• 21.04-22.04 Уфа гастрольләре. Кариев театры (Мостай Кәрим исемендәге яшьләр театры.
  • 25.04 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18:30
  • 26.04 "Зур концерт" тамашасы. УНИКС. 18:30
  • 26.04 МакSим. Траттория на Минской. 20:00
  • 26.04 Зур концерт. УНИКС. 18:30
  • 04.05 Габделфәт Сафин, «Һаман яратам». Тинчурин театры. 17:00
  • 20.05-23.05 Элвин Грей. Пирамида. 19:00
Туган көннәр
  • 22 Апрель Илсур Сафиуллин
  • 22 Апрель Марат Әмирханов
  • 22 Апрель Гөлназ Гыйниятова
  • 22 Апрель Гөлнара Сабирова
  • 22 Апрель Илнар Сәйфиев
  • 22 Апрель Руслан Айсин
  • 22 Апрель Әлфис Кыямов (1960-2004)
  • 23 Апрель Гадел Галләмов (1919-1978)
  • 23 Апрель Руслан Сафин
  • 23 Апрель Шәфәгать Тәхәветдинов
  • Казанда, Азинода 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Барлык уңайлыклар бар. Бәясе 15мең сум(коммуналь хезмәтләр кергән). Т.89196307461
  • Казаннын Салмачы бистэсе янэшэсендэ дача сатыла. 2 этажлы йорты. яна мунчасы.сарае. беседкасы. 6 сот бакчасы. Сатучысы собственник. докум эзер. Алырга телэучелэр шушы номерга шалтыратыгыз 89625521877
  • РКБ тирэсеннэн(портка якын) торырга булмэ яисэ гостинка эзлим.Риэлторлар борчымасын иде.89196978895
  • Кран-манипулятор установкасы сатыла, грузоподъемность-2тонна, бэясе 200000сум,тел.89172851990
  • Балык Бистэсе районы Яна Арыш авылында барлык унайлыклары да булган ой сатыла.Казаннан 80 км,капка тобенэ кадэр асфальт.Эйбэт куршелэр,урман,мэктэп,мэчет,мэктэп,h.б.Документлар эзер .Тел.89178990181
  • Казанда Московской, Кировской, Ново-совин районнарында 1 булмэле квартира сатып алам. Торле вариантлар карыйм! Риэлторлар борчымагыз! тел 89274544590
  • РКБдан ерак түгел, Раус Гареева урамында озак вакытка фатирга кертәм. 15000+квартплата(якынча 2500-3000 чыга)кечкенә балалы, этле-мәчелеләр борчымасалар иде.Тел:89047645487
  • Пучы авылы узэгендэ жир участогы сатыла,документлаштырылган.89172518230
  • Казанның Г.Кайбицкая урамында 1бүлмәле фатир арендага бирелә. Уңайлыклар бар. 13мең+КУ. Т.89674643949
  • РКБ янында ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89520310910

 

 

 
Архив
 

 

31.03.2016 Әдәбият

Бүгенге әдәбият турында Рафис Корбан, Фәүзия Бәйрәмова, Фоат Садриев, Зифа Кадыйрова, Разил Вәлиев, Мәдинә Маликова фикере

Язучы — тәрбияче ул
Кайберәүләргә язучылык эше бик ансат кебек тоела. Күңелдәгесен кәгазьгә сырлыйсың да, вәссәлам, менә сиңа китап. Күпләр язучы исеменә бик зур җаваплылык йөкләнгәнен бөтен тирәнлеге белән аңлап бетерми.

Укучы күңелен яулап, аңа ниндидер бер татлы рухый нигъмәт бирсен, аңарда тормышка уңай караш тудырсын, хаталарын аңларга ярдәм итсен, начарлыклардан гыйбрәт алырга өйрәтсен өчен, каләм иясеннән бик күп нәрсә таләп ителә. Язучы ул шул ук вакытта тәрбияче, халык мәнфәгатьләрен яклаучы, аның киләчәген кайгыртучы да.
 
“338 язучы булу әйбәт"
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан:
 
 
— Рафис әфәнде, бүген “дөньяны профессиональ булмаган үзешчән артистлар, язучылар басты, эте дә, бете дә җырлый, китап яза” кебек сүзләрне еш ишетергә туры килә. 7 миллионлы татар милләте өчен Татарстан Язучылар берлегендәге 338 язучы күпме ул, әллә азмы?
 
— Язучылар халык санына карап исәпләнми, бәлки, алар 338 генә түгел, ә меңләп бардыр. Арада урыс язучысы булып киткәннәре дә күп. Безнең милләт маңкортлашты, урыслашты. Шул халык арасында 338 язучы булу бик әйбәт. Әмма аларның барысын да чын мәгънәсендә профессионалларга санамыйм.
 
— Уртача алганда, сезнең сафка ел саен күпме язучы өстәлә?
 
— 4 елда 42 язучыны кабул иткәнбез.

— Берлек әгъзасы булу кыенмы? Нинди таләпләр куела?
 
— Кыен түгел, әйбәт язарга гына кирәк. Кимендә 2 китабы чыккан булырга тиеш дигән шарт бар.

— Гомумән алганда, язучыларга түрәләрнең карашы ничек?
 
— Республикада язучыларга карата дәүләт җитәкчеләре тарафыннан мөнәсәбәт яхшы. Әдипләр һаман яза, татар милләте яшәп калсын өчен тырыша. Ләкин, гомумән алганда, илебездә язучыларга ихтирам, игътибар, гонорар юк. Рәсәйдә 11 язучылар оешмасы бар, алар уртак тел табып берләшә алмый.

“Әсәр милли иманны ныгытырга тиеш”
Татар халкының танылган кызы, язучы һәм милли сәясәтче Фәүзия Бәйрәмова:
 
 
— Соңгы вакытта безне әдәп-әхлак мәсьәләләрен яктыртуда зинаны пропагандалау, ирсез бала тапканнарны төп герой итеп алу кебек әдәбият басты. Әмма әдәп-әхлакка чакырган әсәрләр дә булмады түгел, булды. Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев шундый әсәрләр язды дип әйтер идем. Хәзер аеруча хатын-кызлар язган әсәрләр бик чуар. Юлда, автобуста ишеткәннәрне язып алалар да эшкәртмичә әдәби әсәр дип тәкъдим итәләр. Газета битләре дә кемнәрнеңдер юлда ишеткән кыйссалары белән шыплап тулган. Кем ничек алданган, ничек кияүгә чыккан, ничек ишле бала үстергән... Болар әдәби әсәр дип тәкъдим иткән гайбәткә керә. Аларны әхлакка чакырган әсәрләр дип әйтә алмыйм. Мондый темаларга язучылар бераз ислам кануннарын белсен һәм үзләре дә шушы таләпләргә җавап бирсен иде.
 
Бүген һади Атласиның тормыш юлын өйрәнеп, документаль әсәр язып утырам. 1938 елның 15 февралендә бәйсез дәүләт төзибез дип йөргән 9 татарны атып үтерәләр... Тарихта мондый хәлнең булганы юк. Ник алар хакында халык берни белми? Без бит бетеп бара торган милләт. һаман мәхәббәт, гаилә гайбәтләренә кереп китәбез икән, шунда батып калачакбыз. Ә иң куркынычы — хәзер маңкортлар әдәбияты туа башлады. Әйтик, Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” китабы. Андый әсәрләр әле бик күп булачак. Анда татарга каршы идеология ята. Катнаш никахлар бөтен әдәбиятны тутыра башлады. Шул катнаш никахтан туган балалар хәзер әдәбият тудыра. Ә бу безгә каршы әдәбият булачак. Газеталарда тел сугышы ясап түгел, ә боларга каршы торырлык титаник әсәрләр тудырырга кирәк. Татар урыска чыгып кына бәхетле була дип түгел, ә татар бәхете өчен көрәшкән образлар иҗат итү мөһим. Бу татар урыслашкан очракта гына бәхетле була ала дип, халыкны ышандырып, безнең милләткә аяк сөртү булачак. Бу куркыныч. Татарның милли үзаңын күтәрә торган әсәр дип, аны мәктәпләрдә дә укыталар дигән сүзләр йөри. Урыска чыгып бәхетле булуны шулай алга сөрәбез икән, безнең милләт бетте дигән сүз. Менә шуңа да татар язучылары милләтебезнең горурлыгын арттырырга бурычлы. Аларның әсәрләрен укучылар милләтебез белән горурланырга, тормышта булган
хаталардан гыйбрәт алып, аларны кабатламаска һәм балаларын да шул үрнәктә тәрбияләргә бурычлы. Язучының әсәре милли иманны арттырырга, аны ныгытырга тиеш.

Язучы авылдан чыга, шәһәргә шуа
Мөслимдә яшәп иҗат итүче язучы, драматург Фоат Садриев:
 
 
— Фоат абый, язучы авылдан чыга, шәһәргә шуа, дигән сүзләрдә хаклык бар. Ә сез гомер буе авылда яшәп каләм тибрәтәсез...
 
— Мин шәһәрдә яши алмыйм, авылны, аның кешеләрен яратам. Бу — төп сыйфатым. Барлык вакыйга, характерлар үз яныңда. Язучы өчен күңеленә хуш килгән иҗат мохите булырга тиеш. Язган әсәрләрем арасында кала тормышына кагылышлылары нибары икәү генә. Бер каләм иясе: “Иҗат итәсең килсә, авылга өйлән”, — дигән. Табигатьтә яшәп, аның белән гармониядә булуның өстенлекләре күп. Табигать тормыш матурлыгын күрергә өйрәтә. Әмма икенче ягы бар: авылда эш күп, иҗатка вакыт аз кала.

— Башка язучылар белән элемтәгез ничек?
 
— Каладагылар һәрчак үзара аралаша, фикер алыша. Без, мондагылар, Әлмәт язучылар бүлегенә барыштырабыз. Каладагы каләмдәш дусларым белән бик сагынышып күрешәм. Мин барсам яки үзләре килсә, зур бәйрәм була.

“Гомуми тиражым — 103 400”
 
Зифа Кадырова әдәбият мәйданына кинәт килеп керде дә үзнәшер юлы белән дөнья күргән 4 китабы аз гына вакыт эчендә укучылар күңелен яулады.
 
 
— Зифа ханым, әсәрләрегезнең сюжетлары кызыклы, үзенчәлекле. Булган хәлләргә нигезләнәсезме, әллә фантазиягезгә ирек бирәсезме?
 
— Кешеләр тормышларын сөйли, аларга таянасың, ә геройларның хис-тойгыларын, эчке кичерешләрен белмисең, ул кадәресе — язучы-рәссам эше. Очрашуларда язылганнарны үзләренеке буларак кабул итеп: “Боларны каян белдең, әллә безнең якларда йөргән идеңме?” — дип тә сорыйлар.
 
— Китапларыгызны күпме тираж белән бастырасыз?
 
— Беренче язган “Сагынырсың, мин булмам” китабын үзем өчен генә язып, туганнарга, балаларга истәлек булсын дип, Чаллыда 100 данә бастырган идем. Кызыксынучылар сорагач, тагын 100 не бастырдым. Беренче, икенче, өченче китапларым 20 шәр мең белән чыкты, аларны 8 тапкыр бастырдым. 2009 елда Казанга барып, “Идел-пресс”ны табып, китапларымны шунда нәшер итә башладым.

— Сезне Язучылар берлегенә әгъза буларак тәкъдим иткәннәр дип ишеткән идем.
 
— Чаллыдан Факил Сафин, Мөслимнән Фоат Садриев шундый тәкъдим белән чыктылар. Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова да үз сүзен әйтте.
 
Разил Вәлиев, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:
 
 
— Бернинди кысага сыя торган әйбер түгел бит бу: безнең илдә язучылар бар, әмма исемлектә язучы дигән һөнәр юк. Алар пенсиягә чыга башласа да, гонорар мәсьәләсендә дә һәрвакыт проблема килеп туа. Рәссам, композитор дигән һөнәр дә булырга тиеш. Нурихан Фәттах, Габдрахман Әпсәләмов профессиональ язучы иде, Аяз Гыйләҗев та соңгы 20-30 елда язу белән генә шөгыльләнде. Советлар Союзы вакытында партия карарлары белән гонорар мәсьәләсе яхшы хәл ителә, пенсиягә дә чыгып була иде, хәзер бу мәсьәләгә игътибар бөтенләй бетте.
 
Аннан-моннан
 
2015 елда Русиядә иң күбе Борис Акунинның “Планета вода” китабы сатылган.
Урта гасырларда, урламасыннар өчен, китапханәдә китапны чылбырга бәйләп куя торган булганнар.
Галимнәр баланы 4-6 яшь аралыгында укырга өйрәтергә киңәш итә.
Джоан Руолингның “Гарри Поттер” китабын бастырудан 12 нәшрият баш тарткан. Бер шәхси нәшрият авторны, китабыгыз барыбер сатылмаячак, дип алдан кисәтеп, ялгыш кына бастырган. Китапның 2005 елгы басмасы тәүлек эчендә 6,9 миллион данә сатыла.
Агата Кристи үзе кулдан яза белмәгән, романнарын кешегә әйтеп яздырган.
“Татар теле грамматикасы” дигән беренче татар китабы 1612 елда Германиянең Лейпциг шәһәрендә дөнья күрә.
Классик әсәр саналган “Сугыш һәм солых” романын Лев Толстой үзе көн-дәлегендә “күп сүзле чүп-чар” дип атаган.
Корней Чуковскийның чын исеме — Николай Корнейчуков.
Оноре де Бальзак дөм караңгыда шәм яндырып (көндез тәрәзәне томалаган) тәүлегенә 18әр сәгать иҗат иткән.
Халык әйтсә, хак әйтә
Илһамың бетсә язарга, бара алмыйсың базарга.
Һәр шигырь язган шагыйрь булмый.
Шигырь язу кыен түгел, шагыйрь булу кыен.
Шигырьнең аз сүзендә дә күп мәгънә бар.
Сәләтлегә дә язу җиңел түгел, ә язмый тору аннан да авыррак.
Әсәр язу базарда сатыла торган чабата түгел, заказ буенча тугып булмый.
Такмак өйрәнеп шигырь язганчы, барабан кагып ипи тапканың артык.
 
Герой бәхетлеме?
(Язучы Мәдинә Маликова белән әңгәмәдән.)
 
— Еш кына үзен бәхетсез санаган автор хатын-кыз үз геройларына да бәхетне биреп бетерми кебек. Ә сезнең әсәрләрдә моның киресе. Сез — тормышта бәхетле кеше, ә геройлар бик еш сынала.
 
— Геройларым минем тормыштан түгел. Алар миңа охшамаган да. Адым саен очраган сыналулар укучыны кызыксындыра, китапка якынайта. Көн саен баллап чәй эчсәң, бал да тәмсез тоелыр иде. Бәхетле геройлар белән дә шул ук хәл.
 
Лилия Кадыйрова. Matbugat.ru
Сәхифәне Рәшидә АХМИРОВА әзерләде.

---
Ирек мәйданы
№ --- | 31.03.2016
Ирек мәйданы печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян