|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.03.2016 Мәдәният
“Абый Казанга үләргә кайткан, күрәсең...”Татарстанның тышкы икътисадый элемтәләр министры булып эшләгән, язучы, тәрҗемәче Рәшит Ахуновны Арчада әтисе – Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов янына җирләгәннәр. “Абыем турында төрлесен язалар, булганы да, уйлап чыгарылганы да күп. Аның үлемен халыктан яшергәннәр дип тә язып чыктылар. Минем хәлемне дә аңлагыз: үземне томанда кебек хис итәм, бертуган абыемны җирләү бик авыр. Җомга көнне гомере өзелде, мәетне озак тотарга ярамый, шуңа эшне тиз тоттык”, – дип елады Наилә Ахунова, без шалтыраткач. Рәшит Ахунов 1995 – 1998 елларда Татарстанның тышкы икътисадый элемтәләр министры булып эшләгән чорны республиканың динамикалы эш итү вакыты дип искә алалар. Татарстанга Франция премьер-министры Ален Жупенның килүен дә Рәшит Ахуновның тырышлыгы аркасында дип әйтәләр. Моны чит илдән беренче тапкыр зур дәрәҗәле кешенең килүе дип бәялиләр. Моннан тыш, Рәшит Ахуновны Татарстан өчен Малайзиягә юл ачучы, диләр. Болар – Татарстанга эре инвесторларны тартып китерүнең беренче адымнары. Ә аңа кадәр Рәшит Ахунов татар теле, әдәбияты өчен янып-көеп йөргән кеше була. Шәһәрдә танылган гаиләдә туып үссә дә, җылы урынга барып “кунаклар“ өчен абруйлы һөнәр ияләрен әзерләүче уку йортына укырга керә алса да, киләчәк тормышын иҗат белән бәйләгән.
“Әти дә, әни дә аны теләсә кая урнаштыра ала иде, әмма андый хәл булмады. Абый шәһәр малае булса да, КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә барып керде. Анда ул бердәнбер егет иде. Чибәр булгач, барысын да җиңел генә гашыйк итә. Өлкәнәйгәч тә, аны күргән дус кызларымның башы әйләнә иде. Татар телен, әдәбиятын яратты, әтинең барлык әсәрләрен русчага ул тәрҗемә итте. Кызыксынып ачып карагыз: “Итил суы ака торур”ны да ул русчага тәрҗемә итте, “Муса Җәлил” романын русча укыйлар икән, бу да – абый хезмәте. Атилла Расих, Мөхәммәт Мәһдиев, Шәриф Камал әсәрләрен югары профессиональлек белән ул тәрҗемә итте. Мин русчарак сөйли башласам, “Наилә, телне бозма!” – дип шелтәли иде. Бик пөхтә кеше иде. Оста куллы! Аны әти балта эшенә дә да өйрәтте, кирәк булса, йорт та сала ала иде. Ул пешергән ризык телне йотарлык! Тегү машинасында келтер-келтер утырып, матур бер әйбер тегеп бирә иде”, – дип искә ала аның турында сеңлесе, язучы Наилә Ахунова.
Рәшит Ахунов соңгы елларда Мәскәүдә яшәгән, Казанны нык сагынган. Ул йөрәгенә операция ясатырга дип әзерләнеп йөргән. Ахыргы көннәрен Наилә ханым безгә болай сөйләде:
– Соңгы елларда абый Мәскәүдә яшәде, төгәл ниләр белән шөгыльләнгәнен әйтә алмыйм, әмма авыру булуга карамастан, тик тормады, эшләде. Бәлки, ниндидер консультацияләр биреп, икътисадый анализ ясап көн күргәндер. Казанны сагына иде. Ул бит менә үләр алдыннан Казанга кайтты! Әллә сизенгәнме икән соңгы көннәре килеп җиткәнен? Табиблар абыйның йөрәге 15 процентка гына эшли дип аңлатты. Без аны хастаханәләргә йөрттек, аны тикшерделәр, операциягә әзерләндек. Ул да, оптимист буларак, тереләм, башкарылмаган эшләр шулкадәр күп, дип сөйләнде. Бер көнне өйдә бергәләп утырабыз, Рәшит абый кинәт кенә: “Наилә, өйдә шулкадәр рәхәт, син күз алдыңа да китерә алмыйсың!” – дип әйтеп куйды. Казанда соңгы көннәрен яшәгәнен күз алдыма да китермәдем. Аңа бит 62 генә яшь иде... Чибәр, акыллы, тормышны сөюче мәхәббәтле кеше! Әти-әни, әби-бабайлар янында җирләнәсем килә, дигән сүзләр ычкындыра иде, васыятен үтәдем.
Рәшит Ахуновның ике улы да – Ренат белән Данил Америкада яши. Алар әтиләрен җирләргә кайта алмадылар. Наилә ханым җәй көне каберен зиярәт кылырга кайтырлар дип ышана.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|