|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.03.2016 Матбугат
Резидә һәм Райнур Шакировлар радиогаиләсендә кыз тудыРадиотыңлаучыларга яхшы таныш Шакировлар гаиләсе бүген шатлыклы хәбәрләре белән уртаклашты. "Татар радиосы"нда эшләүче Резидә һәм "Азатлык" һәм "Тәртип" радиолары аша таныш Райнурның кызлары туды. Сабый бүген Казанда иртәнге 9 белән 10 арасында дөньяга килгән. Шакировларның бу әле беренче балалары. Шуңа күрә Райнур аеруча дулкынлана. "Шатлыктан башым да эшләп бетерми", - дип аңлатты бәхетле әти үзенең халәтен "Матбугат.ру" хәбәрчесенә. Балалары 3150 грамм булып туган. Уйлап куйган исемнәре булса да, әле әйтергә җөрьәт итмиләр. "Матбугат.ру" Резидә һәм Райнурны чын күңелдән котлый. Кызыгыз сәламәт, бәхетле, игелекле бала булып үссен, иншалла!
--- |
Иң күп укылган
|