поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.04.2016 Әдәбият

Айдар Хәлим: “Мондый бүләкне талашып-сугышып алмыйлар!”

Шагыйрь, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең иң танылган әсәрләре – “Өч аяклы ат”, “Кыйбла”, “Кылганнар чәчкә атканда” повестьлары, “Татар вакыты” романы һәм соңгы елларда иҗат иткән хикәя-новеллалары быел Тукай премиясенә тәкъдим ителде.

Шул уңайдан язучы белән очрашып сөйләшергә булдым. 
 
“Миңа иң көтелмәгән сорауларны бирергә тырышсагыз иде”, – диде ул.
 
– Айдар абый, сезгә үз гомерегездә иң зур зыян салган өч кешенең исемен атап китегез әле?
 
– Алар миңа дигән юлны бикләп, миннән күбрәк милләткә зыян салды. Аларның милләт өчен тырышкан булып, милләткә китергән зыяны әйтеп бетергесез! Исемнәрен әйтеп торуның мәгънәсе юк. Алар – дүртәү. Икесе Казаннан, берсе – Уфа, берсе – Түбән Камадан. Кайберләре исән дә түгел инде. Гөнаһларын Аллаһы ярлыкасын...
 
– Иҗат юлыгыз башында сезгә ярдәм күрсәткән әдипләрдән өч кеше?..
  
– Мостай Кәрим, Сибгат Хәким, Хәсән Туфан. Аларга гомерем буе рәхмәтле булачакмын. Мостай Кәрим шигырьләремне “Казан утлары”на тәкъдим иткән сүз башында аларны “ләззәт китерәчәк минутлар” дип атаган иде. “Тукайларны эзлим” дигән мәкаләсендә Сибгат Хәким мине “вулкан” белән чагыштырып, яшь авторның поэтик чагыштырулар арасында югалып калу куркынычы янавын кисәтте. Әмма, Аллага шөкер, югалмадым кебек.
 
Мине СССР Язучылар Союзына тәкъдим иткән Хәсән Туфан, берничә ел үткәч, шигырь язуымнан туктарга һәм прозага күчәргә тәкъдим итте. Әмма туктамадым. Чөнки шагыйрь идем. Татар әдәбиятында прозаик буларак чагыштырмача ачылган исәпләнсәм дә, шагыйрь буларак әлегә кадәр ачылмаганмын. Киләчәкнең тәнкыйтьчеләре бер килеп, минем шигърияттә “шартлаячаклар” әле.
 
– Тукай исемендәге дәүләт премиясе дигәндә нәрсәне күздә тотасыз?
 
– Иҗади Тукайлык дәрәҗәсен. Мондый бүләкне үз тырышлыгың белән генә ашыктырып, тамак ертып, бугазга-бугаз килеп, талашып-сугышып алмыйлар. Мондый бүләк иясен үзе килеп таба. 
 
Нобель премиясен һәм башка халыкара премияләрне сугышып-талашып, чиратка салып ала башлауны күз алдына китерәсезме? Ул, тәүбә-тәүбә, бөтендөнья сугышы китереп чыгарыр иде! 
 
Беренче тапкыр Тукай премиясенә 1992 елда Вильнюста чыккан “Книга печали” исемле китабым өчен тәкъдим ителдем, икенче тапкыр 1993 елда тагын куелдым. Әлеге чорлардан соң чирек гасыр вакыт үтсә дә, беркайчан да аның артыннан дәгъват бураны куптармадым. Камиллекнең чиге юк!.. Кирәк санаса, бүләк мине үзе килеп табар дип көттем. Кемгә генә бирсәләр дә, куаначакмын, миңа булмаса, дөньям чите кителмәс.
 
– Тукай премиясенең күләме Татарстан дигән шәрәфле республика дәрәҗәсен күтәрә ала дип уйлыйсызмы?
 
– Әлеге мәсьәлә белән кызыксынганым юк. Аның күпме икәнен дә белмим хәтта. Әмма фикерем бар. Моннан ун еллар элек “Татарстан яшьләре” газетасында чыккан бер мәкаләмдә аны миллион доллар булмый торып алмам, мөгаен, дип язган идем. Мондый милли масштабка кизәнгән премия күләмле булырга тиеш. 
 
Әлбәттә, чорына карап, бер кыерчык икмәкнең дә премиягә әверелүе мөмкин. Әмма мин, 15 яшемнән 75 яшемә кадәр әдәбиятның кара шахтасында ак нурлар чыгарган шахтер, язучыга бирелгән премиянең бер кыерчык икмәк күләменнән – “хәерчелек статусы”нан чыгып кына бәяләнүен теләмәс идем. Мондый премиягә ия булган кеше гомере буе мохтаҗлык кичермичә яшәргә, мохтаҗларга үзе ярдәм күрсәтеп яшәргә бурычлы...
 
– Сезнең фикерегегезчә, Тукай бүләгенә нинди әсәрләр тәкъдим ителергә тиеш?
 
– Һәрхәлдә, “китап” түгел! Әсәр һәм чын ачыш алып килгән әсәрләр! Югыйсә, бездә Тукай бүләге өчен ярышка еш кына өлгер, “блаттан бырратлык” көткән егетләребез-кызларыбызның бер ачышсыз китаплары чыга... 

– Үзегезнең быелгы Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән әсәрләрегезне шундыйлар рәтеннән дип уйлыйсызмы?
 
– Уйламыйм, бу хакта иҗатыма багышланган дистәләгән мәкаләләр сөйли... 
 
– Берәр җөмлә белән генә үз әсәрләрегездәге ачышларны ничегрәк тасвирлар идегез?
 
– “Өч аяклы ат” – колхозлашу чорында кешене генә түгел, аның малын да (бу очракта биясен), сыйнфый дошман итеп, тумаган колыны-ние белән бергә, күмәк казанга салу. Куелганы бар идеме бу проблеманың дөнья әдәбиятында болай итеп? Юк иде! 
 
“Кыйбла”. Сугыш вакытында үзен, баласын эзәрлекләүләрдән качып туган ягына кайтып килгән Өммегөлсем поездда үлгән сабыен җирләр өчен станцада төшә һәм йорттан йортка кереп, милләттәшләреннән ярдәм эзли. Әмма теләгенә ирешә алмыйча, бу ярдәмне милләте белән рус һәм христиан булган Никодим карт белән Марфа түткидән таба. Кешелеклелек бу очракта милли һәм дини тойгылардан өстенрәк булып чыга. 
 
“Татар вакыты”. Сугыш ветераны, тома сукыр Мотаһар абзыйның Казанда Мәскәү вакыты белән яшәгән тугыз яшьлек оныгы Вадим стенадагы нәсел сәгатенең чаң суккан тавышы телевизор карарга комачаулый дип, сәгатьне көн саен чалшайтып туктата. Тома сукыр Мотаһар абзый исә, оныгы укырга киткәч, шулай ук көн саен Казан радиосыннан чын вакытны белешеп, капшанып килеп, капшанып урындыкка басып, туктаган сәгатьнең укларын дөресләп, балаларына үз вакытларын табарга ярдәм итә һәм шул юлда һәлак була... 
 
– Сез бүгенге татар әдәбиятыннан канәгатьме?
 
– Гомумән алганда, канәгать түгелмен. 
 
– Нишләргә соң? 
 
– Эшләргә дә эшләргә! Хөкүмәт акча бирмәсә, гаилә, мәхәллә мәктәпләрен, мәдрәсәләрен ачып, балаларыбызны көне-төне укытырга! Татарча укыган, хәреф-язу таныган балада өмет бар. Җәмгыять артыннан әдәбиятыбыз да әдәпсезгә әйләнеп килә. Берничә яшь шагыйрьләребезнең иҗаты куандыргандай итә үзе. Әмма алар калебләре белән горур түгел, гасабалар.
 
Гасабилык әдипне корыта. Аларда безнең буындагы шикелле интеллект җитешми. Әдәбиятны коткару өчен әдәпне коткарырга кирәк. Әдәпне коткару өчен юкка чыгарылган татар мәгариф системасын кайтарырга, яңадан аякка бастырырга кирәк. Сез “әдәбият” сүзенең “әдәп” дигән тамырын алыгыз. Балаларыбызга әдәбиятны укытмагач, алар әдәпне каян алсын? Әдәп булмагач, әдәбият каян килсен? 

ГАБДЕРӘХИМ
Акчарлак
№ --- | 31.03.2016
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»