|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.04.2016 Җәмгыять
Матбугатта спиртлы эчемлекләр рекламасын кире кайтармакчыларРусиянең Элемтә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары министрлыгы газета, радио-телевидениегә спиртлы эчемлекләр, рецепт буенча сатыла торган дарулар һәм БАДлар (биологик актив өстәмәләр) рекламалауны кире кайтарырга тәкъдим итә. “Матбугат чараларын әледән-әле бюджеттан төрле дотацияләр биргәләп, теләнче хәлендә яшәтергә була, әлбәттә. Әмма бу дөрес түгел, – диде элемтә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары министры урынбасары Алексей Волин. – Алар үзләрен асрарлык матди база булдырырга тиешләр. Ә моны бары тик реклама гына тәэмин итә ала”. Монополиягә каршы федераль агентлык министрлыкның әлеге тәкъдимен хуплый һәм алкоголь белән дару рекламасын тыюны 2018 елга кадәр туктатып торырга тәкъдим итә.
Үзәк матбугат чараларына реклама, чыннан да, бик зур табыш китерә. Әмма былтыр матбугат өлкәсенә рекламадан кергән акча 29 процентка кимегән. “Әгәр дә без “туклану” базасын арттырмасак, илдә бернинди дә матбугат чарасы калмаячак”, – ди матбугат һәм массакүләм коммуникацияләрнең федераль агентлыгы башлыгы Михаил Сеславский. Ул төбәкләрдәге матбугат чараларын “асрау” өчен федераль бюджеттан котчыкмалы акчалар тотыла, ә реклама чыгымны киметергә ярдәм итә дип саный.
--- |
Иң күп укылган
|