|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2016 Юмор
Нинди мәхәббәт ди ул! (Уены-чыны бергә)И-и, Расиха, ярый очрадың әле, бүтән сөйләр кешем юк, шушы яшемдә гашыйк булдым бит! Ниндирәк ир дисеңме? Килеш-кыяфәте белән авыл кешесе түгел, гәүдәгә минем Әүхәдидән ике мәртәбә калкурак, елмаеп кына сөйләшә, чәче, күзе чем кара, төскә-биткә чын артист инде менә. Шушы арада районда тешләремне каратып йөрдем бит. “Уф, котылдым!” – дип, соңгысын яматып, кайтырга дип авыл юлына чыгып басуга яныма бик хәтәр иномарка килеп туктады. “Әйдә, утыр, юлны күрсәт, чибәркәй”, – диде кемдер йомшак тавыш белән. Миңа соңгы тапкыр шул рәвешле кем эндәшкәндер – инде хәтерләмим дә. Шуңа руль артында кем булуын карап та тормыйча, кердем дә утырдым. Бераз аңга килеп, як-ягыма карансам – нәрсә генә юк ул машина эчендә. Телефон янында телефон, телевизорга охшаган нәмәрсә, хәтта бәләкәй генә суыткычка кадәр бар иде кебек. “Сез глава кешесеме әллә?” – дип сорадым, аптырагач. “Юк, главаныкы түгел, – дип елмаеп җавап бирде руль артында утыручы ир. – Бизнес тирәсендә буталып йөрим, үземә-үзем хуҗа”. Бу акча капчыгы икән дип, җебеп төшмәдем, Расиха. Авыл хатыннары булсак та, үз бәябезне беләбез, шәһәрнекеләрдән бер җиребез дә ким түгел. Әзрәк күкрәк изүләрен ачкандай иттем, шәрә ботларымны ялтыратып, күлмәк итәкләрен рәтләштергәләп җибәргән булдым. Сөйләшә торгач, үземне гади сыер савучы дияргә телем әйләнмәде, фермер хатыны дип таныштырдым. Теге чибәр ир, күзләрен ялтыратып: “Авыл хатыннары бигрәк сөйкемле була, алар үзләрен яраттыра беләләр”, – дип әйтүе булды, эредем дә киттем. Ничәмә ел бергә яшәп Әүхәдинең бер тапкыр да миңа алай итеп караганы булмады.
Теге ир мине авыл турында төшереп калдырганда йөрәгем урыныннан бәреп чыга дип торам. Аның күз карашын һаман оныта алмыйм, Расиха. Мин ул мәхәббәт дигәннәрен моңарчы кинода гына була дип уйлый идем, ә ул, әнә ничек килеп чыкты. Саубуллашканда: “Керә калсаң, әнә безнең йорт – сулдан дүртенче”, – дип төртеп күрсәттем. Ничек уйлыйсың: керерме-юкмы? Дөрес әйтәсең, кермәстер. Машинасы бик кыйбатлы күренә, аягындагы ботинкасы гына да белмим ничә меңлектер. Ярар, гашыйк булдым дип, бер көйләнгән тормышымны бозар хәлем юк әле. Аның үз юлы, минем үземнеке. Әүһәдием исән булсын, холкыма да түзә, телемә дә чыдый.
Беркөнне: “Мә, хатыннар бәйрәменә миннән сиңа бүләк”, – дип, зур чәчәк бәйләме күтәреп кайтты. Районда, запчасть кибете каршында бер йолкыштан шалкан бәясенә сатып алган. Сигезенче мартка атнадан артык калып барса да, аны-моны дәшмәдем, чәчәкләре ясалма, пычагым да булмый аларга. Иң мөһиме – бәйрәм белән котларга онытмавын әйт син аның. Хатын-кызлар бәйрәмендә барча авыл ирләре лыкынганчы эчкәндә, безнең өй түрендә балкып чәчәк бәйләме торачак. Әнә ничек ярата бит ул мине, чәчәкнең дә үз мәхәббәте кебек мәңге шиңми торганын күтәреп кайткан. Тора-бара, бәлкем, яратам дигәнен дә ишеттерер әле. Берәр җае чыкканда әйтер, нишләп әйтмәсен ди? Бу арада эш муеннан әле: лапас түбәсе ишелергә тора, бәрәңге җиренә тирес чыгарасы бар, кызыбыз яңа тун сорый, олы малай өйләнергә җыена, Әүхәди: “Кешедән оят, тешләрем коелып бетте”, – дип зарлана, җитмәсә шушы арада сыер бозауларга тора. Күпме эш, күпме мәшәкать. Шуңа күрә болай гына сөйләдем, нинди мәхәббәт ди ул, кылны кырыкка ярыр чакта аның кайгысымыни!
Илдар ХӘЙРУЛЛИН |
Иң күп укылган
|