поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.03.2016 Җәмгыять

Булдыклы җитәкче һәм ата

Пильна районы Сафаҗай авылы мәдәният йорты бүгенгә гөрләп эшли. Көн саен биредә вокал, хор, бию, драма түгәрәкләре иҗади эшчәнлекләрен җәелдерә, сәхнәләштерелгән бәйрәмнәр, төрле бәйгеләр оештырыла. Еш кына Казан артистларының матур концерт программалары шыгрым тулы зал җыя. Теләгән кеше өчен бильярд та бар. Һәр ял көннәрендә дискотекалар уза. Икенче ел инде клуб белән яшь, энергиясе ташып торган, мәдәни һәм спорт җанлы егет Илгиз ИЗМАЙЛОВ (фотода гаиләсе белән) җитәкчелек итә. 25 март - Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан аның белән очрашып, үзе, эшчәнлеге, гаиләсе белән таныштык.

Илгиз һәрьяктан сәләтле булган гаиләдә үскән шәхес. Әттәсе Зөфәр һәр эштә алтын куллы гаилә башлыгы. Күп еллар Петрякс җирле хуҗалыгында намуслы хезмәт куя. Бүген отделка ремонты белән шөгыльләнә. Әннәсе Венера югары тәҗрибәле укытучы. Авыл балаларына инглиз теленнән белем бирә. Бертуган абыйсы Эмиль да һөнәре буенча укытучы. Бабасы Максут ага Низамовны Петрякста, бөтенләй Пильна районында белмәгән кешеләр бик аздыр. Ул оста баянчы, якынча биш дистә еллар авыл клубында художество җитәкчесе булып эшләгән. Хәтта өч кызы белән гаилә ансамбле дә оештырган булган.

Мәктәпне тәмамлап Илгиз дә якыннары кебек педагог юлын сайлый һәм Түбән Новгород педагогия институтына укырга керә. Шул ук вакытта аңа Петрякс клубы җитәкчесе вазифасын тәкъдим итәләр. Һәм легендар баянчы Максут оныгы җиң сызганып эшкә керешә. Спорт җанлы булганга, яшь буынны милли көрәш нечкәлекләренә дә өйрәтә Илгиз. Биредә ул дүрт ел хезмәт итә. Сафаҗайда күп еллар авыл клубын җитәкләгән Флюра Ягудина лаеклы ялга чыккач, авыл хакимияте бу урынга Илгизны тәкъдим итә һәм 2014 елның беренче декабреннән яшь җитәкче үз вазифасына керешә.

- Якынча ел ярым вакыт дәвамында клубта бернинди чаралар оештырылмады, чөнки тиешле шартлар юк иде. Мин килгәнче, җирле  инициативалар программасы буенча клубыбызда капиталь ремонт барды: диварлар яңартылды, тәрәзәләр, ишекләр алмашынды. Ремонт дигән нәрсә һәркемгә дә яхшы таныш. Аннан соң бинаны кеше хәленә китерү, чүп-чарны, төзү материаллары калдыкларын арытуга байтак көч куярга кирәк. Мин нәкъ шул чорга эләктем. Шулай да бер ай вакыт эчендә барысын да җайлап, Яңа елны яңартылган клубта зур, күңелле тамаша белән каршы алдык, - ди яшь җитәкче.
 
Бүгенге көндә авыл хакимияте карамагында булуга карамастан, спонсорлар ярдәменнән башка бер генә мәдәни чара да узмый. Мәсәлән, ике туган Ринат һәм Илдар Аляутдиновлар цифралы форматта кино аппаратурсы бүләк иткәннәр. Фитнес залны җиһазлау да уртак көч белән булдырылган.
 
Һәр җитәкче өчен мөһим һәм катлаулы бурыч – коллектив белән уртак тел табу. Илгиз билгеләвенчә, моның белән бернинди кыенлыклар юк икән. Спорт инструкторы Рөстәм Хайретдинов, директор урынбасары Рөстәм Абдулбяров аның беренче ярдәмчеләре. Түгәрәкләр эшчәнлеген Венера ханым ирекле рәвештә алып бара. Бүгенге көндә алар бергәләшеп “Битва хоров” район конкурсына әзерләнәләр. 
 
Эштә үзен һәрьяктан уңай күрсәткән Илгиз гаиләсендә дә олы ихтирамга ия. Тормыш иптәше Эльвира белән алар биш ел мәхәббәтләренә тап  төшерми яшиләр, ике ягымлы бала тәрбиялиләр. Алия балалар бакчасына йөри, ә нәни Юсуфка алты ай.
 
Эльвира чыгышы белән Воркутадан. Күп еллар элек язмыш аны безнең якларга китерә. Һәм ул Сафаҗай мәктәбендә белем ала башлый. Бер класска олырак укыган Илгиз чибәр кызны шунда ук ошатып ала. Дөрес, Эльвира баштан аңа бөтенләй игътибар бирми, тик озак тырышулардан соң Илгиз барыбер сөйгәненең мәхәббәтен яулый. Алар шактый озак вакыт очрашып йөриләр һәм гаилә коралар. Моңа кадәр Эльвира Түбән Новгород медицина колледжында теш табибы һөнәрен ала. 
 
Бүген яшьләр Илгизның әти-әнисе белән барлык уңайлыклары булган иркен йортта яшиләр, балалар үстерәләр. Олы буын яшьләргә гел ярдәмнәре, акыллы киңәшләре белән. Аз-маз терлек тә асрыйлар, бакча да үстерәләр. Туган ягының чын патриоты булгангамы, инде шәһәр тормышы күңеленә ятмагангамы, Илгиз калага китеп урнашу мөмкинлегеннән баш тарта. Кая туган, шунда яраган, димәк. Әйе, Илгиз кебек яшь белгечләр авылларыбызга кирәк. 
 
Без Илгизны ихлас күңелдән һөнәри бәйрәме белән тәбрик итәбез. Бәхет, күтәренке кәеф һәм нык сәламәтлек телибез.

Румия ХАМЗИНА
Туган як
№ --- | 31.03.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»