
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 13.00 һәм 17.00
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 6+
  • 11.11-12.11 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры. 19.00
  • 23.11 "Тәртип"радиосының 5 яшьлегенә багышланган концерт. Филармония. 18:00
  • 02.12 "Кем кемне?!" Резидә Шәрәфиева һәм Рафаэль Якупов концерты. Филармония.18.30
  • 03.12 "С чего начинается Родина..." Марина Карпова концерты. Филармония.18.30
Туган көннәр
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 27 Октябрь Шамил Садыйков
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • 40лет ищу работу Апастово Казань Апастово 89297268953
  • Балагызга вакытлыча тэрбияче(няня) була алам.Студентка Медицинского колледжа. После обеда свободна до вечера. (цена по договорённости) г. Казань Тел: 89393397826
  • Сдается однокомнатная на Бр.Касимовых. 16 тыс, все включено.Собственник. 89196255266
  • Идел буе районында урнашкан 55 балалар бакчасына тэрбиячелэр кирэк. 89276753413
  • песоктан 50кг бушаган капчыклар сатабыз бик яхшы хэлдэ .КАЗАН 8950-314-35-17
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850.тел.89375814252
  • Актанышта йорт сатыла .ут су газ кергэн.Белешмэлэр очен тел 89600697344
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Бергэ квартира снимать итергэ иптэш егет эзлим Казанда,89506660021

 

 

 
Архив
 

06.08.2009 Матбугат

ГАЗЕТА БЕТӘ, ДИЛӘР...

Телевизор барлыкка килгәч, радио бетә диделәр. Әле дә яши. Мобиль телефоннар кулланыла башлагач, өйдәге “шалтыравык” юкка чыгачак дисәләр дә, өй телефоныннан башка яшәмибез. Инде интернет басып алгач, басма матбугатка санаулы көннәр калды дигән сүз чыкты. Күңелгә коткы салып, Франциядәге газета-журналлардан берничә мең кешене эштән кудылар. Бөтен дөнья буйлап шау-шу купты, бер-бер артлы газета-журналлар ябыла башлады. Көнбатышка йөз тоткан ил буларак, бу әкәмәт безгә дә килеп җитмәсме? Татарстандагы басма матбугатның хәле дә шулай мөшкелме? “Татарстан почтасы” матбугат-сәркатибе Әлфия Фәрид кызы Гәрәева белән сүзебез шул хакта.

– “Басма матбугат бетәргә 2-3 ел калды” кебек куркыныч гайбәт таралды. Инде 2009 елның икенче яртыеллыгына газета-журналга язылу тәмамланып, булган нәтиҗәләр белән танышканнан соң, бу фараз ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә дип саныйсыз?

 

– Дөрес, газетаны яздырып алучы кимеде. Әмма басма матбугатның популярлыгы көннән-көн кими дигән сүз белән килешеп булмый. Халык газетага ничек язылды – шулай языла. Ә менә төрле юридик оешмалар газета-журнал алдыруны киметте. Беренчедән, финанс кризисы сәбәпле, оешмалар үз чыгымын киметергә мәҗбүр. Басма матбугатка дигән акчаны алар 60-70 процентка кыскартты. Икенчедән, газеталарның барысында да диярлек бер үк мәгълүмат. Шулар арасыннан иң төгәл, дөрес мәгълүмат бирүче, кызыклы матбугат чарасын сайлап алу да акыллы алым. Өченчедән, күп газета-журналлар ябылды. Бу шулай ук язылучы санын киметә. Конкрет саннарга күчереп карыйк: Республикабызда 2008 елның икенче яртысында 1 млн 730 мең данә газета-журнал таратылса, быел ул 1 млн 650 меңгә калды. Үзегез күрәсез, әллә ни зур аерма юк. Безнең фаразлар буенча, язылучылар саны тагын да кимергә тиеш иде. Кыскасы, план арттырып үтәлде. Соңгы 3-4 елда язылучылар саны бик күпкә кимеде дип әйтә алмыйм.

 

– Чит илдә басма матбугатның хәле көнләшерлек түгел дип беләм... Бу безгә дә янамыймы?

 

– Аларда да басма матбугат бетәчәк дигән фаразлар бер 10 ел элек яңгыраган иде. Әмма алай булмады. Анда газетага язылу көн дә киосктан сатып алуга караганда күпкә отышлы. Язылу бәясе күпкә арзангарак туры килә. Ә бездә ул бәя бер чама.

 

– Районнарга бүлеп караганда, иң “укымышлы”лары кайсылары?

 

– Кукмара, Балтач, Саба, Теләче, Актаныш районнарында аеруча күп укыйлар. Анда бер мең кешегә 800-900 данә газета-журнал туры килә. Ә Татарстан буенча караганда, бер мең кешегә уртача 438 данә. Шәһәрдә газетаны яздырып алучылар бик аз. Бу, беренчедән, басма матбугат чарасын таратучы киоскларның күплеге белән аңлатылса, икенчедән, шактый йортта почта тартмалары юк. Шулай ук җәй көне ял итәргә китүчеләр, дачага күченүчеләр күп. Тулай торакларда почта тартмалары булмау да язылучыларны киметә торган проблема.

 

– Әлфия Фәридовна, почта тартмасы юк, дидегез. Шәһәрдәге күп катлы йортларда ул тартмалар өчен кем җаваплы?

 

– Күп кеше безгә мөрәҗәгать итә. Әмма бу дөрес түгел. Урындагы үзидарә органнары почта тартмаларының торышы артыннан күзәтә. Элемтә бүлеге турындагы Федераль закон буенча бу шулай. Күп катлы йортның беренче катына почта тартмалары төзелеш оешмалары тарафыннан куела. Йортның төзелеш сметасына почта тартмалары да керә. Ә инде аны төзәтү, алыштыру һәркемнең үз эше. Алда әйтелгән законның 31нче маддәсе шулай ди. Әле почта тартмасы булса да, хулиганлык очраклары күп. Мәсәлән, ул тартмага тәмәке төпчеге салып китү, яки шырпы ташлап ут төртү очраклары бар. Ә авыл җирендә һәркем үзе куя. Анда да тартма куярга иренгән кешеләр бар. Монда һава шартлары газета-журналга зыян салырга мөмкин. Кар-буран, яңгыр астында калса инде. Бу очракларда без җавап бирмибез.

 

– Шулай да шәһәр кешесенең газета-журналны яздырып аласы килә ди, ә тартмасы юк...

 

– “До востребования” дип язылырга мөмкин. Алай язылган очракта, газета-журналлар почтада үзең сорап алганчы җыелып барачак. Ләкин ике ай эчендә килеп алмасаң, ул газеталар архивка җибәрелә. Аны шуннан соратып алырга мөмкин. Архив һәр ярты ел саен яңартылуын гына исеннән чыгармасын иде кеше.

 

Җәй көне ял итәргә китүчеләр күп булганга, һәркем гариза язып, билгеле бер вакытка үз газета-журналларының почтада җыелып баруын да сорый ала.

 

– Әйтик, Арча районының берәр авылына кайтып җиткәнче, газета ертылып, теткәләнеп бетте ди. Укучы нишләргә тиеш?

 

– Элемтә бүлекчәсеннән безгә хәбәр килә һәм әлеге газет яки журнал укучыга икенче көнне үк барып җитәчәк. Андый очраклар булганы бар.

 

– Газета-журналның безнең кулга килеп җиткәнче нинди юл үтүе кызык. Шул хакта сөйли алмассыз микән?

 

– Газеталар типографиядә төнлә басыла. Тиражның бер өлеше районнарга, икенчесе киоскларга таратылырга тиеш, кемдер заказ буенча өстәмә тираж сорап алырга мөмкин. Язылып алдыручыларның газета-журналлары тимер юл вокзалы буенда урнашкан Республиканың почта тарату үзәгенә китерелә. Мәскәүдән үк килүче газета-журналлар да почта вагоныннан шунда бушатыла. Шуннан соң, кайсы районга ничә һәм нинди газета тиеш, шул бүленә. Болар төнлә үк башкарыла торган эш инде. Иртүк берничә машина юлга кузгала. Алар берничә районга кереп, почтаны калдыра. Анда янә сортировка эше башкарыла. Район үзәкләрендә үз машиналары бар, алар авыллар буенча тарата. Газета-журналны тапшырып кире кайтканда хатларны алып кайталар. “Татарстан почтасы”ның бөтен республика буенча 9 мең хезмәткәре бар. Бу санга авыллардагы хат ташучылар да керә.

 

– Бүген мин газетага язылдым ди, ә иртәгә ул ябылды. Миңа нишләргә?

 

– Квитанцияңне тотып кире почта бүлекчәсенә киләсең, гариза язасың. Акча кире кайтарыла.

 

Әлегә 2010 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга иске бәядән язылырга мөмкин. Ә 1 сентябрьдән декабрь ахырына кадәр язылу компаниясе башлана.

 

– “Татарстан почтасы” бер урында гына тормый дип беләм. Нинди яңалыклар белән шатландыра аласыз?

 

– Авылдагы хезмәт күрсәтү шартлары шәһәрдәгедән берни белән дә аерылмаска тиеш. Күптән түгел Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять “Билетти” компаниясе белән килешү төзедек. Аның нигезендә, хәзер авыл кешесе дә почтадан билетлар сатып алачак. Поезд билетлары гына түгел, төрле концерт, цирк, театр кебек культура-күңел ачу чараларына да билетлар сатып алырга мөмкин булачак. Уңайлы бит: билет алу өчен күпме акча түгеп, Казанга килеп йөрисе дә юк. Яздан бирле бу система Сабада, Шәмәрдәндә эшли иде инде. Әмма җәй көне концерт-театр сезоны булмаганлыктан, әлегә алар да туктап тора. Ә тиздән почта бүлекчәләренең байтагында әлеге уңайлыктан файдаланырга мөмкин булачак.

 

Газета-журнал бетәчәгенә ышанасы килми. Хәзер бит бөтен дөньясы компьютерлаштырылган. Көне буе монитор каршында утырганнан соң, яңалык, дөнья хәлләре турында да монитордан укып утырасы килер микән? Миңа калса, эштән арып кайткач диванга сузылып, кыштыр-кыштыр газета актарудан да тәмле нәрсә юк.

Эльвира ФАТЫЙХОВА
Безнең гәҗит
№ 31 | 05.08.2009
Безнең гәҗит печать

Фикерләр

№25 (38891) / 11.03.2010 17:15:31

фотодагы кыз - "Татарстан почтасынын"
матбугат-сәркатибе

№24 (31388) / 27.12.2009 19:34:05

фотодагы бу чибәр кыз кем Б.Г. некеме?

№23 (31383) / 27.12.2009 18:33:48

Газетаның киләчәге юк дигәннәренә ышанмагыз. Халык язылмасын өчен юри тараталар мондый сафсатаны. Татмедиа кебек "хуҗа"ларга газета-журналлар кирәкми бит ул. Пачиму-патамушты басма матбугат бер кайчан да керем чыганагы була алмады һәм булмаячак та. Ул - халык өчен, аның мәнфәгатьләрен яклау өчен уйлап табылган нәмәкәй. Татмедия ишеләр халык өчен эшләми. Курыкмыйча яшәгез, җәмәгать. Берәр конкрет газета чыкмый башлый икән, аны бөтен халык илә җыелып чыгарырга кирәк. Әйтик, Татарстанда без - татарлар миллион ярым дип исәпләнәбез икән, һәрберебездән биш сум гына булса да өлеш чыгарсак, менә дигән газета яки журнал чыгарырга була. Нәрсә инде ул биш сум?!

№22 (23155) / 17.09.2009 15:22:05

Татарстан матбугатынын гына катало
гын чыгарырга иде..Мен битле Роспе
чать каталогыннан безнен 100-150
гэжитне табып алырга вакыт..кирэк.

№21 (23154) / 17.09.2009 15:16:52

Аш-ашка,урны башка ди халкым..
Интернет матбугатны алыштырмас..
Чонки анда мэгьлумат бик тиз алышы
нып тора..эш кещесе экранга текэ-
леп кенэ утыраалмый.Э гэжиттэ басы
лган мохим язма-остэлдэ тора..
Абонемент тартмалары жайлы нэрсэ иде..тик нигэдер анын бэясен кутэреп(300 р) бюракратик гэмэллэр белэн катлауландыралар...
Гариза.килешу(договор) 3 носха(??!
паспорт кучермэсе.....ч и р а т..

№20 (21992) / 21.08.2009 11:27:16

Иии жанашкаем шулай инде,буласынын бугыннан куренэ,булмасынын язуннан.Шулай шул,булганнары тамбайда йормилэр,жыен булмаган, социальный траспотта йори.Загранисада трамбайда аптабуста жыен хэерче,карт карчык ери икэн дилэр бит

№19 (21990) / 21.08.2009 11:15:49

акбаш.55-65яштән узгач,үзең ниндирәк хөрмәт таләп итә башларсын икән?ОНЫТМА!! Гәҗитне бит кеше укый.Маймылдан кеше ясап булмаган күек,кешедән хайван чыкмас.(хайван хайван инде ул,гәҗит укыса укымаса да).Укыганнар күп,интелектлылар юк.Хотя интелект нәселдән килә,укыганга карамай.Аяныч однако...Ул яшләр ни эшләгәннәр,хөрмәт казанырлык?Булган яшләр үз автоларында элдертәләр,ә ата-анасының песиясен,үгез симертеп саткан акчасын ашап ятканнарга "хөрмәт"зур...

№18 (21986) / 21.08.2009 10:43:22

Теләсә ни сөйләгез,ләкин вакытлы матбугат ни генә булса да бетмәячәк...

№17 (21551) / 09.08.2009 12:26:29

"Безнең гәҗит"не укыганда бу статья килеп эләкте .

Шундый газетаны сез ел буе укысагыз нинди хайванга әйләнәсегез турында уйлыйсызмы?
====================================
"Захри" язган :
№ 31, 5 август

Өлкәннәр, яшьләрне дә хөрмәт итик!

Күп вакыт җәмәгать транспортында өлкәннәрнең яшьләр турында сөйләгәннәрен ишетергә туры килә. Әлбәттә, яхшы яктан түгел. Я урын бирмәүләре, яки сөйләм телләре ошап җитми. Көн саен шул автобуста йөри торгач, нинди генә хәлләргә дучар булмыйсың.

Шуларның барысын да барлагач, бик кызыклы гына нәтиҗә дә чыгардым әле. Әби-бабаларыбыз, өлкәннәр үз “статуслары”ннан артыграк файдаланып җибәрәләр төсле. Транспортка килеп керү белән, әгәр буш урын күренмәсә, бер яшьрәк кешене күзлиләр. Имеш, аның өлкәннәр алдында бурычы бар, урынын бирергә тиеш. Кайберләре төрттерүле сүзләр белән оялтып, ә кайбер очракта хәтта яман сүзләр әйтеп мыскылларга да күп сорап тормый. Ә бәлки, бу егет яки кызның 24 сәгать буе эт урынына эшләп кайтуыдыр, аның да аяклары арыганлыктан авыртадыр. Аны менә иртән дә, кичен дә шундый әби-бабайлар көтә, һәрберсенә урын кирәк. Ни эшләп йөри алар көне буе?! Әйтерсең урын өчен талашырга шәһәр гизәргә чыгалар. Шулай буталганчы өйләрендә намаз укысалар, күпкә яхшырак булыр иде. Кайбер очракларда 50-55 яшьлек хатын-кызлар да шундый ук “хөрмәт” сорый. Минемчә, кешене мәҗбүр итәргә кирәкми, урын-бирү бирмәү дә – һәр кешенең үз эше. Уйлавымча, яшьләргә карата да хөрмәт булырга тиеш. Апа-абыйлар, әби-бабайлар, безнең сезгә рәхмәтебез зур. Ләкин сез дә безгә карата ихтирамлы булсагыз иде.
Захри
===================================

№16 (21541) / 08.08.2009 12:31:48

Мансур туган, әти-әни, мулла кушкан исемгә кем рәнҗесен инде. Аны соңрак башкалар бозып рәнҗетә. Дөресе - Миңтимер бит. Матур, мәгънәле яңгырый, һәм бу турыда сиңа "азатлык" сәхифәсендә аңлаттылар да инде. Сиңа зур хөрмәт белән.

№15 (21509) / 07.08.2009 14:33:46

!!!,Мансур башка вариантын да кабул итәргә әзер, тик ул исем иясен рәнҗетерлек кенә булмасын. 

№14 (21498) / 07.08.2009 13:00:32

Нэрсэ дип ялганласагыз да газет бетэчэк карап торыгыз

№13 (21487) / 07.08.2009 09:51:05

Мансур туган син уртак фикергә урысча вариантта килгәнсең. Алай ярамый. Гаделлек кирәк.

№12 (21480) / 06.08.2009 22:19:59

Какая разница? "Н" хэрефендэ койрык куреп алганнар, имеш. А слона-то и не заметили...

Эш исемдэ тугел, жисемдэ.

№11 (21479) / 06.08.2009 20:59:39

Линар, минем теләгем нибары уртак телебез камиллеге хакына уртак фикергә килергә чакыру иде. Кушма исемнең "миң" һәм "тимер" тамырларыннан торуын гына мондагы аудитория яхшы белүенә шигем юк, ә менә "Азатлык"ның үзәк офисы хезмәткәрләренең игътибарсызлыгы күп шиксез дәлилләр белән тулылана тора. Алар тырышлыгы белән көннән-көн бер татар кулланмаган "ясалма татар теле" язылуын дәвам итә.

№10 (21476) / 06.08.2009 20:33:10

Мансур. Оренбур., ни очен сез "Азатлык"та фикерегезгэ китерелгэн дэлилне дэ элмэдегез?
Миңтимер Шәймиевнең 25 июньдә "Российская газета"да басылган әңгәмәсеннән:
"Правда, есть и ещё одно объяснение имени Минтимер, более точное, даже. Дело в том, что по-татарски мое имя пишется так: "МиҢтимер" ("н" с хвостиком). Эта буква меняет смысл имени и произносится мягче. "Миң" - родинка, "божья метка" на человеческом теле. Так считается у татар. Вот и получается, что слово это уже не местоимение "я", а прилагательное, которое переводится как "меченый". Что получается? "Отмеченный Богом". Видимо, родители и этот нюанс имели в виду. Для них, а также для муллы это тоже казалось важным."

№9 (21474) / 06.08.2009 19:41:56

"Чынлыкта татар исемнәре "мин" алмашлыгы белән һичкайчан ясалмаган"

делиллеп те курсете алмассызмы?:

№8 (21473) / 06.08.2009 19:34:52

Миннебикә=миңлебикә, миннур=миңленур,
мингазыйм=миңлегазыйм и т.д.

Чынлыкта татар исемнәре "мин" алмашлыгы белән һичкайчан ясалмаган. Алар барысы да "миң" сүзе кушылып ясалган. Әмма асимиляция нәтиҗәсендә "мин" дип языла башлаган. "Я железный" ул урыслар очен легенда. Акыллы татар минтимер дип яза, әмма тамырда "миң" сүзе торганлыгын аңлый

№7 (21471) / 06.08.2009 19:13:52

..."Башкалар Татарстан президенты исемен татар ономастикасы кагыйдәләрен белми, башкача яза икән - бар дәгъваларны аларга җибәрергә кирәк."


Миңтимер - (миң+тимер) ме икән ул? Шәймиевнең үзенең миңтимер буласы килә микән? Ул очаркта аның исемен "железная родинка" дип тәрҗемә итәчәкләр бит. Ә ул "Минтимер" - "Я - железный" булырга ярата.

Шәймиевнең рәсми сайтында да "Минтимер".
http://president.tatar.ru/tat/biography

Азатлык тимер шәймиевтән тимер миң ясамакчы ахыры. Татар теле кагыйдәләренә туры килми дип кешенең исемен үк бозмагыз инде. Телнең кагыйдәләре булган кебек, чыгарылмалар да бар. Аннары нинди кагыйдә икән соң ул "минтимер" урынына "миңтимер" булырга тиешле7

№6 (21467) / 06.08.2009 18:07:52

"Ә 1 сентябрьдән декабрь ахырына кадәр язылу компаниясе башлана."
Берочтан "компания" белән "кампания" сүзләрен үз урыннарында куллануга да игътибар итик инде, үпкәләшми генә...
Үпкәләшү дигәннән...кичә генә "Азатлык" белән "әйткәләшеп алдык". Татарстан Президенты исеме турында булды бәхәсебез:"Сүзем Татарстан Президенты исеменең язылышы турында. Ни хикмәттер "Азатлык" берүзе бу исемне Миңтимер дип яза икән ләбаса. Татар теле язмышы турында зурдан кубып сөйләшүләр алып барабыз икән, дәүләт тикле дәүләтнең иң югары вазыйфалы шәхесенең исеме язылышы бер үк телдә ике вариантта булырга тиеш түгелдер ул. Болай "барысы да уң аяктан, бер мин сул аяктан атлыйм" килеп чыга түгелме?" дип язуыма алар түбәндәгечә җавап бирде:
..."Башкалар Татарстан президенты исемен татар ономастикасы кагыйдәләрен белми, башкача яза икән - бар дәгъваларны аларга җибәрергә кирәк."
Ярар, "Кияү үзебезнеке - үпкәләмәс әле" дик тә арырак китик: Бер көн генә алданрак эленгән язмада Әрмәнстан президенты "Серж Сартсян"га әйләнеп киткән урыннар бар. Кризис дип корректорларын кыскартканнар ахыры...

№5 (21436) / 06.08.2009 14:34:39

белгечтэн белгечрэк, гайбетнен дэ чыганагы була, бернерсе де юктан бар булмый. "Таралды" сузе дэ урынлы кулланылмаган. гайбет ул субъект турында дореслеге шик астында булган начар сузлер. э инде "шулай-болай булачак" диген фикерлер ул прогноз була, татарчасы фараз.

“Басма матбугат бетәргә 2-3 ел калды” кебек куркыныч гайбәт таралды.

тугел

"Басма матбугат бетэргэ 2-3 ел калды" кебек куркыныч фаразлар ишетелэ (куренэ) башлады.

И прошу не нервировать. Гадэти бер интервьюдагы гадэти бер хатаны курсеткенге упкелемегез зинхар.

№4 (21424) / 06.08.2009 12:53:15

таралгач гайбэт була, фараз тугел. Фараз кем теленнэндер янгырарга тиеш, э гайбэтнен чыганагы юк.

№3 (21422) / 06.08.2009 12:46:57

Фатыйхованын мэкалэсе тансык.сагындырып кына элэлэр

№2 (21417) / 06.08.2009 12:29:13

"Басма матбугат бетәргә 2-3 ел калды” кебек куркыныч гайбәт таралды."

Гайбэт тугел, фараз.

№1 (21407) / 06.08.2009 09:57:07

авыл хат ташучыларыныћ хезмђт хакларын кыскарту љчен, ял кљннђрен арттырулары хакында нигђ сљйлђмђде икђн? авыл кешесе хђзер газетаны чыккае кљнендђ тњгел, ђ хат ташучыныћ эш кљнендђ генђ укый ала.
Быел авылга ялга кайткач шундый яћалык белеп килдем

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом
Татаркино