поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.03.2016 Шоу-бизнес

Наил Табанаков: “Чәчкәдән соң байтак кызлар булды инде”

Республика клиник хастаханәсе якларында таксига утырдым. Күземә күренәме дип торам, рульдә – популяр җырчы Наил Табанаков!

Форсатны кулдан ычкындырмыйча гына сөйләшеп алдык.

– Наил, таксист булып кайсы оешмада эшлисең?
 
– Рәсми рәвештә эшләмим, “бомбила” мин. 1998 еллардан хезмәт хакын аракы белән түли башладылар. Өч айга тугыз тартма аракы бирделәр. Шуннан соң таксист булып акча эшли башладым.
 
– Таныйлармы соң?
 
– Танучылар да бар, төрле сораулар бирәләр, сөйләшеп барам.
 
– Синең машинага ничек эләгеп була?
 
– Бер урында – РКБ каршында басып торам.
 
– Закон буенча “бомбила” булырга ярыймы соң?
 
– Ярамый.

– Штрафлар салмыйлармы?
 
– Салганнары юк.
 
– Атнага күпме акча керә?
 
– 12-13 мең.
 
– Акча белән түгел, башкача түләрмен дигән кызлар утырганы юкмы?
 
– Юк. Миңа 39 яшь, кызлар карап йөрмим, акча эшләргә кирәк. Исерек яисә яшь кызлар керсә, акчаны алдан алам.
 
– Таксист булып эшләвеңә хурланмыйсыңмы?
 
– Юк. Үземне җырчы дип санамыйм. Җырлар язам һәм үзем теләгәнчә җырлыйм гына.
 
– Машинаң белән бәрелгәнең булдымы?
 
– 2004 елны бәрелеп, чак исән калдым. Чистайда, Казанда операция ясадылар. Ун көн эчендә 73 килодан 58гә калдым.
 
– Сине җырчы Чәчкә белән йөргән дип тә сөйләделәр, яратышкансыз да диделәр. Нишләп өйләнешмәдегез?
 
– Яратышу булмады. Мин аның продюсеры идем. Өч ел бергә эшләдек. Сәхнәгә минем җырлар белән чыкты ул. Мин аннан кеше ясадым. Исән-сау булсын, ире белән рәхәт яшәсеннәр. Минем шикелле бәхетле булсын. Аның турында гайбәт сөйли алмыйм, сөйлисем дә килми. Бер эфирда ул мине тизәккә батырды. Ә үзе әле дә минем җырларны җырлап йөри. Чәчкәдән соң байтак кызлар булды инде...
 
– Күпме кызның башын ашадың?
 
– Юк, эш буенча гына.
 
– Кайбер газеталарда синең фамилияңне “Тәбәнәков” дип язалар.
 
– Табанаков мин. Әни – татар, әти – керәшен, әмма чукынмаган, сөннәтле. Мин дә чукынмаган. Әнинең бертуган абыйсы – имам. Аллага ышанам, мөселман динен тотам, белгән догаларымны укыйм.
 
– Хатының бармы соң?
 
– Бер генә хатын белән яшим. Ике балам бар, олысына 16, кечкенәсенә 4 яшь. Хатынымны яратам, ул да мине яратадыр дип уйлыйм.
 
– “Дыр” гынамы?
 
– Яратмаса, миңа түзгән кешегә һәйкәл куярга кирәк. 
 
– Ник, син начар кешемени?
 
– Начар яклар да булгалады. Хәзер картаябыз, әзрәк акыл керә.
 
– Хатының белән аерылышкансың икән?
 
– Хатыным медицина училищесын тәмамлагач, ДРКБда шәфкать туташы булып эшкә урнашты. Кияүдә булганнарга эш урыныннан торырга җир бирмиләр икән. Торырга урын булмау сәбәпле, бүлмә алыр өчен законлы аерылыштык. Тулай торактан бүлмә алдык, рәхәтләнеп яшәп ятабыз хәзер.
 
– Ипотекага фатир алып булмыймы?
 
– Арчада – хатынның, Биектауда минем исемдә йорт бар. Ипотекага басып булмый, тикшерәләр.
 
– Тулай торакта яшәү ничегрәк?
 
– Блокта 8 бүлмә, күршеләр белән тату-тигез яшибез. Җыелышып душ кабинасы эшләдек. Урлау юк. Шәфкать туташлары белән торам.
 
– Гомуми кухня, бәдрәф, душ җайсыз түгелме?
 
– Сизелми. Таксист буларак, мин иртәнге 6да эштә, кичен – банкет. Мин өйдә ята торган кеше түгел. Кунарга гына кайтам. Ял көннәре авылда үтә.
 
– Бүлмә алганчы кайда яшәдегез?
 
– Фатир “снимать” иттек, ике ел тулай торакта тордык.
 
– “Болгар” радиосында туры эфирга чыгып, бер ир синең хакта: “Безнең авылга килеп эчеп, сугышып китте”, – дигән.
 
– Булды андый хәл. Балыклы Чүкәй авылы иде ул. Концерт куелды. Беренче өлешне эшләдем, аннары кайтып киттем. Туры эфирдан гафу үтендем.
 
– Җырларың зона, төрмә турында, утырып чыкмагансыңдыр бит?
 
– Утырмадым. Әмма төрмәдә булганым бар, чакырдылар. Ике тапкыр фестивальдә жюрида утырдым. Концерт куйганым бар.
  
– Яшьлектә гөнаһларың да булган дип сөйлиләр?
 
– Группировкада йөрдем.
 
– Кеше кыйнап йөрдегезме?
 
– Булды инде... Әйбер салдырулар. Әниләренең күз яшьләре минем әниемә төшкәндер. Гөнаһыңны таный белергә кирәк, җиңеллек килә. Үкенәм.

– Әтиеңне ник өйләндермисең?
 
– 1948 елгы ул, әйтеп карадым: “Кирәк түгел”, – ди. Үзенә генә читен инде. 
 
 
 

ГАБДЕРӘХИМ
Акчарлак
№ --- | 31.03.2016
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»